Айрат Суфиянов: Өнсез калып, каршылыксыз Нигә һаман чигенәбез?..
Үткәннәрсез безне кеше иткән Бүгенге юк... һәм юк киләчәк. Җимерелгән күперләрнең генә Күләгәсе бездән көләчәк.
САФЛАНЫР КЕБЕК ЗАМАН
Якты, талгын җил исә,
Тарала сирень исе.
Һәр бакчада яшәрә
Гөлле соклану хисе.
Бәхеткә тиенгәндәй
Кешеләр бөтенесе...
Күзләрдән тып-тып тама
Яз яме, бөтнек төсе.
Җирсү көе чигелгән
Кайткан кошлар эзендә.
...Юкәле, баллы сагыш –
Күңелем кәрәзендә...
Тойгыларым узыша
Кешнәп, колыннар булып.
Чәчләремә елыша
Догалы, ап-ак болыт...
Яшисе килү хисе –
Ашкынып аккан ташкын.
...Хәрәкәт бәрәкәтен
Томалый алмый юшкын...
Нурлар иңә гарештән
Иркәләп тә, сөеп тә!
Рәхмәт, Раббым! Бу халәтем
Югарыда, биектә!
Күтәренке күңелем
Ямьле язга юллый дан!
Сафланыр кебек заман
Минем дә елмаюдан!
КҮТӘРЕЛ, КҮҢЕЛЕМ
Көзләргә тоташтым, көзләргә.
Караңгы дым керде күзләргә.
Җуелган яшьлекнең эзләрен
Кайлардан, кайлардан эзләргә?
Бар иде, кайчандыр, бар иде
Күңелдә салават күперем.
Нигә соң иң матур, ягымлы
Төсләрнең балкышын үтердем?
Күтәрел, күңелем, күтәрел,
Елмаеп, тормышның үп үрен.
Калкыт син, яңадан балкыт син
Тылсымлы салават күперен.
Тикмәгә түгелдер кулыма
Язларның яшене чорнала.
Яшеллек авазын кайтарып,
Күкләрдә торкылдый торналар!..
КОШЛАР САЙРЫЙ
Яман гамәлләргә угым кадап,
Яхшылыктан читтә калганмын.
Ишетелә бөтен тирә-юньнең
Авыр итеп сулыш алганы.
....Яшәешнең кара көчтән генә
Яралмавын әллә онытып,
Басып торам бер үк юнәлешкә
Карый-карый, каным оетып.
Тәнем салкын... Гүя гакылымны
Cәмум җиле узган корытып.
...Кошлар сайрый... Бөек тереклектән
Матурлыкка гашыйк көй отып!..
АЛЛАҺ ЯЗСА
Борчылулар тынмый, үтми...
Тын кысыла… һава җитми,
Йөрәк кага дулап-дулап.
Яңа буын киләчәген,
Бүгенгебез күрәчәген
Уйлый-уйлый ямансулап,
Офыкларга карап торам.
Канат кагып, бәхет-торнам
Оча һаман дөнья буйлап.
Ә үзебез?
Битлек кидек,
Башны идек…
Читлектә без...
Бердәмлеккә кырын карап,
Илнең пеләш башын тарап,
Җанны асрап интегәбез…
Хокук язын көтә-көтә
Ертык ямап көн итәбез.
Файдасы юк сүгенүнең…
Артта - упкын… Сабырлыкның
Инде соңгы чигендәбез.
Өнсез калып, каршылыксыз
Нигә һаман чигенәбез?..
Котылырбыз бу афәттән,
Мескен, үшән кыяфәттән,
Кеше булсак, ничек тә без.
…Ахирәттә, Аллаһ язса,
Сөенербез иректә без!..
Ялгышаммы? Ялгышсам да,
Киңәш бирер акыллылар…
Күтәренке күңелемнең
Киңлегенә чакырырлар.
Акыллылар…
Аллаһ язса...
КЕМ КАЛДЫ?
Беркемне каргамыйм… Син хаклы
Булсаң да каргышның яртысы –
Әйткәннәр: «Үзеңә төшәчәк...»
Мин өстим: « Мәңгегә сүнәчәк
Җаныңда мәрхәмәт яктысы...»
Беркемгә чокыр да казымыйм,
Беркемне аяусыз таптамыйм.
Беркемне, бәлагә юлыкса,
Ташламыйм... Аклыйммы?.
Тапламыйм.
Уйларым киңлектә тын ала...
Интекмим хөсетлек, тарлыктан.
Тормыштан мин мәгънә эзләдем
Тирәннән, тайпылып сайлыктан.
Беркемгә көнләшеп карап та,
Юк минем каралай янганым.
...Гасырлар буена тупланган
Акылдан гамь-гыйбрәт алганмын...
Шуңа да тамчы да сөенмим,
Күрсәм дә дошманым каберен.
Кемдер бит сөйгәндер, биеккә
Күтәрмәк булгандыр кадерен...
Күкләрнең капусы ачылган,
Дөньялык шакшыдан арчылган
Мизгелдә мин аваз салганмын…
…Кешенең күңеле –карурман…
Бәлки, мин – битлекле ялганмын?..
Ялганга корылган дөньяда
Кем калды ялганга ялганмый?
Кем калды җанкае таланмый,
Каракош кан койган ояда?...
Кем калды? Офыклар чайкалды,
Күңелем… дөньялык айкалды,
Тетрәнә бөркетле кыям да.
Кешелек, мин сиңа кирәкме,
Көн күрсәм, калтырап куяндай!
И-и-и җаным, көрәш син, бөрешмә,
Хур булып,”зурлыкка ирешмә”,
Хак сүзең юллачы, уян да!
…Ахирәт ул мине ярлыкар,
Дип уйлыйм… көрсенеп куям да…
ЯШИ АЛМЫЙ
Үткәннәрсез безне кеше иткән
Бүгенге юк... һәм юк киләчәк.
Җимерелгән күперләрнең генә
Күләгәсе бездән көләчәк.
Буын белән буын арасында
Хасил була калса өзеклек,
Туган очракта да яши алмый
Биеклектә милли бөеклек.
БОЛАН
Таң каршылап баскан сабыйларын
Ялап сөйгән иде кичә генә.
...Яраланган болан, көчкә сулап,
Кайтып ауды урман түшәгенә.
Эзәрлекләп килгән тавышларны
Ишетте дә, яфрак арасыннан,
Балкый-сүнә тамды шәфәкъ нуры
Язмышының яшьле карашыннан.
...Әле кайнар ана күкрәгенең
Соңгы сөтен балалары имә.
(Шундый тойгы миндә, әйтерсең лә,
Атылган ук тиде йөрәгемә.)
Алла хакы өчен, зинһар, кешем,
Ялварыплар сорыйм: «Эзләп төшем –
Киләчәккә тимә!
Киләчәккә тимә!..»
КУРАЙ
Бәгырь кылларымны телеп-телеп,
Кем ул анда уйный курайда?
Тугайлар да сокланудан тынган,
Әсәрләнеп тыңлый тургай да.
Кем ул анда уйный курайда!?
Сыйган аңа, сыйган иксез-чиксез
Далаларның бөтен сагышы.
Горурлыкка, чаялыкка илдәш
Бөркетләрнең канат кагышы.
Сыйган аңа Урал тауларының
Үзәгеннән чыккан бөеклек.
Кеше итеп уята да белгән
Сөтле илаһилык сөекле.
Сыйган аңа миллипәрвәрлек тә,
Тугрылык та бәйсез хисләргә.
Җәйгор балкышының җиде төсен
Аһәңеннән мөмкин исләргә.
Сыйган аңа, гаярь Батыршаның
Көрәш язы гөлдәй ачылган.
Үз халкының киләчәген уйлап,
Янган каһарманның ямансулап,
Рухы безгә күчеп ачынган...
Сыйган аңа, сыйган, ташып торган
Югалтуларның да ачысы.
Салкын тимерне дә эретерлек
Күз яшьләре... һәм... кан тамчысы.
Сыйган аңа, сыйган мәңгелектән
Юлланган моң даһи, үлемсез.
Шул үлемсез моңга сыенмасам,
Калырмын күк соңгы телемсез.
...Күкне иңләп йөзгән болытларга
Истәлекләр аша төбәлеп,
Курай тавышының дулкынында
Мең ел ятам кебек тирбәлеп...
ЧӘЧӘК ТОТЫП...
Мең-мең күңелләрне назларга
Чәчәк тотып килдем язларга.
Ап-ак куанычтай – ак чәчәк.
Сабыйларча ихлас ышанып,
Матур булыр, дидем, киләчәк!
Чәчәк тотып күчтем җәйләргә.
Сусый-сусый дәшеп җилләргә,
Чишмәләрнең эчтем суларын.
Илһамымның яшел дәвасын
Бар тереклек аша суладым.
Чәчәк тотып йөрдем көзләрдә.
Сагышлырак карый күзләр дә.
Сулкылдады кемнең йөрәге?
Торды чорның шомлы өрәге,
Усал көлеп минем эзләрдә.
Тоймадым да вакыт узганын.
Төшеп барам яшәү тавыннан.
Бизмәсәм дә тормыш шавыннан,
Аз эчмәдем кара тузанын.
Котылмадым мәкер авыннан.
Яра-яра тормыш ызанын,
Исбатладым микән шагыйрьнең
Юкка түгел җиргә туганын?
Кыш салкыны бәрә битемә.
Салмакланган инде адымым...
Кимсетсә дә, чорга, дөньяга
Чәчәк биреп китеп барырмын.
Үпкәләмәм: табылмаса да
Киткәннән соң искә алучы.
Бәхил бул, дип, кеше туганым
Сыңар чәчәк чөеп калучы...
Тынганнан соң тыным беленер...
Тыным туфрагында ак чәчәк,
Күтәрелеп әйтер шикелле:
– Матур булыр ерак киләчәк!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев