Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Эдуард Мостафин: Йолдызлар яна учакта – Учак бер галәм сыман…  

Фил кадәр мәгънә чыгардык  Бер чыпчык хәтле сүздән.  Әйе, дәрья диеп чумдык,  Ә суы булды тездән.

                 * * *
Яралардан тамган каным белән 
Ташка яздым.
Каурыемны ташка ташламадым, –
Күпме исемсез каберләр җир буйлап
                                                  сибелгән 
Исемсез ташлар азмы? 
Каурыемны шатлыкларга манып 
Җырлар яздым. 
Мактап яздым зәңгәр җирем язын.

                  * * *
Шигырьләрем кай җирләрдә 
Шәфәкътай бата икән; 
Яңгыр булып ява микән, 
Боз булып ята микән?..

                  * * *
Еллар белән санаганда
Гомер бик кыска.
Әгәр сәгатьләргә салсаң, –
Ул озын кыйсса.
Кылган яхшылыклар белән
Үлчәсәң аны, –
Сыеп бетмәсме гомергә
Күбәләк җаны.


БЕР ҖЫР КИЛӘ

                      Мостай Кәримгә

Бер җыр килә Юлай даласыннан –
Туп-туп иткән тояк тавышы. 
Бер җыр килә – Урал бөркетенең 
Кай якларга очып барышы?

Бер җыр килә Урал тауларыннан 
Оран сала-сала еракка. 
Бер җыр килә таулар йөрәгеннән –
Курай моңы булып йөрәккә.

Җырлар килә...
Таулар гына килми,
Бер урында килеш картая.
Урал тауларына чалма чалып
Өченче көн тоташ кар ява.

                  * * *
Җир йөрәге туңган микән –
Яз аенда бураннар.
Җылынырга кылган кирәк –
Үксеп ялый курганнар.

Җилләр елый җиргә ятып –
Чәчәк кирәк кочарга. 
Каз канатын җиргә җәйгән –
Кояш кирәк очарга.

Язлар кирәк нәфрәтемнән 
Мәхәббәткә атларга. 
«Ялгышларым, кайтмагыз!» – дип 
Язган идем ак карга.


ГАЗАПЛЫ ТӨН

Төннәрен килә дә уята, 
Үз көен көйләтә, газаплый. 
Карышсаң, ишекне яба да 
Өстеңнән җиде кат йозаклый.

Су бирми сусата, ач тота, 
Яныңда нәрсәдер кыштырдый, 
Кемнәрдер пышылдый колакка –
Тәгаен, акылдан язудыр.

Һәр әйбер үзенчә ялтырый, 
Үзенчә тын ала һәммәсе. 
Акрынлап ачыла дөньяның
Тормышның, яшәүнең мәгънәсе.

Теленә килә бу зур җиһан, 
Җанлана иң изге ташлары, 
Күкләрнең капусы ачыла –
Илаһи бу мизгел!

Күңелдә җыр туа башлады.


                  * * *
Ач кешенең корсагыдай
                                       бу төн, 
Мондый төнгә бөтен нәрсә
                                       үтем; 
Морҗалардан ургып чыга
                                       төтен, 
Йолдызларга булган
                              бар өметем. 
Йотып тора барлык
                            җан иясен,
Корбан итә бер ир
                           җариясен; 
Белми күктә йолдыз
                           җан бирәсен, 
Урап тота юлчы
                          дилбегәсен. 
Йота бу төн барлык
                          ялгышларны. 
Аты эзли сулы
                          ялгашларны; 
Күтәрерме дөнья
                          каргышларны? 
Төн йотмаса очкан
                          кургашларны. 
Мин дә сыйдым бу төн
                          карынына –
Басып торам менә
                          карурманда. 
Күңел пакь булуы
                          зарур монда... –
Ә шулай да ялгыз
                          авыр монда.


ИНДЕ ЯЛКЫНЫҢ  НИШЛӘР?

Күпкә җитәрме ялкының, 
Бик иртә дөрләп киттең. 
Козгыннар чукый башласа, 
Тәнеңдә бармы итең?

Күңелеңдә җитәрлекме 
Илһам дигән чималың, 
Дан кебек корттан сакларлык
Бармы синең иманың?

Бик-бик борчылып сорыймын: 
Бармы синдә ул көчләр? 
Кинәт кенә кабындың да... 
Инде ялкының нишләр?


ВАН-ГОГ

Сары кояш. Сары яңгыр. 
Сары болыт. Сары җир. 
Сары урам буйлап атлый 
Сары уйлы сары ир. 
Бар да сары. Сөю сары, 
Тоташтан көз язмыш та. 
Сары карлар сарылалар, 
Сары икән бу кыш та! 
Җитте, җитте, тукта, хыял! 
Ялган бит болар, ялган!.. 
Ван-Гог булып ач күзеңне –
Кып-кызыл кояш янган. 
Париж өстендә ап-ак кар, 
Буленда ап-ак имән. 
Карт аббат та күзен йомып, 
Ап-ак җөббәсен кигән.

Өстәлдә сары чәчәкләр,
Сары хәмер савытта. 
Даныннан авыз да итми 
Бер гөнаһсыз даһи ята 
Париж кебек табутта.

                  * * *
Фил кадәр мәгънә чыгардык 
Бер чыпчык хәтле сүздән. 
Әйе, дәрья диеп чумдык, 
Ә суы булды тездән.


                  * * *
Аксыл томан йөзә болында, 
Болын исе калган толымда; 
Салкын чыкта туңган тезләрең, 
Үләннәрдә чыклы эзләрең. 
Күзләреңә пәрдә тартмаган, 
Карашларың дала - яп-ялан; 
Салкын гына суга күрмәсен, 
Төнлә белән суга кермә син. 
Томаулата томан төшкәндә, 
Тәм югала авыз пешкәндә; 
Бигрәк кыска күлмәк кигәнсең, 
Йөрәгеңә салкын тимәсен. 
Төн болынга чыгып киткәнсең, 
Томан гына харап итмәсен.


                  * * *
Саллар салып маташканбыз –
Кораблар да төзеп булган. 
Инештә чыпырдаганбыз –
Диңгездә дә йөзеп булган. 
Агач атларда «чапканбыз», –
Чаптар атлар биеп торган.
(Без уйнап йөргән арада 
Кошлар яңа оя корган). 
Сабый булып кыйланганбыз, 
Күптән ирләр икәнбез бит. 
Зәңгәр хыял илләреннән 
Ташлы ярга җиткәнбез бит, 
Җилкәнбез бит. 
Балачактан ниләр алдык 
Ирләр булып төшкән ярга? 
(Теге ярдан монда килеп 
Кош күкәен ала карга). 
Яланаяк басып барам 
Мең ел элек төшкән карга.

                  * * *
Йолдызлар яна учакта –
Учак бер галәм сыман. 
Шул турыда языйм, дисәм, 
Юк кәгазь, каләм сынган. 
Табыр идең кәгазен дә, 
Каләмен очлар идең; 
«Учагың янган вакытта

Еракка очма», – дидең. 
Сүнмәсен җирдә учагың, – 
Яшәүгә терәк икән. 
Җаныңны сал шул учакка, –
Халкыңа кирәк икән. 
Йолдызлар булмас гомергә 
Күктә дә, учакта да. 
Бруно булып кала белик 
Утта янган чакта да.

                  * * *
Әйтәсе сүз күңел төбендә, 
Дулап алды, ташып бүген дә. 
Әйттем Җиргә: Җирем, тарсынма, 
Мин чәчәсе орлык бар сиңа. 
Ни булырга әзер син, тимер? 
Сука булсаң – җиргә җыр килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев