Мәдәни җомга

Айрат Суфиянов: Үткәннәрне фашлап кына Бүгенгене ашлап булмый...

Заман бездән төрле яктан Карый белгән акыл сорый...

Тиңсезлек кочагында 

Еланнар да очкан чор бу... 
Аждаһалар кочкан чор бу... 
Дөньяныңмы асты – өстә? 
Бур өстендә – утыра бур... 
Бәһаләнми мәгърифәт – нур, 
Тамырлы уй, фикер, хис тә. 
Башым гөжли... анда – сорау: 
« Тормыш бүген нинди төстә? 
Рухы белән кем үсештә? 
Кем – бәрхеттә рәхәтләнә? 
Михнәт чигә, кем – тирестә?» 
Бәндә эзе – җәбер-золым 
Чагыла һәр күренештә.
Ирек даулап, меңнәр ауган, 
Йөрәкләргә каннар сауган. 
Сыкрый хәтер... бар да... истә… 
Язмыш салган авыр йөкне 
Күтәрәсең җиргә батып. 
Насыйбың шул – баш очыңда 
Кысыр болыт… Күкри вакыт. 
Җисми тәнең – кабалада 
Калтырана… кабалана… 
Әҗәтең күп… мең хаҗәтең. 
…Әмма кинәт, ишет дисәң, 
Фәрештәләр мөнәҗәтен, 
Яраласың... Һәм үсәсең 
Киң сулышлы үлчәнештә. 
Гүя җиргә юлыккансың, 
Коточарлык, ялган төштә... 
Җан җегәрең – ап-ак төстә. 
Түбәнлектән өстә, өстә! 
Аллаһ белән бәйләнештә! 
Бар нәрсәне урынында 
Күрәсең дә, шул чагында, 
Сафланасың, савыгасың 
Тиңсезлекнең кочагында. 
Фанилыкка кире кайтсаң, 
Ялкын – өмет учагыңда. 
Кояш балкый, кошлар сайрый 
Җәннәт, имеш... чор багында... 


Чолганыш 

Юк, көтмәгән мине фанилыкта 
Күңел ачу, бәйрәм, тамаша. 
Җаным белән аңым тарткалашып, 
Үткәрәләр шомлы таң аша. 

Аң кушканны җаным кире кага, 
Җан әмерен аңым тыңламый. 
Нигә алар, икәү солых төзеп, 
Тавыш, гауга чылбырларын өзеп, 
Бергә кушылып соң тын алмый? 

Алар өчен көрәш мәйданымы 
Арып талган мескен бәдәнем? 
Чарасы соң бармы котылырга 
Чолганышта калган бәндәнең? 

Яшәештән мәгънә тапмаганда 
Гаярәнә кем соң көр дәшкән? 
Җир йөзендә барча җан иясе 
Яратылган бугай көрәштән... 

Вәхшилеккә тугры кара токым 
Үткәргәнгә чорны кан аша, 
Юк, көтмәгән мине фанилыкта 
Күңел ачу... бәйрәм... тамаша...
 

Үтсен иде 

Маяклар ауган… 
Күперләр янган… 
Җанга кан сауган… 
Уңда да ялган, сулда да ялган. 
Якты таңнарның туганын көткән 
Хыял багына шом оялаган. 

Кояш астында тургай урынын 
Иләмсез башлы каракош алган. 
…Кагылгысызлык мандаты тоткан 
Затларның кайсы мирдән оялган?.. 

Кем данлы – дансыз, 
                    кем шанлы – шансыз... 
Кайгырта күпләр шәхси кадерен? 
Бүгенге золым актарып ташлый 
Үткәннәрнең дә тынган каберен… 

Күренми күктә буаз болытлар… 
Нәфрәте кайнап таша тауларның. 
Дөньяның асты-өскә килгәнме, 
Шаһите булып канлы яуларның? 

Өзелмәгәнме, Бөек Мәгънәгә 
Хезмәт итүче тирән тамырлар? 
Шуышканнарны, канатлыларны 
Кемнәр аерып, кайчан танырлар? 

Артыма карыйм алга талпынып, 
Ничек өметтә яфрак ярасы? 
Иске йорт ауган… 
Аңа алмашка 
Күтәрелмәгән һаман яңасы. 

Башбаштакларның бәйсез кулында – 
Дилбегә, камчы, байлык, хакимлек. 
Чат саен күзгә инәлеп бага 
Кайгы төйнәлгән үксез ятимлек. 

Авызлык тоймый, явызлык уза 
Череп таркалган әхлак аркылы. 
Бербөтенлектән мәхрүм калачак 
Дененнән язса кеше акылы… 

Их! Үтсен иде икейөзлеләр, 
Галәми канун, сынау күзеннән. 
…Иманлы, камил дәүләт төзүне 
Башласын иде һәркем үзеннән… 


Без кемнәр? 

Мөмкинлек буылды, әйтергә: 
«Беркайчан, беркемгә иярмим…» 
Тир түктем… Нәрсәгә иямен? 
Чит-ятлар атында ияр мин… 

Ургылган уйларга уралып 
Кайтсам да ирекле Ватанга, 
Хачлылар кынында – кылычмын, 
Хачлылар кулында – калкан да… 

Кабаттан туаммы дөньяга? 
Һәр чорда күмеләм ал канга. 
Каршылык күрсәтеп кодрәтем 
Чик куймый канэчкеч талпанга. 
(Әйләнде микәнни талканга?) 

Киселгән, атылган, асылган 
Без кемнәр? – Хокуксыз әсирләр... 
...Кайчандыр безнеке булган бит, 
Безнеке булган бит бу җирләр... 

Таркаулык җимергән мәмләкәт – 
Упкыннан дым көткән гөл ярда... 
Йортыннан куылган бөекләр 
Ихтилал котырган елларда. 

Диндәшләр өстенә аттылар 
Татарны ук итеп җәядән... 
Ком исе, тау исе, кан исе, 
Меңнәрчә корбанның җан хисе 
Ургыла көз, кыш, яз, җәйләрдән. 

Кәфенлек салкынын тоябыз 
Үзебез йоклаган җәймәдән... 
...Өммәтем – иң газиз өметем 
Һаман да канатын җәймәгән... 

Дәһшәтле яуларда баш салган 
Татарның иң гаярь уллары. 
…Тапталган байракны бүген кем 
Күтәрер, юл ярып, югары!? 


Язлар килер 

Көзге каеннар яныннан 
Узам, ут йота-йота. 
Яфракларның бәхилләшү 
Шавы мине озата… 

Безнең дә бар өзеләсе… 
Ни калыр икән бездән? 
Гомер буе үкенечле 
Моң акты күзебездән... 

Яшәдекме? Юк, көн күрдек 
Салкын, кысык тозакта. 
Ярый әле бу дөньяга 
Килмәгәнбез озакка. 

Вакыт җитәр, төшәчәкбез 
Аксаган язмыш-аттан. 
...Булмасын елап калучы 
Кызганып безнең арттан... 

Җырлый-җырлый язлар килер, 
Буш тормас безнең урын – 
Илне иңендә күтәрсен 
Чиста вөҗданлы буын... 

Ашлап булмый

Үткәннәрне фашлап кына 
Бүгенгене ашлап булмый. 
Балачакның бер көнен дә 
Янган утка ташлап булмый. 
Гомерне дә ак кәгазьдән 
Өр-яңадан башлап булмый, 
Кителдисә бәхет касәң 
Мөлдерәпләр инде тулмый. 
...Җимерелгән күперләрдә 
Киләчәкнең җаны тумый. 
Бәйләнештән мәхрүм калса – 
Бәндә юлсыз, котсызланса – 
Вәсвәсәгә каршы тормый. 
Бәйсезлекнең биеклеген 
Яулый-яулый оя кормый. 
Исән килеш мүк астында 
Тилмергәнен инде тоймый. 
Хәтерен дә җирләгәннәр – 
Орлыксызлар... чәчми, урмый... 
Чөнки аның бар барлыгын 
Төшенкелек туты урый. 
Ул тупикта торып кала, 
Кешелеген турый-турый. 
Заман бездән төрле яктан 
Карый белгән акыл сорый... 
Акыл сорый... 

Ачыкланыр 

Иблис чирүен ишәйтсә, 
Гуҗ тамаклар ялланып, 
«Торгынлык чоры» туплаган 
Байлык бетсә таланып, 

Үткәннәрне бүгенгебез 
Таптаса хозурланып, 
Ил тезләнсә, ничек соң без 
Яшәрбез горурланып? 

Олуг иткән кыйммәтләрнең 
Корытсак тамырларын, 
Кыргыйлыкка кире кайтсак, 
Кеше дип танырлармы? 

Таптап, сытып өстән узса, 
Көнлекчеләр ялганы, 
Туемсызлыкка юлыккан 
Ач бетләр балаганы, 

Ачыкланыр киләчәкне, 
Язмышларны, күрәчәкне 
Дошман яулап алганы. 
Кирәкме исән кавемгә 
Яуланганнан калганы?..
 

Сәясәт 

Сәясәт – кырыккарта. 
Дөньялыкның бар нәҗесен 
Үзенә таба тарта. 

Сәясәт – сигезаяк. 
Кармавычлары тоткан 
Беркемне тормый аяп. 

Сәясәт – икейөзле. 
Астан кисеп, өстән ямап 
Күпме гомерне өзде. 

Сәясәттән сытылып 
Көн күрсәк тә, мөмкин түгел 
Калу аннан котылып. 

Сәясәт, ул – ялмавыз. 
Җаннар белән тукланса да, 
Хөкемнән качкан явыз. 

                                            Чаллы. 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: