Мәдәни җомга

Әдип Маликов: Яшисең, киселгән урманнар  Үскән күк тамырдан яшәреп...

Кырык эшем тора кулга сорап,  Ник берсең дә булмый күтәреп?  Читлектәге усал җәнлек кебек,  Үз-үземә йөрим үртәлеп.

(Шагыйрь һәм прозаик Әдип Маликовның тууына 100 ел)


КОЛШӘРИП АВЫЛЫ

Модадан калышмый Колшәрип, 
Заманча өйләрдә җиһаз да. 
Исеме һаман да искечә, 
Яңасы кермәгән указга.

...Борынгы шоссе юл тарихын 
Кичерә өлкәннәр хәтердән: 
Сузылган бүгенге көнгә ул 
Ак патша яшәгән дәвердән.

Бабайлар төзегән. Ярлысы,
Хәллесе көч салган тоташтан. 
Итәктә ташыган сары ком 
Тир белән, кан белән укмашкан.

Казаннан Ырынбур ягына –
Меңләгән чакрымга сузылган. 
Сузылып яткан да шушы юл 
Халыкның җилеген суырган.

Таланган ризыгы, өмете 
Төялгән караңгы трюмга... 
Җыйганнар иң гүзәл кызларны 
Мәкәрҗә байлары килүгә.

Тереләй суырган шоссе юл: 
Сугышка киткәне – кайтмаган. 
Әсирлек тамгасын алганнар 
Шул юлдан сөргенгә атлаган.

...Ни генә булса да, Колшәрип 
Намусын, вөҗданын сатмаган.
Иманың нык синең, чыныккан,
Тамырың тирәндә, Колшәрип.
Яшисең, киселгән урманнар
Үскән күк тамырдан яшәреп.

ЯШЕН СУЫ

Кырык эшем тора кулга сорап, 
Ник берсең дә булмый күтәреп? 
Читлектәге усал җәнлек кебек, 
Үз-үземә йөрим үртәлеп.

Чыгып китәм кинәт тар бүлмәдән, 
Кулым селтәп китәм барсына. 
Йөргәнмени көтеп якын дустын,-
Кояш баса көлеп каршыма.

Явып киткән йомшак, җылы яңгыр, 
Күл җыелган яшел болында, 
Түгә-түгә дымсу чәчәкләргә, 
Битем юам яшен суында.

Җиңеләеп кала сулышларым, 
Җиләс җилләр үтә кагылып... 
Җитә кайчак тере бер чаткы да, 
Китсен өчен йөрәк кабынып.

БУСАГАМНАН УЗДЫ ТУФАН

Сихерләде мине шигырьләре 
Сабый чактан. Күңел сизенгән... 
«Урал эскизлары» хыялымны 
Алып китте шагыйрь эзеннән.

Урал, Урал, 
Шаулы митинглар... 
Станоклар җыры колакта. 
Үзем күргән гүя барсын, барсын, 
Үзем булган шунда чынлап та.

Яшел тышлы ул китапны соңра
Кемдер җыйды, кемдер яшерде. 
Ә җырлары, затлы орлык сыман, 
Ил кырлары буйлап чәчелде.

Эзләдем мин «Урал эскизлары»н, 
Уралда да булдым – тапмадым; 
Айкап йөрдем Себер тайгаларын, 
Сахалин һәм Курил якларын...
 
             *
Буып булмый җырны ялган белән, 
Хаклык өстен чыга ничек тә.
...Бусагамнан узды бермәл Туфан, 
Гүя аллам керде ишектән.

Күреп алды нәни улыбызны, 
Маңгаеннан үпте күтәреп. 
Һәм чал башын иеп,
Саҗидәгә 
Карап куйды никтер текәлеп.

Йомшак кына басып, түргә узды.
 Борылды да кинәт, сорады:
– Тату яшисезме, матурларым? 
Һәм... җавап та көтеп тормады, 
Аркабыздан сөйде аталарча, 
Күрешкәнгә гүя сөенеп. 
Улы-кызы, ни туганы түгел... 
Аның өчен без, йә, кем идек?

Кеше өчен сөенү
Бөекләргә
Килә торгандыр ул тумыштан.
Үлем көткәндә дә сүрелмәгән
Мәхәббәте аның тормышка.

Туган итте Әлмәт кешеләрен, 
Девон ягын кертте җырына. 
Яңа җыентыгын бүләк итте, – 
Әйтер сүзен дәвер-чорына.

«Бу очрашулар безнең бик кадерле,
Матур эзләр бизәр араны.
Киләчәктә тагын ни кадәрле 
Бергә яшисебез бар әле, 
Бергә яшиселәр бар әле!» 

             *
Җыры яши, балкып күңелләрдә, 
Һәр буынга тансык,
замандаш.
Җырчыларын халык үзе сайлый, 
Күңеленә булса аваздаш!


АТЛЫЙМ БАСКАН ЭЗЛӘРЕННӘН
                           
                                Саҗидәгә
Дөнья бит ул,
Бергә йөри
Шатлыгың, кайгыларың.
... Көтә-көтә шагыйрәсен,
Моңая каеннарым.

Үзалдына нидер көйләп, 
Шушы юлдан, кичләрен, 
Китәр иде техникумга, 
Җилпеп сары чәчләрен.

Көтә анда нефтьчеләр, 
Вахтадан кайткан халык. 
Тарих биргән сабакларны 
Әйт син аларга ярып.

Баш ташлап керә бәхәскә, 
Бәхәстә түземе нык. 
Исе китми купшы сүзгә,
Сөйләшә үзе булып 
Туган җир кызы булып.

Кем ди анда йөз чөерсен 
Заман куйган сораудан? – 
Иманнары яу кырында 
Утка салып сыналган.

Имтихан бара тарихтан.
Ялгый алмый фикерен, 
Котылмакчы берсе,
сөйләп, 
Муса Җәлил шигырен.

– Сөйлә, сөйлә! –
Саҗидәнең
Йомшара күңеле тулып. 
Белә, шигъри җанлы кеше 
Калмый бурычлы булып.

Килде бермәл Туфан, Сибгат. 
Зурлап табын остасын, 
Мактый болар Саҗидәнең 
Кылдай нечкә токмачын.

Мәй урынына – шигырь өеме, 
Өстәл тулы кулъязма. 
Гаҗәпсенеп калды Туфан:
– Бу шигырьне кем язган?

«Үз энҗемне эзлим һаман, 
Көн туса – йөрим йөдәп... 
Ач, шигърият, серләреңне, 
Тылсымлы сүзләр өйрәт.

Гөл серләрен тыңлар идем, 
Чәчәк атса бер гөлем. 
Таңда торып, сандугачтан 
Өйрәнимме җыр телен?..»

Күп исемнәр арасында
 Монсы – исем-имзасыз.
– Ялгыш кергән бу өемгә, – 
Ди акланып хуҗасы.

– Рәхмәт, сеңлем! – 
Хәсән абый 
Сөя аны куанып. 
Китте алар Саҗидәнең 
Төнге йокысын алып.

Киттеләр, 
Уллар анасын
Татлы уйларга салып;
Шагыйрьлеккә хөкем итеп,
Яшә, дип, тоташ янып.

«Актарды хисләр язмышын», 
Йөрми артык чәчелеп. 
Якыннары өчен янды, 
Үз хәсрәтен яшереп.

Лирика һәм политика 
Булды аңа игезәк. 
Китеп барды колхозларга, 
Машинага кул изәп.

Лектор килде, дигән хәбәр 
Тарала авыл буйлап. 
Тыңлый халык шагыйрәсен, 
Дөнья хәлләрен уйлап.

Киңәйгән саен офыклар, – 
Якыная күңелләр. 
Кушыла күк алкышларга 
Кырда үскән игеннәр.

Карама да сәгатеңә, 
Җибәрмәсләр тиз генә!
...Ул тормышка гашыйк иде, 
Сихерләде безне дә.

Җыр башлады табыннарда, 
Җырга кыстап дусларын. 
Каләмен манып канына, 
Язды йөрәк кушканын.

Данлады ул җирен-суын,
Бизәде сихри моңга.
Гизә тормыш диңгезләрен,
Әверелеп җисми нурга.

Бәхәсләште үлем белән,
Аны юри көттереп.
Китеп барды, калганнарга
Яшәү өчен көч биреп.

Атлыйм баскан эзләреннән, 
Җырлары арасыннан. 
Сикерепләр төшәр сыман 
Күзләрем карасыннан.

Урыйм Әлмәт урамнарын, 
Тынгы тапмый җаныма. 
Күрешергә дип, ялгызым 
Барып чыгам янына.

Монда тынлык. 
Беркем дәшми, 
Тәртип каты куелган. 
Мәрмәренә шагыйрәнең 
Чыңлы сүзләр уелган:

«Кыл тартылган саен көй югары, 
Алдан тия җиле, яңгыры. 
Кыл өзелсә, еллар чыңлап кала, 
Кайтавазлар булып яңгырый».

Шигъри моң тора тирбәлеп, 
Уйга чумган тирәкләр.
Аерылсак та, «Ил җырында 
Кавышырлар теләкләр»,

Шәкертләре үзе сыман 
Тугрылык, гаделлектә. 
Шагыйрь гомере, җыры аша, 
Тоташа мәңгелеккә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: