* * *
Таң нурлары белән күңелемә
Синең хакта матур җыр тула.
Шуңадыр ла инде, шуңадыр ла
Бар уйларым сиңа тартыла.
Кояш чыккан чакта сизәсеңме -
Тәрәзәңне кагам җил булып.
Түшләреңә өзеп кадарсыңмы,
Эзләреңдә үссәм гөл булып?
Якты йолдыз булып сиңа баксам,
Көнләп карар кебек көн безгә.
Йөрәкләрне үзебез аңламасак,...
* * *
Таң нурлары белән күңелемә
Синең хакта матур җыр тула.
Шуңадыр ла инде, шуңадыр ла
Бар уйларым сиңа тартыла.
Кояш чыккан чакта сизәсеңме -
Тәрәзәңне кагам җил булып.
Түшләреңә өзеп кадарсыңмы,
Эзләреңдә үссәм гөл булып?
Якты йолдыз булып сиңа баксам,
Көнләп карар кебек көн безгә.
Йөрәкләрне үзебез аңламасак,
Аңлаталсын тагын кем безгә?
Минем хәлдә булсаң, таң атканда
Җырламыйча чыдар идеңме?
Юк, юк, дисәң, бер дә уйлап тормый
Кочагыңа чумар идем мин.
Кояш чыккан чакта тәрәзәмне
Кагасың бит син дә җил булып.
Йөргән юлларымда үсәсең бит,
Үсәсең бит син дә гөл булып.
Йөрәктәге сөю хасиятеннән
Нишләр идек микән яшь булсак.
Нишләр идек, диеп инде, икәү
Эрер идек хәтта таш булсак.
Сизмисеңме, әллә тоймыйсыңмы:
Бер-беренә җаннар тартыла.
Таң нурлары белән күңелләргә
Һәр тарафтан матур җыр тула.
Берәү генә була мәхәббәт
(Җыр)
Яшәү яме тулы мәхәббәткә
Гомер буе тугры булыгыз.
Тормышыгыз көн дә матурланыр,
Һәр тарафта уңар юлыгыз.
Кушымта:
Олы мәхәббәт назларын
Мәңге бергә татыгыз.
Яшәгән саен яшәреп,
Гөлдәй чәчәк атыгыз.
Берәү генә була чын мәхәббәт,
Тәүгесе һәм шул ук - соңгысы.
Ни аяныч, кайчак вата аны
Көнләшүнең очлы сөңгесе.
Кушымта.
Яшәү гаме тулы мәхәббәтне
Күз карасы кебек саклагыз.
Берәүгә дә гомер ике килми,
Мәңге-мәңге бергә атлагыз.
Кушымта.
Таптап үтсәң изге мәхәббәтне,
Тормыш бәрәкәтен җуясың.
Мәхәббәтең яшәү көче бирсә,
Шатлык чәчеп, бәхет җыясың.
Кушымта.
* * *
Мәхәббәттә иң-иң мәкерлесе,
Иң-иң каһәрлесе - хыянәт.
Тормышыңны пыран-заран итеп,
Куптара ул җанда кыямәт.
Өметләрне өзеп бетерә ул,
Йөрәк утларыңны сүндерә;
Изге хисләреңне мәсхәрәләп,
Үч һәм нәфрәт хисе сеңдерә.
Тормыш касәңдәге эчемлекне
Эчерә ул агу итеп тә.
Хыянәтне булмый гомер буе
Кичереп тә, гафу итеп тә.
Җинаятьне аклап була әле,
Аклап була аны карадан.
Күз яшьләре булып ачу ташый
Хыянәтче салган ярадан.
Ә шулай да яшәү дәвам итә,
Нәрсә генә көн-төн чәйнәмә;
Кара төннең кайсы катындадыр
Ниндидер бер якты шәйләнә!
Чү, туктале, йолдыз туа бугай,
Бәхет йолдызкаең түгелме?
Өметеңнән өмет өзмә әле,
Юк, төшермә әле күңелне.
Ни язганын белеп бетереп булмый,
Һәркем үзе юллар салачак.
Шул юлларда, ышан, хыянәтсез
Мәхәббәтең каршы алачак.
* * *
Сиңа микән, миңа микән
Җитми һаман кыюлык.
Сагышка чумып йөрибез,
Сер ачарга тыелып.
Син дә миңа, мин дә сиңа
Баш бирмәгән булабыз;
Моңга баткан күзебездә
Яшь күрмәгән булабыз.
Ни язганын Хак Тәгалә
Үзе килеп әйтмәстер.
Алтыннардан кыйммәт көннәр,
Үткәч, кире кайтмастыр.
Җылынасы килә, диеп,
Кочагыңа сыенып,
Көннәр, атналар уздырам,
Әйтергә дип җыенып.
Соңга калганны да беләм,
Барыбер сиңа киләм.
Оҗмах ишегеңә кадәр
Булыйм бер яшел келәм.
Күзең ачып елмайсаң да,
Мең дә бер дәва миңа.
Дәва булса да җитми бит
Суларга һава миңа.
Гашыйк булуның да җирдә
Шатлыгы, газабы бар;
Шәригатькә дә сыючы
Кушылу азагы бар.
Сиңа микән, миңа микән
Җитми һаман кыюлык.
Гомерләр узып барадыр,
Мәхәббәттән тыелып.
* * *
Сиңа шигырь яза торган
"Юләрлегем" бар инде;
Шигырь язарга этәргән
Чибәрлегең бар инде.
Куенда гына эретеп,
Яратып сөярлек син.
Шагыйранә әйткән чакта,
"Фәрештә" диярлек син.
Нишлим соң, минем җанымда
Тыйнаклык ташып тора -
Бабай булсам да, яныңда
Малайдай басып торам.
Кирәк чакта тел ачкычым
Әллә кая югала.
Әй, калганын сөйләп тормыйм,
Зиһеннәрем чуала...
Ярый әле күңелең киң,
Йөрәгең ачык тора.
Тавыш-тынсыз керәмен дә
Үзеңнән качып торам.
Ә йөрәкләр, искитмәле,
Куаналар кочышып;
Икебезгә карыйлар да
Көләләр күз кысышып.
Ярый әле шигырь кала
Ядкәр билгесе булып.
Авыр икән яшәүләре
Йөрәк көлкесе булып.
Ә барыбер шушы чаклар
Оныттырыр юк-барын.
Сүндермичә яшик әле
Мәхәббәтнең утларын.
* * *
Сайрашырбыз әле, гөрләшербез,
Очрашулар безне көтәдер.
Шундый өмет белән яши-яши,
Сиздермичә гомер үтәдер.
Аерыламы юллар, кушыламы,
Ходай гына белә торгандыр.
Ни дип инде язмыш теге чакта
Алдыбызга киртә коргандыр.
Беребез дә, җиде ятка калып,
Көлдермәде адәм баласын.
Матур гаиләләр корган чакта
Кем соң белгән ялгыз каласын.
Үткәнебез белән үкенмибез,
Әкият кенә хәзер барсы да.
Газаплары белән чып-чын тормыш
Басып тора безнең каршыда.
Күрешербез әле, йөрешербез,
Бөтен дөньясына үч итеп.
Сандугачлар сайрар тирәкләрдә,
Безнең сөйләшүне ишетеп.
Мең газаплар белән туадыр шул
Шатлык китерүче мизгелләр.
Чү, туктале, җанда гөлләр шыта,
Күккә күтәрелә күңелләр...
Нигә юрыйк икән бу халәтне,
Ура! - диеп калыйк җуйганчы.
Очрашулар язган булса әгәр,
И сайрашыр идек туйганчы...
* * *
Язлар килә, язлар китә
Күңелләр иләс-миләс.
Аккошлар кебек парлылар
Ай, Кояш кебек көләч.
Ялгызлар йөри моңаеп,
Коелган сөмсерләре.
Бәхетләре тарсынуның
Нәрсәдә соң серләре?
Моңа туп-туры җавапны
Берәү дә һич тапмый шул.
Ялгызакның парә-парә
Бар өмете чатный шул.
Парлылар белми туңуны,
Котыпта кунсалар да;
Ялгызаклар җылы тапмый,
Ялкынга чумсалар да.
Нет комментариев