Мәдәни җомга

Асия ЮНЫСОВА: ЙОЛДЫЗЛАРГА КАРАР ӨЧЕН ГЕНӘ АЯГЫНА БАСКАН КЕШЕ МИН...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә, прозаик, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Асия Юнысова гомеренең күркәм биеклегенә күтәрелде. Шушы уңайдан каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. Татар авылы И, татарның авыллары! Тузгытса да Замананың давыллары, Сез исән бит! Авылларда тәпи басып,...

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрә, прозаик, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Асия Юнысова гомеренең күркәм биеклегенә күтәрелде. Шушы уңайдан каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.


Татар авылы

И, татарның авыллары!
Тузгытса да
Замананың давыллары,
Сез исән бит!
Авылларда тәпи басып,
Дөнья буйлап атлап киткән -
Без икән бит!

И, татарның авыллары!
Янган-көйгән, баскын күргән,
Әмма исән!
Хатирәләр актарыла,
Авыл дисәм:
«Йөз ел саен күчсен алар! -
Фәрман өстән!
Дүңгәләктәй язмыш аңа-
Кубарылсын
Халык төптән!»

Авыллар соң, каһәр күреп,
Дөнья буйлап тәгәри киткән.
Урал-тауны атлап үтеп,
Себер киткән!
Сагынуга бер дәвадыр -
Яңа авылга (искәргәнсең),
Ядкарь итеп, атын кушкан
Искесенең.

Әй, татарым, сабыр икән.
Нәрсә аңа җиңеш-оршыш?
Төшкән җирдә таштай менә
Яшәп ятыш.
Шөкер әле,
Нәсел төбен саклый булыр
Балтачлары, Аблайлары,
Кызылъяры, Шәлеләре...

Җиңәлмады җилгәрелеш
Татар салган авылларны.
Хакыйкатьне тарих белә -
Бардыр аның анналлары...
Барын алсын, балта калсын -
Калкыр кабат яңа авыл -
Безнең авыл!

Сагы барның сагы ятар

Кай төбәккә юлым төшсә, шунда
Каравыл тавы дигән топонимга юлыктым.

Әлмисактан, әллә-ә кайчаннан,
Татар татар түгел заманнан
Төркиләрнең йорты-авылын,
Алай сыман, таулар саклаган.

Каракорым, Урал, Алатавы
Һәм һәркайда... Каравыл тавы...
Кинәт яудан саклап юлга баскан
Форпост кебек тау-таш маңгае.

Сагы барның сагы ятар, диләр,
Авыл йоклый - сагы бар аның.
Күзен йоммый тауда кизүләре -
Уяу сагы гамьсез авылның.

Ыру башы карап-карап алыр -
Тынычмы соң Каравыл тавы,
Үрләмиме анда аксыл төтен,
Килә, диеп, дошманнар явы?

Таудан тауга утлар ягып, шулай
Каравыллар илне кисәтә.
Ялкын яктысыннан тизрәк түгел,
Дошман угын җитез дисәк тә.

Тик шулай да янгын корымнары
Авыл-кала торган урында.
Һәлакәттә татар авыллары,
«Каравыллар», юкса, урнында!

Таулар исән әле, учак ягып,
Хәбәр салсак төрки дөньяга.
Биләмәләр чиге куелган ла
«Каравыллар» белән тамгалап.

Таулар биек

Биеклекләр, таулар ымсындыра,
Тауга менсәң, офык киңәя.
Җәйрәп яткан киңлекләрне күреп,
Туя белмәс нәфес кинәнә.

«Мин биектә,- дисең,- дөнья аста.-
Булдым, - дисең, - хәзер ил күрке».
Таулар биек. Анда меңнәр түгел,
Менүчеләр булыр бер-ике.

Памир түгел, Урал тавы түгел,
Альпинист та түгел менүче.
Шөһрәт тавын, Байлык үрен кичәр
Гомер дигән юлдан үтүче.

Таулар хәтәр - ялгыз менәм, димә.
Менгән саен кими кислород.
Үткелләрне имин кичәр өчен
Теземеңдә кирәк дусларың.

Хыялда бар - гомер пигын яулау,
Ачылыр күк шунда хозурлык.
Иң биектә, юкса, колач җәйгән
Чиксез бушлык, тиңсез ялгызлык.

Юк, кирәкми!Тауга чакырмагыз.
Бүтән затлар тауга соклансын.
Тауменәрнең ялгыз бәхетеннән
Язмыш мине, берүк, сакласын!

Син кирәк

(Мәрсия)

Кычкырасы килә яңгыратып,
Кычкырасы килә шар ярып:
«Туфан абый, алай уйнамыйлар,
Әҗәл белән йөрмә шаярып!»

Әйткән идең, анысы, әйткән идең:
«Туфан абыең да гел булмас!
Сайрыйм гына дигән сандугачка,
Куныйм гына, дисә, гөл булмас!»

Ник кайтмадым икән чакырганда?
Ник карадым җаем югына?
Юбилейга түгел, бүтән вакыт -
Көз көнендә, балан җыйганда.

Ак чәчәккә күмеп киттең җирне,
Ул чәчәкләр хәзер җимештә.
Мөлдерәмә сагыш баланнарда,
Сагыш ачысы бар миләштә.

Балан-миләш белән бер халәттә,
Мөлдерәмә керәм көземә.
«Бәгырькәем», - диеп кемнәр әйтер,
Кем эретер җылы сүзенә?

Кычкырасы килә яңгыратып,
Сискәнерлек итеп тал-тирәк:
« Җирдә язлар кабатлансын өчен,
Туфан абый, Җирдә син кирәк!»

Йөрәк һәм җан

Йолдызларга карар өчен генә
Аягына баскан кеше мин.
Мин бу Җирдән китә алмам кебек
Йолдызларның серен төшенми.

Киң Галәмнең утлы өерендә
Минем гомер йолдыз тузаны
Йолдызлардан Җиргә үрелгәндә
Күренә микән гомер узганы?

Күккә карап, гомер юлын сызып,
Йолдызбагар саный елларым.
Уч сызыгын күккә сузган юлны
Бер мизгелдә өзә елдырым.

Кинәт чәчрәп чыккан ак күбәләк
Җир гөленә кунып җылыныр.
Галәм гөмбәзендә яңа йолдыз -
Йөрәгемнән агар аңа нур.

Йолдызларга карар өчен генә
Аягына баскан кеше мин.
Йөрәк һәм Җан - йолдыз һәм күбәләк
Хакын хаклап Җиһан ишелми.

Бәхет дагасы

Язмышымны юллар белән үрдем,
Уч сызыгы - илем картасы.
Казан - Баулы, Казан - Әлмәт, Чаллы,
Казан - Балтач, Байлар Сабасы...

Арган атлар түгел, аргамаклар!
Безнең атлар һәрчак җигүле.
Шәһәр белән шәһәр арасына
Җиңел генә илтә «Жигули».

Чакрымнарны бер сулышта йотып,
«Мерседес»лар оча - күр әле!
Шүрәлеләр качкан урман юлын
Кисеп кенә үтә «Шевроле».

Гомерләрне салып гел картага,
Әҗәл белән уйнап качышлы,
Гасыр белән гасыр очрашканда
Без сайладык шушы очышны.

Шул очышлар,тапмый югалтулар...
Бармак арасында җил генә.
Яланаяк басмый узган юллар
Үкендерә мине гел менә.

Җәяү генә төшәр идем юлга,
Алдан укып сәфәр догасын.
Җәяүлегә бер табылдык, диеп,
Тимер атлар җуймый дагасын.

Әкиятләрне җирдән качырдык,
Хәзер инде каян табасың?
Кайсы юлның тузаннарын кочып,
Ята икән бәхет дагасы?

Мирас

«Кайда, - дисең, балам, -безнең эзләр?
Кайда соң ул Колизейлы калам?
Кайда, - дисең, - мәрмәр хан-сарайлар,
Таш диварлар анда, кальгам?»

Сорауларың, балам, җиңел түгел,
Нәрсә әйтим сиңа, ни диим?
Җавап табар иде һун бабаңнар,
Сөйләр иде кыпчак әбиең...

Алар сине белмәгән дә килеш
Далаларда курган корганнар.
Курганнардан танып табарсың, дип,
Тын йокыга шунда талганнар.

Бай мирасың бар ул синең, балам -
Мирас калган сиңа таш-таулап.
Күл-елганы ике кыйтга буйлап
Һун бабаңнар куйган тамгалап.

Калалармы? Булган алары да.
Сүзләремә дәлил исемнәр.
Атамалар сиңа азимут ул,
Мирасыңны эзләп килсенгә.

Сиңа тагын бабаңнардан әле
Татар дигән мәгърур ат калган.
Синең телең белән - төрки телдә
Далаларда җырлый ут- кылган.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: