Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәхетҗан КАНАПИЯНОВ: Орчык кебек бөтерелә Акыл, йөрәк, кеше…

Бәхетҗан Мусахан улы Канапиянов – күренекле казах шагыйре, про­заигы, тәрҗемәчесе, кинодраматургы – 1951 елда Күкчәтауда укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Рус телендә яза. Аның нәсел тамыры  Чыңгызхан токымыннан булган Чокан Вәлихановка барып тоташа.

Беренче белгечлеге буенча ул – инженер-металлург. Б.Канапиянов Мәскәүдә режиссёрлар һәм сценаристларның Югары курсларын, аннары М.Горький исемендәге Әдәби институтның Югары курсларын тәмамлый, “Мосфильм”, “Казахфильм” киностудияләрендә, Казахстан Фәннәр академиясендә, китап нәшриятларында эшли. 1971 елда Олҗас Сөләйманов белән танышу аның әдәби язмышын билгеләүдә хәлиткеч урын тота. Яшь шагыйрьнең әсәрләре төрле калын журналларда басыла башлый.

Берничә елга ул әдәби иҗаттан китеп торырга мәҗбүр була. Шагыйрь Чернобыль афәтен бетерүдә катнаша.

Б.Канапиянов – Казахстанда, Россиядә, Украинада, АКШта, Англиядә, Малайзиядә төрле телләрдә чыккан утыздан артык китап һәм егермеләп киносценарий авторы, “Алаш”, “Тарлан”, Антон Дельвиг, Мөхтәр Ауэзов исемендәге һәм тагын берничә әдәби премия лауреаты, Казахстанның атказанган эшлеклесе, Казахстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Күкчәтау шәһәренең мактаулы гражданы, орденнар һәм медальләр кавалеры. Ул - ЮНЕСКО кабул иткән Бөтендөнья шигырь бәйрәме идеясе авторы. Алматыда яши.

Бәхетҗан Канапиянов шигырьләре Ренат ХАРИС тәрҗемәсендә тәкъдим ителә.


       * * *
Хәтерлим: катып калдым мин
бара торган юлыма
мәңгелек бер сорау булып
килеп чыккач зур елан.

Еланга юл саба алмый
тик торамын таш кебек –
минем алдагы гомерем
еланга тоташ кебек.

Бер адымда яткан елан
шыелдады җил сыман...
Пыялаланган ут  күзе
сүнде таш арасында...       


        * * * 
Карурман эче куе тынлыкта
кар бөртекләрен элгәләп тота.
Кошлар да монда шаярмый-азмый –
өнсез эңгерне борчырга базмый.
Нинди көн-число иде соң иртән?
Белмим – хәтерне кар күмеп киткән.
Шәһәр корымы карлар астында,
урман сүзлеге минем алдымда.
Читтәрәк ыгы-зыгы юлыннан
ботак ялгана минем кулыма.
Кар тавы йөзгән зәңгәр күк, күрәм –
минем күзләргә агылып керә.
Туган урманда, карга батып, мин
иңемдә тотам тынлык вакытын.


ТАРЛАВЫКТА

Үзән буйлап елга ага,
илтә ул күкләр дәвасын –
дулкын-дулкын аска төшә
саф, зәңгәр таулар һавасы.

Тарлавыкта кояш нуры...
Тиздән сумала явасы.
Йоклаган чыршы өстендә
тауларның зәңгәр һавасы.

 
ЯФРАКЛАР  АРАСЫНДА

Белмимен –
ниндидер кош,
кош
кактымы  канатларын...

Әллә,
бәлки, яфрак кына,
яфрак 
ябалдашка
кошны яшергәндер бары...

Бәлки,
теләмидер ул кош,
ул кош
ябалдашта оя корырга...

Һәм 
яфрак әсирлегендә,
әсирлектә
мәҗбүрдер
кагынып торырга.


        * * * 
Сөеклемнең тын алуы
тынлыкны бераз чайпалтты,
гүя фәрештә саклаган
күбәләк канатын какты.

Хатыннарның тынгылыгы
серен ачам диеп тормыйм,
пәрдә ябып Ай нурларын
түшәккә генә яткырмыйм.


        * * * 
Көз ябалдашларга качты –
яфраклар кыштырдаша...
Бернәрсә дә сорамый ул.
Сүз үтми яфрак аша.

Борынгылар ышанганча –
табигатьтә юк бит без.
Карагайларны аралап,
яткан якты көзге эз.  


БОЗ  ТЕРИ  АВЫЛЫ

Менә Боз Тери* авылы –
яшьлек китабымның бите.
Ул чакларны таулар саклый
матур бер хатирә итеп.

Кырык ел элек яр буйлап
сузылган Ай нурын күрәм...
Без кавыштык, яратыштык,
наз утына керә-керә.

Күпме Ай еллары узды
Ай сукмагыдай сызылып.
Шул ук таулар тора сакта,
күлнең яктылыгы шул ук.

Ай яктысында тауларым
күлгә чумарга ашыга.
Йөзгә-йөз, дулкынга-дулкын...
Үзгә гыйшык һәм гашыйклар.

Яшәеш тиресе куба
эссе кояштан июльдә.
Боз Терием, мин яшьлектә,
мин азатмын Иссык-Күлдә.

*Боз Тери - азат тире дигәнне аңлата, дип яза автор.

 

МӘДӘҮ (Медео)

Тау юллары серпантины
боргаланып төшә.
Максатсыз сызыклар булып 
сыртлар йөгерешә.

Күзләргә чалынып кала
йорт, багана, бура.
Машиналарның виражы
акылдан яздыра.

Кискен тау борылышларын
кабатламакчы –
бозны корыч белән кисә
тимераякчы.

Хәрәкәтләрнең спирале
кытыклый нерваны.
Сейсмографлар тирәннән
моны үлчи-барлый.

Үлчәүләр чайкалып тора
атылгандай таган.
Нәтиҗә үлчәп, очколар,
төрле баллар ага.

Барлык ачкычлар борылган.
Барысы да эшли –
орчык кебек бөтерелә
акыл, йөрәк, кеше.

Кизәкнең мәңгелек исе,
елгада төтене.
Бер кыз бала куып бара
сарыклар көтүен.


ТӨНГЕ  ЭЛЕКТРИЧКА

Төнге электричка.
Шау-шулардан качтым...
Каралык асылын
шырпы уты ачты.

Яшәү зоналарын
үткәч төшәм, китәм.
Галәм перронына
барлык юллар илтә...


КҮЧМӘ  ЙОЛДЫЗ

Күчмә йолдызым,
сферада  йөгерешең синең чиксез.
Йоклаган елга өстендә чагылгандай 
ялтырыйсың учымда,
шагыйрьнең, каршы җилдән 
йокысы качкан космик чуерташлы
мәңгелек күчмәлеген белгерткән 
бер якты билге булып.
Йөрәктә ни калдырырсың? – 
Галәм буйлап аккан,
тау суында таҗ яфрагы булып тетрәнгән 
яктылык кынамы?
Тантана итеп, 
тын алмыйча 
күкләр музыкасын тыңлыйм,
тарлавыкта  адашкан ялгыз колындай –
куркып.

       
        * * *
Калгач күзгә-күз йолдыз дәшми сүз.
Дулкын ашыга дулкын янына.
Әй сез, дулкыннар, йолдызлар аша
үлчи белегез бу гомер юлын.
Ул юл кайдадыр диңгез артында
үлем офыгы белән тоташа.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев