Мәдәни җомга

Диләвәр Осман: Без беркатлы килеш тарих кичтек бугай...

Диләвәр Османга шушы көннәрдә 60 яшь тула.

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган кырымтатар шагыйре, “Йолдыз” журналының баш мөхәррире, Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе Диләвәр Османга шушы көннәрдә 60 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-сау­лык, яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ХАЛКЫМ ӨЧЕН

Халкым өчен
Аксын каным!
Ватан өчен
Фида җаным!
Таулар өчен
Йөрәк көйсен!
Диңгезләрне
Рухым сөйсен!
Халкым өчен,
Ватан өчен
Янса әгәр 
Пакь күңелем,
Һич үкенмәм,
Димәк, юкка 
Үтмәгән бу
Газиз гомерем!


БАШ ИМӘДЕМ

Үстем, буй җиткердем...
Ят илләрдә аз йөрмәдем.
Аһ, әнием, ниләр күрдем...
Үзем беләм... һич көлмәдем.

Ертык дөнья, залим заман
Бакты аерата яман.
Тәкъдир безгә шуны язган:
Дәвер шундый – аман, аман!..

Әҗәл килсә дә каршыма,
Җиттем, әнкәй, бу яшемә.
Кемнәр хаксыз таламады...
Тез чүкмәдем дошманыма!

Баш имәдем! Аһ, дусларым,
Вәйран булса да мазарым,
Калыр минем саф җырларым,
Ачы, хәсрәтле юлларым...


КАРАСУБАЗАР

Кырымның дилбәр эргәсендә,
Зөбәрҗәт, күк таулар итәгендә,
Шәһәрем бу җирдә корылган,
Атына догалар укылган.

Суларын кем генә эчмәгән,
Кәрваннар туктамый кичкәннәр!
Шәехләр, айдыннар ватаны, –
Һаман да җуелмый даны.

Ант иткән бу җирдә ханнар,
Кан белән ташларын юганнар...
Давул, сорнай монда тынмаган –
Таулар һәм далалар тыңлаган.

Әйдәмәк Алимның эзләре
Битараф калдырмас сезләрне, –
Бер кызны сөйгән ул биредә,
Шәүләсе таңнарда күренә.

Алим булды телләрдә дастан,
Гади халыкка дус булды, калкан.
Уктай очкан ул Карасудан,
Халык калебендә мәңгегә калган.

Бер-бер артлы еллар узалар.
Булган бит шундый дәвер, заман:
Халык язмышын уйлаган морзалар.
Моңа шаһит кадими Ташхан.

Шор урамы. Аҗәм урамы...
Атларын җуеп хәлне сорады.
Туздырылган Елдырым җәмигы
Безгә соң нинди юл юрады?

Таласа да ничек дошманнар, 
Татарның учагы сүнмәгән.
Яңадан укыла азаннар,
Шәһәр һич золымга күнмәгән.

Халыкның Бәкер Чобан-задәсе,
Газизе, бәгыре, садәсе,
Һәйкәл булып басты мәйданга,
Әверелде үзе дастанга!

Син килер көннәргә барасың,
Шагыйрьләр шәһәре Карасу!
Син - минем йөрәгем ярасы,
Син - минем күңелем дәвасы!


БИЧАРА ТАТАР

         Татарга талаш барда яу кирәкми...
                                       Мемет Ниязи

И татарлык, татарлык! Ни булды сиңа?
Дус-туганнан көнләшәсең – күңелең туңа...
Заман янә камчылый, калмады сабыр,
Шул бичара татарның хәле бик авыр...

Килеп чыга бер дәгъва, җирне пайлаша.
Ике татар үзара янә талаша.
Җитмәгәнме газабың? Аһ, ничә гасыр,
Шул бичара татарның хәле бик авыр...

Бер-берсен күралмый, ни мөшкел газап!
Ике юлның уртасында калды ул каушап.
Үз-үзенә балта чабып егарга әзер,
Шул бичара татарның хәле бик авыр...

Аерасың нугайны, татны да арны –
Эзләсәң дә табалмассың син “саф” татарны.
Халыкны бүлеп, дошманнар сыздылар сәтыр –
Шул бичара татарның хәле бик авыр...

Анда, монда атыла, юлыннан яза,
Чыгара ул бер тавыш, чакыра каза.
Болай итеп үз йортында өзелер тамыр!
Шул бичара татарның хәле бик авыр...

Үзебезнең “агайлар” селки бармагын:
Алай итмә, дип, онытма яшисе барын...
Әле нинди юл күрсәтер галим вә шагыйрь... 
Шул бичара татарның хәле бик авыр...

Дөнья алга атлый тора һәм шундый чакта
Татар калды чыгалмый, сазлы баткакта.
Инде гомер узып китә, һаман ул фәкыйрь...
Шул бичара татарның хәле бик авыр...

Дошманнар да шатлана, ниятләр кара! 
Чөй кагып арабызга, дәгъва чыгара.
Күпме кычкырсам да ишетми, бахыр –
Шул бичара татарның хәле бик авыр...

Без беркатлы килеш тарих кичтек бугай...
Яу өстенә яу килгән татарлыкка шулай...


КЫРЫМЫМ-КАЗАНЫМ
       
            Дустым Фәрит Солтановка

Кырымым – туган йортым!
Синдә тамырым.
Синдә халкым, бабаларым.
Зиратларым җуелса да,
Еракларга куылсам да,
Тик синең белән бәйле уйларым.

Йөрегәмә әмер иттем,
Газиз туган җир генә!
Үләргә дә ризамын мин
Кайтсам баба җиренә!

Хәсрәтлектә –
Казан буйларында җырладым
Тукай җырларын.
Анда эчтем Идел суларын.
Анда сөйдем Сәйдәш моңнарын,
Зәңгәр күзле татар кызларын.
Анда таптым газиз дусларымны,
Ләкин онытмадым 
Якты Кырым йолдызларын...

Кырымым, дисәм,
Рәнҗемә, Казаным!
Ике якта
Ике канатым сез зәңгәр күкләрдә.
Ике дәрдем, ике өметем бар бу дөньяда –
Берсе – газиз Ватаным,
Берсе – кардәш Казаным,
Минем мөшкел бу хәятымда... 


САУ БУЛ, КАЗАНЫМ!

Ямь-яшел Иделнең сулары,
Яр буе көймәләр озата.
Һич бетмәс бу җирнең серләре –
Ни гүзәл, ни матур манзара!

Мин килдем ерактан бу якка,
Таныдыңмы мине, Казаным?
Син белмәссең, кайсы тарафка
Даими омтылды җырларым...

Урамнар йокыга талганда,
Илһамлы төннәрнең куенында
Дәртемне әйтеп һич туймадым –
Тыңладыңмы, чал башлы Казаным?

Йөзеңдә гасырлар эзләре,
Мәккәсе, кыйбласы татарның!
Аһ, кайда соң шанлы атларың?
Дөньяны тетрәткән ханнарың?

Уйланып алдыңда туктадым,
Ни көннәр кичердең башыңнан?
Күңлеңдә бер учак якмадым,
Ташларың ярылган кайгыдан.

Аязлы, буранлы Казаным!
Икмәгең, тозыңны ашадым.
Бәгыреңдә ун сәнә яшәдем,
Анамдай син мине карадың.

Гафу ит син мине, Казаным,
Хурланган татарның каласы.
Чиреңә бер чара тапмадым – 
Бик тирән татарның ярасы...

Гафу ит, мин кайтам, Казаным,
Һичкайчан тынмасын җырларың.
Хәсрәтле Кырымга юл алдым,
Сау бул! И мөкатдәс Казаным!

ЯКТЫ ТӨН

Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.

Галәм йокыда, якты йолдызлар
Нигә яшь түгә? Елмай ич, елмай!
Бармы бәхетебез? Аһ, сез йолдызлар...
Нигә моңая соң бу кыйгач ай?

Төннең бу тыныч сихри мәлендә,
Юк, теләмим мин һични беркемнән.
Хыял дөньясы минем калебемдә
Нәкышлый җанны саф энҗе белән.

Яңгырлар инде төкәнде күптән,
Сак кына чыга безнең көнәш тә...
Бәллүр су таша чишмәдән, гүя
Күңелем таша, таша күз яшьтән.

Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: