Айрат Суфиянов: Шагыйрь җаны
Лаексызлар – түрдә... Алар – түрә... Изелгәннәр басып аягүрә Калтыранып карый кара гүргә. Кем уянып, аермачык күрә?
(Поэма)
1
... Күкләр күкрәп, яшен уйнап узды,
Күтәрелде өермәле давыл.
Шыбырдашты таллар. Елгаларның
Ярларына сукты дулкын шавы.
Картлар дога кылды:
«И-и- и, Илаһым,
Барчабызны, чорны ярлыкагыл!»
Түбә такталарын шыгырдатып,
Тупыл яфракларын шыбырдатып,
Кемне көтте, өмет күзен атып,
Михнәт чигеп арган ярлы авыл?
2
...Вөҗдан суты белән сугарылып,
Хаклык галәменнән кубарылып
Килде кешелеккә шагыйрь җаны
Бәйсез Сүзен
Җирдә әйтер өчен тугарылып...
Максаты зур, максаты нур иде,
Орлык иде уе изгелеккә.
Кара тирдә кайнап, һәр гамәлен
Юнәлдерде аклык, игелеккә.
Караңгыда кармаланып, язмыш
Камчысыннан ул кыйналды азмы?
Үткәннәрдә, әллә киләчәктә
Ул тилмергән ялгыз кайтавазмы?
…Хыялында йөрде гүзәл гамьле,
Камил, ямьле, милли таңның язы...
Чынбарлыкның чылбырлары чыңын
Күмә алдымы соң моңлы сазы?
...Гаҗиз калып, күпме кордашлары,
Чордашлары саулыгыннан язды...
Чыгырыннан чыккан фанилыкта
Нәфес колы – өстәгеләр азды.
Нәфес – сукыр.... хәят харитасын
Укый алмый... Ни күрергә язды?
Явызлыкка шагыйрь күнекмәде,
Күнекмәде канга, күз яшенә.
Битарафларны да өндәде ул
Үз хокукын саклау көрәшенә.
Ни сәбәпле җирдә кешеләр соң
Кызганусыз хөкем корбаннары?
…Үз-үзен дә яклый белмәүченең
Җимерелә бөтен корганнары…
Матдилекне югарыга чөеп,
Чикләнелгән мөмкинлегең сөеп,
Яшәп булмый үлемсезлек даулап.
Дөньялыкта вакытлыча отар,
Ахирәттә үзе җавап тотар
Дан казанган тиран, илләр яулап...
Күк гыйлемен кабат хәтеренә
Төшерергә теләп газапланган
Шагыйрь ни кылсын соң? Бәйсезлеге
Канатланган килеш кадакланган.
Шагыйрьләрен кайчан, кайсы дәвер
Бәһаләгән исән-сау чагында?
Азмы алар, азмы таланганнар,
Соңлап кына илдә танылганнар
Тынычлангач... үлем кочагында...
Күпме бөекләрнең җәсәдләре
Кәфенсез дә, ләхетсез дә килеш
Дога көтеп ята... каргышлардан
Каһәрләнмәгәнме бөтен иле?
Түбәнсеткән чарасызлык белән
Очраштылар, кавыштылар күпләр.
Эндәшмәде күкләр... йолдызлары
Караса да җиргә үрелепләр...
Чәчәкләрнең саф сулышын буып,
Коточарлык котсызлыктан туып
Күтәрелде өскә әрсез чүпләр...
Алар да соң яшәргәме лаек?
Эндәшмәде күкләр...
3
Ант эчкәнме бәндә, явыз шайтан
Коткысына күндәм авышырга?..
Ишетмәде гасыр, тигезлеккә
Өндәп туган шагыйрь тавышын да.
Ничек кешелекне кадерләргә
Торган акыл белән кавышырга?
Карагруһлар аның канын эчте,
Суырдылар шашып җан сутын да.
Чорга яраклашмый дөрләп янды,
Янганда да туңып ул уянды
Гомеренең һәрбер минутында...
Кара ялган түгел, хаклык йөрде
Вөҗүдендә, бөтен булмышында.
Гаделлекнең шәүләсен дә күрми
Өзелмәсме соңгы сулышы да?..
Кысаларга сыймас талпынышы
Тайпылмады ирек мәсләгеннән…
Берләшмәде халкы гыйбрәт алып
Аккош, кысла, чуртан мәсәленнән.
Көнлекчеләр, сатлыкҗаннар баскан
Заман шәйләмәде барлыгын да.
Ә ул барыбер,
Яраклашып, койрык болгый-болгый,
Ялланмады фикер тарлыгына.
Коллык колашасын читкә какты
Тугрылыгы дала кылганына…
Туган теле кимсетелгән чакта,
Ничек шөкер итсен булганына.
Үзе булып, үзгә яшәү ямен
Җыр итсә дә олы ниятендә,
Аңламады: нинди урын тотты
Кешелексезлек җәмгыятендә...
И-и-и, дөньялык… иминлеккә дошман
Кан эчендә ерткыч кануннарың.
Табигатьнең бөтен байлыгын да
Йомарлады битсез каруннарың.
Җиңдеме соң шагыйрь? Юк, җигелде
Йөк атыдай сынау арбасына.
...Башы черек балык кылчыклары
Күзләренең ачы алмасына
Кадалдылар... (ничек калсын читтә?)
Ул төшенде: ерткыч бу мохиттә
Тездә килеш яши алмасына.
Кайчан гына кайтыр адашканнар
Тәүбә итеп
Нур-балкышлы юлдан, Алласына?
Лаексызлар – түрдә... Алар – түрә...
Изелгәннәр басып аягүрә
Калтыранып карый кара гүргә.
Кем уянып, аермачык күрә?
Итагатьне, Акыл, Намусны да,
Буа-буа золым күперенгән.
Дин көчәйде, диләр... хакыйкатьтә
Кешедәге ИМАН үтерелгән...
Тәмугларга очып төшмәбезме
Чыга алмый сират күпереннән?
Шул микәнни сайлау хокукыбыз?
Өмет учаклары сүндерелгән...
Утлы кузлар беткәнме соң чәчрәп?
Җанын асрау читлегендә чәчәп,
Көн күрергә гавам күндерелгән.
Тамырларга төшкән сорыкортлар
Ишәйгәндә, кайсы ил терелгән?
Фаҗигабез – өнсез башыбызны,
Сыйпый-сыйпый кабер ташыбызны
Каршылыксыз без бүкәнгә куйдык,
Изге, асыл кыйммәтләрне җуйдык
Күкләр тарафыннан иңдерелгән.
Күпме мөмкин артка чигенергә?
Чигенүнең соңгы чиге – упкын.
Аңкауда тел корый... Без – Ватансыз.
Садагыбыз – уксыз, тән – калкансыз
Кай тарафта ауный кылычсыз кын?..
4
Ышанды ич шагыйрь матурлыкның
Җаннарны да коткарачагына.
Күк чагылган чишмәләрнең җыры
Илһам өрде авыл баласына.
Җиләк җыеп урманнарда йөрде
Һәр бөҗәккә туганнарча дәшеп.
Иркәләнде хуш ис бишегендә,
Тирә-юньгә баллы хис өләшеп.
Күкрәгенә киңлек керә иде,
Болыннарда печән күбәләсә.
Җир – түшәгем, дисә, кояшлы күк
Мәңге ишелмәслек түбә ләса!
Көмеш чишмәләрнең суы белән
Кушып эчте сабый чагылышын.
Тоемлады тамырлары буйлап
Тереклекнең кайнар кан агышын.
Матурлыкка хезмәт иттеме ул?
Өлгермәде… соңарды ла бугай…
Аңа рәнҗептер шул тынып калды
Баш очында сайрап очкан тургай...
Сары төскә керде чикерткәле,
Күбәләкле, мәтрүшкәле тугай.
Сәбәп юкмы? Дөнья төренмәде
Сәгадәтле, сөенечле нурга.
Бәхилләште ул яраткан көйләр,
Сирәкләнде авылларда өйләр,
Ераклашты кыңгыраулы дуга...
Айга карап газиз кавеменең
Ак бүресе шуңа улый иде.
Ятимсерәп туган нигезендә
Көне-төне шөршек* елый инде...
5
Өммәтенең мәгърур, шәүкәтле дә,
Газиз Ватанлы да чорларында
Яшәмәде... Шуңа үкенечле
Дала каны үкси җырларында.
Җил дә, җир дә, күл дә, урман, су да,
Илбасарлар, гуҗлар карынында.
...Һәр әгъзаңны телгән яман чирдән
Нинди ысул белән арынырга?
Өметләнде: югалтканнар кайтыр,
Юатыр да диеп, алсу таңда.
Дәва көтте изге теләк юллап,
Хыялларын яхшылыкка юрап,
Ай, йолдызлар күктә балкыганда.
Уңай якка заман үзгәрмәде,
Күзләрдәге яшь кипмәде һаман.
Ата улын, кыз анасын белми,
Җиттеме соң әллә ахырзаман?
Ачылмады бәхет йозаклары.
Имин көннәр никтер озаклады…
Адым саен мәкер тозаклары…
Корыса да күптән улаклары,
Якын инде соңгы туй атлары,
Бәгырьләрне айкый тояклары…
6
Арып-талып әйтте: «Эзләгәнем
Табылмады, Раббым, Җир йөзендә.
Уңай якка үзгәртерлек таш та
Салмадыммы тормыш нигезенә?
Вазыйфамны үти алмый китәм,
Бата-бата хәсрәт диңгезендә...
Йөрәкләрне кузгатмадымы соң,
Кабынырлык куз атмадымы соң
Асыл хакыйкатькә тиң Сүзем дә?..
Хак юлына басмаган да токым,
Тәүбә биген ачмаган да токым
Алтын эзли шайтан мөгезендә.
...Күрә торып, берни эшли алмыйм,
Гаеплемен бугай мин үзем дә.
...Олы үкенечем – эзләгәнем
Табылмады, Раббым, Җир йөзендә...»
7
Күкләр күкрәп, яшен уйнап узды
Күтәрелде гарасатлы давыл.
Шыбырдашты таллар... елгаларның
Ярларына ауды дулкын тавы...
Дөнья сыйган кемнең моңлы җанын
Бакыйлыкка син озаттың, авыл?!
Теләктәшлек көткән йөрәкләргә
Наз, мәрхәмәт ошбу җаннан агыл!
Хәят яратылган гүзәл көннең
Ак сулышы, исәннәргә кагыл!
...Картлар дога кылды:
«Йа Раббым, Син
Һәммәбезне... чорны... ярлыкагыл!..»
* Шөршек – өй чикерткәсе.
Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев