Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Асия Юнысова: Кашкарыйлы көзге бакчаларга Төнге күкләр йолдыз койган чак...

Көз – шагыйрь ул! Айны кабызган да Төсле шигырь язып утырган. Шигырь язган битләр – яфракларны Сукмакларга сибеп тутырган.

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган  шагыйрә һәм прозаик, Һ.Такташ, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Юнысовага шушы көннәрдә 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәб­рик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат уңыш­лары те­ләп калабыз.


ОРЛЫГЫҢ НИ...

Әй татарым, орлыгың ни –
Тарымы син, бодаймы син?
Идел-Урал тарласына
Сипкән сине Ходаймы соң?

Алып килеп монда сине
Диңгезеңнән, тауларыңнан,
Иген сыман чәчкән сине,
Учлап-учлап тубалыннан.

Киң колачтан сипкән сине
Идел-Урал арасына.
Белгән Халикъ хөр рухыңны,
Тар урынга сыймасыңны!

Әй татарым, орлыгың ни?
Бик тересең – тарыдыр син!
Корылыкка бирешмәгән
Тары сыман катыдырсың.

Әй татарым, арыштыр син –
Сокланалар егәреңә.
Бирешмәгән орлык көче
Меңәр еллык җилгәрүгә.

Югалтмыйча орлык аслын
Меңәр елны кичкән бодай,
Тегермәннән исән чыккан,
Ак-пакь калган – ул син бугай!

Он иткәндә таш тәгәрмәч,
Әверелдең калачка син.
Кояшка тиң ипи тотып,
Ил каршына чыккан да син!

Әй татарым, орлыгың ни –
Тарымы син, бодаймы син?
Орлыгыңны яшәтергә
Балаларың калырмы соң?

КОЕ*

Әгәр белсәгез, эчә торган
суларыгыздан хәбәр бирегез.

    Коръән. «Хәл» сүрәсе, 68 нче аять

Болгар җирләренә барасым бар,
Сулар аласым бар коедан.
Мин үзгәрәм анда, алмашынам
Болгар җилгә битем куюдан.
Кылган юртып искән әремле җил
Сыйпап йөри Шәһри каберен.
Идел-Чулман кашы – асылташның
Ник җуелган таҗлы кадере?
Чулпы җырын өзгән кылыч чыңы.
Кайсы көндә булган, кайчан бу?
Су хәтере тирән – шулай диләр –
Кое күзләрендә уйчан су.
Бабаларым эчкән судан хәбәр!
Ни беләсең, кое – меңьяшәр?
Мин болгарның татар оныгымын,
Уйчан күзгә карап эндәшәм.
Мең сорауга эзләп бер җавапны,
һаман киләм монда, юл чыгам.
Шыгыр-шыгыр чыгыр, җырлы чылбыр
Хәтерле су чыга юлчыга.
Кое суын эчкән сәхабәләр.
Иман иңгән җирдә тылсым бар.
Дым качырмый ун гасырлык кое,
әлгар илгә дога кайтсынга.
Уйлы күзгә өмет белән карап,
Күрдем анда дәвер күкрәвен.
Эчәр суы – мөлдерәмә кое!
Җирдән китмәс әле бу кавем.

* Шәһри Болгар музей-тыюлыгында Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан Болгар иленә ислам кануннарын өйрәтергә җибәрелгән сәхабәләрнең берсе – Габдрахман сәхабә коесы бар.


АВЫЛЫМ ХАТИРӘСЕ

Туган якка кайттым әле менә,
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.

Эзләремне саклый Ык буйлары,
Бу сукмактан үрдәк-каз кудым.
Әрәмәдә бөрлегәннәр өздем,
Басмаларга басып кер юдым.

Өянкеләр һаман шул икән лә,
Кычытканнар һаман шук икән.
Күршеләргә сәлам бирим дисәм,
Кемгә дисәм, шулар юк икән!

Өй каршында мин утырткан сирень
Серен саклый башка берәүнең.
Якыннарым мине ятсыналар,
Киялеге читтә йөрүнең.

Кайтуымны беркем көтми кебек,
Урамнарны кат-кат урадым.
Балачагым йөрде арттан калмый,
Авыл хәтеренә уралып.


ТОЗ ТӘМЕ

Тозлы мәгарәдә яткан чакта,
Тоеп тәндә аның сихәтен,
Балачакка кайтып барладым мин
Әрнү сеңгән тозның хасиятен.

«Бакчы, кызым мунча кергән икән,
Тоз каптыңмы әле, балакай?» –
Шулай диеп, миңа тоз йоласын
Гел үтәтә иде бабакай.

«Тозны чәчә күрмә – олы гөнаһ.
Тоз чәчелсә – ызгыш азактан».
Тоз йоласы белән кисәтүдә
Саклау булган олы газаптан.

«Ипи-тозым сиңа – якты йөзем» –
Телгә килә сүзгә баш булып.
Ипи белән гел янәшә йөри –
Табыннарга килә аш булып.

Бездә гадәт – кунак каршылаулар
Ипи өсләренә тоз куеп.
Тозсыз сүздән күп чак тыелсак та,
Әйтер сүзне әйттек тоз коеп.

«Бер тоз гына аны төзәтер», – дип,
Яраларга яптык әрнетеп.
Терек суларына бәрабәр ул –
Канга сала табиб эретеп.

Тоз күп кирәк безгә. Тоз табабыз,
Тауны тишеп яки тау ватып.
Авыр хезмәт үзе тоз-таш булып
Буыннарга төшә кайвакыт.

Нужаларның хакын белгән бабам:
«Тоз кабып куй!» – дигән иде шул.
Ачы яшем, тозлы тирем өчен
Кирәгерен белгән икән шул.

КӨЗГЕ МАНЗАРА

Бәллүр тынлык кылын тибрәтеп,
Моң агыла көзгә багышлап.
Көзне каршы ала көяз миләш,
Ал тәлгәшләр белән алкышлап.

Мәтрүшкәләр өзеп, җиләк җыеп
Акланнарда истә йөргәннәр.
Җәй хәтерен инде кибән итеп
Болын куенына өйгәннәр.

Язын сайраганның көзге сые
Ындырларга кайтып тулган чак.
Кашкарыйлы көзге бакчаларга
Төнге күкләр йолдыз койган чак.

АВЫЛ ЗИРАТЫ

Авыл зиратында йөрдем
Уем белән икәүләп.
Авыл белән бергә яши
Зират дигән бер дәүләт.

Тып-тын дәүләт, бер дәгъвасыз:
«Сезгә калды дөньябыз!»
Мине сөйгән һәм мин сөйгән,
Якыннарым, монда сез!

Монда зират, монда тынлык,
һәр кабердә бер дөнья.
Якыннарым сагынганга
Килгән идем мин монда.

Монда гомрем шаһитлары,
Мондадыр әби-бабам.
Авылымда югалтканны
Мин монда килеп табам.

Тын зиратта моңлы хозур,
Кипкән үлән зыңлыгы.
Күбәләк тә какмый канат,
Бозмый зират тынлыгын.

Әни белән йөргән идек,
һәр чардуганны сыйпап.
Өч аршынлы каберләргә
Олы гомерләр сыйган.

Әни һаман дога кылды,
Тын җылытып учында.
Инде менә берьялгызым
Торам аяк очында.

КОМ СӘГАТЕ

Кем табышы – ком сәгате
Саный вакыт микъдарын.
Беркем белми сәгатендә
Тагын күпме ком барын.

Ком тузаны тар муенга
Ага башта бик акрын.
Йөгерә-чаба ком минутлар,
Күренүгә ахыры.

Яши башлау мөмкин түгел,
Әйләндереп сәгатьне.
Минутларны саныйм димә
Комың беткән сәгатьтә. 

«ТИТАНИК»
Син ниятләрең корасың,
Тәкъдир елмаеп куя.
Хыялыңның диңгезенә
Чыгарып куя кыя!

Иң бәхетле бер көнеңдә
Нидер була. Нигә, ник?
Хыялларың белән бергә
Төпкә китә «Титаник».

Ярый ла ул озатып калса,
Авазлар могҗизасы.
Бәлки, яшәү дөрестер ул,
Бу көнем, дип, соңгысы! 

ЗАЯ ГОМЕР

Үкенечтән үкенеч ни үкенеч? –
Гомеркәйләр үткән заяга.
Дисбе төймәләре азая ла,
Әнә генә очы, азагы.

Үкенүдән хәзер ни файда ла,
Яшьлек үткән, йомгак сүтелгән.
Тәртәләргә тибәр генә чакта,
Тешне кысып, сабыр ителгән.

Татлылардан татлы бу ни татлы?
Бәгырь ярып, үксез наз ага.
Кала назлар, кала, кала ла!
Мөлдерәмә килеш казага. 


КӨЗ ХАЛӘТЕ

Көз – шагыйрь ул! Айны кабызган да
Төсле шигырь язып утырган.
Шигырь язган битләр – яфракларны
Сукмакларга сибеп тутырган.

Көз хыялый! Төне буе тагын
Алтын тәңкә сибеп уйнаган.
Агач башларыннан очып узган,
Баланнарны кочып елаган.

Иртәгәсен инде уйланган ул –
Рәссам булып таңда уянган.
Мәрҗән күзле көзге миләшләрдә
Кинәт бәхет тоеп, ут янган.

Шагыйрь-рәссам белә кыл-каләмен
Кайсы төскә кайчан манасын.
Ул өлгерер язып кышка кадәр
Бу көзләрнең уйчан кыйссасын.

Яфракларга сеңгән җәй сагышын
Гомерләрнең талгын агышын,
Соңгы сәлам кебек алкышларны –
Күчмә кошның канат кагышын
Язын калдырыр ул китабына.
Яфракларның кыштырдавын басып
Нокта куяр елның хисабына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев