Мәдәни җомга

Әйтер сүзе бар әле

Барда районына ясалган сәяхәттән кайткач, Ләлә ханым Гыймадиева: "Бер күрешү - бер гомер диләр. Пермь өлкәсенең Лысьва, Березовка, Күңгер, Суксун, Орда районы татарлары белән очрашуыбыздан без үзебез дә зур рухи канәгатьлек алдык, еракта яшәүче кардәшләребезгә күпмедер матур мизгелләр бүләк итүебез белән бәхетле булдык", - дип язып чыккан иде. Ул сәяхәттә...

Барда районына ясалган сәяхәттән кайткач, Ләлә ханым Гыймадиева: "Бер күрешү - бер гомер диләр. Пермь өлкәсенең Лысьва, Березовка, Күңгер, Суксун, Орда районы татарлары белән очрашуыбыздан без үзебез дә зур рухи канәгатьлек алдык, еракта яшәүче кардәшләребезгә күпмедер матур мизгелләр бүләк итүебез белән бәхетле булдык", - дип язып чыккан иде.
Ул сәяхәттә мин дә булган идем. Танылган язучылар турында хәбәрдар булсам да, күбесе белән якыннан беренче мәртәбә аралашуым. Ләлә ханым Гыймадиева-Сабирова белән дә беренче танышуым шул сәяхәттә булды. Ләлә ханым - танылган язучы, җитмәсә, яратып укылган "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасының редакторы да. Ә менә якыннан танышкач, Ләлә ханымның үзен безнең белән бертигез тотуын күреп: "Кара, нинди гади - бер генә дә мин-минлеге юк икән", - дип уйлап куйган идем. Чөнки мин Ләлә Гыймадиева дигән язучының хикәя-повестьларын күптәннән укып белә идем. Аның балалар өчен язылган хикәяләре минем өчен үрнәк калеб иде.
Аның хикәяләренә бәя биреп, шагыйрә Фирая Зыятдинова да: "Ул нечкә хисле, тирәннән кичерә белә торган, акыллы, зирәк, юмор хисеннән дә мәхрүм ителмәгән менә дигән проза остасы. Аның балалар өчен язылган китабын елый-елый, көлә-көлә укыган идем", - дип, үз фикерен әйтеп калдырган.
Ләлә Гыймадиеваның райондашым, күп дәреслекләр авторы Рәдинә Ягафарованың курсташы булганлыгын соңыннан гына белдем. Бер сөйләшеп утырганда горурлануы да истә: "Безнең курс - 1964-1969 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем алучылар, бик талантлы студентлары белән аерылып торды. Рәшит Әхмәтҗанов, Рәшит Ягъфәров, Харрас Әюпов, Роза Мулланурова, Роза Туфитулова, Сәгыйт Хафизов. Аларның кайсын гына алсаң да - талантлы шәхес булып җитеште...
Университетта укуын тәмамлап, ике ел буе "Татарстан яшьләре" газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләгәннән соң, Казанны калдырып, Ләлә ире Марс белән Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбенә кайтып урнаша. Марс мәктәп директоры урынбасары булып эшли, Ләлә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Укуыбызны тәмамлауга 15 ел үткәч, алар безне курсыбыз белән кунакка дәшеп алды. Өйләренә кергәч, һәммәбез дә бу гаиләнең уңганлыгын, җитешлеген, балаларының тәрбиялеген күреп шаккаттык. Андагы өй, каралты-кура, мал-туар, бакчаларындагы җиләк-җимеш, яшелчәләр. Ә шул очрашуыбыздан соң күп тә үтмәде, гаҗәпкә калдырдылар: Ләлә гаиләсе белән Казанга күчеп килде..."
Шулай иҗатка тартылган күңелне матди як кына кызыксындыра алмый икән. Гыймадиевларның да алдагы көннәргә зур максатлары булуын, алдагы тормышлары күрсәтте. Иптәше Марс педагогика институтында укытучы булып эшли башлады. Ә Ләлә ханым "Яшь ленинчы" газетасында әүвәл - әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркатип, соңыннан ун елга якын баш мөхәррир булды. Нинди җаваплы эштә эшләсә дә, язуын бервакытта да читкә этәрмәде. Менә дигән хикәяләр язып, китапларын укучыларыбыз хозурына җиткерә торды.
Ләлә ханым турында олпат язучыларыбызның хатирәләре дә бик матур: "Ул мәктәп мохитенең үзәгендә кайнаган, шуңа күрә дә хикәяләре дә сабак - әхлак тәрбиясе бирә, укучы алардан тормыш турында рухи мәгълүмат ала. Әсәрләрендә хрестоматик җыйнаклык, фикер ачыклыгы хас", - дип яза Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев.
"Ул бик кыска хикәяләр яза. Бу бик авыр эш. Анда укучыны кызыксындырырлык вакыйга бирер­гә, истә калырлык характерлар да тудырырга кирәк. Һәр сүзең уйланган, экономияле, тәэсирле, чатнап торган булырга тиеш. Кабатлануга урын юк. Ләләнең хикәяләрендә, баланың яшенә карап, теге яисә бу күренешне аңлавы, аңа үзенчә бәя бирүе күренә", - дип бәя бирә күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанова.
Ләлә Гыймадиева тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә. Татарстан "Мәгариф" китап нәшрияты тәкъдиме белән берничә ел дәвамында тарих, хокук белеме, география, җәмгыять белеме дәреслекләрен тәрҗемә итте. Көндәлек матбугат битләрендә рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен дә тәрҗемә итеп бастыра.
Күптән түгел Ләлә Гыймадиеваның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Бер уч борчак" китабы аның моңа кадәр иҗат ителгән китапларына охшамаган. Бу - аның өлкәннәр өчен язылган беренче китабы. Анда Ләлә ханымның мәхәббәт һәм нәфрәт, мәкерлелек һәм намуслылык турында язылган тормышчан хикәяләре туплап бирелгән. Үзенең әйтүенчә, бер генә хикәя дә уйлап чыгарылган вакыйгаларга нигезләнмәгән, геройлары һәрберсе тормыштан алынган, кайберләре - республикада билгеле кешеләр, аларның катлаулы, кайчакта аянычлы язмышлары сурәтләнә. Вакыйгалар катлаулы сюжет линияләре белән үрелеп бирелгән.
Нурия СӘЙЯР.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: