КАЗ КАНАТЫ
Гаҗәеп төш күрдем:
Ишек алдым
Хәтфәләнеп бәпкә үләннән,
Капкагача, рәт вә рәт үрелеп,
Каз канаты белән түшәлгән!
Канатларның тыгыз каурыйлары
Төйнәлгәннәр көмеш сүс белән.
Көмеш сүснең якты төеннәрен
Сүтеп булмый кара үч белән...
Ак тәннәрдән суырылганда каурый
Яктыракка дипме кузгалган?!
Канлы очы безгә ят Парижның
Коммунасы сыман кызарган!...
КАЗ КАНАТЫ
Гаҗәеп төш күрдем:
Ишек алдым
Хәтфәләнеп бәпкә үләннән,
Капкагача, рәт вә рәт үрелеп,
Каз канаты белән түшәлгән!
Канатларның тыгыз каурыйлары
Төйнәлгәннәр көмеш сүс белән.
Көмеш сүснең якты төеннәрен
Сүтеп булмый кара үч белән...
Ак тәннәрдән суырылганда каурый
Яктыракка дипме кузгалган?!
Канлы очы безгә ят Парижның
Коммунасы сыман кызарган!
Кешелекнең тын алышы - бердәм.
Тупсабыздан чыккан корбаннар
«Каз канаты»н җырлап,
Европада
Мәңге кайтмас ләхет корганнар...
Бу каурыйлар миннән сорау ала,
Нинди җавап табыйм җан атып?
Кәркәле таудан кояш күтәрелә,
Коммунадай офык канатып...
КҮЗЛӘРГӘ САЛЫНГАН САЛЫМ ТУРЫНДА БАЛЛАДА
Остазым Григорий Куницынга
Иләккә дә салым салдылар,
Чиләккә дә салым салдылар,
Тагын нигә салыйк икән, диеп,
Мәскәүләрдә уйга калдылар.
Салды салым татар пәкесенә,
Чишмәсенә, бозлы бәкесенә,
Чүпрәк палас япкан сәкесенә.
Баласы йоклаган бишегенә,
Бердәнбер тәрәзә, ишегенә,
Сукмактагы йомран тишегенә.
Абзар артындагы тиресенә,
Зыянлаган аты тиресенә,
Су буендагы тал бөресенә.
Карбазына, дуга, арбасына,
Күперенә, мич вә капкасына,
Елгасына чумган бакасына.
Абзарына, тегермән ташына,
уты сүнгән боткасы, ашына,
корты үлгән умарта башына.
Салым салды булмаган алтынга,
никахлашкан икенче хатынга,
җәйгә-кышка, җылыга-салкынга.
Салдылар да салым салдылар!
Тагын нигә салыйк икән, диеп,
Мәскәүләрдә уйга калдылар.
Салым эзләп чапты- чаптылар!
Чаба торгач, эзләп таптылар!
Салым салды сакал-мыекка,
Салым салды шатка-боекка,
Салым салды ыштан-оекка.
Салым салды күңле тулганга,
Салым салды бакыр комганга,
Салым салды күзен йомганга.
Салым салды кара күзләргә,
Салым салды коңгырт күзләргә,
Салым салды зәңгәр күзләргә.
Чыкты яңа күзләр эзләргә,
Илдә калмады күз эзләргә,
Кеше дә калмады күзләргә.
Бар татарның яшькелт күзлесе,
Бар татарның соры күзлесе,
Бар татарның көрән күзлесе.
Татар, нигә шундый көчле син,
Татар, нигә төрле төсле син,
Ник бу кадәр тере сүзле син,
Кызыл балчык кебек үзле син,
Тоз базлары кебек тозлы син,
Котып бозларыдай бозлы син,
Хыянәтсез уллы-кызлы син,
Мәңге язлы, мәңге назлы син!
ЛАШМАНЧЫ ЮЛЫ
Кара көздә,
Кышкылыкка утын
Хәстәрләтеп чыбык-чабыктан,
Урманчылар җик күрсәтә иде,
Урман сирәкләтеп халыктан.
Без болай да сирәк калган ласа!
Сугыштан кайтмагач әтәйләр,
Тупасланып беткән балта белән
Бездән урман сирәкләтәләр...
Алдан инәй, арттан - өч бертуган
Сабый - кече берсе-берсеннән,
Лабылыкта, влачны каргыйбыз:
- Дөмексеннәр иде!.. Үлсеннәр!..
Туң агачка үтмәс балта белән
Тондырдың - киселми, ярчыла.
Ябалдаштан шыбыр-шыбыр килеп
Коелалар бозлы тамчылар...
Үзебез ач, ачлык - әнкәбезнең
Йөзен ертып төшкән җыерчык.
Ул яңгырдан яфраклар астына
Төенчек яшерә - кыерчык.
Шул ипине уйлап утын сөйрим,
Үзем лычма булып яңгырдан.
Төпкә суккан саен яфраклардан
Тамчы ява - салкын ялкында!..
Арка үзәгенә салкын ялкын -
Гүя эреп тимер уела.
Баш миеннән арка мие буйлап
Бозлы су аккандай тоела.
Үзебез сирәкләнеп исән калгач,
Бик тә сирәк түгел микән без?!
Илгә кирәкмәсәк, лашман тартып,
Агач сирәкләргә кирәк без!
Лашман юлы - дошман юлы булды,
Нишләтәсең - түздем, түзәмен.
Бүген булса җылыталмый йөрим
Шул чак туңган арка үзәгем.
ҖИМЕРЕК ОЯДАГЫ СЫЕРЧЫК
Караш төшә бит ул. Ходай биргәч,
Күз карашын кая куясың?
Күрәм, карамада чалышаеп,
Ас-өс килгән сыерчык оясы.
Әмма тормыш бара чалышта да,
Булмагандай үлем дөньяда.
Шахтер кебек кап-кара сыерчык
Өзелепләр сайрый ояда.
Бала чыгара ул. Балаларын
Җимерек йортта күреп алтынга.
Мин охшаттым ана сыерчыкны
Йортсыз калган ятим хатынга.
Гүя ул яулыгын чалыш бәйләп,
Җимерек тупсасына баскан да,
Ләгънәт укый фронтлардан килгән
Похоронка хатын ачкан да.
Ул бәхетсез, тик яктысыз түгел:
Оясына төшә кояшы.
Кошлар ояламый, кояш якка
Карамаса аның оясы.
БҮРӘНӘЛӘР
Бая гына зифа агач булып,
Ярыша-ярыша күккә ашсалар,
Хәзер бүрәнәгә туналышып
Грузовикта ыңгырашалар.
Мин озата барган бүрәнәләр,
Илһамнардай, моңнан ташалар.
Ирләр кебек, елый-сыктый белми,
Тик сайрашып ыңгырашалар.
Ботак дип аталган - канат димме,
Куллар димме - барсы киселгән!
Нарат илгә хуш ис сирпеп бара,
Чәереннән дөнья исергән.
Бүрәнәләр моңын тыңлап киләм,
Теләсәм дә алга үтәлмим.
Бик узасым,
Бик узасым килә,
Узсам, оят - узып китәлмим.
ТЕНТҮ
Безнең ихатага тентү керде.
Безнең гөлләр кемгә тисеннәр?
Алар гөлне, мине капшый. Көләм:
Бәхетле икән бит, дисеннәр.
Шик әйләнде биккә. Бик - хөкемгә,
Хөкем әверелде җәзага.
Без капшану чорларына кереп,
Табышны чыгардык казага.
Капшанганда юктан бар табыла!
Тавыкка буталган болгаудан
Наркот чыга. Микрофон тәгәри
Итек эчендәге чолгаудан.
Туган илем! Матур яши идек,
Шиккә-биккә исебез китмичә.
Без гөлләрдән шифа ала идек,
Су урнына агу сипмичә.
Ничек кенә капшап тентемәсен,
Тормышның кояшлы ягында
Үтә күренмәле пәйгамбәрдәй
Мин көрәшкә чыгам тагын да...
Чаллы.
Нет комментариев