Мәдәни җомга

Дания НӘГЫЙМУЛЛИНА: ГАЛӘМ АГАЧЫНЫҢ ЯФРАГЫ МИН...

Кыя бар Сынган агач рухы йөртә мине, Сүнгән өмет, өзек хыяллар... Канатымны ялгыйм... Дала беткәч, Очып китәр өчен кыя бар. Йөрәгемә синең кышлар өйгән Көртләр елый бүген яз булып. Үткән көннәр хәтер китабына Тарих булып бара язылып. Хыяллардан безнең төзелгән йорт Йомычкалар кебек таралган... Диңгез артын нигә сагынам соң? -...

Кыя бар

Сынган агач рухы йөртә мине,
Сүнгән өмет, өзек хыяллар...
Канатымны ялгыйм...
Дала беткәч,
Очып китәр өчен кыя бар.

Йөрәгемә синең кышлар өйгән
Көртләр елый бүген яз булып.
Үткән көннәр хәтер китабына
Тарих булып бара язылып.

Хыяллардан безнең төзелгән йорт
Йомычкалар кебек таралган...
Диңгез артын нигә сагынам соң? -
Анда өз(е)леп сөйгән яр калган.

Аны сагыну хисе йөртә мине,
Чынга ашмас тиле хыяллар...
Йөрәгемне ямыйм... Хыялларны
Ташлар өчен биек кыя бар.

Уянасы иде

Минем бүген башка төрле итеп
Күзләремне килә ачасы.
Ерткалыйсы килә канлы, яшьле
Каһәр суккан дөнья акчасын.

Тәрәзәдән түгел, каршымда ук
Ал кояшны килә күрәсе.
Сүгенә белмим, ләкин азгыннарны
Шулкадәрле килә сүгәсе!

Тавыш карлыкканчы килә минем
Кычкырасы бөтен галәмгә...
Кояш кына никтер моңсу бүген,
Җиргә бирми хәтта сәлам дә.

Моңсу түгел кояш - каралган ул
Кеше кылган гөнаһ-хатадан.
Ә язучы яңа хикәясен
«Килеп җиттек...» диеп атаган.

Үч саклаган капчыкларны тишеп,
Агызасы иде пычракны.
Ә цунами шуны юмак була?..
Җирдә берни түгел очраклы.

Үз-үземне җиңү

Елны минутларга тигезләп, мин
Очам алга һаман.
Күз яшьләрем эзем каплап бара,
Көзге яңгыр сыман.

Канатымны сынап очар вакыт -
Хәерлегә юра.
Төшенкелек белән көрәшкән чак,
Мин кычкырам: ура!

* * *

Скрипкә көен тыңлыйсым килгәндә,
Моңландырдың, курай.
Сабырлыгым сынарга син әллә
Теләдеңме шулай?

Бәхет илен бергә кочыйк, диеп,
Билет алдың... берне.
Бәхетебез безнең уртак хәзер,
Ә юлыбыз төрле.

Сәгать угы күчкән арада

Таш тузанын бәлзәм итеп сылыйм
Җанымдагы тирән ярага.
Күңелемә меңләп уй-хис килә
Сәгать угы күчкән арада.

Әни мамык теткән сыман, бүген,
Болыт тетеп, күкләр кар сибә...

Лампочкадан көчәнешне алып,
Эшли микән әллә бу чигә?

Хәерчеләр акча эзләгәндәй,
Җиргә иелеп, җылы сүз җыям.

Кояшка мин баксам көннәр буе,
Сезгә аннан булыр ни зыян?

Галәм агачының яфрагы мин:
Әрле-бирле очам Җир буйлап.
Колын холкы бирелгәнме әллә -
Йөрим болыннарда мин уйнап.

Шар шартлаган тизлек таләп итә
Вакыйгалар кайчак кешедән.
Ялгызлыктан зарын түккәнен мин
Тәрәз аша җилнең ишетәм.

Кемнәрнеңдер өмет җебе өзек...
Минем учта ята зур төен.
Суык кышны имин чыгар өчен
Тергезәбез хыял, уй өен.

Сер

Минем гомер ак өметтән тора,
Ак хыялдан, ап-ак таңнардан.
Ак йолдызлар - үткән гомер юлы,
Ерак торам гади саннардан.

Минем гомер чәчәк бәйләме ул,
Болыннардан җыйдым - чуп-чуар.
Чишмә көен тыңлап су алганда,
Күкрәгемдә яңа җыр туар.

Минем гомер гел язлардан тора,
Үзем сайлыйм кояш нурларын.
Төннәрем дә һаман якты була -
Йолдызларның элдем зурларын.

Минем гомер юкә балы кебек.
Сорамагыз, әйтмим яшемне.
Гөл-чәчәкләр шаулап, гөрләп үсә,
Сибеп торгач тозлы яшемне.

Ялгызлык

Күңелемдә - бушлык. Кычкырсам да,
Үз тавышым кире кайта күк.
Тәрәзәләр дымлы... Кызмы елый,
Кызганудан үкси әллә күк?

Җанда суык. Җил дә исми тора,
Тик нигәдер һаман туңдыра.
Җавап бирерменме - белмим әле,
Тик шулай да хәлем син сора.

Йөрәгемдә минем һәр таң саен
Талга кунып кошлар сайрамый.
Килеп кунар өчен күбәләк тә
Матур, нәфис чәчкә сайламый.

Күңелемдә бушлык. Еласам да,
Яшем сөртер кеше табылмас.
Пыскып яуган яңгыр асларында
Йөрәгемдә ялкын кабынмас.

Мәхәббәткә тимәгез

Горур башым идердегез инде,
Тез чүктем мин сезнең каршыда.
Йөрәгемне кубармакчы булып
Очып йөри хәтәр карчыга.

Күзләремнең нурын урладыгыз,
Зинданнарда ята канатым.
Ни гаебем бар соң сезнең алда? -
Мин яраттым, бары яраттым.

Ялгызымны салга утырттыгыз,
Калдырдыгыз диңгез кичәргә.
Сөю өчен мәҗбүр иттегез сез
Елан агуын да эчәргә.

Тәнем тулы яра - камчы эзе.
Аласыгыз килә җанымны?
Сөюемне, зинһар, калдырыгыз,
Түксәгез дә минем канымны.

Кичерәм

Мин кичерәм сине, дәшмә, дәшмә,
Ихлас мәхәббәтең хакына.
Үпкәләгән булам сиңа, ә бит,
Бер карасаң, үзең хаклы да.

Керсез сөюеңә һәйкәл куям,
Каралтмаган аны хыянәт.
Күз карасы кебек сакла хисне,
Ул югалса, килер кыямәт.

Мәхәббәтең синең ташлар ярыр,
Сокланам мин сиңа, әй Мәҗнүн!
Сөюләрең миңа аталмаган...
Читләшергә синнән мин мәҗбүр.

Сөюләргә чәчәк алып киләм,
Бөреләнеп килгән хисләргә.
Син борчылма минем өчен, хисләр
Таралырлар, җилләр исәр дә.

Мин кичерәм сине, дәшмә, дәшмә,
Ихлас мәхәббәтең хакына.
Сөюеңне сакла, чит-ятларны
Китермә син башка якын да.

Өмет

Күктән ләйсән яңгыр ява,
Ә җиргә төшә ак кар.
Ләйсән яңгыр дип, мин юләр,
Азмы алданган чаклар?!

Күкләргә сорау җибәрсәм,
Өтер булып эленгән.
Нигә тормыш ак һәм кара
Төсләргә гел бүленгән?

Ә минем яшисем килә
Салават күперендә.
Өметемне яндырдылар,
Калмады күмере дә.

Кайчандыр кителеп калган
Өмет кисәген эзлим.
«Тапсаң - үзеңә, моннан соң
Юк-барга өмет өз», - дим.

* * *
Теткәләнгән хыял иске шәлдәй
Суык кыштан мине сакламый.
Ахыргача югалмыйча йөргән
Өметләрем нигә акланмый?

Кычкырасы килә...
Тавыш чыкмый.
Яшьләнсә дә күзләр, елмаям.
Яңа көнгә алып чыкты тормыш,
Тик башлана монда юл каян?

Алданудан туйган, чыныккан җан
Ялганнарга кабат ышана.
Тәрәзәдән язны күзәтәм күк,
Ә чынлыкта әле кыш анда.

Кычкырасы килә,
Юк, елыйсы,
Мыштым гына, кочып мендәрне.
Караңгыда мин бер учак эзлим
Җылытырга миндәй меңнәрне.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: