Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Алсирә Мөхәммәтҗанова: Билләребез хәзер нечкә түгел, Күңел кылларыбыз нечкәрде...

Кагылма иңемә кышларның, Кагылма, иң усал бураны, Бирешмим, өрәм дә тынымны, Җылытам өшегән җанымны.

МИЛӘШ ТӘЛГӘШЕ

Тәлгәш-тәлгәш миләш,
Бул син миңа сердәш,
Сары көздә тула җимешең.
Адашты бәхетем,
Көзләрдә өметем,
Бәхетемне эзләп килешем.
          
Көзләр никтер елак,
Язлар әле ерак,
Кызыл яшьләр тама тәлгәштән.
Әче җимешеңнән
Муенсалар тезәм,
Сагыш тәме килә миләштән.
 
Тәлгәш-тәлгәш миләш,
Бирче миңа киңәш,
Кире какма мине, миләшем.
Әллә яшим ялгыш,
Гомер үтә ялгыз,
Шуңа ярсу йөрәк тибешем.
 
Тәлгәш-тәлгәш миләш,
Синме ярым тиңдәш,
Өлешемә тигән көмешем?
Төшләргә керәсең,
Елмаеп көләсең,
Шушы микән бәхет җимешем?
                            

        * * *
Сары көзләр тагын килгән икән,
Тамчылары кага тәрәзгә.
Сулган гөлне соңгы тапкыр үбеп,
Бизәк сала кортлар кәрәзгә.
Ак каеннар моңсу, имәннәр дә,
Өрәңгеләр тирән сагышта,
Чыршыларның гына бер гаме юк,
Утыралар оеп кояшта.
Балан белән миләш – ике сердәш,
Икесе дә әче җимешле,
Шыбыр-шыбыр яфрак яңгырында
Уттай янган кызыл тәлгәшле.
Йомшак келәмнәрдә эзем кала,
Аякларга яфрак урала.
Киек казның каурый җилләрендә
Сулышлары көзнең тарала.
... Сары көзләр тагын килгән икән,
Күңелләрнең тулган чаклары,
Бураннарда әле адашырлар
Хисләремнең ярсу атлары.


       * * *
Кагылма иңемә кышларның,
Кагылма, иң усал бураны,
Бирешмим, өрәм дә тынымны,
Җылытам өшегән җанымны.
Кагылма иңемә көзләрнең,
Кагылма өзлексез яңгыры,
Чыланса да керфек, бирешмим,
Сүнмәгән күңелнең ялкыны.
Кагылма иңемә тормышның,
Кагылма, иң ачы җилләре,
Керегез йөгереп кочакка,
Сыясыз, күңелем киң әле.
Кагылып иңемә тын гына,
Хәлемне, туган җир, син сора,
Җилләрдә уйнаган карларың,
Яңгырың тамчысы да дәва.
Кагылды иңемә илемнең
Башлары иелгән таллары...
Бирештем, түзмәде, җанымның,
Суларга түгелде зарлары...
      
КУЯН ТУРЫНДА КЫЙССА

Дөньялар икән куласа,
Әйләнә дә бер баса.
Бер үк хәлләр, бер үк җирдә
Кабатлана лабаса.
Арыслан, Аю, Төлкеләр...
Аучылар дөньясында
Тынычлап яши алмый, ди,
Бүре дә оясында.
Гел мәшәкать, гел борчудан
Тора икән көннәре,
Уен-көлке, шаяруда
Үтми икән төннәре.
Аучыбызның аяз көндә
Югалган,ди, сарыгы,
Иң симезе, иң майлысы,
Түгел икән арыгы.
Сарык эзләп йөрегән, ди,
Эшен ташлап барысы.
Җинаятьчене тотканнар,
Суд бара, ди, ахрысы.
Тикшергәннәр, сорашканнар
Шаһитларны, аучыны.
Сез күрсәгез, исегез китәр
Сарыкны ашаучыны!!!
Хәйләкәр, ди, була икән
Сорысы да, ап-агы,
Үзен яклап ярты сүз дә
Әйталмаган, ди, тагы.
«Ә» димәгән, «Б» димәгән,
Килгән, ди, ыгы-мыгы...
Гафуриның Куянының
Пыра, пыра оныгы!!!
Арыслан, аю, төлкеләр
Аучылар дөньясында
Аркан ишәләр куянга
Бүренең оясында.
Дөньялар икән куласа,
Әйләнә дә бер баса,
Бер үк хәлләр, бер үк җирдә
Кабатлана лабаса.
Дар агачы көтә аны,
Җәзасын алыр куян...
Озын сүзнең кыскасы шул:
Мин дә ноктамны куям.


        * * *
Бу дөньяда алга бара тик бер вакыт,
Хөкемдарлар һич үзгәрми – монысы факт
Чорлар үтә, заманалар, буын үзгә,
Һаман бер чүп кадала да керә күзгә.
Сабырлыкта татар алда, күндәм халык,
Ни кушсалар, шуны эшли арып-талып.
Татар халкы тормышында шул ук уйлар:
Идарәче олы абзый итә туйлар.
Татарның бит үз татары башын ашый,
Түрә булгач, гайрәтеннән ачуы ташый,
Элеп куя чабатасын түрләренә,
Байлык җыя алып китәр гүрләренә,
Хөкемдарның бар йомышын үтәп тора,
Әбуҗаһил пычакларын чарлап тора.
Тел кисәләр, күтәрелсен ник бер кашы?!
Милләтенең корып бара чишмә башы...
Хәстәрендә инде халык, бетә ашы,
Сараенда сөяп куйган кабер ташы.


КЕШЕ КИТӘ...                                       

Кеше китә. Җирдә нәрсә кала?
Баскан эзе, эздә – туфрагы.
Шул туфракка төшкән  орлык кала,
Ятим кала йөргән сукмагы.
Кеше китә, җирдә сагыш кала,
Җыры кала, җырда – моңнары.
Туган нигез, торган җире кала,
Атмый кала атар таңнары.
Кеше китә, кала нәсыйхәте,
Улы, кызы – нәсел хәтере.
Балаларга әйткән васыяте,
Үтәлергә тиеш нәзере.
Кеше китә, истәлеккә кала
Хатирәләр – кеше әйтере.
Ак кәгазьгә язган сүзләр кала,
Ноктадан соң кала өтере.
Кеше китә. Җирдә нәрсә кала?
Кабер ташы, ташта – исеме.
Салкын ташны кочкан җилләр кала,
Туфрак була кеше җисеме.
Кеше яши бары мизгел генә, –
Яшәү белән үлем арасы.
Онытмасын  җирдә калган җаннар,
Мәңгелеккә һәркем барасы!

 
ПАЛАС ЮУЧЫ КЫЗ

Нигә төшкән татар кызы су буена,
Уйчанланган күз карашы, ни уенда?
Тал-тирәккә иңен куеп ник моңлана?
Ярсу йөрәк дулкыныннан су комлана.
Су агышы алып китәр сагышларын,
Җырлы итәр, көйгә салыр камышларым.
Көянтәле чиләкләре авыр түгел,
Кемне көтә сөюләрдән тулы күңел?
Сөйгәненә чиккән яулык куенында,
Мәрҗәннәре җемелдәшә муенында,
Вәгъдәләшсә ике йөрәк су юлында,
Бүләк итәр, бар да Ходай насыйбында.
Күпме торыр бит очларын яшькә күмеп?!
Өметләрен суга салма, ашык, егет!
Авылымның зөбәрҗәте, таң йолдызы,
Инешемнең бер мәрҗәне – татар кызы!
...Ник моңлана авыл кызы, ни уенда?
Паласларын юып элгән су буенда.


        * * *
Телем озын микән әллә –
Кисмәкчеләр,
Тел килешми сиңа хәзер,
Димәкчеләр.
Алар өчен бигрәк яхшы
Сөйләшмәсәм,
Бөтенләй дә телсез булсам
Әйбәт икән.
Телсезләргә колаклар да
Нигә кирәк?
Ике күз дә минем йөзгә
Артык, димәк!
Авызымда телдән башка
Тешләрем бар,
Телләремә үрелгәнне
Тешләвем бар...
Чынлыкта да әллә инде
Озын телем?
...Кысып куйдым телләремне
Тешем белән.


        * * *
Гомер үтә – үтмәс төсле һәркемгә дә,
Мәшәкатьләр тулы тормыш һәркемдә дә.
Иренәбез, онытабыз син дә, мин дә,
Яратам дип сөйгәннәргә әйтергә дә.
Чабып барган узыш аттай кыланабыз,
Ашыгабыз, чит ярларга табынабыз,
Ошамаса якыннарның карашы да,
Сызган шырпы төсле кинәт кабынабыз.
Сабыр итче, туктатып тор атларыңны,
Җибәр әле бер-бер артлы хатларыңны:
«Сөям сине, аңлыйсың син җаннарымны,
Балкытасың бары тик син таңнарымны».
...Гомер үтә, үтсен әйдә бәхетләрдә,
Чын сөюне куйыйк әле тәхетләргә!


КАРТАЙМАГЫЗ ӘЛЕ

Картаймагыз әле, замандашлар,
Безгә гомер бушка килмәгән,
Кайнар йөрәк тибә күкрәкләрдә,
Күңелләргә кырау тимәгән.
Билләребез хәзер нечкә түгел,
Күңел кылларыбыз нечкәрде.
Олы юлда хәрәмләшкән дусны
Йөрәк инде күптән кичерде.
Картаерга безгә иртәрәктер,
Әле яши генә башладык.
Җитдиләнә төштек кичә генә,
Җүләрлекне яңа ташладык.
Шаянлыкта тапкырлыкны таптык,
Күңел чая, һаман җилбәзәк.
Моңсу була безгә, гадәтенчә
Күз яшьләре аша көлмәсәк.
Бурычыбыз бизмәннәргә сыймый,
Безгә генә тиеш түгелләр.
Юкка-барга борын төшермибез,
Җырлы-моңлы безнең күңелләр.
Һәр түрәгә зурлап башлар идек,
Урындыгы булгач түрдәрәк.
Куласалар әйләнә дә баса,
Дөнья булган икән түгәрәк.
Мавыкмадык артык мода белән,
Белем бишекләрен тирбәттек.
Тугры дуслар булдык әрсезләргә,
Кәкре каен азмы терәттек?!
Тезгенләдек ярсу хисләрне дә,
Акылларны җиктек арбага.
Урманнарда төнлә йөремибез,
Чәчәк аткан инде абага...
Ашыкмагыз әле картаерга!
Эшләнәсе эшләр бетмәгән.
Иртәгәсен Ходай Үзе белә,
Күрәчәкләр булсын ил белән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев