Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Айдар Хәлим: Бәхет килә гел тукмак күтәреп, Элек кайгы йөргән сукмактан...

Кояш берәү. Тик көннәре төрле. Кабатланмый һичбер мизгелдә.

ИСТӘЛЕКЛӘРДӘН

Кәркәле-тауның  кыйгач  түбәсенә
Менсәм, кинәт калам хәйранга:
Кичә  туң  таш бүген Наполеонның
Маршал йолдызына әйләнгән.

Табигатьнең ихтыяры  чиксез:
Тауга менгән  кәҗә сукмагы
Күренә гүя чыбыркы очының  
Очып барган  кургаш чакмагы. 

Ул  уч төбе  кадәр генә кечкәй,
Әмма  малга яный  куркыныч.
Сыртка төшкән саен  сызландыра,
Сызландырган саен ил тыныч. 
 
Көтү  чыбыркысы  үтә   гамьле.
Шартламыйча торса – оета.
Сыртка төшми торса, өшетә дә,  
Сыртка төшү белән җылыта.

Сабыйлыгымда мин  көтү көттем,
Алпавыт булсам да тумактан. 
Бәхет килә гел тукмак күтәреп,
Элек кайгы  йөргән  сукмактан.

ХАК  ИКӘН

Әткәй  утка кергән  фронт юлы
Юксынудан гына  ак икән.
Ятимнәрдән  ургып чыккан моңның
Мәңге пакь  буласы  хак икән.

Салкын чишмәм чөрләп агып ята,
Очкын чәчри шарламасыннан.
Безгә  матур тойгы  үзе килә,
Хак коткара  аламасыннан.

ЯЛАНДА ОНЫТЫЛЫП КАЛГАН  КҮБӘ

Акланның  читендә,  агачлардан
Шәүлә  төшкән төштә бик кискен,
Онытылып калган  күбә –уйда,
Тик уйлары түгел һич мискин.

Ул, черүдән качып, җиргә сеңгән,
Сәнәк көтә-көтә карайган.
Карашында  буш сәнәк күтәреп,
Сыер чыгып килә сарайдан...  

Кичә генә  хәтфә печән булган,
Сут йөгергән итләч сабакта.
Күбәнең ни...   чәйнәләсе килә,
Сөт буласы килә табакта...

БӨКРЕ ТАШ
    
Карабаш-тауда бер бөкре  таш бар.
Кеше булган, ди ул кайчандыр.
Кем ышанмый, мин, менә, ышандым,
Беләм, башкалар да ышаныр.

Ул күркәм, бай телле булган, диләр.
Көне килгәч, әллә нишләгән:
Зур җыелышта бармак янаганда
Куркышыннан   телен тешләгән.

Шуннан эндәшмичә телсез калган.
Сөйләшми, тик эшли ат кебек.
Үркәчендә  ялы да җилкенми,
Гасырларга очар хат кебек.

Эшли-эшли аны  бөкре баскан,
Зур  җыелышта  моны күргәннәр:
Күпме салсаң, тарта, диеп ташка
Социалистик  герой  биргәннәр.

Карабаш-тауда акташ  казыганда
Телендәге алтын сәйләннән
Беркайчан, беркемгә, берничек тә
Авызын ачмас  ташка әйләнгән.

Кем уйлаган, шушы бөкре  таш
Минем юлга  каршы чыгар, дип?
«Кеше булган бу таш кем соң?» диеп
Сорасагыз, әйтәм:
– Татар! – дип.
  
Уятырга, уйлатырга   теләп
Инә  булып  аңа кадалдым.
Мин дөньяга йоклатырга түгел,
Уятырга диеп яралдым. 

Көтәм әле, ул уянмый калмас!
Тик  уянып юньгә үтәчәк.
Юк, мин бетмәм. Берьялгызым бетмәм,
Мин беткәндә дөнья бетәчәк.

АКЧАРЛАК  ЯЗМЫШЫ

Үкерә диңгез  туктаусыз,
Акчарлаклар   ачына.
Шулай ачынганда   гына
Тавыш дөрес   ачыла.

Бу кадәр дә ачынудан
Туяр икән кайсысы?
Анда акчарлак-татарның
Биш гасырлык  кайгысы.

Алар да сыйнфый чаң сугып,
Өлкән  дип, бала диеп,
Ачына Алтын тауда да 
Чүп башым  кала,  диеп...

Бар  микән  бөтен галәмнең  
Нәҗесендә  казынып,
Калган  кош,
Акчарлак кебек,
Ак тарихка   язылып.

БАШ ӘЙЛӘНӘ

Безгә шушы җир дә җитә,
Әллә кая әйдәмә.
Безнең баш сугыштан  түгел,
Сулыштан да  әйләнә.
      Әйләнә, баш әйләнә,
      Киләчәккә бәйләнә.

Бөдрә таллар бөгәрләнеп
Алларыма киләләр.
Алар гүя безнең  алда
Җиңәчәкне беләләр.
      Әйләнә, баш әйләнә,
      Киләчәккә  бәйләнә.

Сагынуның чикләре юк,
Сагына  гына бел генә.
Безнең сагыну чигендә
Бары туган тел генә.
      Әйләнә, баш әйләнә,
      Сугышларга  бәйләмә...

РУЗИЛӘГӘ

Син, Рузилә, гаҗәп бер могҗиза:
Тыштан чибәр кебек түгелсең.
Эчтән  җаның-тәнең белән  чибәр,
Шушы каршылыкта  төзек  син.    

Син  бит миңа яңа   никах идең,
Кемнәр таный, кемнәр танымый?
Без канунсыз бер-беребезне танып,
Үзебез  була алдык кануни!  
    
Хатын-кызга күпме түзем кирәк,
Яшрен яну, телсез сабырлык!
Мондый сабырлыкны  табар өчен 
Синдә  акыл  таңнар  калырлык!

Математикадан йомшак булдым.
Өчкә икем   бишкә тулмады.
Каратучылар күп, мине синдәй  
Шашып  яратучы булмады. 

Карашыңда  бер сихри  очкын бар,
Ул һәркемгә ачык күренми.
Сүзең хакыйкатьне төптән  ача,
Купшы сүзлекләргә  төренми.

Карашыңда  кыйммәтле очкын бар,
Таңда сызылып, көнгә ялгана.
Ул яу булып  күзләремә керә,
Ялганлама, ди ул, алдама!

Нинди ялган, нинди алданулар?
Без яшәргә килдек кешечә.
Тормышыбыз үзәгендә  очкын –
Намус дигән  бөек төшенчә. 

ЯФРАКЛАР  МӘҖЛЕСЕ

Даулашмыйлар, сайлашмыйлар  алар,
Яулашмыйлар, дошманлашмыйлар –
Сайрашалар, гүя табында
Җырлашкандай кода-кодагыйдай
Туйда, уйда, туган авылда –
Табышалар, кавышалар алар 
Илдә, силдә, тыныч давылда.

ГОМЕР БЕЛӘН ТҮЛӘҮ

Тән җәзасы белән җан  җәзасы
Бергә кичерелгән көннәрдә
Теләмәдем чираттан  үләргә – 
Булдым гомрем белән түләргә.

САФ  КҮҢЕЛЛЕЛЕК ҺӘМ  КЕРЛЕЛЕК

Кояш берәү. Тик көннәре төрле.
Кабатланмый һичбер мизгелдә.
Шул төрлелек бәрәкәт китерә,
Күңелең була икән изгедә.

Бу милектә  гасырларны кичеп,
Акланмыйча  янган  яшь тә бар.
Ашалмас аш сыман, төзелештән
Читтә ятып үлгән  таш та бар.

Бу милектә саф алтын да очрый,
Кемдер коя аннан  авызлык.
Алтын авызлыктан  сайрап чыга
Кеше котын  алган явызлык.

Кояш барысын күрә. Киңәшергә
Тиңдәш  булмаганга  үзара,
Безнең өчен ояла да, шуңа
Иртә-кич кызарып кызара,
Аптырагач, көнне төрле итеп
Кешегә күрсәтә тамаша:
Кеше  аңа туры карый алмый,
Карар иде – күзе камаша.

...Кешеләрне затлар  итеп  раслый
Шул ук көннәр сыман төрлелек.
Тик аларны аера бер генә чик:
Саф  күңеллелек һәм керлелек. 


КАРАБАШ

Карабаш-тауда  төркем-төркем ак  таш.
Акшарлап  зәңгәр күк  диңгезен,
Сарык өерләре ята сыман,
Тау кадәр тауларны имезеп.

Монда татар тарихка буй салган!
Халык җыеныңда, Карабаш,
Тайсуган  шәкерте1 дин хакына
Эшафотка чыккан яланбаш.

Патшабикә безнең батырларны
Баш бармагы белән батырса,
Дүрт   сакчысын аның, башын өзеп,
Чәнчәсенә  элгән  Батырша.

Җитәр-җитмәс патшабикәләргә
Мулла шулай сабак укыткан:
«Гозернамә»2   язып  галим иткән
Патша дигән бер туң  мокыттан.

Габдрахман Карабаши  атлы
Тайсуганнан  асыл  коръәнче,
Тәҗвид3  дигән  кулланма тудырган
Мәккәдән бар дөнья күргәнче.

Билгә кадәр таңга баткан  таллар
Бәләк  белән  туглап кан ясый.
Шул каннарда йөздереп атылды
Карабаш углы Һади  Атласый.

...Тайсуганнан Карабаш җыенына
Килгән кебек атлар тасырдап,
Татарына кире кайтмый булмас
Бездән тартып алган гасырлар.

Чаллы.


  
1 1755-56 еллардагы бөтенхалык милли күтәрелешенең әйдаманы, Шлиссельбург крепостена гомерлеккә утыртылган, энциклопедияләр раславынча, Рәсәй империясе тарихында иң куркыныч тоткын  Батырша (Габдулла Галиев (1710-1715–1762) Тайсуган авылы мәдрәсәсендә белем алган һәм үзе дә укыткан.
2 «Гозернамә»  Батыршаның төрмәдән әби патша Елизавета Петровнага язган атаклы хаты.    
3 Тәҗвид – Коръән Кәримне дөрес итеп уку кагыйдәләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев