Мәдәни җомга

Айрат СУФИЯНОВ: ҺӘР ЯҢА ЧОР ҮЗ КАРАРЫН УКЫЙ…

Үтәр әле Яшәеш ул үзенекен итәр, Ак, карасы бетмәс буталып. Башбаштаклар башка баскан чорда Калмаган ла вакыт тукталып. Үтәр әле, бар да үтәр әле, Чиләнмәбез мәңге тукмалып. Көлдән дә гөл булып күтәрелер, Җиргә сеңеп бетмәс бу халык... Тәхетлеләр, белмим, күрәдерме? Кайгы йөри гавам башыннан. Арта бара һаман зобанилар, Чик-чаманы узып...

Үтәр әле

Яшәеш ул үзенекен итәр,
Ак, карасы бетмәс буталып.
Башбаштаклар башка баскан чорда
Калмаган ла вакыт тукталып.

Үтәр әле, бар да үтәр әле,
Чиләнмәбез мәңге тукмалып.
Көлдән дә гөл булып күтәрелер,
Җиргә сеңеп бетмәс бу халык...

Тәхетлеләр, белмим, күрәдерме?
Кайгы йөри гавам башыннан.
Арта бара һаман зобанилар,
Чик-чаманы узып шашынган.

Һәр яңа чор үз карарын укый,
Кемне аклар, кемне гаепләр?
Ахирәттә тыныч йоклар микән
Илне саткан рухи гарипләр?..

Нигә шулай?

Түземлекнең соңгы тамчы канын
Суыралар безнең җан аша.
Җир байлыгы тигез бүленмәгән.
Нигә шулай?
Кемгә - кайгы, кемгә - тамаша.

Тик әрсезләр, хәйләкәрләр генә
Төрле мохиткә дә җайлаша.
...Ачлык ачысыннан усаллашып,
Боз өстендә икмәк бүлеп, шашып,
Ап-ак күгәрченнәр талаша.

Тәгам эзләп йорт-тораксыз сукбай
Чүплек савытында кайнаша.
...Ә кайдадыр - сый-нигъмәтле табын,
Җаның нәрсә тели, ал, аша!

Туклар өчен - корбан, көзге көндә,
Сугым пычагының көзгесендә
Тыпырчына япь-яшь алаша.
...Югалтканнар кайчан юатырга
Кайтыр икән безгә таң аша?

...Туң икмәкне бүлеп, боз өстендә
Һаман күгәрченнәр талаша...

Атмагызчы арттан

Яшәеш ул - кырыс көрәш кыры.
Кайта һаман истәлекләр җыры
Балачагымдагы уенга.
...Таң каршылар өчен борылганда,
Атмагызчы арттан... яшь боландай,
Күзен ачкан ихлас уема.
Ул эчкерсез туганлыкка сусап,
Исе китми дөнья сыена,
Теләктәшлек эзләп, язның җылы
Яшел куенына сыена.
Беркемгә дә зыяны юк аның.
Рәнҗетмәгез, зинһар, сабый җанын,
Моңлы аһәң белән туенган.
Хәтеремдә тере чәчәкләрдән
Балачакка һәйкәл куелган.
...Киләчәктә ниләр күрәчәгем
Халкым язмышына уелган...

Әйләнсә дә дөнья

Без бу җирдә кунак кына, имеш,
Дигән әйтем борын-борыннан
Яшәп килгән... Кайда олы кашык?
Кай тарафта табын корылган?

Кашык та юк, әзер табын да юк.
Кунакмын, дип, ничек уйларга?
Дагаланып, без ташларга бастык,
Муеннарга аттай камыт астык,
Нужа йөген тартып «уйнарга...»

Узышабыз... Кем егылып кала,
Кем өстенә шашып кем баса.
Мул табынга никтер юлыкмадык,
Әйләнсә дә дөнья-куласа.

...Ә соң алар, затсыз, тыйнаксызлар
Чакырылганнармы табынга?
...Тирләп пешкән атның борынында
Күбекләнеп сорау кабына.
Кешнәп кайта төшләрендә генә
Сагынылган колын чагына...

Җыйнак кына табын корылырмы,
Без - атларның соңгы туена?
...Егыла-егыла йөген тарткан атны
Тугармыйлар гомер буена...


Ни мәгънәсе?

Мәңге көрәш тереклекнең төшендә…
Кайда минем матур төшле таңнарым?
Бөтен дөнья төшенкелек төсендә.

Корбаннары тарафыннан каргалган
Илдә, хәтта, иркен сулыш алырга
Хокукыбыз бөтенләйме калмаган?

Тилмерәбез канунсызлык эчендә...
Кая бакма, авызлыксыз явызлык
Вәкаләте өстен кала... Көчендә.

Субайларын термит ерткан гасырның
Күперләре кайчангача тоячак
Җәһәннәмгә лаекларның басымын?

...Төшенмәдем бу тормышның асылын...
Нигә, нигә кимсетә дә йота ул
Гомер бакый шәхесләрнең асылын?

Кысылганнан кысылганга, чүгәләп
Былчыракка сыланганбыз... Нишләргә?
Түгелбез ич канатларсыз күбәләк.

Кагылгысыз затлар булып, ирәеп,
Зобанилык мандатынмы алганнар
Сыртыбызда утыралар көрәеп?

Кайда соң ул тәртип-низам бакчасы,
Галәмдәме? Булса, кайсы төшендә?
Җавапларның биген ничек ачасы?

...Адаштырды безне шайтан әгъвәсе.
Эзләп-эзләп чыгар юлны тапмасак,
Кеше булып яшәүнең ни мәгънәсе?..

Кояш чыксын иде

Тыштан сабыр, күлдәй тыныч холкым
Ташкын булып кайный эчемдә.
Шул кайнауда әле кулланмаган
Милли моңым, үкенечем дә.

Үз халкыма бердәм кузгалмаган
Кузгал, дигән үтенечем дә.
Өннәремнең кулы - богауланган.
Торна тотам бары төшемдә.

...Шигъри сүзем бу болгавыр чорның
Бөтен катнашмасы төсендә...
Яшәп ятам, үзем генә белгән
Кичерешләр төрләнешендә.

Яшәп ятам... Туплап җылылык та,
Салкынлык та кырыс чынлыктан...
Ике кодрәт бәрелешкән чакта
Давыл туа диләр, тынлыктан.

Шулай булса, инде давылдан соң
Кояш чыксын иде алланып.
Тәүге көннән соңгы көнгә кадәр
Яшәү мөмкинме соң алданып?!

...Юкка түгелдер лә, ак чәчәкләр
Күзләремә карый балланып!

Бишек

Cиләсендә сәмави нур
Уйнаган көйле бишек...
Ак биләүдә сабый йоклый
Төш күреп, тирләп-пешеп.
Аллаһ белән бәйләнеше
Өзелмәгән җаны - бай.
Тешсез авызы елмаеп
Ачылган таң таҗыдай.
Татлы җәннәт җимешләрен
Сузамы фәрештәсе!?
«Сөбханалла, күз тимәсен!»
Дип, пышылдый әннәсе.
Уянып китә дә сабый
Биләвен чишеп ата.
Һаман хәтере багында
Бәйсезлек чәчәк ата…
Күгәрченнәр гөр-гөр килә
Нарат өй кыегында.
Киләчәк яшәр шикелле
Сәгадәт куенында.
…Көн күзендә ил-көн көткән
Көләч кояш кабына.
Ашлы болыт кәрваннары
Ага кыйбла ягына.
Безме сабыйлык сафлыгын,
Җир үземе сагына?
…Силәсендә сәмави нур
Уйнаган бишек аша,
Үткән, бүгенге, киләчәк
Дәверләр аралаша…

Кәмал кайтыр

Таркалган да, гайрәтсезме милләт,
Кояшы да сүнеп барамы?
Талкый аны затсыз сәясәтнең
Сулышны да буган араны.

Без күнектек бугай иярергә,
Авызлыкны тешләп ат кебек.
Далаларны яңгыратып кешнәү
Тар мохиттә безгә ят кебек.

Һәрбер кавем үз дәүләтен, йөзен
Телен, динен, гадәт-йоласын
Саклап калса гына, күтәрәчәк
Бәйсез, горур, үзгә дөньясын.

Үз хокукын коткарудан мәхрүм
Көн күргәннәр өнсез буйсынып?
Кысылудан, көчсезлектән туган,
Мәхкүмлектән туган уй сынык.
...Без үләргә хөкем ителгәнме
Үткәннәрнең данын юксынып?

Төшмәгәндер соңгы милли байрак
Соңгы каһарманның кулыннан.
Хуплый-хуплый, аклап, тынмадыкмы
Теркелдәүне ятлар юлыннан?..

Түнкәрелешсез дә күтәрелеш
Өне дәшә гакыл катыннан:
«Кабатлана чорлар, халкыңа да
Кәмал кайтыр зәвал артыннан».

Чаллы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: