Мәдәни җомга

Данис ХӘЙРУЛЛИН: ЯШИ-ЯШИ ЯШӘҮ ХАКЫН ТҮЛӘСӘҢ ДӘ...

ҺӘЙКӘЛ Күпләр күз яшерер инде, Күрмәс өчен син - баскынны. Укалы указ беләнме, Йә үзең менеп бастыңмы? Берәү халкы ярасыннан Яралганын белеп баса. Берәү калка каргышлардан, Яраларны ача-ача. Мин әзерме очрашырга!? Очрашырга син әзерме!? Кабат калыккан өрәгең Сискәндерә мең каберне... Кемдер сиңа табыначак, Кемдер сиңа абыначак. Йә үзең булырсың качак......

ҺӘЙКӘЛ
Күпләр күз яшерер инде,
Күрмәс өчен син - баскынны.
Укалы указ беләнме,
Йә үзең менеп бастыңмы?
Берәү халкы ярасыннан
Яралганын белеп баса.
Берәү калка каргышлардан,
Яраларны ача-ача.
Мин әзерме очрашырга!?
Очрашырга син әзерме!?
Кабат калыккан өрәгең
Сискәндерә мең каберне...
Кемдер сиңа табыначак,
Кемдер сиңа абыначак.
Йә үзең булырсың качак...
Йә качак тагын артачак...
БЕРЛЕК
Кемнәр тамырында кемнәр каны
Нәселләрне ялгый, -
Тәнне ялгый, җанны һәм заманны,
Телне ялгый алмый.
Күч-күч булып гел күченеп торган
Ыруг, кавем, халык.
Халык үлми, үтерәләр аны,
Телнең җанын алып.
Кемнәр тамырына кемнән күчеп,
Ярсый яңа каннар?
Каннар аша түгел, телләр аша
Без - бер, и туганнар!
ТУҢУ
Тарсыну таралган җиргә -
Кышның кысмыр суыгы, -
Суның сусыл сипкеленә
Сибелгән боз куыгы.
Суга сусасаң да - сусыз,
Тирә-юнь дөм - боз да, боз!
Кая ул бозымсыз көннәр?
Кая ул җикән кубыз?
Ник туңа икән бу сулар,
Ник кысан икән һава?
Кайларга барабыз соң без,
Бозланып ава-ава?
Кысылган саен киңәя -
Бозмы соң бу?
Безме бу?
Боз катып ярылган хәтер...
Бетермәк ни эзне бу!?
* * *
Һәр кеше аерым -
Күктәге кошлардай,
Бүредәй урманда,
Бер бөртек кар кебек буранда.
Һәр кеше аерым -
Купмаса каерың, шаулыйсың агачтай.
Күпмедер торасың
Серәеп...
Әле шыр ботакка калгач та...
Һәр кеше аерым -
Үзенә үзе бер таң чыгы.
Әмма соң, аерып кара син
Диңгездән
Бер бөртек тамчыны!
ТҮЗ!
Мөлдерәмә күзләреңдә
Ник чайкала йөз суың?
Түз, сеңелкәй, яшь аралаш
Яшәп килә йөз буын!
Сөю атлы сөйдергечтә
Кем - нокта, кем - өтерчек!?
Түз, сеңелкәй, зыр әйләнсә
Генә аумый бөтерчек!...
Синең яшең - синең фәһем, -
Сулый - сулый сулкылда!
Уңыннан уңмаган чакта
Бәхет күчә сул кулга...
Түз, сеңелкәй, түзгәннәргә
Күк шифасы коелыр.
Килер сөю, килмәсә дә
Килгән кебек тоелыр...
БУРЫЧ
Үтә-үтә үтмәсләнә үткер кылыч,
Чыдый-чыдый чыдамсызга чыга корыч.
Яши-яши яшәү хакын түләсәң дә,
Юк, кимеми, арта гына бара бурыч.
Вакытлыча килгән гомер - әҗәттер ул,
Әҗәт бирү кемгә, нигә хаҗәттер ул.
Әҗәтлегә - әҗәл юк! дип, әйтсәләр дә, -
Гомер бетә, бурыч бетми - гаҗәптер ул?!
КОРЫЛЫК
Күк йөзендә бер болыт юк, болытның бер әсәре.
Сусыз кайнаган казандай кызган Казан шәһәре.
Анда-санда, берән-сәрән шәүлә-сыннар шәйләнә, -
Бүген бу җир алга түгел, ахры, артка әйләнә...
Ул - авыллар, ул - басулар, ул - кош-кортлар әлсери, -
Кешеләре бер-берсеннән - бу ни бу? - дип хәл сорый.
Нишләр гавам калса тәмам итсез, сөтсез, бөртексез? -
Кабат кайтса Хәва, Адәм космик заттай - бер төксез...
Чү! Болыт чыкты офыкта - күзгә кергән чүп кадәр, -
Күз ачып йомган арада ил гизде изге хәбәр.
Купты шау-шу, янды учак - пеште карга боткасы:
-Үс, зурай, яучы, и болыт - синдер илнең тоткасы!
Исте җилләр, яуды яңгыр яшьнәп күкне ярмага, -
Уңышның ун атын бергә җикте Хода арбага.
Төште югалды төшенкелек, калыкты эш көне.
Күр! халык мәш килә, җәйнең үтте шәй, дип, мөшкеле.
Үтәр, кабатланмас һичбер бу корылык зәхмәте,
Төшмәсәк гөнаһ төбенә - төшәр Аллаһ рәхмәте!
* * *
Ай чыкса да, җай чыкса да үрчи,
Үрчемлеләр җылы сулышта, -
Үрчи халык, йә үч итеп үрчи,
Йә үртәлеп үрчи сугышка.
Кырыкмаса кырык ыру арта,
Кырыкмаса кырык кырылып.
Бездә генә үрчем - ташка үлчим!
Тәпән төпләреннән кырырлык...
НИ
Ни бит әле, нине бераз нитәсе бар,
Нидән алып нигә кадәр илтәсе бар...
Шулай, туган! - фикерне сүз узып китсә,
Туктатырга "ни-ни" дигән киртәсе бар.
Сүз сыена кысыр нокта кую, димәк!
(Ни-ни, бит ул урыста да - тыю, димәк).
Ние ниткән кешеләрнең тел төбендә
Яшеренгән әллә бөртек, әллә кибәк.
ТАГАН
Нидер, никтер шартлаган, ди. Шартлагандыр!
Шартлатып җавап бирү дә бик ямандыр.
Шартлаудан туган дөнья бу... Шарт куйсаң да,
Мәңге тынлык таба алмас бер тагандыр!
Кем ялганга ялгаган соң бу таганны?
Кемнәр чишәр, кемдер мең кат бутаганны?
Күрче, Хода! - атыналар, сатыналар
Бәндәләрең бүлер өчен бер тәгамны.
Алар!... Алар!... - алга әйдәп артка бара,
Буталчыкка бот чабучы арта бара!
Нидер, никтер шартлаган, ди. Шартлагандыр!
Шартлаганга шатланучы алдан бара...
* * *
Ашык! Ашык!
Яшәп калырга, дим, ашык!
Ешрак йөрсен авыз тирәсендә кашык!
Ашың беткәч, авыз тәмең киткәч,
Рухың кайтыр, буш букчасын асып.
* * *
Көн дә сугыш, көн дә талаш яшь аралаш,
Күпләребез албастыга алмаштыр без!
Күгебезне әз-мәз генә аңласак та,
Үзебезне мәңге аңлый алмастыр без!
* * *
Алда гомер озын әле, әз булса да...
Кигән кием хөллә әле, бәз булса да.
Бик белсәк тә белмәмешкә салышабыз,
Төп йортыбыз туфрак илә кәс булса да...
* * *
Бүгенгә исән мин!
Иртәгә... дисәм, мин -
Ялгышның иң нәүмиз чагы бу!
Гомергә тиң икән -
Күзләрдә
Дөньяның бер көне чагылу.
* * *
Ашык-пошык үтте гомер,
Үткәч кенә үпте гомер.
Мәхкәмәче әйтер инде:
Ул көл түгел - көлле күмер!...
* * *
Бар нәрсә дә бетә берчак -
Бер сүнә кабынган учак, -
Мәңгелеккә килгән кебек,
Яңасы яктыра шулчак.
Берсеннән берсенә күчеп,
Җылынмакчы кеше - курчак...
* * *
Учак яктым.
Яшь киптерәм бу минутта.
Кайгы-хәсрәт артып киткән безнең чутта.
Бөтен нәрсә янып, көеп күккә оча,
Җан ярасы яна алмый икән утта.
* * *
Киләчәк ул бүген туа - түр башында,
Кемнеңдер тук, йә кемнеңдер туң башында.
Әкәм-төкәм язмышына киләчәк ни? -
Кабыгында яши бирә - туңмасынга...
* * *
Дөрес яшәргә тырышу җанга терәк.
Бәхет басар дип уйлама акча көрәп!
Дөреслеккә омтылу ул -
Дөреслекнең үзеннән дә кыйммәтрәк...
* * *
Без ул - болай, без - тегеләй, "иң-иң!" димим,
Горурлык ул башка нәрсә, аңа тимим!
Һавалану хакын һичбер белмәсәм дә,
Беләм: "Мин! Мин!" бездә һәрчак исән-имин!
Чаллы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: