Дамир ГАРИФУЛЛИН: МИНЕМ АСЛЫМ ГАДИ СҮЗЛӘР АША ШИГЫРЬЛӘРГӘ КҮЧТЕ, АХРЫСЫ...
* * * Минем аслым гади сүзләр аша Шигырьләргә күчте, ахрысы. Гамәл дәфтәрләрем урынына Шигыремә баксын Тәңресе. Нинди генә гөнаһ тапсалар да, Ярлыкарлар мине, күрерләр, - Ике дөньяда да кешеләргә Мин әзермен җаным бирергә... * * * Югалта күрмә йөзеңне, Чуалыр бөтен эзең; Танымассың бу дөньяда Хәтта үзеңне үзең. Җан...
* * *
Минем аслым гади сүзләр аша
Шигырьләргә күчте, ахрысы.
Гамәл дәфтәрләрем урынына
Шигыремә баксын Тәңресе.
Нинди генә гөнаһ тапсалар да,
Ярлыкарлар мине, күрерләр, -
Ике дөньяда да кешеләргә
Мин әзермен җаным бирергә...
* * *
Югалта күрмә йөзеңне,
Чуалыр бөтен эзең;
Танымассың бу дөньяда
Хәтта үзеңне үзең.
Җан көчеңә кычкырсаң да,
Ишетмәс кем дә сүзең.
Югалта күрмә йөзеңне,
Сакла үзеңне үзең.
* * *
Көн тиз уза, гомеркәйләр
Кыскара барган саен.
Таруларга күңелкәйләр
Остара барган саен.
Бер көнне дә кире борып
Булмыйдыр алдаштырып.
Туган көнне бернәрсәгә
Булмыйдыр алмаштырып.
Һәр туган көн һәр кешегә
Һәрнидән кыйммәтлерәк.
Шуңа күрә һәр минутны
Җигәрлек һиммәт кирәк,
Җиңәрлек һиммәт кирәк.
* * *
Кеше таныла кешегә
Кирәкле эше белән.
Чын кеше илгә әҗерен
Кайтара бише белән.
* * *
Елмайсын дисәң сөенеч,
Шик-шөбһәләрдән бушан.
Шат яшим дисәң, тормышта
Үзеңә-үзең ышан.
Ул чакта кара төндә дә
Якты юл табып була;
Егылсаң да, торып китеп,
Гел алга чабып була.
Ул чакта җирдән җиде кат
Күкләргә ашып була;
Кыш бабай кебек, шатлыкны
Капчыклап ташып була.
Ул чакта бер очкыннан да
Ут булып дөрләп була;
Туганнар, дуслар янында
Кош булып гөрләп була.
Елмайсын дисәң куаныч,
Авыр уйлардан бушан.
Борчымас өчен җаныңны,
Үзеңә-үзең ышан.
* * *
Ярасыз йөрәк буламы?
Булмыйдыр андый йөрәк.
Ярасыннан кан бәрсә дә,
Мин сау, дип «алдый» йөрәк.
Менә шундый булганга да
Йөрәк бит җанга терәк.
* * *
Куркытмасын, өркетмәсен
Картлык килеп янавы, -
Тормышны сөеп яшәсәң,
Карт йөрәк тә яна ул.
* * *
Шатлыгын да, кайгысын да
Күрдек тормыш гизгәндә.
Кайсысын да күтәрәлмәс
Һичбер нинди бизмән дә.
Кая барсак та сөйделәр,
Булмадык без ят җиргә.
Какмады да, сукмады да -
Рәхмәт яусын тәкъдиргә.
Гомер буе яшьлек дәртен
Яшәлгән түкми-чәчми.
Шуңадыр инде бүген дә
Көн күрәм яшьни-яшьни.
* * *
Кемгә дә туган төбәге
Оҗмахка торырлыктыр.
Ни чәчсәң дә кибән-кибән
Бәхетләр урырлыктыр.
* * *
Шагыйрь булсаң милләтеңнең
Колагы бул, күзе бул.
Шагыйрь сүзе борынгыдан
Өммәтеңнең сүзе ул.
* * *
Арада ялган йөрдеме,
Урын калмый дуслыкка.
Ялган ул кайчан булса да
Чыгарачак бушлыкка.
* * *
Ят кочагы бер төнеңне
Бәйрәм итә аладыр.
Бел: шул бәйрәм гомереңне
Вәйран итә аладыр.
* * *
Энә урлап бур капмаса,
Котылдым дия белмәс.
Дөя урлап тотылса да,
Тотылдым дия белмәс.
* * *
Гомер юлларыннан атлаганда
Икебезгә уртак юл салдык.
Кояш белән торып, яктылыкка,
Шау шатлыкка таба юл алдык.
Үлем сине миннән аерса да,
Йөрәгемдә уртак җыр калды;
Сагыш дөньясына чумганда да
Күңелем минем, күңелем җор калды.
Нинди матур көздә язмыш сине
Мәңгелеккә миннән аерды.
Елый-елый җилләр шашып исте,
Елый-елый күктә Ай йөрде.
Елый-елый очты ялгыз аккош,
Тавышлары җанны айкады.
Җырлап туймас йөрәгемне тәкъдир
Хәсрәт дәрьясында чайкады.
Ак каеннар кара күлмәк киеп
Кара күлгә кереп баралар.
Якынайган саен киң офыкка
Ерагая бара аралар.
Уртак юлны ялгыз дәвам итәм,
Һич тә белмим күпме барасын.
Тау артыннан Кояш чыгып килә,
Аяз күктә синең карашың...
Алга бара тормыш дигәннәре,
Тәгәридер шул ук күчәрдә.
Туктамыйча йөргән юлларыңда,
Сыктамыйча кирәк яшәргә...
* * *
Хәрәм үткән гомер - әрәм гомердер,
Ялган акча белән чынлап ул бердер.
Кыйммәте дә, кадере дә юк аның -
Аны гомер дип әйтерлек түгелдер.
* * *
Сакалы бар, мыегы бар,
Акылы әмма сыек, -
Аксакал итми кешене
Бары тик сакал-мыек.
* * *
Безнең якның күрке зәңгәр таулар,
Киртләч ярлар, яшел аланнар...
Мондый җирне бүтән беркайчан да,
Беркайдан да инде табалмам.
Мондый җирдә хисләр канатлана,
Өмет ташлап китми бер сәгать.
Мондый җирдә борын салындырып
Кәеф төшерергә юк сәбәп.
Мондый җирдә яшәп туялмыйсың,
Сөеп туялмыйсың тормышны.
Мондый җирдә язны көткән кебек
Көтеп алу кирәк һәр кышны.
Мондый җирдә 100 гә җиткәндә дә
Яшәрәсең көннең көнендә.
Мондый җирдә күңел күкләрендә
Кояш кына көлә төнендә.
* * *
Чир - чир инде, хафага салып үтә,
Дару эзләп аяклар талып бетә.
Сузылса да яшьлек чире бер бетә,
Картлык чире дөньядан алып китә.
* * *
Адәм өчен яшәешнең
Бөтен сере Коръәндә.
Шуны җаны белән тоеп,
Яши җирдә хөр бәндә.
Дөнья фани икәнлеген
Белә күңеле көр бәндә.
Үзе теләп җанын бирә
Үлем ачып кергәндә.
Изгелеге куәт бирер
Мәхшәр көнен күргәндә;
Таный башлар ахирәтне
Язылганча Коръәндә.
* * *
Егылганны түбәлиләр -
Мисаллар азмы шуңа?!
Битараф була күрмәгез
Кешеләр язмышына.
Һәр кешенең тормышы бит
Сер яткан урман сыман.
Тинтәкләр генә сөенер
Кешеләр кайгысына.
Һәркемгә бәхет-сәгадәт
Бирелгән эскерт-эскерт;
Рәхәтләрен күрер өчен
Гомерең биреп эш йөрт.
Яшибез кояш чыкканнан
Батканга чаклы гына.
Куана белик бергәләп
Кешеләр шатлыгына.
Каян килә битарафлар
Кешеләр язмышына, -
Егылганны түбәлиләр -
Мисаллар азмы шуңа?!
* * *
Гомер бит ул менә дигән,
Яшәүләрдән кем туйсын.
Һәркемгә дә өметләрен
Аклый торган көн тусын.
Акланмыйк әмма үзебез
Дөньясын гына хурлап.
Яши белик гомер буе
Язмышыбызны нурлап.
Сарман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев