Мәдәни җомга

Cерле күзләр...

Серле күзләр, шомырт төсле күзләр, Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?

Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
Моңсуланып ниләр уйлыйсыз?
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчыйсыз.

Уйчан күзләр, диңгез сыман күзләр,
Ялкын белән нигә уйныйсыз?
Сулар сипсәң, тере ялкын сүнәр,
Шаярулар бүген урынсыз.

Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю, ярсуын.

Әхмәт Саттар сүзләре, Рөстәм Яхин көе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: