Айдар Хәлим: Биктимер белән Фәнисә
Мин бит уйлый идем Бер-берегезне сөясездер дип! Бер-берегез өчен утка кереп, Янасыздыр-көясездер дип!
(Моңсу поэма)
I
Уйлый идем, үтәр. Үтми булмас.
Кайгым зур булса да, онытылыр.
Әмма онытылмас кайгыларга
Салган булып чыктың, Биктимер!..
Ул вакыйгаларга алтмыш биш ел.
Азмы булды баштан кичкәннәр?!
Ни күрсәм дә, онытылмыйсың,
дустым,
Искә төшкән саен сискәнәм...
...Миякәнең салкын интернаты.
Яши анда ятим балалар.
Туң утында, ачлыктан какланып,
Ярсый-ярсый белем алалар...
Син – унынчы, мин – сигезенчедә,
Яшьләрдә аерма булса да,
Якын дуслар – безне бергә итте
Язмыштагы уртак бусага...
Ул да сугыш ятиме идекем,
«Похоронка» дигән хат җанлы.
Минем кебек, ул да урман җанлы,
Минем кебек иде ат җанлы...
Сыйнфыбызда бик матур бер кыз бар.
Исеме дә матур – Фәнисә.
Бик матур җырлый да. Гел матурдан,
Үзе ятимә кыз югыйсә.
(Туган авылларын әйтми китсәм,
Юктан кемнең күңел кителер! –
Миякәбаштан иде Фәнисәбез,
Корманайдан иде Биктимер).
Анда мин дә «җырчы»дан саналгач, –
Сәбәбе бар, түгел тикмәдән! –
Бәйрәмнәрдә җырлаталар иде
Безне рәттән куеп – сәхнәдән.
II
Шулай көн яктысын озынайтып,
Төн карасы белән ябындык.
Район үзәгендә авыллардан
Килгән җырчы булып танылдык.
Ә Биктимер, эчкерсез, сафтан саф,
Гаделлек, хактин хак учактан
Чыгып, илаһи көч, шаукым белән
Тормыш сөя иде шул чактан.
Бер кич шулай, караңгы төшкәндә,
Ул никтер бик ярсу күренде.
Караңгыга алып чыкты, әйтте:
«Фәнисәне миңа бир инде!»
Мондый көтелмәгән яңалыктан
Таралыплар китте һушкаем.
Һич уйламый идем, Фәнисәне
Сөеп йөридер дип дускаем!..
Ничек аңлатырга Биктимергә:
Фәнисә туе минем туй түгел.
Бу кызкайны үземә яр итү
Буема кереп чыккан уй түгел!
Зиһенем җыеп, егетләрчә әйттем:
«Биктимер дус, тукта, тынычлан.
Икебезгә яр булмаган өчен
Хәнҗәр чыгармыйк без кунычтан.
Сиңа кирәк икән, син аны ал.
Миңа ул һич кенә кирәкми,
Мин Фәнисә белән җырлыйм гына!
Үзен сиңа бирәм...бүләклим!..»
III
«Син чынлапмы?! – диде ул, яктырып.
Аннан җәеп иркен колачын,
Миңа кулын сузды. – Бир бишне, дус!..
Белгән булсам шулай чыгасын,
Сине көндәш итми, якын күреп,
Басар идем йөрәк ярасын...
Мин бит уйлый идем
Бер-берегезне сөясездер дип!
Бер-берегез өчен утка кереп,
Янасыздыр-көясездер дип!
Фәнисәне мин яратып үләм!
Яши алмыйм аннан башка мин:
Кичен аны уйлап йокым кача,
Таңнарымда тыгылам яшькә мин!
Хисләремә минем юллар ачтың,
Дошман күрмим, кинә сакламыйм.
Йолдызларга ашып эреләнмим,
Серләрдән кер эзләп вакланмыйм.
Үз бурычым үз өстемә төште –
Киләчәккә юлны табарга,
Фәнисә каршына
Барырга...
барырга...
Сөюемне ачып
салырга...
салырга...
салырга...
IV
Урта мәктәптән соң, буровойда* –
Калмык даласында чагымда
Кара яңгыр коеп яуган көнне
Коточкыч хат алдым авылдан.
Гүя урманнарым уянган да
Кайгы булып миндә төпләнгән –
Гүя безнең белән табигать тә
Үксеп җылый иде күкләрдән.
Ничек әйтим? Ничек? Кыскасы шул:
Биктимер үзенә кул салган!!!
Идеме шул кадәр усалдан?!
Ычкыныпмы гамьле тышаудан,
Хат язучы белеп ышанганмы,
Ялгыш хәбәрдәнме бушанган?!
Сабырлыгын җуймый, егет асылы
Ул кызга ничә ел ялына, –
Дәвам итә хат иясе. –
Аннан
Тезләнеп сөйгәне алдына, –
Синнән башка миңа тормыш юк! – ди, –
Гомрем буе сине эзләдем.
Гомерлеккә тугры колың булам,
Киләчәккә барыр юлың булам!
Кулың, алга баккан күзләрең,
Ак карларга салган эзләрең,
Җырлар җырың, уңың, сулың булам,
Синең хакка, синең хакка гына
Яшьлек кошларымны сайратам!
Мин, Фәнисә, сине үлеп сөям,
Тик бер сине шулай яратам!
Синнән башка беркем якын түгел,
Газаплама, ашып чикләрдән,
Бул минеке!..
Сиңа кәләшлеккә
Иртәгә үк яучы җибәрәм!..
Биктимерне кызганып җир көйгән.
Хәленә кереп җилләр искәндә,
Унбиш яшьлек үсмернең шулкадәр
Яратуы мөмкин икән дә?!
Шашып, ташып, ярата Биктимер,
Дөнья күрсен, күкләр күкрәсен!
Аллаһ белә, болай хәтта Таһир
Өзелеп сөймәгәндер Зөһрәсен.
Тик Фәнисә аңа эре генә:
– Теләсә кемгә гыйшык таратмыйм, –
Ди. –
Син сөя дип кенә сөя алмыйм,
Син ярата диеп яратмыйм... –
Фаҗигасен егет күтәрәлми,
Хак язмышын йөкләп йөрәккә,
Күлмәгенә сыя алмагандай,
Башы белән керә элмәккә...
Уйлый идем, үтәр. Үтми булмас.
Кайгым зур булса да, онытылыр.
Әмма онытылмас кайгыларга
Салган булып чыктың, Биктимер!..
V
Арагызда сезнең нәрсә булды?
Бу хәлдән соң
Кайларга югалдың, Фәнисә?
Җавап эзләп, алтмыш ел буранлый,
Давыл котыра, дулап җил исә.
Арагызда сезнең нәрсә булды?
Күтәрәлмәс сүзме әйттегез?
Яманатыгыз да таралмады,
Чыкмады халыкта бәйтегез!**
Арагызда сезнең нәрсә булды,
Ник дөресен ачып салмыйсың?
Шул ук вакыт туган якларыңа,
Ант иткәндәй, бер дә кайтмыйсың!
Корманайның иркен яланнары,
Чишмәләре, калын урманы
Күргәне юк иде тарихында
Мондый аһны, мондый корбанны!
Биктимер ул – сөю. Керсез сөю.
Өзелеп сөю, гүя саф сабый.
Ә Фәнисә – сөймәү. Кабул итмәү.
Мин кем икән диеп масаю.
Гасаби ул, аерым, «особый».
Ә Биктимер – саф сөюгә һәйкәл.
Сөюенә безнең заманның.
Шундый сөюдән без үткәннәрдән
Бүгенгегә килеп ялгандык.
Тик «Син аны нигә сөймисең?» дип
Дәгъва куеп булмый кешегә.
Сөю шундый: берсе иртә килә,
Икенчесе соңлап кичегә...
Биктимерне сагынам. Аның исеме
Кабер ташындагы корычта.
Синнән генә, Фәнисә, җавап көтәм,
Күңелемдә син бетмәс бурычта.
Шигырь кебек, исән син, Биктимер,
Агыплар киләсең салда син.
Шул саллардан парахут кычкыртып,
Суга төшеп киткән балта син...
Син Такташның яңа Мокамае,
Канатыннан төшеп кошларның,
Гомереңне яшьлегең таңында
Коточкыч хак түләп очладың...
Син, Мокамай сыман, гарьлегеңнән
Үтмәсәң дә канлы пычактан,
Үзең теләп ваз кичтең тормышта
Сине түбәнсеткән очрактан...
..Уйлый идем, үтәр. Үтми булмас.
Кайгым зур булса да, онытылыр.
Әмма онытылмас кайгыларга
Салган булып чыктың, Биктимер!..
* Авторның 1959-1960 елларда Калмык АССРда Стрелец нефть эзләү экспедициясендә эшләгән чоры күз уңында тотыла.
**Бәет. Элекке заманнарда халкыбызда һәр фаҗигаи очракка бәет чыгарылганына ишарә.
Май-июнь, 2021.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев