Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Айдар Хәлим: Үзебездә туып үсәбез дә, Үзебездән читтә яшибез...

Тук кеше дә ачыга. Яхшы китап, тыелса да, яңадан чыга.

БУЛМАС  ҮТЕРЕП!

Ишет, залим,  безнең  хаккый сүзне,
Ул сүз  ярсый  «Пар ат» җиктереп.
Кол Галидән,
            Тукайлардан килгән
Татар телен булмас бетереп!

Ул сүз безне  мәңгелеккә  өнди,
Йөрәктән йөрәккә  ут өреп,
Кабатлыйбыз:
            Тукайлардан килгән
Татар  телен булмас  үтереп!

Иген басуыдай  уңган тел  ул,
Түм-түгәрәк Айдай тулган ул.
Татар элгән  Җиңү  Байрагыдай
Берлин түбәсенә кунган  ул.

Юк, тормагыз бездән көлеп сез!
Көләр бездән бары  гыйлемсез!
Торыгыз  шунсын да белеп сез:
Безнең тел тумыштан үлемсез!


“БӘЙРӘМ КӨННӘРЕ” ТУРЫНДА

Өч йөз алтмыш та ничә көн бугай
         билгеләп үтелә Рәсәйдә.
Үзенең “көн”ендә фужер күтәрә
         песнәк белән песәй дә.

Әмма юктыр анда “Күршеләр көне”
         һәм “Күршелек хакы”
Шуңа мәллә безгә барысы “дошман”,
һәм мөгамәлә дә дошмани салкын?


ИЛДАР  МӘННАНОВ  

Сез онытсагыз да, мин онытмам:
Әнә, ТОЦ1 та 
Заллар  җанланып
Китә иде, 
Качкын сыман йомылып 
Килеп керсә  Илдар Мәннанов.

Ул күренү  белән терелә караш,
Чалыш  фикер китә  тураеп:
Илдар  ага – дөньякүләм татар –
Советлар Союзы Герое. 

Үзе җәяүледән  булгангамы,
Әверелә   гүя  атлыга.
Күкрәгендә биш чатлы  йолдыз да
Почмаклана  алты чатлыга.

«Мин – герой» дип масаеп йөрмәде.
Халкын яклап,  йөрәк ярсытып,
Милли хәрәкәткә  кушылды ул, 
Күкрәгендә йолдыз балкытып.

Фашист танкларын яндыргандай
Сугыш кырындагы алышта,
Милләт бәхте өчен утка керде
Чигенүне белми карыш та.

Батыр  егет, матур  кеше иде,
Яшәмәде бушка алданып.
Аны үлем алмас. Тере булыр
Милләт улы Илдар Мәннанов.


1 ТОЦ– ТИҮ (Татар иҗтимагый   үзәге)  – 
Халык теленә кергән атама белән  алуны 
урынлырак санадым (Автор).


КЫШКЫ УРМАН
         
Агач  ботагының   уч төбендә 
Тубал  көртләр  җәйри  утырып.
Көрткә түгел, гүя җылы йортка
Карыйм мин   күзләрем тутырып.
     
Көртнең  салкын поскан куенында
Үрчи  хәзер җәйге   үрчемлек.
Кошлар  төшләрендә бала карый,
Буй җиткерә һәрбер   үсемлек.

Кышкы урман диеп көймәс идем,
Аны уйлап   күңелем тулмаса.
Җәйнең  хәтфәсендә өшер идем,
Көрт асты  җылыкай  булмаса.
          
Җил исә дә – мизгел! – Көртне  умырып,
Ботакларда  буран уйната.
Үткән – үткән инде, кичәгедән
Бүгенгесе  ныграк уйлата...
  
Кышлауларга кергән Песнәк абзый 
Калын  көрткә чумып җылына.
Песнәкбикә  килен караштыра
Оясында оеган   улына...
 
Җилләр иссә, буран өзеп ала 
Ботактагы көртнең өлешен.
Йолдыз атылгандай чатный  дөнья –
Галәмнең иң  чиста   көмеше.

Ята урман кар чолганышында,
Тынсыз калып, моңда тонган  ул.
Без тойганны хәтереннән сызып, 
Без тоймаганнарны  тойган  ул.

Кайчак  монда  көчле  җилләр түгел,
Шылт иткән дә  көртне кузгата.
Син онытма, шул көртләр астында
Язны китерәчәк  боз ята...
   

ГАББАС  МӨХӘММӘТШИН

Мәңге  яшә син, Габбас  Мөхәммәтшин!
Сөембикә манарасына йөрәгең белән  
Ай  күтәреп,
Татарның бәгъренә үткәреп кердең син.
Син. Син. Син. 


БЕЗНЕҢ КАРЛАР 

Кышкы төндә  кайчак йокы алмый – 
Тышта карлар   өшеп ятмыймы?
Юрганыбыз  аякка  җитми, дип,
Карлар үзен  читкә сатмыймы?

Бездән башка карлар ничек үлми?
Җәйли-кышлый, ничек яшиләр?
Алар кышын, безне бушка  асрап,
Үзләре  соң нәрсә ашыйлар? 

Кар турында кара уй уйламыйм,
Йөрәгем белән акка   елышам.
Салкын кар серләрен аңлар өчен
Еламый да яшькә тулышам...

Карлар  да бит бала үрчетәләр,
Кибән коя, зурат куялар.
Келәтләре комбайнга керми
Ничек иген белән  тулалар?..

«Якламый безне», – дип, кар адәмне 
Каргамыймы  хәтәр салкында?
Карга бездә йә   кем  рәхмәт укый
Юрган  астындагы  ялкында?
   
Безнең карлар бездән көчле булды,
Шакарыплар  алып ал таңны,
Карлар безне  дошманга  бирмәде,
Дошман алалмады Ватанны...
 
Хәлдән килсә, Африка  кояшын
Күчереп үзебезнең гөмбәзгә,
Карсыз яши алабыз микән, дип,
Сынау үткәргәндә беразга,
Аңлар идек:
Кар – безнең   төп байлык,
Тормышны  бар иткән корал да.
Карсыз калсак, без тилерер  идек,
Атомга бай  Идел-Уралда...  
   
Карларыбыз,   чик сакчысы кебек,
Безнең иминлектә сак тора.
Тәрәздәге  сирень февральдә дә
Чәчкә атар иде –
Түзә, чак тора...


КИМ САФИУЛЛИН 

(Күп күренешле  фаҗига)    
 
       I
Биш гасыр коллыкны тартып кара,
Милләтеңне өзелеп ярат та.
Татарыңа  кайнап кайтып кердең
Үзбәкләр кигезгән   халатта.

Яңа да, иске дә түгел хөллә,
Зәңгәр аркау, яшькелт  буй иде.
Чапан  гына түгел, ул  халыкның 
Җеп  очыннан төшкән уй иде. 

Төрки  тел ул аваздан яңара,
Бездә  «дус» үзбәктә «дос» икән.
Милләт беткән; исән калган татар
Урамнарга   ашкан ТОЦ икән... 

       II 

Яртысы  – шул шәһәр гидайлары,
Яртысы – ташландык авылдан.
Ике аралыкка  Ким абзабыз
Ярсып килеп керде   давылдай.

Бичә  – яһүд, үзе  – ата татар,
Баласы, әлбәттә, яһүдтән.
Яһүд алтын түгел; татар белән
Кушылганда тула якуттан –
Асылташтан, аннан,  тора-бара,
Безгә кире  якка   киңәя:
Фамилиясе –  татар, үзе  яһүд –
Иске  тарихлардан  кинәя....

       III

Карлар кара   иде... Язлар җиткәч,
Алар  якты булып актылар.
Хәтта  тыштан кара  ташкында да  
Без күреп бетмәгән якты бар...

       IV
       
Ким  татары  белән  бергә булды.
Аңа илдән яшрен көч керде.
Сүзне бүген әйтте, шул сүз аңа   
Әйтелмичә калса  – искерде.
         
Ул кешене   алдан  күреп алды,
Кочагына  юмарт изәде.
Чаллы мәктәпләрен милли җанлы  
Акбүзатлар белән бизәде. 
    
Ул кешегә һәрчак шат елмаеп,
Көнгә ат атланып ялганды.
Хыялланды  кире кайтарырга
Үзебездән тартып алганны.

Әй, ярсыды халык! Ким – уртада,
Офык торган саен ябылды.
Кесәсенә төреп салды дошман
Кичә без кузгаткан давылны...

Безгә кояш тик  борылган иде,
Төзәткәндәй  идек һушны да –
Вәхшәт килде. Ничек күтәрелсә,
Шулай сындырдылар ТОЦны  да...

       V

Ким  абзабыз  каты чирләп китте.
Хатыны безне аңа  йөртмәде.
Хушлашырга бардык. Яһүд малай
Татар атасына кертмәде.

Без ишекне кактык, дөбердәттек,
Күгән  күчмәдеме бер карыш?
Ничә гасыр кагарбыз буш ишек?
Барып җитәр  кемгә бу каргыш?..
       
Безнең гомер изелеп өзелә,
Миргә күрсәтмичә яшьнибез.
Үзебездә   туып үсәбез дә,
Үзебездән читтә   яшибез...    
         

ТОРМЫШ

Тук кеше дә ачыга.
Яхшы китап, тыелса да, яңадан чыга.


ВАКЫТ ҺӘМ ЗАМАН

Иң бәхетсез саналган ул чорлар
Бәхетле чор булган икән ул.
Еш кына уңышсыз дигән җырлар
Уңышлы җыр булган икән ул. 

Вакытны һич узып китеп булмый,
Тик үз вакыты белән уза ул.
Заман башка: вакытың узмаса,
Вакытыннан иртә туза ул.

Вакытыңнан алда яшәү – хыял,
Фикер айный гамәл артыннан.
Картлыгына кергән карчык гүя
Яшьлек дәгъва итә картыннан.

Вакыт белән бергә яшим диеп
Уйлыйсың гына син, дәшмисең.
Күктә болыт күптән күкрәсә дә,
Яңа яшен булдың яшьли син.

Картлыкта юлларың барлаганда
Вак ташларны читкә ташлыйсың.
Вакытыңны уза алсаң гына,
Заманыңда яши башлыйсың.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев