Мәдәни җомга

Замандаш 

(Драматург Данил Салиховка 60 яшь)

ХХ гасырның 80 елларында иҗатка килгән “яңа дулкын” – З.Хәким, М.Гыйләҗев, Г.Каюмов, Д.Салихов, Р.Сәгъди, Х.Ибраһим, Аманулла, Р.Зәйдулла һ.б. – хәзерге татар драматургиясенең тоткасы. Сәхнә әдәбиятына яңа сулыш өргән әлеге буын драматургларның берсе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлегенең Г.Исхакый һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреа­ты Данил Салихов. Бүген ул «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» (1998), «Узып барышлый» (2002), «Гыйләҗ тәрәзәләре» (2004), “Таш сандык” (2008), “Пьесы” (рус телендә, 2008), “Ак күгәрсен” (Өфө, 2012), “Комедияләр” (2015) исемле җыентыклары һәм пьесалары белән Казанның К.Тинчурин исемендәге, Уфадагы «Нур» һәм Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Туймазы, Оренбург һ.б. шәһәрләрдәге театр сәхнәләрен яулаган автор буларак билгеле. Яңарак кына укучыларга ирешкән “Чукрак” романы әдипнең проза төрендә дә сәләтле булуын күрсәтә. 

Д.Салихов драматургиягә театр сәхнәсеннән килә. Әүвәл аңа Казан музыка училищесының вокал бүлегендә, аннары Казан театр училищесында укырга туры килә. Хезмәт юлын Камал театрында актер булып башлый, соңрак К.Тинчурин исемендәге театрда уйный. Әлеге тәҗрибә әсәр текстын, вакыйга-күренешләрне һәм диалогларны сәхнә кануннарына җайлаштырып төзергә ярдәм итә. Ул - 30 дан артык пьеса авторы. Кайберләре бүген татар-башкорт сәхнәләрендә, берсе Дагстанның Ногай театрында уйнала.

Д.Салиховны иҗатка 1980 еллар ахырында татар җәмгыятендә барган вакыйгалар тарта. Яшь автор татар милләтендәге асыл ул һәм кызларның бу тормышта үз урыннарын таба алмауларына ачына. Ул драматургиянең, театрның төп миссиясен тамашачы күңелендә уй-фикер уятуда, сурәтләнгән күренеш­ләрдән гыйбрәт алуда, шулар аша үзенең һәм якыннарының яшәешен үзгәртүдә һәм киләчәккә өмет хисе уятуда күрә. Шуңа да беренче әсәрләрендә үк заман проблемаларына үзенчәлекле геройлар аша җавап эзли. Д.Салихов беренче пьесасын көнкүреш драмасы жанрында тудырып, алда социаль-фәлсәфи драма, фаҗигале драма, мелодрама жанрларына да мөрәҗәгать итә. Әдипнең «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», «Алла каргаган йорт», «Чукрак», «Узып барышлый», «Көтмәгәндә, уйламаганда», «Өзелгән йөзем», «Язмыш», «Ак күгәрчен» кебек пьесалары киң яңгыраш таба.

«Яшьлек хатам - йөрәк ярам» драмасында чорның караңгы яклары, аракы зәхмәтенә бирелеп, үзләрен, якыннарын кайгы-хәсрәткә салган кешеләр язмышы чагыла. Эчкечелекнең никадәр бәла-каза китерүен, гаиләләрне таркатуын автор тәэсирле чаралар аша һәм сызлану фәлсәфәсенә нигезләнеп ача. Әсәр үзәгенә куелган Әхмәт һәм аның хатыны Гөләндәм язмышы беркемне дә битараф калдырмый. Драматург бәхеткә лаек булып та, үз-үзләрен югалт­кан кешеләрнең тормыш төбенә тәгәрәү сәбәпләре турында уйландыра. Ул вакыйгаларны агарту, конфликтны ясалма хәл итү юлыннан китми, бәлки аяныч күренешләр, аерым геройларның үлеме өчен тетрәнү хисе тудырып, чистарынуга китерә. 

Д.Салихов үз иҗатында яшәешнең еш кына читтә калган, серлелек белән уратылган якларын тәкъдим итә. Аның сәхнәләрдә уңыш белән барган “Алла каргаган йорт” һәм “Чук­рак” драмалары сайланган тормыш материалы һәм кулланган алым-чаралар төрлелеге белән аерылып тора. “Алла каргаган йорт” драмасында вакыйгалар юләрләр йортында бара. Төрле сәбәпләр аркасында бирегә эләккән геройлар язмышында җәмгыятьнең кешелексез яклары ачыла. Җәмгыять социаль катлауларга бүленгән һәм алар арасында килештереп булмастай көрәш-тартыш бара. “Юләрләр йорты” метафорасы җәмгыятькә бәя булып яңгырый, хакимияттә утыручыларның әхлаксыз йөзен ачуга хезмәт итә. Монда бүре законнары хөкем сөрә – бөтен нәрсә сатыла һәм сатып алына. Әлеге кастаны хасил итүчеләр чикләнмәгән властька ия. Бу төркемдә әхлакый нормалар түгел, акча һәм биләгән урынның дәрәҗәсе генә хәл итә, әмма ул “обойма”дан төшеп калсаң, синең өчен ишек ябыла. Айрат Галиннең “Тормыш законы шулай. Генерал баласы – генерал, көтүче баласы – көтүче булып үләргә тиеш. Шул чакта гына тормыш без теләгән юлдан атлаячак” дигән сүзләрендә Россиядәге власть системасының асылы ачыла.

Тормыштагы әхлаксызлык, кешелексезлек күренешләренең сәбәпләре турында уйланып, драматург ХХ гасырның фаҗигаләр белән тулы 30 нчы елларына мөрәҗәгать итә. «Чукрак» пьесасында шул чор вакыйгалары бүгенгегә килеп тоташа. Автор гаять катлаулы, каршылыклы вакыйгаларның кимсетелгән, бәхетсезлеккә дучар ителгән кеше язмышларында чагылуын сурәтли. 1930 елларда яңа хакимият руханилар катлавын, урта хәлле крестьянны юк итеп, надан, әхлаксыз, хәтта эш рәтен белмәүчеләрне күтәрә. Бу халыкка үлчәп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Әсәрдәге вакыйгаларда Мотавал мулла нәселе яңа хакимият үстергән кешелексез, ата-анасын да, Алланы да, авылдашларын да санга сукмаучы яңа буын вәкилләренә каршы куела. Һәр якның үз эчендәге каршылыгы тетрәндергеч күренешләрдә ачыла. Әсәрнең «Чукрак» дип аталуы, бер яктан, чукрак, кимсетелгән Нурәхмәтне күздә тотса, икенче яктан, совет системасына бәя булып тора.

Драматургның «Узып барышлый» моңсу драмасы үзәгендә Бөек Ватан сугышында өч тапкыр яраланып, күпсанлы орден-медальләр тагып кайткан, гомере буе туган җирендә иген иккән Шәйхулла карт тора. Ул беркатлылыгы, гадәтилеге, хәтта бөек төшенчәләр турында тормышчан уйлавы, кешеләргә ышануы һәм үз инануларының дөреслегенә шикләнмәве белән аерылып тора. Әйләнә-тирәдәгеләр белән әңгәмәсендә аның матур рухи дөньясы ачыла. Милләтне милләт итеп яшәтә торган сыйфатлар рәвешендә Шәйхулла карт үзара, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә хөрмәтне, җыр-моң белән рухланып яшәүне, телне онытмауны алга куя. Шундый изге күңелле, ярдәмчел картның татар милләтле караклар тарафыннан талануы, җәберләнүе, символик мәгънә алып, күңелдә әрнү хисе уята. Пьесада узып барышлый гына Шәйхулла карт белән булган вакыйгалар сурәтләнсә дә, мәгънәсе кешелек җәмгыяте, яшәү асылы турында уйлануга этәрә. Ә инде җыр-музыка белән үрелеп барган, мелодраматик әсәрләргә хас тирән эмоциональ кичереш­ләргә бай «Өзелгән йөзем» драмасы гыйб­рәтле, тормышчан вакыйгалары белән җанга уела. Автор Ватан сугышыннан калган тән һәм аннан да бигрәк күңел яраларының безнең көннәрдә дә тынгылык бирмәвен, хәтта каршылыкларга китерүен чагылдыра. Сәлимгәрәй, Мәрьям һәм Сәүбән мөнәсәбәте гади мәхәббәт «өчпочмагы» гына түгел, бәлки, тормыш сынавы, язмыш дәрьясы, кеше мөнәсәбәтләренең иң нечкә кылларга кагылып чыңлавы, бәрелеше һәм дә үпкә, сагыш, сыкрану булып тынып калуы чагылышы. Автор кешегә хас матур сыйфатларны саклап калган геройларга хөрмәтен яшерми. Аеруча Сәлимгәрәй образы милли төсмерләре белән тамашачыны җәлеп итә, соклану, хөрмәт хисләре уята. Вакыйгаларның ике катламда баруы үткәннәр белән бүгенгенең тыгыз бәйләнешен аңларга булыша. 

Д.Салиховның “Баязит” драмасы кеше яшәеше, аннан да бигрәк язучы иҗаты, киләчәк буынга васыяте булырга тиешле әсәренең кыйммәте, заман сынавын узу-узмавы турында уйлануларны, җитди фәлсәфи бәхәсләрне үз эченә ала. Өлкән яшьтәге язучы Бая­зит, үткәннәре турында уйланып, үзе белән бәхәскә керүче Пәри образы тудыра. Әлеге мифик зат аның уй-фикерләрен, күңел кичерешләрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Баязит тормышына бәйле ил-халык кичергән авырлык-михнәтләр, кыенлыклар ачыла. Әлеге фаҗигаләр аша Бая­зит сайлаган юлының дөрес­леге турында уйлана, кичергән язмыш сынаулары кемгә, нәрсәгә хезмәт итте дигән рухи сызлану кичерә. Әлеге драма - Д.Салиховның сәнгати эзләнүләрендә яңа баскыч. Ул фәлсәфи проблемаларга, рух, фаҗигале пафоска бай. 

Д.Салихов комедия жанрына караган әсәрләрендә җәмгыятьнең «караңгы почмакларына» үтеп, икейөзлелек, куштанлык, наданлык, мескенлек, әхлаксызлык кебек күренешләрне әлеге жанрга хас поэтик чаралар аша фаш итә. Тамашачыларның мәхәббәтен казанган «Микүләй дәдәйнең бөер ташы», «Бәйрәмгалинең сыер тышавы», «Хатын түгел – аждаһа!», «Капчык­тагы Мәгъфия», «Мөгезле Мәүлихан», «Пуля», «Булса кодаң генерал» һ.б. пьесаларында көлкеле вакыйга-күренешләр, үзенчәлекле конфликт, көтелмәгән сюжет борылышлары белән очрашабыз. Г.Камал, Г.Исхакый, И.Богданов, К.Тинчурин, Н.Исәнбәт, Г.Насрый, Х.Вахит, Ю.Әминев кебек комедия осталарыннан килүче традицияләрне һәм әлеге жанрны ул яңа сыйфатлар белән баета. Пьесаларда бөеклек һәм түбәнлек, акыллылык һәм мәгънәсезлек янәшә килеп, тормыш күренешләренең тискәре якларын ачуга хезмәт итә. Халыкчан көлүне үстереп, авторның карнавал фикерләве аерым сыйфат яки күренешләрнең абсурд дәрәҗәсенә җиткән мәгънәсезлеген ачып сала. 

«Бәйрәмгалинең сыер тышавы» комедиясе – совет системасына сатира. Әлеге җәмгыять тудыр­ган мәгънәсез күренешләр, шуларга җайлашкан кешеләр - аның көлү объекты. Ул вакыйгаларны тар кысаларда калдырмыйча, киң мәйданга күчерә. Комедия­дә геройларны Америка шартларына куеп, аларның асылын, мәгънәсезлек-наданлыкларын ачуга ирешә. Пьеса халыкчан көлүгә нигезләнә, карнаваллык, ягъни һәртөр башбаштаклык, наданлык, мәгънәсезлек күренешләрен киң мәйданга чыгару аның тәэсир итү көчен арттыра. «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» сатирик комедиясе үзәгендә гади җир кешесенә мөнәсәбәт мәсьәләсе тора. Автор гадәттән тыш арттыруга, хәтта әкияти төсмерләргә ия вакыйга уйлап таба: 70 яшьлек карт бөерендә, янәсе бриллиантка әйләнгән таш утыра икән. Кеше ышанмастай әлеге хәл бөтенесен аякка бас­тыра. Шул рәвешле, бөер ташы «лакмус» кәгазенә әверелә. Моңа кадәр кадерсезлектә йөргән, район больницасында юньләп тикшермичә, авыртмаган хәлдә дә аппендиксына операция ясалган, үзәктәге больницага да ике каз биреп кенә урнашкан картка мөнәсәбәт күзгә күренеп үзгәрә. Нәтиҗәдә ул табибләрнең һәм район башлыкларының чын йөзен ачуга ирешә.

Иҗат тәҗрибәсе арткан саен, Д.Салиховның комедиограф буларак осталыгы үсә һәм ул жанр­ның яңадан-яңа форма-алымнарына мөрәҗәгать итә. Көлүнең эстетик асылы, беренче чиратта, конфликт характеры һәм аның чишелеше белән аңлатыла. Бу яктан драматургның чор тудырган яңа социаль катлам вәкилләрен – алыпсатарларны һәм яңа төр бюрократ-чиновникларны фаш иткән «Булса кодаң генерал», «Пуля» сатирик комедияләре үзенчәлекле. Беренче әсәрдә Д.Салихов үзләрен Алланың кашка тәкәсе санап, шул ук вакытта һәртөр түрә, дәрәҗәле урын каршында баш иеп, унга бөгелеп торучылардан көлә. Исерек сукбайны авиация генералы буларак кабул итү яисә Мәскәүдәге Ак йортның банкет залына туйга чакырып киткән «кода»ның икенче көнне үз-үзен аңламаслык исерек хәлдә кайтарып ташлануы кебек күренешләр әлеге кешеләр яшәешенең абсурдлыгын ачып, көлүнең һәртөр караңгылыкны, сөрсегәнлекне җиңү көчен күрсәтә. Әдипнең «Пуля» пьесасында намуссыз юл белән зур байлык туплаган “яңа татар”ның һәм хатынының әхлаксыз йөзләре, буш рухи дөньялары ачыла. Әлеге пьесаларның үзенчәлеге шул: сурәтләнгән мәгънәсез күренешләргә автор идеалы каршы куела. Фаш итү вазифасын Көлү башкара, ул образ дәрәҗәсенә күтәрелеп, драматургның эстетик идеалын чагылдыра. Д.Салихов халыкчан көлү алымнарына актив мөрәҗәгать итә. Диалог-монологларга махсус кертелгән мәгънәсезлекләр, сүз уйнатулар, вульгар, жаргон сүзләр, җанлы сөйләмдә очрый торган тупас, «әдәби булмаган» сүз-төшенчәләр вакыйгаларны җанландырып җибәрә, эмоциональ тәэсирлелекне арттыра. 

Д.Салихов иҗаты тормыш-чынбарлыкның төрле якларын иңләп алган тема-мотивлар төрлелеге, жанр һәм аның формалары, сурәт чаралары байлыгы белән җәлеп итә. Кешене ярату һәм халык тормышын яктырак итү теләге белән сугарылган пьесалары сәхнәләрдә яңгырый. Замандаш әдип чорыбызның  мөһим мәсьәләләрен сәнгатьчә чагылдыруның алымнарын эзли, укучы-тамашачы белән җитди әңгәмә алып бара. 

Әлфәт Закирҗанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: