Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дәверләрне ачар ачкычым бар – Рәхмәт яусын туган телемә!

Илдар ЮЗЕЕВ ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ Төннәрен йоклатмый бу сорау. Җавапсыз күп таңнар атарлар. Бетәрме, яшәрме - Ике йөз елдан соң татарлар? Туфракка әйләнеп калганнар Рух булып борчылып яталар: Бетәрме, яшәрме - Ике йөз елдан соң татарлар? Бу сорау борчымый оныкны, Әлегә битараф, шат алар. Борчуда аналар, аталар: Иртәгә...

Илдар ЮЗЕЕВ
ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ
Төннәрен йоклатмый бу сорау.
Җавапсыз күп таңнар атарлар.
Бетәрме, яшәрме -
Ике йөз елдан соң татарлар?
Туфракка әйләнеп калганнар
Рух булып борчылып яталар:
Бетәрме, яшәрме -
Ике йөз елдан соң татарлар?
Бу сорау борчымый оныкны,
Әлегә битараф, шат алар.
Борчуда аналар, аталар:
Иртәгә яшәрме татарлар?
Мин хөкем итәргә уйламыйм,
Бу хәлгә гаепле үзем дә.
Безнең бит язмышлар корылган
Күз яшен яшереп түзүгә.
«Ике йөз елдан соң инкыйраз»,
Татарым, акылга кил бераз.
Битараф калсак без - бүген үк
Тормышка ашачак бу фараз!
Ике йөз елдан соң сорауга
Җавап та бирүче табылмас,
Оныклар, тураннар онытыр,
Безне дә, телне дә сагынмас.
Киләчәк елларга калдырсак,
Җавапны чит-ятлар табарлар:
«Кайдадыр, кайчандыр
Булган, ди, ниндидер татарлар...»
Милләте яшәгән кадәре
Мәңгегә яшәргә туган ир -
Мөһаҗир... ул көтә. Ни көтә?
Дәш аңа, Исхакый туган җир!
Син даһи улыңа җавап бир,
Туачак буынга тапшырма,
Иртәгә яшәрме татарлар?
Әйт шуны, Казан һәм Яуширмә!
Иртәгә яшәрме татарлар?!
Рәшит ӘХМӘТҖАН
ТАРИХ КИТАБЫННАН
Үлем җәзасын беркөнне
Тел кисү җәзасына
Алыштыралар... Баласы
Дәшалмый анасына.
Мәскәү урамнары шулай
Телсезләр белән тула.
Телсез калуның бу әле
Тик башы гына була.
Гасырлар уза. Кеше ни! -
Халыклар телсез кала.
Каршы сүз әйтсәң, әле дә
Телеңне кисеп ала.
Мин татар, тылмач буларак,
Ник тел кистереп торыйм! -
Туган телемне биргәнче,
Үлем җәзасын сорыйм.
Рәдиф ГАТАШ
ТЕЛ АЧКЫЧЛАРЫ
Балачакның бер ядкәре -
Карт әбкәмнең теләкләре.
Һаман истә тотам берсен:
- Дөнья бездән калыр, бәбкәм,
Инде тегесендә менә
Тел ачкычкайлары бирсен! -
Сиңа, миңа...
Тел ачкычы!..
Газиз әбкәм, шушы сүзең күңелемдә
Күпме еллар яңгырап торды.
Белсәң иде,
Андагысын уйлаган юк,
Бу дөньяда оныгыңа
Ачкыч бик еш кирәк булды!
Күпме яшерен серләр, сүзләр...
Чит телләр, йә чит күңелләр...
Күпме ишек, күпме йозак!
Кешеләр дә
Йә лабиринт,
Йә бер җомак...
Тормыш - гүя бер сфинкс,
Гел җавабын тора сорап...
Әй сез, яшәү баскычлары!
Һәр адымда
Кирәк икән ачкычлары!
Яшәр идем! Дөньяда мин
Телсезләрне телле итәрлек,
Юньсезләрне юньле итәрлек,
Чукраклар да ишетерлек,
Авыруларны терелтерлек
Сүзләр табып
Сөйләр идем иртә-кичен.
Әбкәм, синең догаң миңа
Шул тел ачкычларын бирсен!
Әмма мәкер-хыянәттә
Халкым бәхетен урларга
Дошман кора калса авын;
Мин белмәсәм,
Сер сөйләргә әзерләнсәм,
Бирә белгән күрә белсен -
Ачкычларын кире алсын!
Харрас ӘЮП
* * *
Байлык-фәлән теләмәде безгә,
Кичерсәк тә гәрчә кыен чак -
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Берәребез юлга җыенсак.
Җаныбызга салып шул ачкычны,
Сәфәрләргә киттек өйдән без.
Серле ачкыч булган икән лә ул,
Адашмадык дисәм нидән без.
Ачып кердек күпме күңелләрне,
Серен белдек күпме бикләрнең!
Бәхетсезгә әйләнгәнен күрдек
Туган телен үги иткәннең.
Игелегең кабул итмәсләр күк,
Үзеңә кайтыр сыман - ук атсаң.
Гасырлардан күчә-күчә килгән
Бу ачкычны әгәр югалтсаң.
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Бүтән тагын нәрсә теләсен.
Туган телем!
Белгән бит ул минем
Ни кылсам да сиңа киләсем...
Байлыгымның олылыгын тоеп,
Ышанып керәм якты көнемә.
Дәверләрне ачар ачкычым бар -
Рәхмәт яусын туган телемә!
Салават РӘХМӘТУЛЛА
* * *
Аллабызны тартып ала-ала:
"Татар - денсез халык!" - дигәннәр.
Монголларның бәла-казаларын
Җиде йөз (!) ел безгә өйгәннәр.
Туган телне тартып ала-ала:
"Татар - телсез халык, - дигәннәр. -
Телсезләрнең иле буламыни?
Татар - илсез халык..." - дигәннәр...
Динле! Телле! Илле татар халкы!
Куш кул сузып:
"Исәнме сез? Без - бар!" - диябез.
Түбәтәйне нәкъ Тукайча киеп:
"Без - мәңгелек, дуслар!" - диябез.
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА
ҮЗ ҖЫРЫМ БАР
Чикерткә дә үз телендә җырлый,
Югыйсә ул яши безнең өйдә.
Тыңлагыз дип җырлый. Йә, ни әйтик
Мич артыннан ишетелгән көйгә?
Чикерткә дә үз телендә җырлый,
Ни әйтсәк тә, безне ишетми ул.
Безнең өйдә гел үзенчә яши,
Җырыбызны хәтта иш итми ул.
Кушылмый ул бер дә минем көйгә,
Ә мин тыңлыйм, тыңлыйм чикерткәне! Бик беләсем килә кайчагында
Безнең өйгә аны кем керткәнне.
...Минем дә бит асыл сүз-моңым бар,
Зурлап яшим бөек туган телем.
Зат инде ул! Төшенерсең беркөн,
Минем дә бит үз җырым бар, илем!..
Марсель ГАЛИЕВ
ТУГАН ТЕЛ
Бөек тә син, боек та син,
И туган тел, туган тел,
Күп гамәлләр кылган тел!
Аргамаклар җилеп чапкан,
Былбыл сайрап кунган тел.
Елатасың, юатасың,
И туган тел, туган тел,
Кәүсәр сулар юган тел!
Әткәм нигез ташы куйган,
Әнкәм бишек корган тел.
Уйлатасың, уятасың,
И туган тел, туган тел,
Дәрья булып тулган тел!
Шанлы, данлы дәверләрнең
Хөкемдары булган тел.
Талымлы син, ягымлы син,
И туган тел, туган тел,
Халкым кебек уңган тел!
Күктән иңгән иман нурын
Мәңге саклый торган тел!
Газинур МОРАТ
ТУЗГА ЯЗЫЛМАГАН СҮЗЛӘР
Тузга язмаганны сөйләмә, дип
Өйрәткәннәр иде әдәпкә, -
Тузга язылмаган сүзләр эзлим,
Җаным бүген шундый халәттә.
Тузга язылмаган сүзләр эзлим
Туган телем -
Туңган телемнән.
Тузга язылганны сөйли-сөйли,
Телсез кала яздык ил белән.
Тузга язылмаган сүзләр эзлим
(Кем эзлидер шәраб, колбаса...)
Тузга язылганны укый-укый,
Томанага калдык лабаса.
Тузга язылмаган сүзләр эзлим.
Тел сәүдәсе гөрли базарда.
Тузга язылганны яза-яза
Өйрәндек ич донос язарга.
Тузга язылганны тукый-тукый
Өйрәттеләр ләса түземгә...
Тузга язылмаган һәрбер сүзне
Эзләп табу кирәк үзеңнән.
Түрә әнә түргә элеп куйды:
«Син үзеңнән башла ислахны».
Тузга язмаганны сөйләр өчен
Кайтты илгә Гаяз Исхакый.
Тузга язмаганны сөйләмә, дип
Өйрәттеләр юкса әдәпкә, -
Тузга язылмаган сүзләр эзлим,
Дөньям бүген шундый халәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев