БАТЫРЛАР УТЛАРГА КЕРДЕЛӘР, ТИК ИСӘН БУЛСЫН, ДИП, ВАТАНЫМ...
Разил ВӘЛИЕВ ВАТАНЫМ Инде мин ничәнче мәртәбә Гасырлар китабын актардым. Күпме яу, сугышлар аркылы Син җиңеп чыккансың, Ватаным. «Сез кайсы халыктан?» - дисәләр, Батырлар исемен атадым. Батырлар утларга керделәр, Тик исән булсын, дип, Ватаным. Илемнең хуҗасы булганга, Мин җиргә нык басып атладым. Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным. Мин күрдем,...
Разил ВӘЛИЕВ
ВАТАНЫМ
Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың, Ватаным.
«Сез кайсы халыктан?» - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.
Илемнең хуҗасы булганга,
Мин җиргә нык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватанны,
Кешене күтәрде Ватаным.
Мин күрдем, төннәрне таратып,
Дөньяда алсу таң атканын.
Яктыра, аллана Җир йөзе...
Таң булып нур сибә Ватаным.
«Сез кайсы халыктан?» - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.
Хисам КАМАЛ
Сугышлар күп булган...
Тирләп-пешеп казый археолог,
Канап чыккан инде уч төбе.
«Культуралы катлам» дигән җиргә
Җитә алыр микән ул бүген?
Борынгылар уе бик тирәндә -
Чүлмәк китегендә бер нәкыш...
«Культуралы катлам»- шул борынгы
Әйберләре табыла торган төш.
Ул чор сере бары җир астында,
Белү кирәк нәсел башыңны!
Кайдан, кемнән алып санарга соң
Әлмисактан килгән яшеңне?
Сугышлар күп булган, шуңа ул чор
Туфрак белән тирән күмелгән;
Тимер уклар, сөңге, баш сөяге,
Гомер кебек сүнгән күмерләр...
Археолог казый... «Культуралы
Катлам»га да җитәр көрәге.
Уйлый: «Бездән нәрсә калыр икән?
Бар бит һаман сугыш өрәге!
Калырбызмы без дә киләчәккә
«Культуралы катлам» булып бер?»
...Ул балчыкны өскә ыргытты да
Уйга калды янә тынып бер...
Әхмәт РӘШИТ
Туплар тынып торганда
Сугыш ветераннары истәлегенә
Таң эленгән каен башларына,
Яңгыратмый бүген туп җирне;
Тик былбыллар сайрый үзәк өзеп,
Тик кәккүкләр саный гомерне.
Тынлык кирәк миңа, тынлык кирәк -
Уйлар кочагында калыйм бер,
Ерактагы газиз туганнарны
Сагынып ла искә алыйм бер.
Яу кырында дуслар ятып калды
Әле кичә генә, таң тугач;
Йөрәгемдә әллә ничә яра -
Юат мине, юат, сандугач!
Тынлык кирәк миңа, тынлык кирәк -
Тынлык тансык шомлы юлларда.
Сана, кәккүк, сана гомеремне,
Тик кайгылы хәбәр юрама.
Кайтасым бар туган якларыма -
Көтә мине газиз кырларым;
Исән калсам, илдәшләрем белән
Шатлык көен генә җырлармын.
Тынлык кирәк миңа, тынлык кирәк
Җиңү көнен күрер җир кайда?
Сагынадыр мине, сагынадыр
Кырлар алиһәсе тургай да.
Лена ШАГЫЙРЬҖАН
«УЕЛ» КӨЕ
Сугышта хәбәрсез югалган Фатыйх абзыема
Үзәкләрне өзеп, үкси-үкси,
«Уел» көе агыла үзәннән.
Кем булыр бу ялгыз өзгәләнгән,
Яшь китереп безнең күзләрдән?
Кем булса да булыр, җыр - үзе бу,
Хәтер җепләренә уралып,
Агыла да агыла тын бушлыктан,
Күксел офыкларга юл алып.
...Әни белән шулай бала чакның
Йолдызлы бер җәйге төнендә
Тыңлап торган идек без бу көйне,
Хәйран калып, капка төбендә.
- Әй кызым, - ди әни, - шушы җырны
Фатыйх абзаңнан да остарак
Җырлаганын белмим беркемнең дә,
Гомере генә булды кыскарак...
Сузып-сузып җырлар иде, мәрхүм,
Бигрәк иркен иде сулышы,
Өзелепләр калды ярты юлда,
Каян гына чыкты сугышы!
Әй, ул көннәр, күпме газиз ирләр,
Әрәм булды ла соң, бәгырьләр.
Уелып-уелып «Уел» гына ага,
Җырлар озын, кыска гомерләр.
Хәбәр булып гүя үткәннәрдән,
Агыла да «Уел» агыла.
Әллә кайта безгә сәлам булып,
Әллә китә Фатыйх абыйга...
Зиннур МАНСУРОВ
Чәч алу
Сөйләмәскә иде исәпләрем,
искә төште менә тагын да.
Әти картның, кайтып, чәчен алдым,
үлем көтеп яткан чагында.
Никрутларча тели алдырырга -
үзе, элеккечә, җор тагы.
«Менә шулай,- ди ул,- менә шулай
тузып бетә гомер йомгагы...»
Бүген язмыш хет бер генә тапкыр
сыйпап алса иде чал баштан!
Чуалышып беткән чәчләренә
еллар җиле кереп адашкан.
Белештерми торган чәчтараштай,
ике учма кистем як-яктан.
Беренчесен - бабам үтерелү,
икенчесен сугыш агарткан.
Чәчләренең тонык яктысында
күрәм кара еллар шәүләсен...
Минем иңнәр тотып тора алмас
дөнья белән тулы чал башын.
...Ачылышып китте тәрәзәләр -
зәһәрләнеп, ахры, җил бәргән.
Соңгы тапкыр чәчен сыйпар өчен
әллә аны язмыш җибәргән?!
Дөньядагы бөтен бәйләнешен
инде өзә барган чагында...
Сөйләмәскә иде исәпләрем,
искә төште менә тагын да.
Газинур МОРАТ
1942 ЕЛНЫҢ КЫШЫНДА КИСЕЛГӘН КАЕНГА
...Шушы каенга сөялеп,
Кем көткәндер җанкаен.
Азмы гашыйкны ят күздән
Яшергәндер бу каен.
Авылымның азмы асыл
Ир-егетен, агаен
Үлемсезлек фронтына
Озаткандыр бу каен.
Авылыма өчпочмаклы
Хат килеп төшкән саен:
- Сабырлык бирсен Ходай, - дип,
Юаткандыр әбиләрне,
Юаткандыр бу каен.
Авылымда соңгы түмәр
Утын беткәч, мөгаен,
Салкын мичкә үзе кереп
Дөрләгәндер бу каен...
Рәфикъ ЮНЫС
БЕЗ ДӘ БАЙРАК ЭЛДЕК
Рейхстагка беренче байракны -
Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовка
Гази ага! Без дә байрак элдек!
Җиңел түгел бу эш бүген дә.
Җиңү- алда әле. Салютлар юк.
Салют бүген - бары күңелдә.
Чит байраклы күкләр түбән була-
Һава түгел, җаның коргаксыр.
Күкләр күкрәп биегәйгән көнгә
Дүрт ел түгел, килдек дүрт гасыр.
Сызгырмады ядрә. Танкларның
Кара көйде бары йөзләре.
Яман кысылып карап торды, ләкин,
Туп күзләре, мылтык күзләре...
Гази агай, без дә байрак элдек.
Элгән чакта шундый авыр ул.
Мирсәетләр кулы кирәк булды,
Кирәк булды, агай, синең кул.
Ә без элдек аны! Күбәү идек.
Кем бар иде - тарих шәрехләр.
Күзьяшь йотып, күрдем, дога кылды
Колгалиләр һәм Колшәрифләр.
Байрак кына элдек, әләм генә,
Чүпрәк кенә юкса нибары.
Иңеп куйды иңрәп империя,
Татар җаны ашты югары...
Килми калмас идең. Карар идең.
Башта - читтән. Аннан - якыннан.
Утлы тарихыбыз, кайнарлатып,
Агып үтәр иде каныңнан.
Төшеп калдың тормыш чанасыннан -
Тишек идемени ул чана?
Кара түбәнлекләр убылып шулай,
Байрак элгәннәрдән үч ала...
Гази агай, без дә байрак элдек!
Ә ул шундый матур җилферди.
Ул бит әйтә җилгә: «Бу хәбәрне
Бар дөньяга тизрәк җиткер!» - ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев