Мәдәни җомга

Данис Хәйруллин: Яшәлмәгән бер көн үтеп ките...

Яшибез без кайгылардан шашмый гына, Шатлыклардан һаваларга ашмый гына.

СИН ӘЙТӘСЕҢ

(Иске танышны очраткач)

Пар саескан оя ясый көне-төне;
Яшәүләрнең бар мәгънәсе, бөтен дене –
Бала табу, бала багу, кош очырту.
Син әйтәсең: Исең киткән, ну к черту!

Пар саескан көне-төне азык ташый;
Чокып ташый, чукып ташый, казып ташый.
Оча кошлар, эшли халык, үсә уҗым.
Син әйтәсең: Миңа болар на фиг нужен!

Пар саескан парлап яши, пар-пар булып;
Кемдер яши парланырга аһ-зар булып -
Әйтерсең лә аксак бүре, сукыр аю.
Син әйтәсең: Моя хата с краю!

Тиле-миле, дисәң инде, күпкә китәр,
Мәгънәсез, дип, мәгънә салсаң 
                                                 күккә китәр...
Ят ояда ярты-йорты ятак корып
Ятканга бу, дисәң инде, үпкә китәр.


КӘМИТ 

Анда кәмит, монда кәмит - 
                                      кәмит өстенә кәмит.
Ямь табалмасаң безгә кил, әйдә 
                                              кәмитне ямь ит!

Хәл барында, ач карынга бик килешә 
                                                       тук көлү,-
Тәмам калдыра буынсыз казыкка 
                                                       кабык элү.

Без дә күрдек ул кәмитне кысыр 
                                                  тавыгым илә.
Бу абзый тач - безнең әтәч, дип, тавык 
                                                  кыт-кыт көлә.

Аттыра гына борчакны - кесә мул, 
                                                   борчак коры.
Әллә соң корттай үрчиме бу кәмит, 
                                                 корт чаккыры.

ЯРЛЫКА !

Бар Ул, Бер Ул, башка юк Ул, 
                                     тумаган да, тумас та!
Уңдыручы, туңдыручы, туйдыручы - 
                                                         ул башка.

Бар иткән - Ул ! Барга безне – 
                                    кешеләрне пар иткән.
(Кеше генә үз-үзеннән качып 
                                          яши - париктан...).

Батыраеп батабызмы, ятабызмы ятакта - 
Аның асыл исемнәрен яд итәбез ятлап та.

Ятламыйчы да беләбез кемнең, 
                                           кайда, кемлеген -
Туып килүче дөньяның кем өзмәкче 
                                                         кендеген.

Белә-белә дә бөләбез, белә торып 
                                                       барлыгын; 
Пәриләр кыстап тора бит: - Адәми зат -
                                                    бар, лыкын !

Аһ, бүген башлардан ашкан мин-минлек, 
                                                        үч, әр әле.
Ярлыкачы, и Ходаем, рух бер үсәр әле!


НӘРСӘДӘН БУ?

Сату – алу...
Бу кәсепкә шып тулганбыз.
Шуңамы соң, уптым гына сатылганбыз...
Акыл җыеп кайтмакка, дип, аңыбызга
Чоңгылларның чокырына атылганбыз...

Акның кара түгеллеген күрәбез без.
Бер алманы бишкә җиңел бүләбез без.
Бүленмәс сан бүленгәндә калдык калса,
Безне шуңа кушканнарын беләбез без...

Теге – озын, бусы – кыска... 
 Кияү кызга
Ошамаган кебегрәк,ахры, без дә.
Кояш безне ураб(ы)рак узамы соң -
Салмак кына әверелә бару бозга...


ШАУ

Шау да гөр дә, гөр дә шау;
Чәркәләр генә чыдасын,
Басыла бүген сусау...

Бар гавам иләк аша
Үтмәкче булып шаша,-
Аһлар, ваһлар, гөнаһлар
Сәхнәгә менеп баса.

Ай чыга чак-чак кына,
Кар сирпи ап-ак кына.
Аякка төшкән төндер бу –
Таң ата аксап кына.

Яңа ел, яңа төннәр.
Яңадыр тик төтеннәр...

      * * *
Яшәлмәгән бер көн үтеп китте
Теләкләрсез, эшсез, килешсез,-
Ялтырамый калды алтын аем,
Яңгырамый калды көмеш сүз.

Уйларымны учлап йолкып аттым,
Бөреләре шытым биргәч тә.
Берәр елны шулай сызып атсам,
Яшәрермен микән бер яшькә?

Батты дөньям, үз-үзенә батты,
Күрмәс булды күзләр яшь ара.
Яшәрерсең, диде ... яшел кеше,
Дөньявилар шулай яшәрә...


ТЕГЕНДӘ...

Монда рәхәт, монда шәп!
Күгәрчен сөтен күрмәдем,
Җирдә ничә ел яшәп.

Күк, дип, күпме янадылар, -
Юк ул монда янаучы.
Очучы монда да оча,
Ямаучы шул - ямаучы...

      * * *
Кем ул миңа карап тора көзгедән?
Күзләрендә, йөзләрендә көзге гамь.
Таныш бит бу!
Беләм мин бу адәмне...
Күренсә дә изге булып изгедән.

Вакыт-вакыт бата-чума йөзде тән,
Йөз кат танса да йөзмәм, диеп, бүтән.
Яшәү өчен соңарса да өлгерде –
Мәмрәп пешкән алмасында көзге тәм.


БАЛТА

Что написано пером, 
не вырубишь топором.
        (Рус халык мәкале)

Хак сүз!
Балтаның хәрефкә
Үтмәслеге билгеле.
Билгеле булса да, һаман
Балта куя билгене.

Бу - ярый! 
Бусы - ярамый!
Телең йотсаң - бал тамар!
“Әлиф”кә “ба” ны куштыңмы,
Малтабарда балта бар.

Чыбык заманнары үтте;
Өрлектә - хөрлек, диеп,
Чыга башлаган идек тә...
Керәбез янә ишектән,
Балтага башны иеп...


ТЕЛ
 
       I
Көне бүген әллә нинди булды,
Әллә кемне сүкте әллә кем.
Телкәйләрне телем-телем телеп,
Бәгырьләргә үтте әллә кем.

Төне бүген әллә нинди булды;
Кемдер телнең алтын алмасын
Бүлә-бүлә бүлеп бетермәкче,
Төшендә дә, диеп, калмасын.

       II
...Актанышлар Агыйделгә төшәр,
Сарман ягы сөзәр Мәлләсен...
Балык халкы телен җуймый бит ул –
Балык булабызмы әллә соң?


ӨЛГЕ

Кемдер грекка табына,
Римле кыйммәт кемгәдер.
Табынучы табын җыймас,
Табынмаса көнгә бер.

Һәр кемсәгә тарих кирәк,
Бөек тарих дөньясы.
Җиңүче булсын башында –
Булсын ул хет җен башы.

Шунда гына, чүп булсаң да,
Чүплегеңә чут булыр,
Арт шәрифең ачылса да,
Каешыңда чук булыр.

Бөеклекне нишләттегез,
Нишләде бу фир кавем?
...Кемдер ацтекка табына,
Кемгә өлге фиргавен...

   
      * * *
Хатадан хали түгелсең,
Бул гади син, бул гали;
Уйнаклап торган уенчак
Муенчак та булгалый.


БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК...

Елыйсы юк инде еллар чутлап -
Елгасына кереп батты сукмак...
Гомер буе җыйган тынлык бит ул -
Бер минутлап!.
Бер минутлап!!
Бер минутлап!!!

      * * *
Соңгы көннәр җитсә...
И Илаһым!
Мин бер колың, түгел бәдбәхет,-
Көннәр - синнән, чират бездән булса,
Чират белән ләхет тә бәхет...

      * * * 
Без кол түгел! дисең - хак гыйбарә,
Кол да түгел, түгел колын да.
Чабуларны җилфердәтү генә
Колыннарын җуйган болында.

Без кол түгел, әйе!  Атлар гына,
Атлар гына алтын йозакта.
Ятлар безгә ят түгел дә кебек,
Шат түгел дә кебек бүз атка.
      
      * * *
Изге ният - сабый кебек,
Бишегендә тирбәлә,-
Чынбарлыкка аша калса,
Барыбер бер тиргәлә.

      * * *
И Илаһым, мин – синеке, синеке - мин!
Кодрәтең илә күчкәндер әнидән миң,
Әтидән – моң, әбидән – төс, 
                                        бабамнан – сын.
Нинди сыйфат артыр микән бу 
                                               сыннан соң?

      * * *
Туган белән туган талашсамы?
Ятлар керә яклап берәрсен.
Һәм сатыла шулчак өч тиенгә
Берәр Идел белән берәр Сөн!

      * * *
Яши кеше, гомер буе яши,
Кемгә, нидер исбат итмәк булып.
Бактың исә, яшәп киткән була
Бакыр коючыга кисмәк булып...

      * * *
Иелгән баш – киселми, дип,
Үзен-үзе алдый-алдый,
Яши бәндә.
Соңлап аңлый,-
Иелгән баш тураялмый!

      * * *
Корт шикелле сарылабыз
Чибәрлек дигән хәйләгә.
Сөт тә әчеп чыга юкса,
Бал да хәмергә әйләнә...

      * * *
Яшибез без кайгылардан шашмый гына,
Шатлыклардан һаваларга ашмый гына.
Җаныбызны бирәбез без, кирәк булса,
Йөрәктәге серебезне ачмый гына.

      * * *
Түбә тишек – эчтән ага, тыштан ага.
Синең өең нигә кирәк шпанага.
Әйбәт-әйбәт, әйбәт-әйбәт, диеп, гайбәт
Сатып тора көне-төне куштан ага.

Чаллы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: