Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Һади Такташ: Мин җир өстен артык сөйдем бугай... 

Татарларга, татар була торып, Урысчалап доклад укыйлар.

(Татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел) 

ҮТЕП БАРЫШЛЫЙ

Кем кабренә чәчәк ыргытсам да, 
Әрәм китмәс төсле чәчәгем; 
Мин җирдәге һәрбер сукбай белән 
Дус абыйдай тату яшәдем.

Поезд ыргый таныш урманнардан,
Тәгәрмәчләр шаулап баралар,
Уйлар һәр очраган ак каенның
Ботагына асылып калалар...
Юл буенда яшь бер каен кызы
Тынып йоклый баскан көенә.
Исрек усак, җәеп канатларын,
Аны үбәр өчен иелә...
Тик урманның төнге тынычлыгын
Җимреп килгән поезд таушына
Ул, сискәнеп, берни булмагандай,
Үз урнына табан аушына...
Юл буенда йомылып йоклап яткан
Урман чәчәкләре сискәнеп
Уяналар...
Поезд килгән якка
Керфекләрен ачып карыйлар,
Ул үтүгә, тагын йомалар –
Урман тынлыгына чумалар...

Ах,
Мин җир өстен артык сөйдем бугай, 
Артык сөйдем аның гөлләрен; 
Һәрбер буйга җиткән каен кызын 
Усак егетеннән көнләдем... 
Поезд ыргый, ә мин тәрәзәдән 
Күрмәмме дип бер-бер танышны, 
Һәрбер станциядән күзем алмый 
Карап барам үтеп барышлый... 
Кем соң кирәк миңа?
Станциядә
Арлы-бирле йөргән халыклар – 
Ертык бүрке, тузган чабатасы белән 
Миңа якын, миңа танышлар... 
Мин гомрем буе шул кешеләрнең 
Йөрәк тавышларын тыңладым, 
Каныма манчып язган һәр җырымны 
Алар теле белән җырладым. 
Алар арасында матурланып, 
Бөдрәләнде яшьлек чәчәгем; 
Давыллы елларда, киң кырларда 
Алар белән бергә яшәдем...

Алар башка хәзер; 
Алар, тар сукмактан чыгып,
Зур юлларга табан баралар. 
Алар көче белән җирдән күтәрелә 
Яңа авыл, яңа калалар...

Поезд ыргый,
Ә мин тәрәзәдән
Озатып калам һәрбер танышны,
Һәрберсенә җылы хисләр белән
Елмаямын үтеп барышлый...


                * * *
Айга күптән инде мең яшь тулган,
Ә ай аны үзе оныткан;
Кичә саташкан ай, кыш дип белеп,
Төн уздырган күктә толыптан...

Ай кебек без озак яшәмәбез,
Көчләр сүнәр,
Куллар талырлар,
Картаербыз,
Соңгы көрәшләргә
Яшьләр генә, ахры, барырлар.
Яшьләр белән мин дә барырмын дип,
Алдыйм болай үзем алдавын,
Ләкин
Бил авырткан чакка туры килер,
Ихтимал шул бара алмавым...
Их, яшьлекнең үтәр алсу таңы,
Мин туктатмыйм синең агымны;
Үтәр өчен килгәч, карышып тормыйм,
Җырлап озатам яшьлек чагымны...
Әле картлыкның да үз вактында
Матурлыгын таба белербез;
Октябрятлар безне эштән куса,
«Тавык комиссиясе» төзеп,
Тавыкларның
Тормышларын рәтләп йөрербез.
Тавыклар да ун ел безнең белән
Бер аякка басып бардылар:
Салам ояларга
«Совет өчен»
Ап-ак йомыркалар салдылар...
Ах, җир,
                  ах, җир!
Синең матурлыгың 
Шундый тигез итеп таралган:
Һәр дуңгызың, һәрбер песи кызың 
Чәчәк кебек матур яралган... 
Һәр әтәчкә бүркем салып үтәм, 
Совет саулык бирсен аңарга; 
Һәрбер эткә, үзе тели икән, 
Рөхсәт итәм борным яларга... 
Һәрбер сыер мине бозавы итеп 
Ап-ак сөте белән имезгән; 
Һәрбер сарык, тунын салып биреп, 
Кышкы суыкларда кигезгән... 
Ә ай ялгыз, 
Айда бернәрсә юк, 
Әтәч тә юк анда, песи дә; 
Катык та юк анда, ипи дә юк 
Безнең ише ярлы кешегә...


ТАНЫШ ТҮГЕЛ ЕЛМАЮЧЫ

Кем син? 
Белмим.
Әллә күптән инде 
Онтылган бер иске танышмы, 
Әллә таныш түгел, оялмыйча 
Елмаясың үтеп барышлый?.. 
Үзең матур елмаясың,
 Ә беләсең,
Шулай булганда да кирәкми, –
Елмайдың да менә үзең белән 
Ияртеп китә яздың йөрәкне... 
Соңгы вакытларда болай да әле 
Әллә нәрсә миндә сизелә:
–  Быел боздырырлар, ахры, тәүбәмне, –  дип, 
Ышанмыйча йөрим үземә... 
Тукта,
Нигә иргә чыкмыйсың син? – 
Менә ничек үз кадреңне үзең белмисең... 
Китап тоткан булып, 
Укыган булып,
Әллә нәрсә шунда йөрисең... 
Матур кызлар алар иргә чыга, 
Барбер рәтләп укый алмыйлар; 
Артларыннан йөзләп егет йөри, 
Кайсы кая үзен алдыйлар... 
Матур кызлар театрга йөри, 
Алар
Артистларны,
Шагыйрьләрне күреп беләләр; 
Тик алама шунсы кызыйларның – 
Зачетларын начар бирәләр... 
Хәзергәчә уку йортларыннан, 
Сора менә,
Кемнәр күбрәк сөрелеп чыкканнар? 
– Матур кызлар.
– Нигә? 
– Шаяралар, 
Укымыйлар, каһәр сукканнар...

                * 
Матурлардан рәтле хатыннар да, 
Яхшы аналар да чыгалмый, –  
Көзге, каһәр суккан, комачаулый, 
Ә көзгесез алар таралмый... 
Берәр җиргә эшкә керсәләр дә, 
Әллә нәрсә эшләп бетәләр; 
Йә үзен үк завны, 
Йә замзавны,
Йә месткомын гыйшык итәләр... 
Иргә чыксалар да котылып булмый, 
Башка бәла булып калалар: 
Ефәк оек, ефәк күлмәк диеп, 
Ир дигәннең җанын алалар...

  
                *
Син кем?
Белмим.
Әллә күптән инде
Онтылган бер иске танышмы,
Әллә, мине танып, болай гына
Елмаясың үтеп барышлый?..
Елмаюын елмай, ләкин кара:
«Теге» кеше ялгыш күрмәсен,
Шундый бирер...
Гомрең буе көлеп йөрмәссең...


АВЫЗЛАРЫ, БОРЫННАРЫ 
ҖИМЕРЕЛГӘН СҮЗЛӘРНЕ ЯКЛАП

Кабыргасыз, йомшак урыс теле,
Ничек барсаң, шулай борыла
(Башка чарасы юк), –
Безнең агай-эне
Эләккән һәр урыс сүзенең
Кабыргасын тотып сындыра!
Сүз юк:
Урыс телен белү –  кирәк нәрсә.
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар...
Татарларга, татар була торып,
Урысчалап доклад укыйлар.
Ответработниклар!
Бәлки,
Урыс теле шәп тел икәнлекне
Күрсәтүдер сезнең уегыз, –
Яхшы эш ул,
Тик шулай да, зинһар, куегыз!
“Ответ” дигән сүзнең “в”сын ашап,
“Әтбит” дигән булып йөрисез;
“Моя” белән “мой”ның муенын
                                                    борып,
Үтерергә, ахры, телисез.
“Совсем” сүзен “чәпчим” чәпчеттегез,
Урыс аңламаслык иттегез; 
Бу ни хәл бу, “әтбит работниклар”,
Бу нинди юл белән киттегез?!
Татар газетына урысчалап
Мәкаләләр язып бирәсез,
(Секретарьга кушып яздыруны
Сизмиләр дип, ахры, беләсез...)

                *
Урыс теле инде урыс белән 
Сөйләшергә, әйтик, яраса, 
Татар теле ул бит татар белән 
Аңлашырга ярый лабаса...

АК ЧӘЧӘКЛӘР

(Идиллия)

Ул,
Эретеп туңган тәрәзәне,
Мыштым гына карый урамга, –
Ак чәчәкләр ява урамда...

Берәү,
Борын очын кулына кысып,
Сүгенеп узды кышкы салкыннан, –
Җил ияреп китте артыннан...

Алар,
Чана тартып, җырлый-җырлый,
Тау шуарга икәү уздылар, -
Ә бераздан кире сыздылар... 
                   

                * 
Ак чәчәкләр ява.
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела; 
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары 
Ак кар булып җиргә коела... 
Яз янгыны җиргә кабынганчы, 
Кар астында йоклар урамнар, 
Төне матур булса, төн үтүгә, 
Таңнар алып килер бураннар... 
Дөнья матур, 
Шуның өчен дә бит 
Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан; 
Ә җил мыштым гына, эндәшмичә, 
Ияреп килә минем артымнан... 
Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән, 
Кайда барсам –  шунда бара ул;
Өйгә кергәндә, җиргә ятып, 
Чыкканымны саклап кала ул... 
Шуның өчен дә мин чыкмый гына 
Тәрәзәдән карыйм урамга – 
Ак чәчәкләр ява урамда... 
Ак чәчәкләр ява, дөнья матур, 
Шундый матур булып тоела; 
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары 
Ак кар булып җиргә коела...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев