Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Булат ИБРАҺИМ: ӨЙ АРТЫНА ЯҢА ЗАМАН КИЛГӘН, ЯМАН ҖИЛЛӘР БУСАГАДА ТОРА....

Яшәү рәхәт Сугышлар, инкыйлаблар һәм башка бик күп кайгы-михнәт күргән әби-бабайлар, абый-апалар истәлегенә Яшәү рәхәт, Күптән рәхәт инде. Инкыйлаблар үтте, Күпме сугыш... Күккә рәхмәт, Җиргә рәхмәт - түзгән өчен, Безгә рәхәт... Рәхәт булган өчен. Инкыйлаблар узды, Узды сугыш. Капка ачылганда шыгырдаулар Җанны тәннән аерырга әзер иде. Йөз тапкыр бәйләнгән канат...

Яшәү рәхәт

Сугышлар, инкыйлаблар һәм башка бик күп кайгы-михнәт күргән әби-бабайлар, абый-апалар истәлегенә

Яшәү рәхәт,
Күптән рәхәт инде.
Инкыйлаблар үтте,
Күпме сугыш...
Күккә рәхмәт,
Җиргә рәхмәт - түзгән өчен,
Безгә рәхәт...
Рәхәт булган өчен.
Инкыйлаблар узды,
Узды сугыш.
Капка ачылганда шыгырдаулар
Җанны тәннән аерырга әзер иде.
Йөз тапкыр бәйләнгән канат
Каерылырга әзер иде...
Сибел, чәчәк, җилгә,
Ә соңыннан төшәрсең син җиргә.
Тарту көче һаман аска тарта,
Кабер белән тамыр арасына.
Яшәү рәхәт адәм баласына.
Яшәү рәхәт
Афәт белән афәт
Икәү бергә кочаклашкан чакта,
Хак Тәгалә үзе торды сакта
Җитте, язмыш,
Туктат кайгыларны бу башка.
Сәер,
Яшәү рәхәт.
Күпме сугыш бара дөньяда,
Рәхәт булган өчен
Күпме кайгы-михнәт!..

* * *
Көз көнендә кояш сирәк карый,
Безне инде сирәк җылыта.
Барсын сизә йөрәк, барсын аңлый -
Гомер үтә, безнең ел үтә.
Сибгат Хәким

Бу урманга көзләр килеп китте,
Сирәк кенә безгә елмаеп.
Барсын сизә йөрәк, барсын аңлый
Зәмһәрир кыш атлый уйланып.

Безгә бүлгән гомер узып бара,
Безнең еллар ята кар кебек.
Сатлык кояш күзен кысып карый,
Сирәк кенә җанга наз түгеп.

Бу урманга яз да хуҗа түгел,
Хуҗа түгел яшел җәй ае.
Барсын сизә йөрәк, барсын аңлый -
Һәр гомернең үзенең Ходае.

Көз көнендә кояш сирәк карый,
Туң күңелне сирәк җылыта.
Шашкын йөрәк түгелергә тели,
Ел артыннан безнең ел үтә.

Казан алынган

Саташып уяндым куркудан -
Имештер, зур Казан алынган.
Кан ага Казансу юлыннан,
Исәннәр барсы да кол булган.
Куркудан уяндым,
Юрганны очырдым бер читкә.
Ә үзем читлектә ятамын.
Читлеккә тәрәзә уелган,
Челтәрләр эленеп куелган.
Йөгердем ыргылып тәрәзә янына,
Бер мизгел сузылды җеп булып.
Басылды кемнеңдер җанына шул чакта.
Челтәрне җыерып урамга күз аттым,
Ә Казан алынган.
Кол булган исәннәр,
Хуҗалар кол булган, имештер.
Кайдадыр еракта
Кызарып таң ата,
Казаннан чит якта.
Читлеккә керергә омтыла
Канатлы, тик телсез бер кошчык.
Дөньялар болганчык.
Без телле, канатсыз - читлектә,
Безне соң монда кем ишетә.
Ә Казан алынган.
Мә, кошчык, бер язу, оч әле читләргә,
Тапшыр бу хатымны, канатлы,
Теллегә ирештер!..
Ә Казан алынган,
Ә Казан алынган,
Ә Казан алынган, имештер.

Хәтер көне

Кара болыт күкне каплап куйган,
Зур каракош туган җиһанга.
Йа, Ходаем, кайда безнең кояш?
Башны орам, сорап, диварга.
Чирле түгел иде безнең кавем,
Тик гадәткә керде чирлелек.
Әнкәй сөте күңелләрдән киткәч,
Ватан калды туңып, тилмереп.
Ватан калды гадәт белән бергә,
Чәркәләрен бәреп чәркәгә.
Без йоклаган хәрамлы төннәрдә
Мәчет әверелде чиркәүгә.
Читкә киткән җилләр чаң сугалар,
Сатлык кылыч кызыл җеп суза.
Зур каракош күкне каплап алган,
Төн артыннан яңа төн уза.
Һәм төннән дә караңгырак дөнья,
Чирле түгел иде безнең кавем.
Чир дә китте, гадәт калды бездә,
Гадәт калды каплап җир ямен.


Кеше бүген нишли?

Кеше бүген нишли?
Машиналар эшли.
Машиналар нишли?
Безнең өчен эшли.
Заман нәрсә эшли,
Безне тешли-тешли?..
Машиналар бүген
Машиналар эшли.
Кеше бүген нишли?
Кеше бүген эшсез,
Машина янында
Кеше хәзер көчсез.
Җансыз кеше эшли,
Ә җанлысы нишли?..
Машиналар бүген
Яңа җаннар эшли.

* * *
...Һәм кызларча итеп, үз егетен,
Үз «җүнсезен» исенә китерер...
Хәсән Туфан

Белмим дә мин,
Беләсе дә килә,
Беләсе дә килми шикелле.
Шундый инде шагыйрь күңелләре,
Әллә нинди, төссез, икеле.
Кайларда син?
Йөрәк бер елмайса,
Көннәр буе аңа кан сава.
Урман булган хәтер бакчасында
Бер-бер артлы хатирәләр ава,
Бер-бер артлы ак хыяллар яна.
Зәңгәр күзне кара күзгә кушсаң,
Ниндирәк төс туар икән җиргә?
Һәм шул күзләр күңле тулган чакта
Нинди зарлар сөйләр икән җилгә?
Сиңа хәзер бәлкем берәр «җепшек»
Тезләнгәндер килеп алдыңа.
Йөрәген дә алып биргәндер ул,
Җылы бирер өчен җаныңа...
Шундый инде шагыйрь күңелләре,
Әллә нинди төссез, икеле...
Кара күзле кызый үз «җүнсезен»
Һаман көтә әле шикелле.

Икейөзлелек

Әнкәй, тыңла,
Мин ишеттем карында чакта ук,
Кеше ике йөзле, диеп.
Тик кызганыч,
Ике йөзле булып туалмадым.
Әнкәй,
Ә мин хәзер кеше булалмаммы?

* * *
Иртәгәсе бүген туар өчен,
Кичәгене узды сикереп.
Барысын да ташлап кайтып барам,
Һәммәсеннән туеп, төкереп.

Гомер буе дус дип йөргән җил дә
Чәчләремне явыз туздыра.
Кайчагында шулай сөймәгән дә,
Сөйгәннәр дә хәтта туйдыра.

Кайтып яткач йокы керми күзгә,
Намазлыгын сорый намазым.
Тирә-якта - билгесезлек эзе,
Беләм кебек аның бик азын.

Әллә инде күптән соңга калдым,
Әллә санламадым мин аны.
Ястүгә дип әткәй торган анда,
Кулларында - бакыр комганы.

Ястүгә дип әткәй торган, әнә,
Ә мин тора алмыйм, саташам.
Яшь гомергә заман уты капкан,
Чиксезлеккә кереп адашам.

Әллә нинди өзек-өзек шигырь,
Тама бүген тупас каләмнән...
Иртәгәсе бүген үләр өчен
Кичәгегә менеп сикергән.

Яңа заман

Яшьтәш,
Иртәгәгә кабат яңгыр, диде,
Кабат җилле, кабат давыл, ди.
Бүген менә дөнья рәхәт булса,
Иртәгәгә кабат авыр, ди.

Яшьтәш,
Бүлмәдәге соңгы икмәкне дә
Яшердем мин - ул тәмлерәк булыр.
Күз яшендә җебетербез аны,
Бераз гына күңеллерәк булыр,
Бераз гына җиңелерәк булыр.

Яшьтәш,
Ишек өстендәге шәмаилне
Мин түргәрәк кертеп элеп куйдым.
Шайтан керсә, үзем каршы алам,
Коръән тотып антны биреп куйдым.

Ә син намазлыктан торма, яшьтәш,
Аллаһыдан үтенеп ярдәм сора.
Өй артына яңа заман килгән,
Яман җилләр бусагада тора...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев