Мәдәни җомга

Булат Сөләйманов: Адашкан да тайга эчендә, Бала чагым елап йөридер... 

Булат Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра авылында дөньяга килә.  Мәктәпне тәмамлагач, туган төбәгендә төрле хезмәтләр башкара: маляр да, бетончы да, китапханәче дә булып эшли.  1961 елда исә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, әмма бераздан укуын ташлап, яңадан хезмәт юлын дәвам иттерә.  Ә 1974 елда ул М.Горький исемендәге Әдәбият институтының поэзия бүлеген тәмамлый.

Булат Сөләймановның тууына 80 ел


 1980-88 елларда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең “Таңнар фонтаны” һәм “Ак метеор” исемле ике шигъри китабы дөнья күрә. 

Б.Сөләйманов шигырьләре иң беренче нәүбәттә Себер җиренең, кешеләренең үзенчәлекле сыйфатларын чагылдыруы, этнографик детальләргә бай булуы белән кызыклы. 

Якташлары шагыйрьнең истәлеген олылап, яд итеп яши. Ел да Төмәндә “Сөләйманов укулары” үткәрелүе дә шуның күркәм бер мисалы булып тора.


АКЧАРЛАКЛАР КИЛГӘН

Акчарлаклар килгән.        
Кай диңгездән?
Кайсы якның алып җылысын?
Беләм инде,
Акчарлаклар килгәч,
Иртыш дулкыннары җырлыйсын.
Күкне яшен кебек
Телеп үтә
Акчарлакның моңсу тавышы.

Чиксезлекне
Өзелеп сөйгән җанның
Тар ярларга сыймый сагышы.
Акчарлаклар җаны - зәңгәр диңгез,
Диңгез кирәк горур кошларга.
Иртыш дулкыннары,
Ярдан ташып,
Диңгезләргә тели охшарга.

Иртыш кебек 
Минем хисләрем дә 
Дулкынлана, шаша, тилерә. 
Һәр яз саен 
Безнең йөрәкләргә 
Акчарлаклар диңгез китерә.


             * * *
Уйный җилләр нинди кылларда 
Үзләренең кыргый көйләрен? 
Ул көйләрдә 
Ерак нәселемнең 
Чакыруын ишетә йөрәгем...

Төннән баккан
Ерак йолдызлардай
Күз алдымда яна учаклар.
Учак тирәсендә ярым кыргый
Халык -
              йә скифлар,
                           йә кыпчаклар.

Сузып-сузып нидер көйли алар,
Кысыграк күзле азиатлар.
Дер селкетеп
Бөтен Европаны,
Дала буйлап чабалар атлар.

Телләре дә гүя
Таныш кебек,
Ул телләрдә, димәк, җирлегем
Нәселемнән
Күчеп килә миңа:
Тәрәзәм - күк,
                        йортым -
                                       җир минем.

             * * *
Күренми шул Себер Казаннан, 
Анда карлар, җилләр уйныйдыр. 
Ә тайгада болан баласы 
Адашкан да ялгыз, елыйдыр.

Хет җилләре хәбәр бирсәче: 
Ничәнче көн эзли анасын? 
Аерылу авыр кемгә дә, 
Тайга киң шул, каян табасың!

Эзләреннән бүре киләдер, 
Борылыр да иде кирегә, 
Юк, ярамый, алга ыргылды, 
Бала чагын калдырып бүрегә.

Шулайдыр ул хәлләр минем дә: 
Эзләремне карлар көридер. 
Адашкан да тайга эчендә, 
Бала чагым елап йөридер.


             * * *
Җир йөзе яңадан терелгән,
Урманда кошларның чыр-чуы.
И кошлар,
Белсәгез иде сез
Йөрәкне сагышлар борчуын...

Кешеләр нинди шат!
Күңелемне
Язның да эретми җылысы.
Тын гына урамда килә бер
Карларга кушылып җылыйсы.


             * * *
Язмышыма башны иеп 
Килгән иде ташланасы, 
Теләгемнән булды биек 
Сөембикә манарасы.


ҖИРСҮ

Җирсүләрем
             чиктән ашкан, ахры, 
Туган якка
             кайттым төшемдә. 
Тик бер генә йоттым 
Саф һавасын, 
Исердем мин,
               кайтып төшүгә. 
Кайчан да бер 
Кеше кайта, диләр, 
Бабалары яткан җиренә. 
Килеп кердем 
Туган авылыма, 
Сагынуларым салып иңемә. 
Яраланып кайткан 
Солдат кебек 
Яши идең,
                авылым, күңелдә. 
Кая киткән 
Култык таякларың? 
Таныш та күк,
                таныш түгел дә. 
Мин тезләндем 
Туган нигеземә, 
Туган йортым,
                 саумы, бишегем?!
Мин бер улың, 
Кире кайттым менә, 
Шыр  ачып куй
                   нарат ишегең. 
Шушы йортта 
Әнкәм назы сеңгән, 
Туган телем
                    сеңгән күңелгә.
«Һаваларда очкан аккошлар»ның 
Туган йорттан моңы сибелә. 
Читтә үткән 
Ун ел гомерем кебек, 
Басып торам нигә
                     моңаеп? 
Кайтуыма,
                   күрәм,
Шатланалар – 
Тәрәзәләр карый елмаеп.

Бу кадәрле
Сагынырлар, диеп
Һич кермәгән иде уема.
Көтү көтеп йөргән
Болыннарым
Яшел келәм җәйде юлыма.
Җирсүләрем
Чиктән ашкан, ахры,
Туган якка кайттым төшемдә. 
Тик бер генә йоттым
Саф һавасын,
Исердем мин кайтып төшүгә.


ҮТЕЛӘСЕ ЮЛЛАР ҮТЕЛМӘГӘН

Үтеләсе юллар
Үтелмәгән,
Хыял булган тормыш
Нибары.
Яшьлегемне узып
Китеп бара
Гомеремнең
Сабан туйлары.

Үз учагым 
Үзем кабыздым мин, 
Киләчәктән 
Чаткы ут алып. 
Чаптар аттай 
Ярсу йөрәгемне 
Ярты юлда 
Кара туктатып.

Сикереп мендем 
Тормыш-аргамакка, 
Офыкларым иркен, 
Чиге юк. 
Әнә кояш 
Миңа суза кулын, 
Алда гүзәл дөнья, 
Биге юк.

Үтеләсе юллар 
Үтелмәгән, 
Алкышларым булыр 
Минем дә.
Күрәсезме: 
Күгем нинди аяз, 
Зәңгәрлеген салган
Иңемә.


             * * *
Иректәге кошны тотып алып, 
Тимер читлеккә куйдылар ябып.

Елады кошчык иреген сагынып, 
Очасы килде канат кагынып...

Аны ишеткән-күргән кешеләр:
- Ах, нинди матур җырлый ул! - диләр.


             * * *
Сары яфрак очып,
                         бөтерелеп, 
Өзелеп төште җиргә -
                          асфальтка.
Япь-яшь егет берни күрмәде –
Үтте-китте.
                        Бабай тукталып, 
Озак карап торды
                        яфракка.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: