Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Юлда диплом табылды, кемнеке икән?

Татарстан “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль проектын гамәлгә ашыруда 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы күрсәткечле 12 төбәге исемлегенә кертелгән. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашуда: “Бу диплом Татарстанның транспорт тармагыныкы. Транспорт тармагындагы 68 мең кешенең тырыш хезмәтенә олы бәяләмә”, – диде.

Чын булса иде
– Мәскәүдә 19 ноябрьдә узган Транспорт атнасында йомгакларны Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Марат Хөснуллин игълан итте. Татарстанга диплом һәм истәлеккә сувенир трактор-каток бүләк ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенә генә хас нечкә шаяртуы белән: “Чын каток бирсәләр, әйбәтрәк булыр иде”, – дип әйтеп куйды, – диде Фәрит Хәнифов.

Дүрт ел, 40 бурыч
Татарстандагы төбәк әһәмиятендәге юлларда, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама агломерацияләрендә “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2019 елда керешелгән. 2024 елга кадәр төбәк әһәмиятендәге юлларның норматив таләпләргә җавап бирү дәрәҗәсен 46,3 проценттан 50 процентка, ә шәһәрләр агломерацияләрендәге юлларны 80,47дән – 85 процентка җиткерү бурычы тора. Федераль проект ярдәмендә ике елда гына да, гомум исәптә, 460,4 чакрым юл төзекләндерелгән. Шуның 254,6 чакрымы быел башкарылган. Мисал өчен, “Әлмәт–Азнакай”–Кәкре Елга-“Азнакай-Тымытык-Күк Тәкә”, М-7 “Волга”-Костенеево-Котловка, “Русский Акташ-Кузайкино”-Дербедень-“Казан-Оренбург” юллары. Казанда Болотников, Автосервис, Тэц, Рихард Зорге урамнары һәм Җиңү проспекты юлы төзекләндерелгән, Зур боҗра төзелеше дәвам итә. Вознесенский трактының схемасы әзерләнә.
– Казан өчен бик мөһим һәм кирәкле тракт бу. Юлны М-7 федераль автотрассасына тоташтыру турында уйланыла, – диде министр Фәрит Хәнифов.

 Чулманда – яңа күпер
 М-7 “Волга” автотрассасында Соколки авылы янында Чулман елгасы аша күпер төзелеше 2021 елда башлана.
 – Әлеге күпер Түбән Кама агломерациясен җанландырып җибәрәчәк. Соколки күпере юлы Минзәлә белән Тукай районнары чигенә килеп чыга. Биредә транспорт-логистика корылмалары барлыкка киләчәк, эш урыннары булдырыла дигән сүз, – диде Фәрит Хәнифов.

Авылларга – юл
Татарстанда авылларга каты катламлы юллар төзү дәвам итә. Авыл халкының үзара салым акчасына авыл урамнары юлларын төзекләндерүе мактап телгә алынды. Республикада тагын 500гә якын авылга каты катламлы юл сузу бурычы тора.

Күп балалыларга өметле сүз
– Күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир кишәрлекләре территориясенә вакытлы “йомшак юл” сузу турында уйланыла, – диде министр Фәрит Хәнифов– Татарстанда вак таш карьерлары бар. Андагы таш Урал тауларындагы кебек каты түгел, берничә елдан җеби башлый. Күп балалы гаиләләр өчен бүленгән территориягә юл төзелеше ике этапта башкарыла. Беренче этапта юлга үзебездә чыгарылган вак таш түшәп торыла. Бу шәхси йортлар төзелеше барышында йөк машиналары, автокраннар хәрәкәте өчен ярап тора, грейдр да вак таш юлны тигезләп куя ала. Кешеләр йортлар төзеп, җимеш бакчалары утыртып, инженерлык челтәрләре урнаштырылып беткәч, инде юл төзелешенең икенче этабы гамәлгә ашырылачак ягъни асфальт юл сузылачак. Әлеге территорияләр ата-аналар өчен генә түгел бит, анда киләчәктә аларның балалары гомер итәчәк, ул аларның нигезе булачак.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев