Мәдәни җомга

Cания Әхмәтҗанова: Үземнән соң учагымда Дөрләп янар ялкын калсын!

Югалмас авыл... Гел яшәр – Яңа заман тизлегеннән Бер адымга алда барса; Динле-денле, туган телле Кыйбласына тугры калса.

Без бар әле!
                  
                Ә бөркеткә һәрчак ук төбәлә...
                               Саҗидә Сөләйманова

Саҗидәкәй, диеп җыр башласам,
Чулман-елга моңга күмелер.
Сагынуымны илтсә Иделләргә,
Идел җаны ташып түгелер.

Саҗидәкәй, диеп пышылдасам,
Зәй буйлары җавап кайтармас.
“Һә-әй!” диеп бер дәшеп куяр бары
Урсал таудан таныш кайтаваз.

Саҗидәкәй, диеп  күккә баксам,
Коелыр күк кызыл каурыйлар...
Канатсызлар әле дә ук кайрыйлар,
Бөркетләргә өркеп карыйлар.

Саҗидәкәй! Затлы рухың балкый,
Нурга күмеп Әлмәт каласын.
“Ир йөрәкле шагыйрь” данын яклап,
Еллар буйлап горур барасың.

Саҗидәкәй! Шигъри сәфәремдә
Юлдаш иттем синең исемне.
Яшь шагыйрьләр дәшә яңа көнгә,
Нәкъ синеңчә: “Тормыш, исәнме!”
Без бар әле! Тормыш, исәнме!


Авыл

Яшәгән авыл... Бетмәгән –
Бисмиллалы йорт-нигездә
Бишек җыры тынмаганга;
Ата-баба әманәтен
Оныклары санлаганга. 

Бирешми авыл... Көн итә – 
Игелекле файда күреп
Бәрәкәтле җир-сулардан,
Сүзе эштән аерылмаган
Ут йөрәкле кыз-уллардан.

Югалмас авыл... Гел яшәр –
Яңа заман тизлегеннән
Бер адымга алда барса;
Динле-денле, туган телле
Кыйбласына тугры калса.


Мәңгелек йорт

Таң сызыла... Хозурланып торам,
Карашымны төбәп еракка.
Кояш калка, саф нурларын сирпеп
Авыл читендәге зиратка.

Гыйффәт туташ кебек, гафиф иртә
Йөзен ача көнгә, оялып.
Бал кортлары билдән эшкә чумган, 
Чәчәк серкәсенә буялып.

Җәяүлеләр салган елгыр сукмак
Салмаклана зират ягында.
Мәңгелек йорт уйчан каршы ала,
Торган сыман хәтер сагында.

Таҗын ачкан җиләк яфраклары,
Баш калкыткан мулдан яшь үлән.
Мин шул монда рухым пакьләр өчен,
Уем сафлар өчен бер киләм.

Килгән саен гүя яңарам мин,
Авыр тойгылардан уянам.
Ахирәткә ачып күңел күзем,
Фани дөньям барлап уйланам:

“Булалдыммы балам-оныкларым
Каберемә сукмак табарлык?..
Минем истәлеккә чәчәк аткан
Гөл таҗына яше тамарлык?..”

Әткәм-әнкәм рухын яд итәргә,
Кайтам, җанга тынгы мин эзләп.
... Галәм катларында кояш балкый,
Бар җиһанны  бердәй тигезләп.


Бу рәхмәтем – авыл кешесенә

Уңдырышлы авыл туфрагында 
Үсеп кеше булды күбебез. 
Монда – безнең туган нигезебез, 
Канат сынап очкан күгебез. 

Авыл безне икмәк-сыйлы итә, 
Ул – какшамас рухи тоткабыз. 
Бүген безне авыл саклап яши –
Ул – таяныр соңгы ноктабыз.

Сөеп карыйм көн-төн кырда эшләп, 
Чуен кебек янган йөзләргә. 
Кояш булып балкый игенчеләр 
Мул нигъмәтле юмарт көзләрдә. 

Көрәктәй зур, көчле кулларына 
Алса алар сердәш гармунын, 
Буразнадай гармун күрекләре 
Җырга күмә булган зар-моңын. 

Бу рәхмәтем – авыл кешесенә, 
Таңнан торучыга һәр көнне: 
Терлекчегә, иген игүчегә, 
Җырлы итүчегә һәркемне! 

Без яшибез авыл җанлы булып, 
Әле авыл – авыл чагында. 
Хезмәт кешесенең иңнәрендә 
Тора авыл милләт сагында. 


Якты биреп...

Йолыкма, җил, башкаемнан шәльяулыгым, 
Тузгытма син сыйпап үргән чәчкәемне. 
Мөлдер-мөлдер тулам көзләр кочагында, 
Исләремә алып газиз әнкәемне. 

Караңгы төс безнең йөзгә килешмәс, дип, 
Сайлый-сайлый иң матурын, иң яктысын, 
Алган идек икәү бергә әниемә 
Шәльяулыкның чәчәклесен, иң затлысын. 

Бүләгемне шул ук көздә төсе булып 
Калыр диеп кем уйлаган ул чагында... 
Әниемнең шәльяулыгы җилферди күк 
Чаганнарның аллы-гөлле кочагында. 

Менә-менә көзге җилдән өзелер күк, 
Яфрак түгел, сагыш тулы йөрәккәем. 
...Көнләшмә, көз, җете төсләр сөйгәнемнән, 
Якты биреп яну әле теләккәем.


Җиз ләгән

Якты хатирәләр белән җан җылытып,
Гомер буйлап алга барышым...
Шулай беркөн иске бер сурәттә
Җиз ләгәнгә төште карашым.

Күңел тулды... шул чак бәгыремнең
Өзелгәндәй булды бер кылы.
Әйтерсең лә яшьлек карап тора
Соргылт фотосурәт аркылы.

Ат арбалы иркен ишегалды,
Әбием дә монда яшь әле.
“Пар чиләкле көянтәңне куй да,
Балам, диеп, әбекәй, дәш әле!”

Сөйкәп куйган лапас эргәсенә,
Уйчанланып тора җиз ләгән...
Фотосурәт... Мизгел туктап калган,  
Гомер генә артык тизләгән.

Җиз ләгәндә кайнагандай булды
Балачакта безнең тормыш та:
Кер чайкаган әни, эссе көндә 
Бәбәй коендырган кояшта.

Әткәемнең кулын юдырган ул, 
Талгын суын коеп чүмечтән.
Алар гөрләшкәндә, урлап кына 
Тавык-чебеш шуннан су эчкән.

Су буенда комлап юа идек
Апа белән җәен икәүләп...
Без үстек тә читкә таралыштык, 
Ә җиз ләгән калды сөйкәлеп.

Сыймады шул кысан фатирларга –
Үз-үземне шулай юаттым.
Кайда хәзер? Кемнең кадерлесе?
Әй, җиз ләгән, мине елаттың.

Таң алдыннан төшкә авыл керде,
Хәерлегә бары юрадым:
Су буенда комлап ышкый-ышкый
Җиз ләгәнне күрдем юганым. 


Акыл сату

«Яшьләрчәме кәеф?» – дисең,
Кәефем – үз яшендә.
Элек тә «куян кумадым»
Һәм дә шулай яшим дә!

Кайберәүләр кебек, бер дә
Туган елны яшермим.
Өреп кабартыр җирләр күп,
Ә мин махсус «яшәрмим».

Гел шундый идем, беләсең:
Бердәнбер булу ошый.
Хәзер бит кызлар бар яктан
Берсе-берсенә охшый:

«Ничек, керфегем куемы?
Шәпме кашның яңасы?»
Ул «курчак»ны таный микән
Тапкан-баккан анасы?

Гаепләп әйтүем түгел,
Һәркем үзенчә яши.
Син дә артык тырышкансың,
Үпкәли күрмә, яшьти.

Сал ул «ертык» ыштаныңны,
Хәерчелек теләмә!
Күлмәгеңне үтүкләп ки,
Гел битең «үтүкләмә».

Күз төбеңне корт чаккыры,
Тырышмагансың юкка:
Охшап калгансың, диимме,
Җырчы Моисеевка…

Кашны калынайткан саен, 
Маңгай тарая бара.
Яшәрү – артка чигү ул,
Алга баруны кара!

Үз яшеңә туры килсен
Уйлау-сүз сөрешең дә,
Алдан-арттан бер үк булсын
Килешең-йөрешең дә.

Сиңа гына әйтмим моны,
Үземә дә кагыла.
Кайтсаң иде ул – әрчегән
Яшь шалкан күк чагыңа! 

Чама хисен белеп яшәү
Булсын ул һәрбер “кыз”да.
Йөрәк унсигездә дә бит,
Үзебез – «унтугызда»!
... Өч тапкыр унтугызда!


Капчык кыйссасы

Түзәм дип теш кыстым –
Тулды да аркылды:
Сидрәгән җиреннән
Капчыгым ертылды.

Түгелде зарларым,
Серләрем чәчелде,
Кургаштай сабырым
Төште дә яньчелде.

Ничекләр киредән
Тутырыйм капчыкка.
Сайлагач, үз йөгем
Сыйды бер янчыкка.

Ник кысыр хәсрәтне
Җыйганмын дәшмичә,
Күтәреп йөрткәнмен
Түкмичә-чәчмичә.

Сөйрәдем, көчәндем
Бүгенгә кадәрле.
Мин дә бит үземә
Бик газиз, кадерле!

Салам да беләккә
Шул җиңел янчыгым...
Аякка иярде
Сәләмә капчыгым.

Бу чыпта әрәм бит,
Чыннан да, карале!
Бер ямау салырлык
Тотнагы бар әле.

Мин бераз уйланып,
Хәл җыеп утырдым.
Таралган йөгемне
Итәккә тутырдым.

Артканын – кочакка,
Калганын – кулыма...
Ят күзләр күргәнче,
Киттем үз юлыма.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: