Мәдәни җомга

Айрат Суфиянов: Бәндә кайсы гасырда да Тәүбәсезлек әсире...

Җанда кайный фанилыкның Миһербансыз тәэсире. Бәндә кайсы гасырда да Тәүбәсезлек әсире.

КАЙТЫГЫЗ, АККОШЛАРЫМ!

Чыңлап акты кар сулары,
Еракта ак кышларым.
Күлләр сезне җирсеп көтә –
Кайтыгыз, аккошларым!

Күк йөзендә кояш көлә
Сибәләп балкышларын.
Тугрылыкның үзе булып,
Кайтыгыз, аккошларым!

Баса алмыйм, йөрәгемдә
Юксыну алкышларын.
Гүзәл каеннар иленә
Кайтыгыз, аккошларым!

Ерак офыклар артына
Төбәлгән язмыш зарым.
Зинһар өчен, соңламагыз –
Кайтыгыз, аккошларым!

Куркасызмы корбан булып
Яшәүдән туган якта?..
Канлы куллар бәйсезлекне
Шашынып буган якта.

Көтәсезме яхшылыкның
Яманлыкны җиңгәнен?
Иркен сулышка юл ачып
Арткарак чигенгәнен.

Юнәлтеп аклык катына
Вакытның агышларын,
Ничәнче ел көтәм инде –
Кайтыгыз, аккошларым...
Кайтыгыз, аккошларым!

САГЫНДЫРДЫ

...Кара диңгез төпсезлеген айкап,
Дулкыннары белән чайкап-чайкап,
Энҗе-мәрҗәннәрен чагылдырды...
Ялым тәмам... арып юлга чыктым.

Күзләремнең сары дымын сыктым.
Туган якның юл тузаны кунган,
(Язмышымның игезәге булган)
Кочагыма сыенырга туган
Әреме дә шундый сагындырды...

КЫЙБЛА ЯККА АКТЫМ

Чишмә булып бәреп чыккан идем
Бәгыреннән туган җиремнең.
Кыйбла якка актым…
Буйсынмадым
Әмеренә заман җиленең…

Чыңлый-чыңлый кыйбла якка актым, –
Кояр өчен тиңсез диңгезгә…
И кешеләр, тамчым кайтавазын
Ишеттерсәм әгәр мин сезгә,

Сөенермен, дулкын сулышыннан
Тотармын да хөрлек нотасын.
Түбәнлектә түгел, биеклектә
Гомеремнең соңгы ноктасын

Куяр ният белән фанилыкта
Ничә гасыр икән яшәдем?..
…Бакыйлыкта балкып бөреләнә
Чыкка чумган иҗат чәчәгем!..

ЯЗ КИЛӘ

Көлә-көлә ягымлы яз килә,
Кыр казлары кайта тезелеп.
Авазлары, гүя бербөтенлек
Бишегеннән төшә өзелеп.

Бу мизгелдә беркем сукранмыйдыр,
Сыкранмыйдыр кебек изелеп.
Каеннарны яшел җилләр коча,
Яшәү дәрте арта сизелеп.

Җирдә – җәннәт! Җирне котлый-котлый
Яшел яшен уйный күкләрдә.
Без уяндык, зинһар, саклагыз, дип,
Яшь үләннәр башын күтәрә.

Тын алышым куанычлы, иркен.
Тәэссоратларым да саф, садә.
Әйтерсең, мин – яз илчесе булып
Табигатьтә туган ханзадә.

Кар сулары аккан тау башына
Офыкларның тигән күкрәге.
Бисмилламны әйтеп, җирдә ауныйм, –
Тәүге тапкыр күкләр күкрәде...

Сандугачлар сайрый... «Әллүки»не
Көйләп, чыңлый тимерчыбыклар.
Безнең җыр ул – ватанпәрвәр җыр, дип,
Аңлау көтә бездән чыпчыклар...

Аңлау көтеп, әй, җырлыйлар алар.
Көн күзеннән чыга яшь бәреп.
Бер шигырем язда калсын иде
Яшәргә... миннән соң яшәреп...


САГЫНЫРМЫН

Аланнардан хуш-ис аңкый.
Күзләреңдә кояш балкый.
Шул куаныч шәүләсен дә
Сагынырмын гомер бакый.

Тыным белән ак чәчәкнең
Таҗларына исемеңне
Язган саен назлап торыр,
Саф мәхәббәт хисе мине.

Мәхәббәт ул – талант кебек.
Ия аңа азлар гына.
…Хәтер-каурый хатлар яза
Яшьлегемнең язларына.

БЕР ТАМЧЫ НУР

Байлык катыннан эзләмим
Бәхетем киләчәген.
...Мин юләрме? Тезләнгәнмен
Кочаклап кыр чәчәген.

Рәхмәт хисе таҗларыннан
Чыккан шикелле саркып.
Елмаеп карыйм күкләргә
Таңгы кояштай балкып.

Бик биектә, башым – күктә
Җан сафланган, үзгәргән.
Тереклеккә бер тамчы нур
Йога минем күзләрдән.

Шул халәтне тасвирларлык
Илаһи сүзләр табып,
Дөньяда яшәү ниятем
Үземне ачып, танып.

Кыска мизгел – яшәвемдә
Рухи уяндым янып.
...Күз күрмәгән терәгемә
Үссен кемдер таянып...

ЯЗ

Йөрәктә – яз! Күзләрдә – яз!
Аңда да – яз! Канда да – яз!
Кояш балкып чигү чигә,
Көн чалт аяз, көн чалт аяз!

Күккә ашкан биек таулар.
Итәкләре – яшел бәрхет.
Кошлар сайрый, таллар шаулый,
Һәр тарафта яшел бәхет.

Кыр казлары очкан якка
Күз карашым төбәлгәндә,
Рәхәтләнәм, шул төркемдә
Үзем очып тирбәлгәндәй.

Язгы җилләр кочак-кочак
Өләшкәндә бөтнек исен,
Бөтен аҗунга тарала
Дулкын-дулкын сөю хисем.

Шикләнмим: язын туганга
Алгысынам язлар җитсә.
Күбәләкнең канат җиле
Керфекләргә тиеп китсә.

Язда гына илһамыма
Яшәү өргән – аһәңдәшлек.
Әйтерсең лә китмәс өчен
Мәңгелеккә кайта яшьлек.

…Йөрәктә – яз! Күзләрдә – яз!
Аңда да – яз! Канда да – яз!
Сабый бала елмаюын
Хәтерләткән, көн чалт аяз!
Көн чалт аяз!

ЯЗЛАР ҖИТСӘ

…Әллә, вакыт борыла да, күчерәме соң артка?
Яшәреп китәм язларда, күңелем күтәрелеп!
Дөньяга балкып караган күзләрем чәчәк ата,
Көчем арта, тау-ташларны иңемдә күтәрерлек.

Төенләнә дә, бөреләр, яфрак ярып шаулыйлар.
Язлар җитсә, җилемләнеп, йомыла яраларым.
Яшел яшенгә уралып, әй, ләззәт уянулар!
Күк катында сайрый-сайрый талпына тургайларым.

Юкәләрдән йогып кала бал тәме иреннәргә.
Җир йөзенә килгәнгәме, язның илчесе булып!?
Карап ятам хуш-ис чәчкән зәп-зәңгәр сиреньнәргә
Илһамымның бишегеннән моң игенчесе булып.

« Газап татыган көннәрең, оныт син, – диеп, – оныт!»
Баш очымда күрәчәгем – елмайган ап-ак болыт!..
Шуңа ышанып яшәүдән куаныч табып, үсәм…
Иң мөһиме, җир йөзендә, мин һаман исән… исән!


ӘСИР

Яшәешнең асылында
Мәңгелек сугыш... һәм... кан.
Кылыч уйлап табылмаса, –
Золым чәчеп танылмаса,
Кирәкмәс иде калкан...

Һәр күзәнәк, һәр тере зат
Дошманыннан саклана.
Дөнья алдында көчленең
Фәлсәфәсе аклана...

Җиңгәннәр юк... Шатланганнар
Вакытлыча шатлана.
Егылачак тантананың
Айгырына атлана.

Өзелгәннәр тузан эчеп,
Изелеп кала аста.
Яулап күнеккән затлар да
Нәфес сазында – хаста.

Җанда кайный фанилыкның
Миһербансыз тәэсире.
Бәндә кайсы гасырда да
Тәүбәсезлек әсире.

Чордан чорга агу булып
Шулмы күчкән тәкъдире?..
Кайчан соң төшәр исенә
Әл-Мәликнең* исеменә
Юнәлтелгән тәгъбире?..

Юлыннан язган кешелек
Кайтырмы акылына,
Гомер бакый асылынса, –
Өч көнлек** дан кылына?


* Әл-Мәлик – Хөкемдар.
Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме бар.
Әл-Мәлик шуларның берсе.

** Өч көнлек – дөньяның да, кеше
гомеренең дә фанилыгына ишарә.


ТЕЛ

Ирәеп, нәрсә әйтим?
Тел – ятим, мин дә – ятим.
Тел – өстә, мин дә – өстә.
Тормыш үзе җан күрергә
Теләгән якты төстә.
Тел – милләтне саклап торган
Калкан-кылычлы көч тә.
Канат куеп, югарыга
Күтәргән ак фәрештә...
Тел кагылса, – кагылам.
(Шагыйрь телдә чагыла.)
Тел киселсә, – киселәм.
Тел өзелсә, – өзеләм.
Тел изелсә, – изеләм.
Тел ачынса, –ачынам.
Тел ачыкса, – ачыгам.
Тел ачылса, – ачылам.
Тел тотлыкса, – тотлыгам.
Гүя аем тотылган...
Телнең җаны – Илаһи Сүз
Кем кимсетер кадерен?!
…Күпме байлык, әгәр тапсак
Мәрхүм сүзләр каберен…
Чәчәк куеп, дога укып,
Тезләнәсем килә бер.
Бәлки, алар терелер дә,
Минем арттан иярер...
Өстәп тагын ни әйтим?
Тел – хаким, мин дә – хаким!..


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: