Мәдәни җомга

Ана телен яклыйк! – Кеше булып Калырбыз без тик шул чагында!

Зариф БӘШИРИ Сакла телеңне! Әй татар! Бу көнгә чаклы саклады, бел, ни сине? Каршыңа килгән һәлакәттән ни соң йолды сине? Асрады ни нәрсә күкрәгеңдә хәят дәмнәре, Мәңге бетмәклек сазыннан ни суырып алды сине? Кортмады яшәү тамырларындагы бер дәм1белән Яфрагы бар, чәчкәсе юк - кормаган гөлдәй сине? Шөбһәсез, саклаган шәй -...

Зариф БӘШИРИ
Сакла телеңне!
Әй татар! Бу көнгә чаклы саклады, бел, ни сине?
Каршыңа килгән һәлакәттән ни соң йолды сине?
Асрады ни нәрсә күкрәгеңдә хәят дәмнәре,
Мәңге бетмәклек сазыннан ни суырып алды сине?
Кортмады яшәү тамырларындагы бер дәм1белән
Яфрагы бар, чәчкәсе юк - кормаган гөлдәй сине?
Шөбһәсез, саклаган шәй - тик мөкаддәс тел сине.
Җуймады "татар" намыңны һәм "татар" кылды сине.
Бир тавыш: "Мин бар!" - диген, мондан булма сөкүт,2
Тел булып та, яшәми торганлык шулай телде сине
Аркаланма башкаларга, көтмә һич "ярдәмчеләр",
Кем озатмыш мәңгелек юлга, җаным, көлми сине.
Бар булырсың һәм яшәрсең дөньяда рәхәт, тыныч,
Һич тә изә алмаслар, булсаң "ана телле" сине!
1911 ел.
1 Дәм - дым, тамырдан килә торган су.
2 Сөкүт - тыныч, күндәм, юаш.

Марсель ГАЛИЕВ, Татарстанның халык язучысы

Бәгырь авазы
Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә -
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә -
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә -
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә -
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә -
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә -
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Учарланып, юашланган учакларның
Чал көлендә, бөгәрләнеп, калырбызмы?
Ут хәтере гөлтләп сүнсә, су хәтере кала -
С у с ү р ә с е н аңлап, сабак алырбызмы?
Ходай биргән Милләт дигән таҗны җуеп,
Киләчәккә гидай булып барырбызмы?!
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Роберт МИҢНУЛЛИН, Татарстанның халык шагыйре
Тукай белән сөйләшү
Ниләр уйлыйсың икән син, Тукай? -
Безнең өчен сызланасыңмы?
Безнең белән горурланасыңмы?
Әллә безне кызганасыңмы?
Ә без һаман синнән калган татар -
Үзгәрмәгәнбездер тамчы да.
Үзгәрмәбездер дә... Хәзер инде
Ярдәм итмәс синең камчы да!
Үз көнебезне без күрер-күрмәс,
Телебезне дә яклар-якламас.
Без һаман шул үләр-үлмәс милләт,
Без һаман шул йоклар-йокламас...
Мәскәү абзыебыз әле һаман
Якабыздан тоткан ныгытып...
Үзебезнең татар икәнне дә
Җибәрәбез кайчак онытып.
Кыскан саен кычкырырга кирәк!...
Кычкырмыйбыз - тамак карлыккан...
Без дәшмәскә өйрәнгәнбез инде...
Татарлыктандыр ул, тарлыктан.
Йодрыкларыбыз төйнәлсә дә,
Койрыкларыбыз кысылган.
Әйтерсең лә койрык кысарга да
Кемдер тарафыннан кушылган.
Мактанырга булдырабыз! Имеш,
Заманында дөнья тотканбыз.
Тотканбыздыр... Ләкин ни өчендер
Телебезне генә йотканбыз.
Телсез дә бит елап көлеп була,
Утырып була көйләр көйләшеп.
Телсез татар ул - иң әйбәт татар,
Аның белән була сөйләшеп.
Телсез татар - иң абруйлы татар!
Телсезләрне була тыңлатып.
Без телсез дә аңлый торган халык...
Нәрсә торам әле аңлатып?!
Безнең хәлләр шушындыйрак инде...
Кайтып керсәң әгәр тегеннән,
Язар идең, Тукай, акылыңнан,
Язар идең туган телеңнән.
Язар идең телдән, киек кошлар
Мәхрүм булган кебек канаттан...
Бу хәлләрне күрсәң, оятыңнан
Үләр идең, Тукай, кабаттан.
Соң булса да әйт сүзеңне, Тукай,
Татар теле әле тереме?
Юк, кирәкми, телсезләргә, зинһар,
Әрәм итмә газиз телеңне!...
Ни дисәң дә, без шул татар инде,
Нинди генә хисләр кичермә!...
Кичер безне, Тукай, кичералсаң,
Кичер безне...
Хәер, кичермә!
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН
* * *
Авызың тулы кан...
Бу җирдә
Диюләр теш коеп көн күрә...
Сытып чыгар ирен читеннән,
Вәләкин телеңне,
Кан, диеп, телеңне,
Ялгышып телеңне төкермә!
Син үргә менгәндә, язмышың
Аз типтеме аска, аз атты?
Бер генә егылып борының канаттың...
Бер генә җуела азатлык!
Аннары тиешле наныңны
Теләнеп сорарсың үләттән.
Тик кара таракан төшкәндәй ашыңа,
Төшәчәк дәвамнар каһәре башыңа -
Бел генә:
Бер генә,
Нибары бер генә,
Бер генә югала дәүләт тә!
Ут төпле иләктән, туктаусыз,
Ил арты илләрне иләтеп,
Юата астыртын елмайган җәлладың:
- Җайладым!
Нибары бер генә,
Бер генә үләчәк милләтең!
Авызың тулы кан...
Бу җирдә
Диюләр теш коеп көн күрә...
Сытып чыгар ирен читеннән,
Вәләкин телеңне,
Кан, диеп, телеңне,
Ялгышып телеңне төкермә! -
Исән-сау котылгач,
Иң соңгы орышта
Очрашып күзгә-күз, бергә-бер, -
Хөрлеккә мәдхия җырларга,
Хөрлеккә мәдхия җырларга,
Җырларга кирәгер!
Гөлүсә БАТТАЛОВА
Югалган буын
Көтүчесез калган көтү ничек,
Без дә шулай хәзер җир өчен.
Разил Вәлиев
Фитри иман белән җиргә килеп,
Бисмилланы белеп үссәк тә,
Һәйкәлләргә табындырды заман -
Теш үтмәде соңрак терсәккә...
Тәүбә кирәк иде, ә без дәррәү
Каушый-каушый үптек әләмне.
Бер атадан туган кардәшләргә
Чит лөгатьтә бирдек сәламне.
Кинәт булды кебек (әллә юкмы?) -
Әй буталды кәгъбә, мәйданнар!
Без бит - җирдә хак кыйбланы табып,
Кабат-кабат аны җуйганнар!
Яңа дәвер безгә динсез, диеп,
Һәр чат саен сукты яңакка.
Денсез түгел ич без - нахак бәла
Төер булып ятты тамакка!
Югалганнар - безнең ишләр шулай
Кушаматлы туар-тумыштан -
Бар гөнаһка хуҗа табар өчен
Җиң сызганып кемнәр тырышкан?!
Вакыт-вакыт кыйбла җуелса да,
Буталса да уңы-суллары,
Тетрәнүләр кичкән безнең буын
Сыек умырткалы булмады!
Тел очында калган ирек тәме
Юк булудан безне саклады,
Эзәрлекләп, арттан иярсә дә
Үткәннәрнең кара сакалы.
...Югалтулар алда күп булыр күк -
Телдән язып туса буыннар.
Югалулар аша табылырга
Иртәгә - соң. Бары БҮГЕН бар!
Луиза ЯНСУАР
Өзмә!
Әгәр без сөйгәндәй сөйми икән кемдер,
Юк, зыянлы түгел...
Табып ямен, күркен,
Җирдә ул ирекле - өйләр сайларга да,
Илләр сайларга да - кайда сулыш иркен.
Тик ватанны гына булмый сайлап алып.
Тик телеңнән генә булмый «чыгып качып»...
Ул беренче тойган сөт тәмедәй - тансык.
Ул - ләхетең уйгач... убылачак балчык.
Бар кыйтгалар ачык -
Чык та йөгер, әнә...
Тартмыйм итәгеңнән.
Тотмыйм кулларыңнан.
Тик телемне генә -
Телем-телем китеп -
Өзмә
Туарга да
Әле өлгермәгән -
Нәни улларымнан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: