Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Дилә Булгакова: Кулымда әйләнә орчыгым, Гомерем җепләре урала...

Бу дөньяда ташның була күп төрлесе:  Шомарганы, ярылганы йә серлесе. 

СУ АНАСЫ ВӘ ШҮРӘЛЕ ГЫЙШКЫ

Якын безгә әкиятләр –
Балачакка охшаган.
Әкиятләр тыңлап үстем,
Әкияткә ышанам.

Каләм-кәгазьләрем алып,
Әкияткә барыйммы?
Ышанырлык бер әкият
Мин дә язып карыйммы?

Көтеп алган җәебездә,
Кошлар иле – матурлык.
Бәпкә үлән өсләрендә
Тәкмәч атып ятарлык.

Бакчага чыгып утырдым,
Имән төбе – өстәлем.
Каурый каләм һәм кәгазем,
Чынаяк тулы чәем.

Алдым каләм-кәгазьләрем,
Мине беркем тапмасын.
Яңа әкияткә үзем
Кердем ачып капкасын.

Үләннәрне яра-яра,
Әкият иленә үттем.
Яңа туган әкияттән
Төрле могҗиза көттем.

Утырдым да күл буена,
Карыйм йолдыз бәйрәмен.
Камышлы күл басмасында
Су анасын шәйләдем.

Алтын чәчен сүтеп тарый,
Басмасына баскан да.
Тирә-ягына карана –
Мин үләннәр астында.

Кулында кызның тарагы
Көмештәнме коелган?
Йолдызлар, күлгә атылып,
Камышларга сыенган.

Озын толымы ураган
Су анасының сынын.
Су анасының моңнары
Өзәрлек йөрәк кылын.

Ялгызлыктан моңланадыр,
Еламыйча яшь йота.
Күрмәгән дустын юксына,
Яна ялкынсыз утта.

Ашамый, эчми, йокламый,
Ялгызлыктан моңлана.
Ничекләр ярдәм итәргә,
Кайда соң дусты, кайда?

Өметләнеп көтә дустын,
Тау артыннан – ерактан.
“Көттеңме?” – дип сорар әле,
Төшкәч канатлы аттан.

Җиләкләр җыеп ашадым –
Сизмәде барлыгымны.
Башымнан салып калдырдым
Ак батист яулыгымны.

Башына эссе капмасын,
Куансын Су анасы.
Үлән ярып киттем әле,
Барасы да барасы.

Үзем каурый каләмемдә
Атламый – очып барам.
Пәйда булды юлларымда
Үтмәслек кара урман.

Каурыема тотындым да,
Урманга кердем кинәт.
Шүрәлеләр дөньясы бу,
Яшиләр бергә, күмәк.

Уеннары кети-кети,
Алар өчен чикләр юк.
Капчык-капчык киптерәләр
Бергә җыеп чикләвек.

Уңган тиеннәр күмәкләп,
Чикләвек чиртә бергә.
Җыеп алып коелганын,
Сыйландым әле мин дә.

Караңгы түгел урманда,
Ут яна күзләрендә.
Такмак әйтеп әйләнәләр,
Ят түгел сүзләре дә.

Бергәләп биеп әйләнә,
Барысы да ут күзле.
Койрыклары озын түгел,
Маңгайлары мөгезле.

Сөрмәле күзле берсенең
Үсмәгән, ди, мөгезе.
Уйнамыйлар аның белән,
Утыра ул берүзе.

Шүрәленең дәү әтисе
Утыра әнә түрдә,
Мөгезсез, сөрмәле күзнең
Яшен йотканын күрә.

Борчылма син, сөрмәле күз,
Сабыр, акыллы бала.
Юлларыңда адашмаска
Күзеңдә утлар яна.

– Минем дустым юксынадыр,
Хәлен барып белмәдем.
Ничек барыйм соң янына,
Өстемдә юк күлмәгем?

Дәү әтисе сандыгыннан
Читеген алып бирде.
Хәзер безнең Шүрәлебез
Киез читекле инде.

Барсына да үзем шаһит:
Шүрәле сабыр итте;
Канатлы атында җилеп.
Ерак авылга китте.

Каурый каләмдә җиләмен,
Урманнар калды артта.
Шүрәлебез өмет белән
Оча канатлы атта.

Авылга килеп кергәндә,
Төн уртасы – караңгы.
Һәммәсе тирән йокыда,
Сизмәделәр каракны.

Шүрәлебез читәннәрдән,
Өй алдыннан сикерде.
Кипкән керләр арасында
Ыштан, күлмәкне күрде...

Тиз генә шылды Шүрәле,
Мин артыннан китәмен.
Читәнгә эләгеп, минем
Калды ярты итәгем.

Уянды авыл, урамнар,
Килгәнме төнге карак?
Этләре ярсып өрәләр,
Юлга, урманга карап.

Ул да оча, мин дә очам,
Шәйләмәде, күрмәде.
Ыштанлы, киндер күлмәкле
Әкияттәге Шүрәле.

Үзе сагынып Су анасын,
Төшкән канатлы аттан.
Сагышлы, тозлы яшеннән
Күлнең сулары арткан.

Үткән вакытны санамый,
Очраштылар бит тәки!
Су кызы - киез итектән,
Шүрәле ялан тәпи.

Әкияттән чыгыйм әле,
Балачак хыялымнан.
Каурый каләм өстәлемдә,
Сызылып ата яңа таң.

Әкиятем ошадымы,
Сезнең, безнең балачак?
Рәсемнәрен ясасагыз,
Әкияттә калачак.


ЮЛАУЧЫЛАР КЕРСӘ...

“Бисмилла”лап кына пакьлән әле,
Намазыңны укы, калмасын.
Яшең йотып, Аллаһыдан сора,
Кабул булыр теләк-намазың.

Юлаучылар керсә, казаның ас,
Табыныңа укып, шөкер кыл.
Рәхмәтеңнән бәрәкәтең артыр,
Нәнәләрең кебек сабыр бул.

Юлаучылар керсә, казан асып,
Каршы алыйк ихлас күңелдән.
Арасында, бәлки, кунакларның
Хозыр-Ильяс бардыр, кем белгән.

Юлаучылар намаз укып китсә,
Сарылып калыр азан-догалар.
Хушлашканда хәерләрең өләш,
Бабалардан калган йола бар.


         * * *
Бу дөньяда ташның була күп төрлесе: 
Шомарганы, ярылганы йә серлесе. 

Кайчагында таш астыннан елга чыга. 
Көтмәгәндә таш астыннан елан чага. 

Кайберсенә кояш нуры сеңеп калган, 
Кайсы яна мең-мең төстә, ләкин ялган.

Гәүһәр бу, дип үрелгәнче уйла башта, 
Гади таш та охшаш була асылташка.  

ЧАҢ КАГА КЫҢГЫРАУЛАР 

Каен тузлары ята, 
Зифа буйлы каеннарны 
Чапкалап киткән балта...  

Каеннар кара көйгән. 
Имәннәре горур, диләр, 
Алар да башын игән... 

Акланнарда шомлы аваз, 
Үләннәрдә изелә наз, 
Чаң кага кыңгыраулар: 

Себерке сындыралар, –
Каеннарның кул-ботагын 
Өзгәләп тондыралар. 

Урманны шом биләп үтә, 
Җиккән атлар дертләп китә, 
Чаң кага кыңгыраулар. 


ИЗГЕ КОШЛАР  

Хушлашмыйча ак торналар китә, 
Ояларын җилләр тараткан. 
Моңсуланып калган якты дөнья, 
Көз авазы килә ерактан. 

Киткән чакта туган якларыннан 
Ни кичерә икән торналар? 
Кай тарафта тукталырлар инде, 
Ничек каршы алыр ят яклар? 

Озатамын изге кошчыкларны, 
Болытлар да яшькә тулгандыр. 
Моңсуланган, сагышланган җиргә 
Шуңа көзләр килә торгандыр.

Сәфәрегез ерак, ак торналар, 
Язмышыгыз безгә билгесез. 
Киткән кебек парлап кайтыгызчы, 
Язлар урап килмәс, юк, сезсез. 
Язлар килмәс безгә, юк, сезсез! 


ӘЙЛӘНӘ ОРЧЫГЫМ 

Китәләр, китәләр кошкайлар, 
Офыкка сарылып моң кала. 
Кулымда әйләнә орчыгым, 
Әйләнеп, бәйләнеп тын кала... 

Орчыгым җебенә тезелә 
Гомернең мизгелләр сәйләне. 
Ачышлар, югалту, табышлар 
Өзелеп-ялганып бәйләнде. 

Озата чыкканда кошларны 
Тоямын көзләрнең сулышын. 
Буш калган оялар чайкала, 
Җил ала аларның җылысын.

Кулымда әйләнә орчыгым, 
Гомерем җепләре урала... 
Кошларның моңына бәйләнеп, 
Офыкта ак җебем югала...

                                              Уфа.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев