Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Данис Хәйруллин: Нигә сиңа җәйгорларның җиде төре, Үз юлыңнан тәпилә син эре-эре... 

Һич иман юк имансызда,бер бөртек иман заты: Юләрлеккә ни җитә, дип, яшәү, ди, иң ансаты.

БЕРӘГӘЙЛЕ БЕРГӘЛЕК

Гел бергә без: бергәлектән беркем туймас,
Туйганда да туйганлыкны беркем тоймас.

Эштә – бергә, тышта – бергә, бергәләшеп,
Ара-тирә аралашып, тиргәләшеп;
Менә-менә чыгабыз, дип, такыр юлга,
Кичелгәндер җиде диңгез, кырык елга.

Бер өстәлдә ашыйбыз без качып-посып,
Һушлангач та язылмый кул кашык кысып...
Тел кычытса, үткәрәбез колак кашып,
Аерым-аерым яшибез без кочаклашып...

Ике тәкә башы, имеш, бер Казанда –
Без сыябыз, үч калмый ул үксез канда...


НИ БЕРЕНЧЕЛ?

Иң башта булган, диләр, берни булмаган бер заман, –
Аптырыйм да, шул заманга әйләнеп кайтам һаман.

Ә чынында, ул заманның булмаган, ди, үзе дә, –
Ул, имеш, кемдер, берәүнең күренгән тик күзенә.

И эзлим, эзгә салмактан, шул башлангычның башын, –
Кубармак булам мәңге кубарылмас вакыт ташын.

Нәрсә булган ул беренчел – төшме, өнме, вакытмы, –
Күккә кем сипкән ул учлап хисапсыз вак-вак утны?

Чәчрәгән бер чаткысыннан җиргә төшкән яктылык,
Шул көннән калган, имеш, җир безнең туган як булып.

Тукта! ни, нәрсә беренчел? – белү иде бит сүз башым,
Инде тәмамлыйм, җитмәгәч сүз башына үз башым!

СУРӘТ

Һич иман юк имансызда,бер бөртек иман заты:
Юләрлеккә ни җитә, дип, яшәү, ди, иң ансаты.

Юк аерма: көн ни, төн ни – аңа бар да бербөтен;
Бер битендә төн биесә, пәри ялый бер битен.

Имансызлар – иман, диеп, сүз башласа – түз, гареш;
Көт тә тор күкләр күтәрә алмаслык бер үзгәреш!

Күпме ул иман сатканнар – сансыздыр, китсәң санап.
Очсалар да кош түгел алар, зәгыйфь бер ярканат!

БУШАНУ

Юк бу җирдә беркемем, бер җан кешем, –
Бар да юрый өнендә күргән төшен;
Ник хәят, чыгар урында бер аять,
Бу көндә батты җанга азау тешең?

Аһ, туйдым мин, бер кабым җир калмады,
Җан азыгым кайсы азгын ялмады?
Сүнде рухым, кипте дәртем чишмәсе,
Булса да фани бакчам шыр алмалы.

Кем – бу җирдә, нигә мин, ник торам мин?
Ни чәчтем, кыямәт көн ни урам мин?
Аһ, күңлем кошы талпына тар чатта,
Шат чакта, юкса, үзем бер урам мин.

Әйтте Кем: – Елак, һәмишә, гөл дә син,
Фанилыкта догалан вә көл дә син,
Ашыгып какма ахирәт ишеген –
Туйсаң да йөрүдән киеп хөллә, син! –

Күр! әнә, вирус үрчи көлә-көлә...
Җил исә, җиләк-җимеш җитеп килә:
Бар да шат, берсе зарланмый берсенә-
Шайтанга җитми җирдә, кеше илә!

Бакчы син: китте уйлар, кипте уйлар,
Турайды кабат уйдан сынган буйлар:
Тор! димен, тартам үземне якадан, –
Юк, бүген түгел әле соңгы туйлар...

ХӘЕРСЕЗ КИҢӘШЛӘР

Нигә сиңа җәйгорларның җиде төре,
Үз юлыңнан тәпилә син эре-эре:
Күз күтәреп караса да кайсыбере,
Күрмәмешкә салышкан бул салкын гына!

Миннән башка миндәй кеше юк, дип йөр син:
Акыллы баш акыл сорап сиңа керсен!
Көмешләре, бакырлары читтә торсын –
Тиңдәш булсын сиңа бары алтын гына!

Кем ул сиңа шәфәгатьсез Шәвәлиләр,
Тәһарәтсез шәп Галиләр, шәп Вәлиләр? –
Исемеңне тел астында әвәлиләр,
Үзләреннән берәр чирек калкын гына.

Үз юлыңны сайлагансың – бар да бар син:
Нишләсәң дә, юкка – юк син, барга – бар син!
Очалармы? – очканга да шул ук ясин...
Ә син очма, канат җилпеп талпын гына!

Ара-тирә үзең дә ал дулаштырып,
Ач бүредәй усалланып, улаштырып.
Инде тәмам тынычланып калыйм, дисәң,
Бутейкоча* өзек-өзек сулаштырып...

Нигә сиңа җәйгорларның җиде төре,
Үз юлыңнан тәпилә син эре-эре!
Киңәш капчыгын кем ачты, дисә кемдер:
Юк – мин, димә – ачты, диген, бер ач бүре...

*Бутейко К. П. – тирән сулыш алу методикасын эшләгән галим.

 

ЧЕРКИЛЕ ТӨН

Зур түгел ул кечкенә, кеп-кечкенә,
Булса да булыр өйдә бер өч кенә:
Юк йокы, качты йокы, очты йокы –
Бирсәнә черки куарга көч кенә.

Без куабыз, ул качадыр, качышлы
Уйнау ымлап үзара чышлы-пышлы:
Әнә ул, менә оча, кунды – үтер!
Юктыр гөнаһ бәргәнгә дәһри кошны...

Тын гына килсә бер хәл, килә безләп,
Башта ук дошманлашып, үлем эзләп,
Өнеңне алмак, төнеңне кыскартып, –
Берәү дә җитә, кирәк түгел йөзләп.

Файдасы нидә бу мәхлук черкинең?
Дисәләр, ошбу сорауга, чур, тимим, –
Бер шигырь яздым менә хет, ичмасам,
Йокысыз үткәрдем төнне чөнки мин...

БУ!

Бу – безнең йорт, бусы – безнең бакча,
Тегеләре – хатын, балалар!
Хатын хаклы, нәрсә эшләсә дә...
Ә балалар инде – бал алар.

Бу – күршеләр Тәңре хакын хаклар,
Читләр дә бар, бераз читтәрәк!
Күршеләрнең күршесеннән кайчак
Якынрак кебек чит гарәп...

Бу – зур урам, карап торсаң болай,
Зур түгел дә кебек күренә!
Бушап калган урамнарны күргәч,
Төшенәсең зурлык серенә.

Бу – ак дөнья!
Карасы да бардыр,
Барасы да бардыр ул якка…
Бәлки әле гел кара да булмас –
Кереп торса азан колакка.

Бу – халыклар! –
алфавитлары бар.
Балыкларга ник юк?
Сәер бу!
Әйтте Күкләр: – Авызыңны үлчәп
Ачар өчен биргән хәер бу!


ПАРЛЫЛЫК

Төн белән көн алышынып тора,
Иң беренче төнме, көнме туган?
Иң беренче, дигән төшенчәгә
Иң беренче булып төшкән томан.

Чебеш булмас йомыркасыз, мәгълүм,
Йомыркасы булмас тавыкларсыз.
Беренчесе икенчегә пар ул,
Бернәрсә юк бу дөньяда парсыз.

Парсыз – Берәү!
Берәү генә парсыз –
Парлы-парлы хәят яратучы.
Һәр гамәле тылсым – ач Коръәнне,
Рәхмәт укы Аңа парлап учың!


КИСӘТҮ

Өйрәнегез!
Өйрәнегез Мине!!
Мин – галактикалар, галәмнәр!!!
Ә сез бары уйлар тулгагыннан
Уйлап чыгарылган Галләмнәр...

Янар тауга яулык ыргыттым да,
Чак суыттым сезгә ут шарын.
Шул кабыкны бүлешәсез һаман,
Кешеләрем – кыргый мутларым!

Кырык мирне кырмыскадай сиптем –
Кавем саен тиеш бер өем:
Күршенекен нигә талап алу,
Үзең төзеп, үзең кер идең!

Фәрештәләр гел кабатлап тора:
Бик азынды, диеп, затыгыз.
Яулык читен бераз тарткаласам,
Юешләнер әле артыгыз...

СӘЯСӘТ

Уңнар белән уңга барыйм, дисәң,
Сулагайлар болгый сулларын;
Әллә кемнәр тагын, әллә кайдан
Күрсәтмәкче туры юл барын.

Уңнар кайчак сулга килеп чыга,
Ә суллары уңга каера:
Анархия – тәртип анасы, дип,
Тотыналар тагын баерга...

Карап торам,
каргап торам, дисәм,
Каргамыйм да, торам аптырап:
Һәммәсе дә илне илиләр бит,
Һәр яшәлгән көнгә хак сорап.

Сәясиләр сырып алды җирне –
Яше, карты, яңа туганы:
Капкалары шул ук – безнең капка,
Уеннар шул ук – туп аның...

БҮЛЕНГӘННЕ БҮРЕ АШАР

“Җырлыйм” белән “җырлаемны”
Сүзен сүзгә аерып,
Кем ул безнең бергәлекне
Үз ягына каерып,

Кайры тунның эчен тышка
Әйләндереп масая?
Без барыбыз бер ятьмәдә:
Уен, муен, баш, аяк...

Кем аера сыерыннан
“Бодау” белән “бозауны”?
Сөтнең тәме китеп бара –
Басу тулып боз яуды...

Әнкәй типтәр сөйләшеннән,
Әткәем Казан ягы:
Чып-чын татар булмыйча мин,
Йә кем булыйм соң тагын?

Башкорт та безгә бик якын,
Туган тиеш, ди, әни.
Бу арада башкаем да
Әйләнгәли әллә ни.

Җырлыйм белән җырлаемны
Сүзен сүзгә аерып,
Кем ул анда куш тамырны
Аермакчы каерып?

МӘЧЕ

Үземнеке үлде! Күршенеке
Йөри хәзер капка башыннан.
Калган малга хуҗа табыла ул –
Авыз итә “кит-кат” ашыннан.

Тамак туйгач кит – кит инде! дисәм,
Анда-монда тамга сала да,
“Калхузник” дип, күзгә карый, малай,
Китеп барган кебек калага...

– Тычкан туе кубарылса, абзый,
Ялынырсың әле, янәсе.
Яшәп яту әле менә шулай
Ата мәче белән ярәшеп.

Сездә – белмим, бездә һәр көн шулай,
Мәче белән бергә ата таң.
Үзеңнекен җуйсаң гел шулай ул –
Күрше йөнтәсләрен ашатам!

Чаллы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев