Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дамир Гарифуллин: Сандугачлар елавы да Нәрсәгәдер ишарә...

Күреп өлгергәнче китеп бара, Ай-яй, көннәр бигрәк йөгерек.

Гомеребез бушка үтмәгән

Күреп өлгергәнче китеп бара,
Ай-яй, көннәр бигрәк йөгерек.
Бер көнне дә куып җитеп булмый,
Артларыннан күпме йөгереп...

Көннәр белән бергә еллар уза, 
Ап-ак чәчле битлек кидереп. 
Сагынырга кала үткәннәрне, 
Йөрәкләрне утта көйдереп.

Еллар белән бергә гомер үтә,
Кыска икән озын юллар да.
Яшьлегебез, бер дә сиздермичә,
Качып калган узган елларда.

Ярый әле гүзәл затлар булган 
Аралашып, йөреп калырга, 
Күзне ачып йомган арада да 
Матурлыкны күреп алырга.

Шул арада сөю-мәхәббәтне
Канат итеп күккә очканбыз.
Аерылса да юллар, уттан кайнар
Йөрәкләрне бергә кушканбыз.

Чибәркәйләр безне йөрткән инде 
Борыннарны күккә чөйдертеп. 
Күңелләргә алар канат куйган, 
Гомер буе сөеп, сөйдертеп.

Менә шулар хәзер сагындыра,
Табындыра искә төшсә дә.
Кадрен белгәнбез ич һәр мизгелнең,
Әллә кемнәр нәрсә дисә дә.

Юкка килмәгәнбез беребез дә, 
Гомеребез бушка үтмәгән. 
Иманыбыз һаман ныгый барган –
Тагын инде нәрсә җитмәгән?!


          * * *

Дерт итеп иртән уянам, 
Дерт итеп кичтән ятам. 
Калган вакытта үземне 
Хәсрәт утына атам.

Кояш баюын күрәм дә 
Кинәттән һушым китә. 
Аңламаганмын моңарчы: 
Картлык ул шушы икән. 


           * * *

Киек казлар юлын урап кайтам, 
Сагына-сагына сине, аппагым. 
Сөюләрнең соңы булмый икән, 
Мәхәббәтнең бигрәк пакь чагы.

Син кабызган утлар йөрәгемдә 
Татлы хисләремне арттыра. 
Еллар аша килгән карашыңнан 
Төннәрем дә көндәй яктыра.

Кыр казлары тавышы иңрәп килә, 
Андый чакта сине юксынам. 
Җиргә түгелә күкнең йолдызлары, 
Таң алдыннан төшкән чык сыман.

Шул чыкларны ерып икәү бергә 
Их, узарга иде тагын бер. 
Кайтарырга иде гомерләрнең 
Икебезгә уртак чагын бер...

Шундый хыялларга бата-чума 
Сәфәр чыгам узган көннәргә. 
Фәрештәләр булып фәрештәләр 
Моңга талып куна иңнәргә...

Сөюләрнең соңы булмый икән, 
Мин хәзер дә сине яратам, 
Сиңа булган сөю хисләремне 
Дөнья буйлап җилләр тарата...

Әллә җырлый, әллә җылый шунда, 
Сандугачлар бигрәк жәл кебек. 
Бер уйласаң, икәү узган гомер 
Әле генә булган хәл кебек...
             

          * * *

Ялгыз кеше - ялгыз аккош сыман, 
Көне-төне яши каңгырап. 
Күкрәү түгел, тетрәү тавышлары 
Йөрәгендә тора яңгырап.

Ялгызлыкның тыны мең пешерә, 
Мең өшетә икән бәгырьне. 
Ә шулай да мескенләнеп түгел, 
Очкынланып язам шигырьне.

Ни турында, нәрсә язганымны 
Укып кына аңлыйм соңыннан. 
Җанып чатный яшен уты бөркеп 
Ялгызлыкның сагыш-моңыннан.

Бергә булу үзе җәннәт диеп 
Парлылардан көнләп сөйләмим. 
Ялгызлыкның ачылардан ачы 
Нәрсә икәнлеген беләм мин.

Татлылардан татлы мәхәббәтнең 
Утка-суга беләм салуын. 
Ник башыма килеп карасын бер 
Кайчандыр бер ялгыз калуым.

Күкрәү түгел, тетрәү тавышлары
Йөрәгемдә тора яңгырап. 
Ялгыз кеше - ялгыз аккош сыман 
Яши икән көн-төн каңгырап...

         * * *

Менәлмичә калсам йолдызларга, 
Аптырамыйм хәзер бер дә мин. 
Минем урын күктә булмаган ла, 
Бил алышам һаман җирдә мин.


          * * *

Йөрәгемне оя иткән
Сандугачлар елыйдыр.
Алар да мине саргайткан
Ялгызлыкның колыдыр.

Шулай диеп уйлыйм инде, 
Уйланмыйча ни чара. 
Сандугачлар елавы да
Нәрсәгәдер ишарә...


Толлар

Берең китеп, тол калуны 
Сорап алмый бер тол да. 
Кояш чыкмый, ай калыкмый 
Тол кешенең йортында.

Тол гомере - язмыштыр ла, 
Тол тормышы - сагыштыр. 
Телгә менү, сүзгә күнү 
Толлар өчен таныштыр.

Көннәрен дә, төннәрен дә 
Сагыш кичерә толлар. 
Аларга ачы-төчесен 
Бергә эчерә еллар.

Тәрәзәсен җил какса да 
Сискәнеп китә толлар. 
Җил-давыллар кочагында 
Аларны йөртә юллар.

Бер тәүлектә бер гомерлек 
Күз яшен коя толлар. 
Аларның моңын күтәрсә, 
Ишелер кыя-таулар.

Җанында оҗмах-тәмугны 
Бергә йөртәдер толлар. 
Үткәннәрен искә алып 
Үксеп бетәдер толлар.

Сөйләшкәндә рәхәтләнеп 
Сүзгә кушылмый толлар. 
Өзелми шул йөрәк белән 
Акыл тоташкан кыллар.

Дустына да сер ачарга 
Кыймый шул инде толлар. 
Гайбәткә төреп сүзләрен 
Тарата усал телләр.

Мең янасыз, мең өшисез 
Мең төрле хистән, толлар. 
Хак белә: якты йөзегез, 
Күңлегез чиста, толлар!

Тик менә йөрәкләрегез 
Парә дә парә, толлар. 
Парлылар аңлый алмаслык 
Яра да яра, толлар.

Алай түгел инде дигән 
Сүзләр хата бит, толлар. 
Белеп язам, мин үзем дә 
Сезнең сафта бит, толлар.


          * * *

Күк гөмбәзе тулып йолдыз балкый 
Кап-караңгы төннәр буена. 
Җидегән йолдыз белән гәпләшергә,
Киңәшергә юлга җыенам...

Ишетсәгез бик зур чүмеч тотып
Җиргә минем кайту хәбәрен,
Минем белән бергә куаныгыз,
Уңган диеп озын сәфәрем. 

Барчагызга шатлык таратырмын, 
Тормам аны, тормам өлешләп. 
Күңлегездә сүнмәс өмет кенә
Калдырырмын, дуслар, чүмечләп.

Кояштан да әйләнергә иде, 
Бер юасы килә тапларын...
Күзләр әле һаман күктә генә,
Күзәтәмен кояш якларын...


          * * *

Упкын да упкын арада,
Син миннән шундый ерак.
Ишелеп килгән дулкыннан
Чыгарлык кораб кирәк.

Йөрәкне җилкән итәргә 
Киләм бугай өйрәнеп. 
Ял итәр идек бергәләп, 
Дулкыннарда тибрәнеп.

Дәрьялар ялкын икән лә,
Сулары салкын икән.
Ялкының капты йөрәккә,
Син бик тә якын икән.

Ник качып кына йөрибез 
Сүзләрнең дөресеннән,
Гел «берле» генә алабыз
Мәхәббәт дәресеннән.

                  Сарман.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев