Безнең язмыш синең белән Мәңге бергә, Сөембикә!..
Безнең язмыш синең белән Мәңге бергә, Сөембикә!..
ЗӨЛФӘТ
СӨЕМБИКӘНЕҢ ХУШЛАШУ ДОГАСЫ
Алар җиңде... Безнең
Кулдан кылыч төште.
Миңа - әсирәгә - әзерләнде бөят.
Алып китә алар мине түгел, халкым,
Китә алар синең шөһрәтеңне төяп.
Хуш, бәхетсез халкым!
Мин калдырам сине
Алларыңда торган мең афәтле килеш,
Киләчәксез килеш мин калдырам сине,
Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш...
Утлы кузлар атып яна мәгърур кала.
Елантауда кешни яралы яу аты.
Безнең язмышларны әрдәнәләп өеп,
Безнең данны
алар
шул учакка атты.
Соңгы өметләр дә беттемени янып?
Кайнап бетте Казан... Җиңүчегә - табын!
Ташланмадым текә, биек манарадан -
Очты манарадан, халкым, синең даның.
Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр!
Көмеш җырым, Болак!
Алтын җырым, Идел!
Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта
Ханың түгел - кызың гафу сорый, Идел!
Гафу сорый кызың - зәңгәр дулкыныңа
Гөрләп аккан канны бик күп куштым,
Идел!
Яу китердең миңа, кан дошманым, Идел!
Күп яуларга йөрттең, тугры дустым, Идел!
Кичерә күр, халкым! Сау гына бул,
халкым!
Тәхетең дә китте, бәхетең дә бетте –
Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер -
Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте.
Чорлар үткәч,
күккә
карап искә төшер –
Ук эзләре анда җем-җем җемелдәшер...
Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
СИН ДӘ ӘКИЯТМЕНИ?
Сөембикә, кызым, сеңлем, апам,
Әнкәм, әбкәм, бер хакыйкать ачтым:
Явыз аждаһаның яман кулы
Чишелгән бит Казан алынгачтын.
Ул үрелгән Кырым дәүләтенә,
Әстерханга, Нугай даласына.
Азак диңгезеннән тозын алып,
Тутырган ул илләр ярасына.
Казан алынгачтын бу халыклар
Тыялмаган дөнья аждаһасын:
Коры җирнең алтыдан беренә
Җиде якка салган җиде башын.
Аждаһаның хәле күз алдында:
Исерә дә ятып йоклый гырлап;
Җир селкенеп куйса илләр буйлап,
Теш чыгарып, усал ала ырлап.
Илләр генә түгел... океаннар
Калтыранып куя ырлавыннан.
Башын чабарларын сизә, мөртәт!
Әнә бүген
Аягүрә торган!
Әнә бүген аягүрә баскан...
Ахырзаман килеп җиткән мәллә?
Ышанмагыз: аждаһаның башын
Чабалар, дип, бары әкиятләрдә.
Сөембикә кызым, сеңлем, апам,
Әнкәм, әбкәм,
Син дә әкиятмени?
Әкиятләрнең начар беткәне юк,
Безгә начар бетү кирәкмени?
Безгә бару кирәк киләчәккә,
Яманлыкны кичеп чыгу кирәк.
Кирәк!
Кирәк!
Ә шул кирәк бүген
Сорау ала стенага терәп.
Үткәннәрне гаепләүләр җитәр,
Кабахәтлек белән узган үткән...
Яман,
Яман,
Яманлыкка ямау
Ямап кую инде җитмәс микән?
Без каядыр бармак булган идек,
Азат булмак булган идек әле...
Алла бәндәләре булмак булдык,
Ә һаман да - Мәскәү бәндәләре.
Сөембикә кызым, сеңлем, апам,
Әнкәм, әбкәм,
Бу болганчык чорда
Илләр инде хәзер ышанмыйлар
Киләчәктә шулай буласына.
Күпме куерса да вакыйгалар,
Җирдә әле - Иман,
Күктә Ай бар!
Разил ВӘЛИЕВ
КАЙТЧЫ, СӨЕМБИКӘ!
Казаныма төннәр иңсә,
Сине эзләп карыйм күккә.
Зәңгәр күктә ай моңлана,
Моңлана күк Сөембикә.
Ай моңлана зәңгәр күктә,
Казан һаман сине көтә.
Язмышыма хуҗа булып
Кайтчы, зинһар, Сөембикә!
Сине уйлап көендек тә,
Сине уйлап сөендек тә.
Манарадан күңелемә
Сикергәнсең, Сөембикә!
Сагышларны сүтә-сүтә,
Айлар үтә, еллар үтә.
Безнең язмыш синең белән
Мәңге бергә, Сөембикә!
Илсөяр ИКСАНОВА
СӨЕН, СӨЕМ!
Атлар чаба нугай даласында.
Кара төнне яра учаклар.
Яшь сылуның күңел түрендә дә
Кабынырга торган учак бар.
Тик җил генә иссен, дөртләп китәр,
Бер елмаю җитәр, бер караш.
Төнне яра очкын.
Күңелендә
Шатлык белән курку аралаш.
Сөен, Сөем,
Сөем, сөенеп кал,
Сөел, сөел назлы җилләрдән.
Сәясәткә әле бәйләнмәгән,
Казансудан яучы килмәгән.
Җилкендерә җанны, ашкындыра –
Шул мәхәббәт дигән хис микән?
Алда нинди язмыш көтеп тора –
Алсу таңмы,
Моңсу кич микән?
Йосыфбәкнең гүзәл, назлы кызы
Сокландырып бөтен даланы
Атта чаба.
Гөлләр әллә сөеп,
Әллә инде көнләп каламы?
Сөен, Сөем,
Сөем, сөенеп кал,
Сөел, сөел назлы җилләрдән.
Сәясәткә әле бәйләнмәгән,
Казансудан яучы килмәгән.
Сания ӘХМӘТҖАНОВА
КИЧЕР, СӨЕМБИКӘ!
Киез тирмә, бүз биләүдә сабый елый,
Нарасыйга Нугай морза азан юллый:
«Атың булсын Сөембикә Йосыф кызы...»
Айдаланы сискәндереп, бүре улый.
Тәпи атлап китәм диеп кагынганда,
Чүгеп куя, кылганнарга абына да...
Кичер мине, Сөембикә, тоталмадым,
Хәтфә дала итәгенә егылганда.
Дастарханда - нугай чәе - әрем салган,
Буынына егәр күчкән далалардан,
Яшүсмер кыз, махы бирми егетләргә,
Атка менгән, кулларына җәя алган.
Ир дигәннәр аяк чалып, абынганда,
Сына угы, таш балбалга орынганда...
Кичер мине, Сөембикә, тоталмадым,
Тәүге тапкыр ат биленнән егылганда.
Буйга бастың - син - ханбикә, тик ... толбикә,
Тәүге хатын-идарәче һәм шаһбикә!
Халкың «Кырым» һәм «Мәскәү»гә бүленгәндә,
Сизендеңме буласыңны «бүләк бикә»?
Сатлык ирләр фетнә булып җыелганда,
Кем юатты канлы яшең коелганда?..
Кичер мине, Сөембикә, тоталмадым,
Шәһре Казан тәхетеннән егылганда.
Алтын Урда рухын саклый япан дала,
Нугай-йортны хәтер әрнеп искә ала.
Сөембикә манаралы Казан кала
Яңа гасыр мөнбәреннән аваз сала.
Түбән җаннар нахак сүзләр сөйләнгәндә,
Ханбикәнең данын «егып» кинәнгәндә,
Бүген сине, Сөембикә, яклап чыгам,
Мәхлук ирләр каләм белән кизәнгәндә.
Ил агасы җыенганны тормыйм көтеп,
Таш чыгарам, кирәк икән, тауны кисеп,
Казанымның күкрәгендә ак мәрмәрдән
Горур сының балкытырга һәйкәл итеп.
Нугай-йортның далалары - сары келәм,
Каберең юк... җуелганын аның беләм...
Кичер, зинһар, Сөембикә, кичералсаң,
Изге рухың яд итеп, бер дога кылам.
.«Сөембикә белән Үтәмешгәрәй хан». Рушан ШӘМСЕТДИНОВ эше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев