Мәдәни җомга

Җәүдәт ДӘРЗАМАН: СӘЙЛӘН ИДЕК ЮКСА, БӘЙЛӘМ ИДЕК...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган балалар язучысы, шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге Әдәби бүләк иясе Җәүдәт Дәрзаманга шушы көннәрдә 70 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Казан Кремле янында уйлану Таш диварлар тора ап-ак булып, Акшарланган алар,...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган балалар язучысы, шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге Әдәби бүләк иясе Җәүдәт Дәрзаманга шушы көннәрдә 70 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
Казан Кремле янында уйлану
Таш диварлар тора ап-ак булып,
Акшарланган алар, буялган.
Бер карашка гына әйталмассың,
Бусы дөрес, диеп, бу - ялган.
Заманалар салган яраларын
Ямаганнар инде, йомганнар.
Янгыннарда янган олпат ташлар,
Башын иеп, уйга чумганнар.
Ул уйлары, ай-һай, авыр уйлар -
Гасырларга барып тоташкан:
Бүген тоташ чирәм үскән җирләр
Алар өчен һаман тоташ кан.
Ул яралар, юк шул, төзәлмәгән,
Төзәлмәгән иске яралар.
Саркый-саркый иске ямаулардан,
Тик ачыла гына баралар.
Күктән җуйган көмеш аен эзләп,
(Язмышларың язса, ни чара?!)
Заманында мәгърур Сөембикә
Җиргә чүгеп бара, бичара...
Ае юкса янәшәдә генә,
Тик ашмас шул күккә яңадан -
Хач-хәнҗәрләр аны, чалкан салып,
Чиркәү гөмбәзенә кадаган.
...Янгыннарда янган олпат ташлар
Акшарланган бүген, буялган.
Тарих ясап булмый буяп кына,
Акшарланган икән, бу -
Ялган.
Ялган!
Сибелә чәчем
Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем җилләрдә...
Татар халык җырыннан
Сибелә чәчем, диеп җыр җырладык,
Сибелгәндә чәчләр җилләргә.
Чәчләр түгел, үзебез сибелдек шул,
Чәчелдек шул ерак илләргә.
Сәйлән идек юкса, бәйләм идек,
Ефәк җепне безнең өзделәр,
Өзделәр дә, ялган ташлар кушып,
Үз дигәнчә кабат тезделәр.
Асылташтай газиз безнең башлар
Ни күрсә дә күрде -
Түзделәр!
Сибелә чәчем, диеп җырлый-җырлый,
Җилдә түгел, җирдә таралдык.
Орлык булып кайда төшсәк тә без,
Татар булып кабат яралдык.
Читтә түгел, хәтта туган илдә
Калганда да кайчак ят булып,
Изге кыйбла безгә терәк булды,
Иман нуры булды яктылык.
Яманлыкны байтак татысак та,
Күңелләрдә булды яхшылык!
Сибелә чәчем, диеп җырлый-җырлый,
Бәлки, тагын өзелү кирәктер?
Болгардан ук килгән ефәк җепкә
Яңабаштан тезелү кирәктер?!
Сибелә икән, әйдә, сибелсеннәр
Көмеш чәчләр җәйге җилләрдә.
Без сибелмик, тезелик дисбе булып,
Туфрак булыйк туган җирләрдә.
Олтан түгел, мәгърур солтан булыйк
Татарстан дигән илләрдә!
Йөрәкләр сулык-сулык...
«Ирек» дигән изге сүзне
Дисбе сыман тезде еллар.
Еллар тезгән дисбеләрне
Сытты сукмак, изде юллар.
Ирек булып килгән язлар
Яфрак койды көзләр булып.
Матди көрлек, рухи хөрлек
Калды бары сүзләр булып.
Юллар изге булмыйдыр шул
Сәдакалар биреп кенә:
Ул юллардан бар да йөрде,
Тик йөрмәде... ирек кенә.
Аны еллар тагын тезде
Халык күңеле дисбесенә,
Акылларның аңлысына,
Йөрәкләрнең хислесенә.
Сүз иреге булып килә,
Тагын килә якты язлар -
Бар тавышка чыңламакчы
Сыкрап кына сызган сазлар.
Чыңласыннар!
Тыңласыннар
Аны изге юлдагылар:
Чыксын күңел зинданыннан
Хак сүзләре кулдагылар.
«Сүз иреге» дигән сүзләр
Кайта кабат
Набат булып.
Хокук кайта!
Тик йөрәкләр
Никтер һаман сулык-сулык.
Сулык-сулык...
Ләүхелмәхфүз дигән такта бар икән
Ләүхелмәхфүз дигән такта бар икән,
Язмыш язган юл арасы тар икән.
Әллә кыса микән безне шул тарлык,
Әллә кыса микән мәгълүм татарлык?!
Баш өстендә бер үк һава югыйсә,
Яуса, бер үк яңгыр ява югыйсә.
Иген чәчсә, алып орлык, камырын,
Калдыралар татарга тик тамырын...
Мендәр бирсәң, ястык бирсәң ятарга,
Кемгә - йомшак, төерлесе - татарга.
Түзәр идең ястык белән мендәргә,
Энә тезгән без менәсе мөнбәргә.
Тутырып әйтсәң дәү агайга сүзеңне,
Йомдыралар авызың йә күзеңне.
Кабат кайтты камчы белән казагы,
Ничек бетәр татар өчен азагы.
Такмасак та салкын тәре муенга,
Паспорт белән тыкмакчылар куенга.
Ник китмисең шунда бүген чукынып,
Озатырлар иманыңа тукынып.
Чәчкән-урган кыр-басуын сатарлар -
Җирсез калгач, кая барыр татарлар?
Кемнәр белми чит байларның морадын -
Җирсезлектән батраклыкка - бер адым!
«Новорусский» диләр хәзер байларны,
«Новорусский татар» дигән бай бармы?
Булса, кая йөри аның иманы,
Чиркәү салган чакта урыс Иваны?!
Һич күренми ярлыларга тигәне -
Кая гошер, кая зәкәт дигәне?!
Ләүхелмәхфүз дигән такта бар икән,
Язмыш язган юл арасы тар икән.
Әллә безне кыса микән шул тарлык,
Әллә кыса микән мәгълүм татарлык?!
Мең кат үлеп, мең кат терелерлек
Шагыйрьләрнең шигъри җанын эстәп,
Самум җилләр улый үзәннәрдә.
Илгә тулып, Таһир, Мәҗнүн булып,
Иблис килә асыл гүзәлләргә.
Кайта-кайта кабатлана тарих -
Хәер эстәп йөри зыялылар.
Сандугачлар түгел, бәгырьләргә
Кара кошлар кереп оялыйлар.
Җилләр исә, гөлләр кисә-кисә,
Болыт килә ишелеп явар булып.
Иңрәү, вәхшәт, дәһшәт, гарасаттан
Мәрмәр сыннар тора авар булып.
Аклык кайда, пакьлек, сафлык кайда?
Кыйбла кайда? Бар да буталганмы?!
Илне, көнне, туар таңнарыңны
Авыр күрү тоташ ут алганны...
Хыялда - Таң. Уйда, зиһендә -Чаң,
Сау калырмы газиз халкым, димен.
И, болай да сүрән гомер шәмен
Ялмамасмы шашкын ялкын, димен.
Җирдә - янгын, яшен - күкләрендә,
Ә җаныма шундый салкын минем.
Мең кат үлеп, мең кат терелерлек -
Сират күперен кичә халкым минем.
Утлар эчеп кенә
Кабатланмас димә, кабатлана Тарих,
Кабатлана әле ничек кенә:
Зур дәверләр түгел, хәтта чорлар түгел,
Кабатлана еллар кичеп кенә.
Җан кыешлар, вәхшәт, кан коешлар
Кабатлана, бар да кабатлана.
Милләтләрнең чукып бәгырь итен,
Кушбашлы кош кабат канатлана.
Кушбашлы кош кабат канат кага,
Тарафларга дәһшәт ора-ора,
Тырнакларын язып, корбан эзли,
Ике ерткыч башын бора-бора.
Без сүгәбез һаман үткәннәрне
Һәм сүгәбез әле ничек кенә!
Сүкмәсләрме димсез үзебезне
Чорлар түгел, еллар кичеп кенә?
Чорлар түгел, еллар кичеп кенә,
Дөмбәсләрләр әле ничек кенә -
Котылулар булмас ялалардан,
Шәмең сүнеп, җирдән кичеп кенә!
Нишләтәсең безне, һай, син, Тарих?!
Хәер, без дә сине нишләтмәдек?!
Хаклык белән авыз ачкан саен,
Безме сиңа телең тешләтмәдек...
Безме сиңа телең тешләтмәдек,
Үзебез тәмам телсез калгангача,
«Азатлык» дип авыз ачмас борын,
Ияк аска йодрык алгангача.
Кабатланмас димә,
Кабатлана Тарих,
Кабатлана әле ничек кенә...
Үз җиренә илләр кайта бары
Сулар кичеп, утлар эчеп кенә...
Утлар эчеп кенә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: