Алмаз Әхмәтгалиев 1981 елда Татарстанның Балтач районы Кариле авылында эшчеләр гаиләсендә туган. Норма мәктәбен тәмамлагач, 96 нчы һөнәр лицеенда белем ала. Өйләнгән, өч бала әтисе.
Алмаз Әхмәтгалиев шагыйрь Харрас Әюпнең туганы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәүсәрия Харрасованы остазы дип саный.
2016 елда "Хезмәт" район газетасы Алмаз Әхмәтгалиевнең «Хыял...
Алмаз Әхмәтгалиев 1981 елда Татарстанның Балтач районы Кариле авылында эшчеләр гаиләсендә туган. Норма мәктәбен тәмамлагач, 96 нчы һөнәр лицеенда белем ала. Өйләнгән, өч бала әтисе.
Алмаз Әхмәтгалиев шагыйрь Харрас Әюпнең туганы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәүсәрия Харрасованы остазы дип саный.
2016 елда "Хезмәт" район газетасы Алмаз Әхмәтгалиевнең «Хыял канатларым» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгын әзерләп чыгара. 2017 елда Алмаз Казан арты яшь язучыларының "Ызандашлар" төркеменә кушыла һәм иҗади эзләнүләрен дәвам иттерә.
Бер уй бимазалый
Бер уй бимазалый, кайта-кайта,
Сәрхуш түгел үзем, аек та...
Йөзәм сыман кара төнгә каршы,
Дулкын сөзеп, тишек каекта -
Бер уй бимазалый, кайта-кайта.
Шомлы җилләр хәлсез җанны урый,
Ишкәгемә алар ябыша.
Бизгәк тотып, тәнем бәргәләнә,
Маяк эзләп күзем камаша -
Шомлы җилләр хәлсез җанны урый.
Агым юлы алга илтә мине,
Беләм: тиздән кояш күренер.
Ышанам мин, тәнем сулыш алгач,
Җаным яктылыкка үрелер -
Агым юлы алга илтә мине.
Шул уй изә минем күңелемне:
Бармы икән ярда камышлык?
Камыш чүккән... татар ярларында
Җил-кубызга бии шом - бушлык -
Шул уй изә минем күңелемне.
Без
Безме, ирек, диеп шашынганнар,
Сезме соң ул җанны уяткан?
Кара төндә кояш кебек балкып,
Аяз күктә яшен уйнаткан?
Безме соң ул җаны өшегәннәр,
Сезме соң ул аны җылыткан?
Нигә, димен, тормыш чоңгылында
Сакчы фәрештәләр оныткан?
Без түгелме, күкрәк сөте татып,
Аналарның моңын тыңлаган?
Сез түгелме, милләт яшәсен, дип,
Язмыш камчысыннан кыйналган?
Без түгелме бозга төрелгәннәр,
Сез түгелме аны ватучы;
Бүз биләүдән - ак кәфенгә кадәр
Хакыйкатькә әйдәп баручы?
Без түгелме - мәйдан уртасында
Иңгә-иңне куеп торырлык;
Башка баскан авыр ташны тишеп,
Ил күгенә үрлисе орлык?!
Бүреме, куянмы?
Бүреме син, әллә өркәк куян? -
Элдерәсең җил уңаена.
Баткач кояш кереп тау артына,
Бүредәй улыйсың җаеңа.
Яшен белән яңгыр сөйләшкәндә,
Йөрәгең инде - табаныңда.
Болытларга болыт бәрелгәндә,
Кача синнән хәтта аңың да.
Бүреме син, әллә өркәк куян -
Җилгә каршы ник чыкмый тының?
Күзем йомган керфек тавышына
Тәнең ташлап качар күк җаның.
Кыю булсаң улап кына калма,
Баш бүрене шакал да таный.
Куй күкрәгең аучы мылтыгына -
Өереңә куркыныч яный.
Яңгыр гына...
Адәм гомере - төпсез олы дәрья,
Коя аңа язмыш елгасы.
Иссә җилләр, уйнак җилләр сыйпап,
Дулкынлана күңел дөньясы -
Гөрли-гөрли килә агасы.
Килсә буран ерак котыплардан,
Тәнне кыйнап, җанны өшетә.
Тотып сала тәмуг утларына,
Читтән карап, нәрсәдер көтә -
Күк яулыйсы канатны өтә.
Бер гомердә шатлык-кайгысы да -
Һәммәсе дә чагыла йөздә.
Бар кояшы, әрсез болыты да,
Тик шулай да бөгелмим тездән -
Яңгыр гына тамчылый күздән.
Аска да - татар... өскә дә
Төртсәләр дә, типсәләр дә,
татар барыбер татаР;
Адашмый ул, алга атлый,
мактап аны таң атА.
Татарларым дөнья тарта,
әйтерсең лә көчле аТ,
АллаһымА
Рәхмәтле мин, татар булуыма шаТ!
Гомер-сынау
Адәм туа, дөнья куа,
Әйтерсең чыккан яуга.
Сабырлыгына таяна,
Менгәндә гомер-тауга.
Янәшәдән айлар чаба,
Чыгымчылап-котырып.
Көле-тузаннары гына
Кала чәчкә утырып.
Әйтерсең лә үрти дөнья,
Кесәгә ком тутырып.
Аңлый инсан картлык килгәч:
Ул дөньяны кумаган.
Падишаһы - нужа гына
Чыбыркылап кыйнаган -
Дөнья шулай сынаган.
Карлар
Төн уртасы...
Гыйнвар мендәр кага,
Күзне чагылдыра яктысы.
Әйлән-бәйлән очып уйный карлар,
Җирне кочып ала ак төсе.
Куна алар җанлы, җансызга да,
Җиһан киңлегенә тарала.
Күңелемә бәс сафлыгы сарып,
Йөрәгемдә сөю ярала.
Үзгәрмәгән...
Син әле дә шулай чибәр икән,
Иңнәреңдә уйный толымың.
Җил искәндә йөзәм дулкынында,
Әйтерсең лә диңгез колыны -
Елга-чәчләреңнең колы мин.
Синең күзләр бер дә үзгәрмәгән,
Хәтерләтә йолдызлы төнне.
Күрәм анда ике яшь йөрәкнең
Уятканын кояшлы көнне -
Кавышканын Көн белән Төннең.
Йөзең синең бер дә үзгәрмәгән,
Син Айдамы, кайда яшәдең?
Нечкә билең илтте егет чакка,
Сине күреп, мин дә яшәрдем -
Тик нигәдер... күзем яшьләнде.
Аттың угың
Киерелде җәям … очты угым…
Сания Әхмәтҗанова
Күз карашың әле дә тирән күл синең,
Оялып, читтән чумам, олпатым минем.
Чәчләрең дә - әле шул моңлы шарлавык,
Ләкин никтер җаныңда өнсез чүл синең.
Үткәннәрдән эзлимен очкын кисәген,
Юләрлегемне дә чырадай теләрмен.
Киер җәяңне, ат кабат "амур" угың;
Сызлый калса да, мин барыбер түзәрмен.
Аттың угың, ә эзе йөрәктә калды,
Яраны да инде еллар ялмап алды.
Күңелдә дулады пәрәвез бураны,
Сине көтеп, хисләр дә йокыга талды.
Уенчык
Боз кисәге идем, боз кисәге,
Синең барлыгыңны белгәнче.
Ватылмадым, эремәдем дә мин,
Җылы сулышыңны өргәнче.
Ышанмадым сөям дигәннәргә,
Алар булды бары уенчык.
Кулларыңда - синең уч төбеңдә
Бөтереләм, әйтерсең орчык.
(Нишләттең син мине, чукынчык?!)
Боз кисәге идем, боз кисәге,
Кочагыңны синең тойганчы.
Талчыбыктай билләреңә карап,
Акылымны тәмам җуйганчы.
Киттең үзең, калды хушбуй исең,
Сурәтеңнән алдым нурланыш.
Бәйләм үреп ләтыйф* чәчәкләрдән,
Кабат сине күрергә барыш.
* Ләтыйф - гүзәл, нәфис, үтә күренмәле
SOS, SOS...
Нечкә вә озын дулкыннар.
Артымда - ил, туган җир, нигез.
Хәбәремә тынлык җавап бирә:
«Егет, барысы җир белән тигез».
Коча тәнемне корым болытлар,
Ак җанымны бушлык актара.
SOS, SOS... бармы тереләр?
- Йә, дәшегез!
Бу сугыш, дим, ниләр майтара?
Тынлык - миңа элемтәче кабат
Дәшә: «Көтмә, юк бүтән ярдәм!»
Тибрәлә озын, кыска дулкыннар,
Терәк - үз йөрәгеңдә, адәм.
Уйлар
Үргә менәм, җил сулышын тыңлап,
Егылсам да, җирдән шуышып.
Түшем белән каршылыкны сөзәм,
Сәер уйлар йөри куышып.
Уйлар, уйлар... Алар төрле була,
Ак булганы күккә күтәрә.
Каралары, камап күзләремне,
Якамнан сөйрәп җиргә бәрә.
Кара уйлар, сукыр тычкан кебек,
Үзәгемне төптән кимерә.
Җимешләнгән бөреләрен өзеп,
Өмет бакчаларын җимерә.
Ак уйларым, лачын егетедәй,
Биеклеккә һаман үрелә.
Ак канатлар куя иңнәремә -
Ашыр өчен хыял күгенә.
Шәмем яна
Шәмем яна, тонык - әллә нинди,
Әйтерсең лә күңел халәтем.
Ялкынына күчеп бара микән,
Уйланганда, юләр гадәтем?!
Шәмем яна, тиздән сүнәр кебек,
Юкса әле җитми уртасы.
Бер карасаң, күп тә калмаган шул,
Төптә көтә әҗәл тупсасы.
Шәмем яна, кылган эшем булып,
Эрегәне - үткән юлларым.
Тамчылары бүтән кабатланмас,
Кире кайтмас гомер елларым.
Балтач.
Нет комментариев