Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әлфия Ситдыйкова: Безгә әле комга баш тыгарга иртә, Тәвә түгел ич без, кеше булып яшик...

Тамырсыз калмасын татарым, Телеңне кистермә дошманга.

КОМ  ТАВЫШЫ

(Сонет)

1
Комлык – гамьсез тынлык. 
                              Ком тавышын тыңлыйм.
Сеңгән аңа узган заман сагышлары.
Саклап дәвер моңын гасыр кичкән халкым,
Чүлдә йөрткән кайчак ачы язмышлары.

Диңгезләргә төшкән, эчкән тозлы суын,
Тоз утырган шулчак аның тамагына.
Дәүләтсез дә калган, югалткан үз юлын,
Әрсез ятлар чатта  суккан яңагына.

«Ул катлаулы чорлар инде артта калган,
Халкым исән әле, яшәр әле!» –  димә,
Ул сүз инде, бәлки, булыр алдау, ялган.

Минем халкым бүген –  диңгездәге  көймә,
Ятлар, телен  кисеп,  аккан суга  салган,
Тик шулай да, халкым, башың аска имә!

2
Безгә әле комга баш тыгарга иртә,
Тәвә түгел ич без, кеше булып яшик.
Язмышыңа ясин чыгартма, куй киртә,
«Уян, татар!»  – диеп, бар дөньяга дәшик.

Соң булачак  сөрсеп мүкләнгәндә йөрәк,
Дошман богау салыр һәм агулар аңны. 
Уянырга кирәк, уятырга кирәк,
Каршыларга кирәк өмет белән таңны.

Ком барханы тынмый күчеп йөри  чүлдә,
Ком шыгырдый аста  аяк баскан саен.
Телгә һөҗүм бара бүген бөтен илдә.

Ялгыш бер сүз әйтсәң, дошман таба җаен,
Атар өчен угын төбәп туган телгә.
Сатлыкҗаннар баскан, чат һәм тыкрык саен.

3
Кыйбла җуймаганнар  укый дога, аять,
Башкалары җыя акча, дөнья малын. 
Дошман тоткан гөрзи, башка суга таяк,
Кемгә тансык синең  җиһан кадәр кайгың?

Белми тыгыласын бугазына комның,
Сулыш алмас бер көн, буылгачтын тыны.
Ил турында уйлар уе да юк аның,
Ул бүгенге көндә – акча, тәхет колы.

Ком тузаны белән каплангандыр күзе,
Дәрәҗә-дан эзли читләр арасында.
Нотык тоткан чакта, балга мана сүзне.

Бирә алмый әмма газиз баласына
Бабалардан мирас – АНА телен, сүзен.
Киләчәк тоз сибәр учлап ярасына.

4
Алданмаса халык балдай татлы телгә,
Бармак яныйлар, күр,  куркытырга теләп.
Җан табанга төшә,  бичаралар шөлли,
Шартламасын диеп, күпне күргән йөрәк. 

Юаналар әле,  җай бар кирәккәндә, 
Ирек кошын тотып кулга алыр өчен.
Йоклаганда күрә, төштә  көрәшкәндә
Җен-пәрине җиңгән йөрәктәге көчен.

Күз йомылса, башның киселәсен беркем
Китерми дә бугай хәтта ялгыш уйга.
Тере мәет булып йөри, җуеп иркен.

Хәл җыямы әллә  инде соңгы  туйга?
Урамнарда этләр йөри төркем-төркем,
Өрми рәхмәт әйтеп, байлар салган сыйга.  


Гореф-гадәтләрнең тамырын кисә ертлач,
Җавап көтә алда, белми әле шуны.
Котып салкынында җаны боздай туңгач,
Кирәк булачагын тузган иске туны.

Бер төкергән кое суын алмак булып,
Чиләк эзләр көне алда әле аның.
Хәзер генә алтын, дан турында уйлап,
Дошман вәсвәсәсе томалаган аңын.

Тишек чиләк белән су алуы кыен,
Тамчы суга сусар,  чиләк булыр буп-буш.
Кое да жәлләр бер сафлык тулы сыен.

 – Караңгылык басты, кем бар анда, ут куш!
Күзгә төртсәгез дә күрмим, утсыз кыен!
Дөнья әйтер сүзен: «Тәмугка юл, йә, хуш!»

  
ШАКЫМА...

Нужно уметь закрывать
скучную книгу, 
уходить с плохого кино 
и расставаться с людьми, 
которые не дорожат тобой.

                    Оноре де Бальзак.

Шакыдың йөрәкне, шакыдың...
Ишеттем ялгызлык тавышын.
Шашыныр чикләргә җиткерде
Тәкъдиргә язылган сагышым.

Ишсезлек диңгезе упкындай
Гел тартты, һай, тартты үзенә.
Көзләргә кергәндә куркыта
Күз салу парлылык йөзенә.

Беркем дә яңадан табалмый,
Тормышта югалткан бәхетен.
Патша да меналмый кабаттан,
Җуйса бер мәртәбә тәхетен.

Бер агып киткән су дулкыны
Кабаттан  тибрәтми беркемне.
Гомерлек  яр итеп язмыштан
Таклыкка бәйләсә иркеңне.

Парлашып тибалмый йөрәкләр,
Яралар гел тоташ кан гына.
Тиң ярын сагынып, күкрәктә
Сыкрана талчыккан җан гына.

Көзләрдә бөрегә күмелми,
Алмасын бер койгач  алмагач.
Тиз генә тонмый ул елга да,
Ургылып ташудан болгангач.

Тын гына аккан бер елгадай
Тынлыкка көйләнгән дөньяма
Кагылма берүкләр, кагылма...
Моң тулы сагышка буяма.

Рәнҗемә, берүкләр каргама,
Юксынма, мин сиңа тиң түгел.
Беркемгә берекмәс хыялый,
Ирексез ирекле уй, күңел.

Мин көткән хис түгел синдә дә,
Яңадан язылмый язмышлар.
Минем дә, синең дә  йөрәктә
Югалту яздырган сагыш бар.

Буйсынмас җан миндә, шакыма,
Шакыма йөрәгем ишеген.
Сөюең түгел шул, бары тик
Ялгызлык тавышын ишеттем.


ДАВЫЛ ТЫНАР

Кем китсә дә йөрәк сыкрап кала,
Булмый җанны, булмый юатып.
И кадерле, газиз авылдашлар,
Китәсез лә безне елатып.

Ничек ярдәм итик сиңа, авыл,
Яшәртергә сине ничекләр?!
Күгәненнән каерыла язып,
Әрнеп елый әнә ишекләр.

Капкалар да үксеп ябылалар,
Киң урамнар кала бушанып.
Гөрләп торган чагың узганына
Булмый һич тә, булмый ышанып.

Чор бураны өермәләр булып,
Дулап йөри авыл эчендә.
...Авыл уртасында иркен йортта
Бала елый бөтен көченә.

Давыл тынар,  якты өмет булып 
Ишәерләр бер көн балалар.
Авылыбызны саклап калыр өчен
Җаны барлар  кире кайталар.


* * *
Еллар үткән саен сагындырып,
Искә төшә садә балачагым. 
Кар астында күмелеп калган күптән
Биек таудан чана шуган чагым.

Әй, ул таулар шундый текә,  биек,
Җилләре дә шук һәм чая  иде.
Җилне узып,  коштай аска очкач,
Ничәмә кат түбәм күккә тиде. 
 
Җилдәй җитез чаналарым җилт-җилт 
Кереп китте буран эчләренә.
...Киез ката эчләренә тулган
Карны кагам  бары төшләремдә.

ТЕЛЕҢНЕ БЕРКЕМГӘ  БИРМӘ СИН

Урманда ямь-яшел шәлъяулык 
Бөркәнгән агачлар төркеме.
Меңьяшәр имәннең тамырын
Кистеләр дошманнар бер көнне.

Ябалдаш яфрагын коймаган,
Җил уйный ботагын аралап.
Күз яше шикелле чык тама
Туфракка,  җаннарны яралап.

...Авыллар  өстенә яу килде,
Кубарып алдылар  тамырын.
Кем күрде ул чакта бервакыт
Милләтнең телсез дә калырын.

Алдан ук уйланган максатын
Гамәлгә ашыра Газазил.
Телен дә, денен дә җуйганда,
Тереме, үлеме газиз ил?!

Имәнне егарга теләсәң,
Балта чап тармаклы тамырга.
Тамырсыз калгачтын тымызык 
Җил җитә, шапылдап авырга.

Тамырсыз калмасын татарым,
Телеңне кистермә дошманга.
Ышанма татлы сүз катучы
Ялагай, ялганчы, куштанга.

Дүңгәләк хәленә калырга
Язмасын беркемгә, беркемгә.
Тәгәрәп йөрерсең  чүл буйлап,
Җил хуҗа булса хөр  иркеңә.

Ирексез, богаулы кол булып
Көн күрү – яшәүме бу җирдә?!
...Җаныңны бирсәң дә, и халкым,
Телеңне беркемгә син бирмә!
                                         

                                      Чаллы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев