Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бикә Рәхимова: Тарихка ияреп киләбез, Тарихтан киләдер холкыбыз…

Өрфиядәй оча зәңгәрлектә,  Йөрәгемне урап зеңгелди, 

“Туган тел” көе

И туган тел, и матур тел, 
Әткәм-әнкәмнең теле.

                                          Г. Тукай

Өрфиядәй оча зәңгәрлектә, 
Йөрәгемне урап зеңгелди, 
Күңел кылларымда уйнар өчен, 
Гүя сандугачлар тезелде.

Йөрәгемдә йөрткән бу көйне мин 
Очырамын кошлар эзеннән. 
Кайтавазын көтәм әсәрләнеп, 
Минем бәгърем шуңа өзелгән.

Бу көй мине алга әйдәп бара, 
Минем әләм, минем байрагым. 
Ымсындырып күктә яңа туган 
Минем өмет – аем-урагым.

Бу көй мине бирешмәскә өнди, 
Гүя марш әйдәп баручы, 
Юлда озак-озак барсалар да, 
Булмас кебек һичбер аручы.

Көйдән көйгә күчә күңел, диләр, 
Минем күңел һаман бер көйдә, 
Әйтерсең лә җан теләгән җаннар 
Җыелганнар бары бер өйдә.


Үтте

Мизгелләре үтте хыялларның, 
Булган форсат очты кош кебек. 
Күңелләрем мөлдерәмә дисәм, 
Әллә ниләр җитми, буш кебек.

Бәргәләнгән җаным таңнар көтә, 
Бигрәк соры инде бу кичләр... 
Хыялларның кайсы якларында 
Калды икән утлы ул хисләр?

Күңелемдә шыткан ышанычым 
Тамырлары белән йолкына. 
Ал кулыңны, алабай дошманым, 
Тамырларым минем йолкыма.

Кайтарыплар алып ул көннәрне 
Тагын бер мәртәбә үт икән. 
Кире чолгар булсаң гына аны, 
Хыял йомгакларын сүт икән.

...Сүтеләсе йомгак тәгәрәр бер, 
Табып җаен, серле көнен дә... 
Азатлык та алыр түзем халкым, 
Рәнҗетмичә җирдә кемне дә.


Дәрдемәнд

(Биеклектә калу)

Серле булган бу шагыйрьнең
Яшәеше-торышы,
Ләкин шуннан карап тора
Татарның зар тормышы.

Кош тотарлык теле белән 
Шигырьгә җим җимләгән, 
Җаны җырга тулышканга 
Күп кирәген белмәгән!

Сандугач теле кадәрле 
Китапчыгы Дәрдемәнднең –
Алтын Таҗы иркә-назның, 
Үрнәге ул кодрәтнең.

Аллаһ әйткәндер шагыйрьгә: 
«Серләреңне ач, углан!..» 
Фәрештә канаты тиеп, 
Биеклекләр ачылган.

Бер менгәч биек офыкка, 
Җан киңлекне ташламый: 
Бу – җырның иңрәп иңүе, 
Бу – салават башламы.


Газиз телем, яки Чын татар гамәле

Диңгез дисәм, болын дисәм, 
Дисәм, кара урманым, 
Бу, чынында, үз телемне, 
Татар телен барлавым.

Чәчәк кебек кырлар дисәм, 
Чәчәк дисәм ак карны –
Шулай матур атап әйткән 
Башка берәр тел бармы?

Кызы чибәр, егете асыл 
Дип мактасам парларны... 
Туган телдә чакрып алыйк, 
Искә алыйк ярларны...

Газизем дип, кадерлем дип 
Иркәләсәм баламны, 
Бу, чынында, үз телемне –
Татар телен барлавым.

Шикәрем, балым дисәм дә, 
Бал тәмен тоям телдә. 
Чын татар гамәле булыр –
Сөйләшик туган телдә!

Газиз телем – чиксез күгем, 
Син диңгезем – хыялым, 
Мәңгегә сине яшәтү –
Бердәнбер ихтыярым.

           * * *
Айный алмый торам: яз исертте, 
Хушбуйларын юмарт сипкәнгә. 
Көлә-көлә яз эчендә калдым, 
Керләр элдем үзем читәнгә.

Керләр җилфердиме, минме очам? 
Яз язлыгын итми калмастыр. 
Очам әле канатларым барда, 
Язлар биргән канат талмастыр.


Кайда?

Син галәмнең якты йолдызыдай, 
Яктыртучым минем – нурлым идең. 
Гөлт иттең дә яндың, фидакяр җан, 
«Пыскып кына яну хурлык», – дидең.

Сабыр җанымны да, давыл итеп, 
Өерттереп алдың, очсын, дидең. 
Бар җаннарны тарткан гарше кебек, 
Йолдыз белән тулды синең күгең.

Хыялыңнан алтын сарай кордың, 
Нуры белән күмдең дөнья йөзен. 
Яшен-таштай мине көйдерсәң дә, 
Тик нигәдер сулдың көн дә үзең.

Уйчанландың  тирән дәрья кебек, 
Давылландың хәтәр җилләр барда, 
Тик шулай да безнең эзләр калды 
Кояш сукмагында – комлы ярда.

Йөгереп киләм Идел буена, 
Сине табармын күк көзге ярда. 
Акчарлаклар дәрья якасында 
Кычкыралар ярсып: «Кайда? Кайда?..»


Иделләр казанында

Идел ага мәңгелеккә, 
Тәңкәләрен чөя-чөя, 
Заман-тарих җилкәсенә 
Тарих йөген өя-өя.

Идел ага... агыза да 
Агымына эләккәнне. 
Кая бара агучылар, 
Иреккәме, элмәккәме?

Кемгә ирек, кемгә элмәк 
Элгәштерә язмыш түтәй, 
Аяк астында чуалсаң, 
Типкәли дә,
                   диеп: «Кит, әй!»

Адәм баласы язмышның 
Гел күзендә, гел алдында, 
Ничек качып китмәк кирәк 
Бары ике аягыңда?

...Чуалабыз, болганабыз 
Шул Иделләр казанында, 
Агыйдел, Идел – Туган җир, 
Безгә шунда казганырга.

Даның шунда, шаның шунда, 
Шунда инде... мәсхәрәң дә, 
Күтәрешик иелмичә 
Һәм кермичә хәрәмгә дә.

Бездәме ул көчләр беткән? 
Сөйләмикче булмаганны! 
Татарны беркем җиңмәгән, 
Андый кеше тумаган да!

Исән-сау үтеп чыга ул 
Көйдергеч утлар күзеннән, 
Җиңелсә, татар җиңелә 
Бары тик бер... үз-үзеннән...


           * * *
Онытылып китеп шигырь язам, 
Җирләр китә аяк астыннан. 
Дөньяларның кайсы озатып кала, 
Кайтып киләм, аннан, кайсыннан.

Миндәгедәй теләк-уйлар табам, 
Эзләгән ул таба диләрме?.. 
Челтәр-челтәр ак болытлар йөзә -
Мәңгелектә минем киярем...

Син кайларда очып йөрисеңдер, 
Тик син генә идең тиярем, 
«Аннан гүзәл җанны, илаһины 
Инде бүтән күрмәм» диярем.

Сабыр канатларым салмак кына 
Җилпи-җилпи тала, талчыга... 
Тәнең өзгәләнсә, чыдашмыйча, 
Күбәләктәй очып җан чыга...

Тәмугларны язма, бер Ходаем, 
Кичерсәң лә иде гөнаһым, 
Намус дәфтәремнең битен ачам, 
Әнкәй йөзе кебек гел агын.


Кулыңда тот

«Бу халык барыбер үлемсез...»
Эх,
Ышанып әйтәсе килә бик,
Болгарны изгәндә, Казанны...
Шулай ук әйтелгән булган бит.

Кемнәрдер ышанган илләргә, 
Кемнәрдер ияргән җилләргә; 
Илләргә, җирләргә хыянәт –
Аһ, оят, аһ, хурлык ирләргә...

Тарихка ияреп киләбез... 
Тарихтан киләдер холкыбыз. 
Шагыйрьләр ялварган, аһ орган 
Нинди соң ул безнең халкыбыз?

Тарихка иярмә, тарихны... 
Тарихны боргычлап тот аны! 
Язмышың ялгыштан китмәсен, 
Учыңа йомарла котыңны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев