Мәдәни җомга

Айдар ХӘЛИМ: ҮЗЕМ ТЫНЫЧ – КҮГЕМ ТЫНЫЧ ТҮГЕЛ...

Иртәләгән яз Апрель башы. Картайган кар эри. Яз быел иртәрәк язлана. Бүлкә карлар, куендагы кыздай, Эремәскә тырышып назлана... Мин үкенү чорларына кердем, Былтыргы яфрактай җилкенеп. Яшим карның йә тиз эрүенә, Йә тиз эремәвенә үкенеп. Синнән үкенеп үтенәсем килә - Гомер азагында, киткәндә: Яшәтәлмәдем киләчәктә, дип, Картайттым яшәтеп үткәндә!.. Иртәләгән язда...

Иртәләгән яз

Апрель башы. Картайган кар эри.
Яз быел иртәрәк язлана.
Бүлкә карлар, куендагы кыздай,
Эремәскә тырышып назлана...

Мин үкенү чорларына кердем,
Былтыргы яфрактай җилкенеп.
Яшим карның йә тиз эрүенә,
Йә тиз эремәвенә үкенеп.

Синнән үкенеп үтенәсем килә -
Гомер азагында, киткәндә:
Яшәтәлмәдем киләчәктә, дип,
Картайттым яшәтеп үткәндә!..

Иртәләгән язда кем сәламе?
Күр, ботакта бөре атынды! -
Үткән язда әйтелмичә калган
Сереңне бу язда әйт инде!..

Язгы ләйсән кагып кузгатмагач,
Уяналмый йоклый бөреләр.
Бу бөреләр яфрак шавы аша
Без күрмәс язларны күрерләр...

Тынычлык


Үзем тыныч - күгем тыныч түгел.
Өскә кат-кат болыт ишелә.
Читен, үзе тынычланып, күге
Тынычланалмаган кешегә.

Карыйсың, күк, саумал кымыз кебек,
Тыныч гөбесендә гөберди.
Мизгел! -
Бу күк урталай ярыла,
Эчтән актарылып дөберди.

Синдә шул чак сихри моң ярала,
Бу моң тарта сөю-гыйшыкка.
Иясен тапмаган тиле хисләр
Дау кузгата җитеп офыкка.

Гыйшыкның иясе килми калмый,
Ашыктырма, куеп тырышлык.
Бәрәкәт шул: җаныңа ямь булып,
Күктән төшсен горур тынычлык.

Мәтрүшкә йокысы


Мәтрүшкәләр чәчкә аткач йоклый.
Шуңа булмый, диләр, хуш исе.
Хуш исләрен таратсыннар өчен
Кала, имеш, тотып селкисе.

Уятырга диеп мин аларны
Шундый да тетрәтеп селкеттем! -
Кулымнан кузгалган ярсу җилдән
Чәчкәләрем хуш ис беркетте!..

... Яшьлегенә өстәп бизәнгән кыз
Матур булыйм диеп барыннан,
Тетрәнеп чәчкәли
«Сөям!» дигән
Сүз ишеткәч кенә ярыннан...

Кем ул шагыйрь?


Шагыйрь ул - Везувий.
Янар таулар
Белән чагыштырам мин аны.
Сезгә хәзер Помпей күрсәтәм, дип,
Ул кисәтеп тора дөньяны...

Кош хатлары


Кошлар оча, дисең. Очмый алар.
Очу гына аз ул кошларга.
Юкса, җир артына китмәс иде
Илдә - җәйләп, читтә - кышларга.

Читләр хәлен безгә, безнең хәлне
Читләргәме сайрап сөйлиләр?
Әллә «Карурман»ның без оныткан
Яшрен бөгәлләрен көйлиләр?

Бу бөгәлләр - кешедән кешегә
Мәңге килми калган наз алар.
Җитми калган назны каурый белән
Көн-төн хатлар итеп язалар...

Хатлар безгә күптән килеп җиткән!
Укырлар дип ята өстәлдә.
Әмма мең гасырда укый алмый
Кеше
Күпме бәла өстәгән?!

Әмма нигә сөю килгәч кенә
Кошның канат астын канатып,
Йолкынган каурыйда хат язганбыз
Сөйгән ярыбызга җан атып?!

Кеше һәм кош язмышлары охшаш.
Бергә үтеп уртак чатларны,
Без бәхетле булган булыр идек,
Укый алсак шушы хатларны...


Шифаханәдә

Монда ятып, чәчләрем кар булды,
Карачәч карлары эреми.
Көн-төн көтәм, бу кара үлемнән
Йолар Ак Фәрештәм күренми.

Исеме генә матур ханәләрнең,
Тәрәз төбендә, дим, үтермә!..
Тыштан матур чәчкәле күренгән
Тәрәз квадраты бер төрмә!..

Даруларын эчми, уч төбемә
Яшереп калып, гомер кичәм мин.
Бер дару бар. Ул - син. Син килмисең.
Бел, тик синең белән исән мин!..

Дару шифа түгел. Агу гына.
Уч төбемдә таудай үсә ул.
Шифа - синдә. Бары синең
Учларыңнан миңа күчә ул...


Пар миләш

Бер төптән, бер җиктән -икәү алар.
Икесенә бер сер, бер киңәш.
Бабай-әби сыман картаешкан
Бакча буенда бу пар миләш.

Ботаклары җимеш белән тулган,
Бар яфрагын җилләр талаган:
Әби белән бабай капчык-капчык
Миләш җыеп кергән даладан.

Авырдан да авыр тәлгәшләрнең
Берсе, аерылып арадан.
Яшен суккан роза чәчкәседәй
Эчтән суырылып карайган.

Алар уйда: бу бала-тәлгәшнең
Җирдә зары-пары юк микән?
Алсу чакларында тудырып калган
Миләш оныклары юк микән?
Булса, ач түгелме? Тук микән?

Кар җылысы

Туңдырды да катты. Шундый с-с-салкын!
Җылытмасмы туным, тышласам?
Ник яумый соң бу кар? Карлар яуса,
Мин җылыныр идем, ичмасам.

Табигать матур да. Көне ямьсез.
Кеше салкынлыгы өшетә.
Бурычларда, балга баткан сыман,
Намуслы яшәүгә ни җитә?

Салкын соргылт һава җанны изә,
Җелекләргә үтә как суык.
Мондаен салкынны каян таба
Күк дип исемләнгән буш куык?

Кар астында тирләп яши уҗым.
Әнә, бүре җылы өнендә
Баласына бишек җыры җырлап,
Әкият сөйли озын төнендә.

Әткәм рухы, әнә, палаткада
Җитмеш ел кар-бозда өшеми.
Үзем, ятим, кояш җылысында
Кар җылысын көткән кеше мин.

Көн, китмә!..

Көн башланып, нинди шатлыкларда,
Нинди кайгыларда үтмәсен,
Һәр көн азагында, сәҗдә кыйлам:
- Көн, китмә! Көн, китмә! Көн, китмә!..

Яшәлгән көн бүтән кабатланмый,
Көнне ничек гөл, йә көл итмә.
Һәр көн азагында сәҗдә кыйлам:
-Көн, китмә! Көн, китмә! Көн,китмә!..

Һәр көнне яңадан яшәр идем,
Көннәр санын арттыр, киметмә!..
Һәр көн азагында сәҗдә кыйлам:
- Көн, китмә! Көн, китмә! Көн, китмә!..


Әнвәр Шәрипов, кеше һәм доктор

Ватан сугышы тәмамлануга
70 ел якынлашкан көннәрдә

Райсовет та, Дәүсовет тә түгел,
Балачак авазы кушты да,
Табибкә йөретеп, күзлек алды
Авылдагы Рәис дустына.

Сукыр булмаса да, гел җитәктә,
Күрми якын, кая ерактан? -
Хәзер ерактан да якын күрә,
Бүләк килгәч ихлас йөрәктән.

Дустың көнче булса, сукырайта.
Монда исә шундый кечелек:
Уч төбендә бар Җир шарын илтә,
Күренсен дип аңа кешелек.

...Ул Рәисне Чаллыга китерде,
Чынлап та утыртып учына,
Табибтән табибкә йөретте дә,
Сирәк күзлек алды дустына!..

Бер якыны аңа шөбһә белән:
- Кайсы җирең, - диде, - кычыткан?
- Балачак тыкрыктан...- диде Әнвәр,
- Ярдәм итте ятим кычыткан!..

Рәис, Рәис! Бездә, ятимнәрдә,
Изелүдән туган шат холык.
Нур булып кояштан кире төшә
Бездән тартып алган яктылык.

Әнвәргә килгәндә: җырчы-шагыйрь,
Мөгаллим, галим һәм доктор ул.
Җирдә җиде миллиард арасыннан
Бүтән мондый татар юктыр ул...


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: