Мәдәни җомга

Эльмира ҖӘЛИЛОВА: ГОМЕР КИТАБЫМНЫҢ СИНЛЕ БИТЕН ЯБАМ...

* * * Сап-салкын көз үтә үзәккә. Җанымда тынгы юк. Нишләвем?!. Таң ата төннәрнең күзеннән Өзелеп төшкәндә төшләрем. Нишләвем?! Буш хыял буамы?! Ачынып әрнүме ахырдан?! Хакым бар! Алай да... мин сине Үткәннән бүгенгә чакырмам!.. Кайчандыр дөрләгән учактан Бер очкын калса да арада, Чакырмам! Бер генә үтенеч: Үтеп кит! Борылып карама!...

* * *
Сап-салкын көз үтә үзәккә.
Җанымда тынгы юк. Нишләвем?!.
Таң ата төннәрнең күзеннән
Өзелеп төшкәндә төшләрем.
Нишләвем?! Буш хыял буамы?!
Ачынып әрнүме ахырдан?!
Хакым бар! Алай да... мин сине
Үткәннән бүгенгә чакырмам!..
Кайчандыр дөрләгән учактан
Бер очкын калса да арада,
Чакырмам! Бер генә үтенеч:
Үтеп кит! Борылып карама!
Ярсулар тынганга бер гасыр.
Синнән дә, миннән дә узган эш...
Нибары... Беркайчан кайтмаска
Яшьлекнең үтүе кызганыч!..
* * *
Тау җирен сагынам. Тау җилен.
Салулап кар сарган тау сыртын!
Миннән дә ачырак кем тойсын
Күкләргә үрелгән тау холкын?!.
Тау шуам. Кар тула күзләргә.
Колакта выжылдап җил дулый:
«Тау белән алышу кыен бит,
Тыел!» - дип пышылдый. Юк! Булмый!..
Җаным да, тәнем дә тәкатьсез
Мәгърурлык, горурлык каршында.
Мең чакрым биеклек! Ашкынам.
Кайнар кан йөгерә башыма.
Мәхәббәт-бәрәкәт, һәлакәт.
Бу сөю кай төре?! Аңламыйм.
Эчендә тау кадәр җан булган
Тауларны яратмый калалмыйм!
Бу очыш халәте! Бәйсезлек!..
Тауның бар түбәсе, үкчәсе...
Маңгаең күкләргә тисә дә, -
Барыбер бер җиргә төшәсе!..
* * *
Мең төргә төрләнә бу дөнья,
Бу тормыш мең төрле килештә.
Табигать саташа. Кышлаша
Салкын көз ямь-яшел килеш тә.
Карале, ап-ак кар карала,
Кап-кара асфальтка төшә дә.
Саргаймый коелган яфрактай
Бу көннәр үткәнгә түшәлә.
Исеңә төшәмме?! Мин никтер
Карашың эзлимен. Һәркемнән...
Сискәнәм... Ярату чиге бу!
Ярату чире бу... Мин беләм!..
Керфегем очында бер тамчы,
Яңгырдан чыланган күзләрем.
Әллә көз?! Әллә кыш?! Кар катыш-
Яңгыры гел үзгә көзләрнең.
Сап-салкын яңгырга сарылып
Әй, күңел, ни ядкәр барлыйсың?!
...Ә синең шулкадәр йотлыгып
Сагынган чакларың бармы соң?!.
Йә, бер дәш! Ак кардай ул кичләр
Чынлапмы җаныңны йөдәтми?!.
... Күпме юл үтелгән. Үтенәм:
Табылма бу көздә... Кирәкми!
* * *
Башымнан юрганга уралам, -
Дөньядан,
Үземнән качарга омтылу.
Чынлыкка чыдарлык чамам юк -
Күземне ачарга курку бу.
Ә башым тубалдай. Уйлардан
Мендәрем изелә. Күземдә
Бер тамчы йокы юк. Һәрбер төн
Сыр булып маңгайга тезелә.
...Мин вакыт күзендә бер кылчык...
Ыргытыйм булмаса каләмне!
Ник хаҗәт бу иҗат?! Бу халәт?!
Киңәйтә алмагач Галәмне?!.
Гаепле эзләмим. Түзәмен.
Үзем дә
Мәслихәт бер гамәл кылмагач...
Татарча укучы калмады,
Татарча язучы булмагач!..
Ни мәгънә бу мәлдә көй-моңсыз
Уйнаудан күңелем кылында?!.
...Бу шигырь минем дә, илем күк,
Булдыксыз булуым турында...
Яшәүнең үзендә ни мәгънә?!
Һәрхәлдә...
Безгә бит барыбер китәсе...
Инкыйлаб дәгъвалый бу җаным!
Ә җирдә инкыйраз иртәсе...
* * *
Миндә хәлләр һаман шул бер көе.
Аҗагандай. Җәйдә эзләремне
Җилләр үбә. Үзеңдә ни хәлләр?
Күпме гомер күмер...Үзгәрдеңме?
Үзгәрдеме күзләреңнең төсе?
Синең күзләр хәзер нинди төстә?
Бик кайтасым килә. Кайтып булмый...
Яшьлек төсе калган синле кичкә!..
Кайтарасым килә! Сине түгел...
Үз-үземне. Шул канатлы чакны!
Кул сузымы ара булган.
Хәзер -гасыр -
Мәхәббәттән мәхәббәткә чаклы...
Бу күңелне әйтәм. Ярасына
Ямау өсте ямау салган төсле...
Оныттыңмы? «Соңгы сулышкача
Оныталмам инде!..»- дигән кешем.
Оныттыңмы?! (Онытмаган, диләр...)
Әллә дөрес?! Әллә татлы ялган?!
«Сагнам!»- дисең. Ышанасым килә!..
Синдә минем сөю хакым калган...
Бар да үтә, диләр. Белмим, никтер
Якын, димим. Җиде ят та итмим...
Һәм... ул кичләр никтер төшкә керә.
Юкса күптән күктән күкрәү көтмим.
Хәтерлисең булыр: горур идем.
«Берни көтмим. Үткән-беткән», - дидем.
«Берни көтмим!»- дидем. Ә шулай да...
Ә шулай да... Бер сүз көткән идем!..
* * *
Йә, әйдә, хуш! Саубуллашыйк инде.
Гомер китабымның синле битен ябам.
Минем синсез калу... ярты бәла.
Синең үксез калу... - шунсы яман!..
Яналмассың. Беләм. Чи утыннан
Мич төбенә, әйе, җылы төшми!
Дөрләп яшәвемне үз итмәдең.
Тереклек ит инде өши-өши...
Ваз кичелгән кичерешләр калды.
Һәм... үкенеч калды.Никтер үтми...
Өтеп алыр җәйге аҗаганнан
Өркүеңне ничек гаеп итим?!.
Белдең дә син. Белмәдең дә кебек
Бәгыремне минем ни телгәнен.
Күңелемнең тәрәзәсе нурсыз,
Шәмдәлләргә бүген ут элмәдем.
Пошмавыңа дулап эчем поша.
Каударланам. Калмаганга чарам.
Сиңа атап язган шигырьләрем
«Сиңа түгел!» диеп утка ягам!..
Бер дөрләсен әле соңгы ялкын.
Соңгы тапкыр. Бәгыреңә үтеп!
«Сиңа түгел!» дигән соңгы шигырь.
Ипекәйдер менә. Йә, хуш иттек!..
* * *
Симфония тыңлыйм. Бу аһәңнән
Төнне тетрәндереп, таң атарлык!
Хыял канатында маңгаемны
Йолдызларга бәреп канатырлык!..
Бездә ни хәл?! Юллар югалгандай,
Койрык каткан төсле катмар бозга,
Секунд саен шаблон «җырлар» туа -
Тыңлап тормыйм. Күңел кылын боза...
Мин үзем дә берни майтармаган.
Мин үзем дә тар сукмакны таптыйм...
Миллион «шагыйрь» бездә,
Миллион «шигырь»... -
Җанны тетрәндерер бер сүз тапмыйм!..
Гаме дә юк, тәме, теле дә юк.
Гаҗиз булам тәмам хәйран калып:
Интернетны баскан «прозаиклар»,
«Сабын операсы» укый халык...
Затсыз рухи азык язык ласа!
Ә хакыйкать гаять ачы телле:
Ничарадан бичаралык калды -
Туфан киткән көнне театр үлде!..
Симфония тыңлыйм. Тыңлап туймыйм.
Җанга үтәлмәде заман җыры!..
Беркем арбасына утырмадым.
Күңелемнең күтәрелеш чоры!
* * *
Ә бүген таң төнге өчтә атты.
Йокым качты. Әллә нишләдем...
Беренче кат түгел. Соңгысымы?!
Шәфәкъ ертып искә төшкәнең.
Син адашкан ерак офыкларда
Кояш килә иде беленеп.
Керфек очларымда өч сәгатьлек
Үксез йокы калды эленеп!..
Йокысызлык. Ястык ятсынумы?!.
Ымсынумы сүнгән җылыга?
Кәефемнең синле бу халәтен
Хәтеремә уям. Шул гына...
Нинди яра тулы ярату бу?!
Сүнә алмый калган нинди ут?!.
...Үпкәләргә хакың бардыр, бәлки...
Онытырга мине хакың юк!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: