Мәдәни җомга

Адилә Әхмәтҗанова: Мин аваз саламын дөньяга: - Мин яшим, димәк ки, яратам!

Мин, Адилә Әхмәтҗанова, 2001 елның  апрель аенда Арча районы Кәче авылында  дөньяга килгәнмен. Кәче төп гомуми белем мәктәбен тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә укырга кердем.

Хәзер 2 нче курс студентымын. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк булгангамы, әллә табигатьне һәм тормышны артык яраткангамы, мин уй-фикерләремне шигъри юлларга сала башладым. Шигырьләрем аша, табигатьне  һәм тормышны гына тасвирлап калмыйча, дөреслекне ачыкларга һәм үземне борчыган сорауларга да җавап эзләргә тырышам.


       
* * *
Күккә менеп йолдыз алып булмый, 
Тормышымны үзгәртәм дип кенә.
Йолдыз бит ул күкнең бер җисеме,
Җиргә төшкәч, ул барыбер сүнә...

Канат табып күккә очып булмый,
Үз канатың әгәр булмаса.
Кош канаты кулдан ычкына ул,
Зилзиләләр әгәр дуласа.

Һәр кешенең үз йолдызы була,
Кирәк түгел күккә менәргә.
Йолдызлар бит алар була икән
Күктә түгел, хәтта җирдә дә.

Җиде кат күк - бәхет иле, диләр,
Илтә икән анда кай юллар?
Бары бәхет канатлары гына
Күккә алып менә алалар.

Йолдызлы күк... Йолдызлар күз кыса,
Дәшә алар мине үзләренә.
Ә миңа бит күкләр кирәк түгел,
Яшим икән, яшим җирдә генә!


Яңгыр кызы...

Менә хәзер йөгереп чыгып тышка,
Яңгыр аша бер узасым килә.
«Бертуктаусыз яңгыр ява, исәр,
Тукта инде, көт, ичмасам», - димә.

Таңда йолдыз булып атылган күк,
Яңгыр булып явам бүген күктән.
Чуарланган тәрәзәне ачып,
Син көтәсең, күзең алмый, беләм.

«Чыланасың, яңгыр ява», - димә,
Һи, шикәр түгел лә мин, эремәм.
Кулчатырың сузма, нигә кирәк,
Яңгырда мин матуррак күренәм.


Яратам

Таң ата...
Алсу күк маныла зәңгәргә...
Шул күккә кулымны сузуым...
Бу - бәхет!
Ә мин бит
Яратам...
Дөньяны!
Бер бәйләм чәчкәдәй
Кочакка җыям да,
Яратам...
Таңнарын, төннәрен,
Нур тулы көннәрен
Яратам...
Тынгысыз мизгелләр,
Ирекле хыяллар диңгезен,
Тормышның мин үзен
Яратам...
Яңгырын, карларын,
Күл, елга, тауларын
Яратам...
Мин аваз саламын дөньяга,
Мәхәббәт аңлатам:
«Яраааатаааам!»
Сорарсыз: «Ни өчен?»
- Мин яшим,  димәк ки, яратам...


Эзләмә... 

Күз алдыңда ап-ак томан, бәлки..
Сүзләрең дә - хиссез тезмәләр.
Тик нигәдер салкын карашларың
Бу бушлыктан мине эзлиләр.

Томаннарны ерырлык яктылык
Бөркелми җаныңның түреннән.
Ә мин синең күзеңә шәүләдәй
Качам да кабаттан күренәм.

Мин нишлим, нишләргә, әйт әле,
Син аңлат, кара да күзләргә.
Тик бушлык тутырган күңелеңнән
Син мине эзләмә, эзләмә!..


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: