Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Айдар Хәлим: Миннән калган көлне актарыгыз Көл эчендә сүнмәс утым бар...

Без тамырдан яшәрә киләбез, Өстән беткән кебек барсак та...

(“Безнең ихата” шәлкеменнән)


ТҮГӘРӘК ИМӘН

«...Бер мең тугыз йөз егерме беренче елның җәе иде. Мәңге онытмам: ач ана, хәле бетеп, егылган да, Түгәрәк Имән төбендә җан биргән. Җиде-сигез айлыклар чамасындагы сабые талпына-талпына үле инәсен имеп азаплана...»
                                    Инәйнең бертуган агасы Габдрахман Хисамов истәлегеннән

Түгәрәк Имән! Тупсаң биек, әмма
Бөек биеклегең күренми.
Шул бөеклек аша сине сөю
Миндә мәңге сүнми-сүрелми.

Мин картайдым, ә син гел яшь яшел,
Инде тагын нәрсә әйтим мин?
Әтекәен җитмеш биш ел көткән
Сиксән яшьлек ятим инде мин...

Син үстереп биргән сабыйларда
Имән рухы, Имән ныклыгы.
Нык булганга сиздерми яшибез
Сазлыкта да дәүләт юклыгын.

Сине иген әйләндереп алган,
Кырыс наз бар алтын башакта.
Без тамырдан яшәрә киләбез,
Өстән беткән кебек барсак та...

Гомер буе сатылмый яшәдек,
Синең чалым безнең халыкта.
Синең бәһаң алтын биржасында
Иң зур бәһа булып калыккан...

Без Имәнле, димәк, без Иманлы,
Без тумыштан атлы-тәртәле.
Булмышыбыз белән мал-дәүләтле,
Уй-холкыбыз белән – «Кәркәле».

...Онтылырмы тетрәткеч манзара:
Табалмагач суырыр камырын,
Сигез айлык бала имеп ята
«Түгәрәк Имән»нең ак тамырын...

УРЫС КАПКА

          I
Гомер буе ул татар үрчеткән,
Исеме «Урыс капка» булса да,
Элгеченә кунак кагылуга,
Хәрәкәткә килгән бусага...

Ул дошманын ары үткәрмәгән,
Үтсә үткән сирәк «ызнакум».
Башың сыйса, өйгә кереп түшәл,
Сыймаса, туганкай, тышта кун...

Анда баганаларга бәйле маллар
Күшәүдән туктамый мышнаса,
Таналары бозау китергәннәр,
Тукаллыктан чыгып кышласа...

Ә күктә йолдызлар арба-арба
Кәркәле-тауга килеп ауганнар.
Япма астында утырма кызлары
Гөбер-гөбер сыер сауганнар...
          II
Урыс капка килешеп тора атка,
Аеруча – булса җигүле.
Җиңелсәк тә, без һич җигелмәдек,
Сыртыбыз булса да игәүле...

Хокуксызлар, урыс капка аша
Тарта алмас йөкне тарталдык.
Китап куша, имеш, ят Рәсәйне
Уртак Ватан диеп атадык...

Атлыларга коллык – ят мәгыйшәт,
Шуңа, каһәр, атлы кол булып,
Түбәнсенеп, урыс капка ясап,
Көн иттек маяксыз юл булып...

Бабаларым урыс капка аша
Чит мәнфәгать – яуга чапканнар.
Яуга чапмаганның брустверда –
Күтәрмәдән башын чапканнар...

          III
...Гомер узган. Тузган баганалар
Безнең чорга җитеп авалар.
Кызлар урынында туң йолдызлар
Таштан кипкән яшьне савалар...

Урыс капка биш гасыр кансырап,
Офыкларны коча яшендә.
Нәсел яше генә түгел,
Анда күренә
Безнең сыерның күз яше дә.

ТАР КИҢЛЕК 
(ТАШКЕЛӘТ) 

 
             I
Ташкоймадан тәрәзгә – бер колач,
Шулкадәр тар – алсаң абайлап.
Монда ташка баш төртер урын юк,
Ничек йорт салганнар бабайлар?

Агач та утыртыр җир калмагач,
Каян җир табарга утарлык?
Каннан килгәнме бу тар «киңлек»?
Ханнан калганмы бу «киң» тарлык?
Әллә шулмы милли татарлык?

Һәм ташкеләт.Түбәсе ник текә?
Гүя чак-чак күккә тимиләр.
Гайнекамал. Кулда – бәйләм ачкыч,
Итәк асты тулы чебиләр...

Күкрәгендә чиккән янчык җәйри,
Охшаса да карчык кырыска,
Бар авылга акчасын тарата
Кемгә – болай, кемгә бурычка.

Гайнекамал – минем картинәй ул,
Габделвәли – минем картәтәй.
Ул күренми, дисез. Әнә, шак-шок
Юл чыгарга арба төзәтә...

Җәй – игенче, кышын зирек егып,
Күмер яндырырга ярата.
Күмер сатып, Домбау-Ырымбурда
Җитмеш мең самавыр сайрата...

             II
...Казан дошман кулларына калгач,
Иванайлар тәмам котырды.
Ашавын онытып, татарлардан
Урыслар «ясарга» тотынды.

– Чукын! Татар-мөселманнан кяфир үрчет,
Ат! Үтер! Татарны чукындыр!
«Боже храни» улап – Сәмругъ-кошлар
Мөселманның бәгърен чукыйлар.

Сарманнан «тибелгән» безнең ыруг,
Мал-туарын мичәп казыкка,
«Башкорт» язылып кына җирле була
Ошбу тау-таш, сары сазлыкта...

Алдан – төрмә, арттан – Себер-сөрмә,
Язмыш кушкан якка ятканбыз.
Башкорт диеп «пашпорт» алганбыз да,
Татар булып исән калганбыз...

             III
Менә нидән «тар» – ул безнең киңлек,
Вәт нидән «киң» бу тар арабыз.
Көч-хәл белән без, татар, ташлыктан –
Башкортлыктан кайтып барабыз...

Җиребез таш, җырыбыз аш безнең,
Ничек исән калдык тау-ташта?
Сазлыкларны ак таш белән йөзләп
Тупрагым кара дип саташма.

Алмагач утыртыр җир калмагач,
Каян җир – ихата-утарлык?
Каннан килгәнме бу тар «киңлек»?
Ханнан калганмы бу  “киң” тарлык? –
Кайчан җиребез кайтыр җитәрлек,
Дога кылып, әппәр итәрлек.
...Тар киңлектән килгән бу тарлык,
Мәскәүләрдән төшкән татарлык.

КАР БАЗЫ

Барлы заманнарның ризыкларын
Кая ашау, күрә алмадым.
Сугыш улы, коры кашык төбен
Чәйнәп йотар чиктә яладым.

Базда – боз суыгы. Шул суыктан
Һичнәрсә юк алып ашарлык.
Базны ачу белән салкын бәрә,
Бәрәңге юк чыгып качарлык.

Миңлесорур-инәм сөйли иде:
– Балалар,
Килде безгә авыр заманнар,
Элек иркен иде һаман да,
Мактап сөйләсәң, тап-таман да,
Бу заманнар, абау, яманнар!..

Сөйли иде:
– Базга төшү белән
Боз салкыны утыра җилкәләргә,
Иң-баш бәрелә сарык-түшкәләргә,
Тиякле кош-корт – өлеш-кисәкләргә,
Каз, үрдәк, күркә, тук эчәкләргә,
Тәпән-кисмәкләрдә сары майлар,
Ак май, бөрлегәнле, чияле-майлар,
Кәрәзле һәм аертылган баллар,
Чикләвек, мәтрүшкә, миләш, балан,
Йөз дә җитмеш төрле үлән-ялан,
Эремчек, утырткан сөт, корот, каймак
Катык, сөзмә, ал син шунда сайлап
Менә шулай һәр көзендә,
Һәр кышында һәм язында
Байлык, барлык гөрләп кенә торды
Безнең кар базында!..

БАГАНАЛАР

Эрвәлүтси дигән хәтәр ташкын
Килде – тота-каба җимердек.
Шуңа әүвәл җиңүче күренеп,
Ахыр чиктә үзебез җиңелдек.

Эпоханың тын алышы була,
Без шул «Эпоха» дип чәчрәдек.
Ашыкканбыз. Тамагыбыз тыгылып,
Бик вакландык. Очсыз яшәдек.

Төзелеш дип аталган җимерешнең
Мин шаһиты булдым кинәттән.
Безнең атта «продразверстка»га
Соңгы орлык чыкты келәттән.

Баганалар аркыс-торкыс килеп
Адашкан аранны йоттылар.
Башын чөйгән зенит пушка кебек
Буш гөмбәзне утка тоттылар...

Кичә унлап сыер сауган бикә
Башын бәреп буп-буш әрҗәгә,
Бүген калган утар-ихатабызда
Бер сарыкка, ике кәҗәгә...

Аһ! Сыерны бозаудан аерырга
Баганаларда җөйләр бар иде...
Аһ! Сыеры-сөте булмаса да,
Чиләк эләр чөйләр бар иде...

Минем өчен гүя бу төш иде.
Миңа, бәлки, өч яшь булгандыр,
«Раскулачный» багана елагандыр,
Минем өчен күңле тулгандыр...

...Баганаларның бишесен – җир маена,
Керәчингә алмаш саттык без.
Калганнарын сугыш ыжгырында
Утынга тураклап яктык без...

СИРТМӘЛЕ КОЕ

Ерак бабаларым, урын сайлап,
Кое казытырга уйлаган.
Нәкъ шул төштә картәтәй һәм әтәй
Ташкоймалап кое бураган.

Су эркелеп чыккан! (Кыз-киленнәр
Чит су ташып, билен өзмәсен!)
Ишек алдыбызда калкып чыккан
Торна-муен – кое сиртмәсе!

Бу суларның шифалы шаукымы
Җиткән ил, тел, билгә-бәдәнгә,
Җиткән хәтта чит-ят тарафларда
Суга сусамаган адәмгә...

Көтмәгәндә илгә дошман кергән,
Барлык ир-ат киткән сугышка.
Коедагы су йөзе караеп,
Иңгән гүя соңгы сулышка...

Шулчак «похоронка»: «Фронтлардан
Җиткерәбез авыр хәбәрләр:
Улларыгыз Әхмәтвәли һәм 
                      Нәҗметдин Хәлимовлар
Батырларча булды һәлакләр...»

Кайгысыннан нишләргә дә белми
Карт килә коесы каршына,
Суга күзе төшә... Ул тозлы яшь!..
Йөзен каплый... Гүя алышына...

Шушы көннән безнең ихатада
Тозлы сулы кое яралды.
Ул мәңгегә тозлы булып калды,
«Яшь коесы» исме таралды...

...Күптән карттәй, әтәй, туганнар юк,
Кем хәбәрсез китте югыйсә.
Кое исән.Аның тозлы суын
Мал эчә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев