Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Җылыны яратабыз, ә түләүгә сыкранабыз

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен 6 миллиард сум бурыч бар. Казанда җылылык өчен түләүләрдә 1 миллиард сумнан артык бурыч тупланган. Элек җылылык өчен аз-азлап ел дәвамында түли идек.

Бу алым гамәлдән чыгарылды, чөнки халык алдагы көн ягъни әле кулланылмаган хезмәт өчен түләргә теләмәде. Хәзер түләүне кышкы чорда гына башкарабыз. Ләкин, җылылык өчен түләү һаман бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә. Чаллы халкы җылылык өчен түләүләрнең зурлыгына аеруча борчылды.
4 февральдә узган матбугат очрашуында республиканың җылылык җитештерүче предприятиеләре вәкилләре хәлләргә аңлатма бирергә тырышты.
Узган елның декабрь аенда җылылык өчен түләү ноябрь ае белән чагыштыргада, 30 процентка артып килде.

 – Исәп-хисап тотылган җылылык күләменнән чыгып ясала. Идарәче компанияләр безгә хисаплагыч күрсәткечләрен бирә, шуның нигезендә түләү билгеләнә. Көннәр салкын торды, җылылык күп сарыф ителде. Түләү саннары кабаттан тикшерелде, хисаплагыч күрсәткечләре расланды. Кабаттан исәп-хисап үткәрергә җирлек юк, хисаплагыч приборлар күрсәткечләренә нигезләнелде, – диде “Татэнергосбыт” акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары Роберт Хәбибуллин.
 – Казанда 3 мең 56 йортка хезмәт күрсәтәбез, – дип дәвам итте әңгәмәне “ТАТЭНЕРГО” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Олег Зверев. – Салкын көннәрдә җылылык җибәрү арттырыла, ләкин түләү йортлардагы җылылык хисаплагычы нигезендә алына. Казанда иске 246 торак йортта җылылык хисаплагыч приборлары юк, алардан түләү норматив буенча башкарыла. Капиталь ремонт үткәрелгәндә әлеге йортларга да җылылыкны һава торышына карап үзкөйләгечләр һәм җылылык хисаплагычлар куела.

 “Казэнерго” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдар Гыйльмуллин таныштырганча, “Казэнерго” республика башкаласындагы 2 мең торак йортка хезмәт күрсәтә.
 – “ТАТЭНЕРГО” белән “Казэнерго” җитештергән җылылыклар өчен түләүләрдә аерма юк дәрәҗәсендә. Безнең котельныйларда җитештерелгән җылылык “ТАТЭНЕРГО” җылылыгыннан әлегә 2 процентка кыйммәткәрәк төшә. Технологик җиһазларны камилләштерү, җылылыкны сакчыл тоту буенча чаралар гамәлгә ашырыла, – диде Илдар Гыйльмуллин.

Яңа ел каникулы вакытында халык өйләрендә озак булды. Журналистлар, моның җылылык өчен түләүләргә тискәре йогынтысы сизеләчәкме, дип кызыксынды. Олег Зверев: “Каникулда гаилә белән өйдә булу җылылык түләүләренә бернинди дә йогынты ясамый. Кирпеч йортка да һәм бетон йортка да җылылык өчен түләү тарифлары бер үк төрле”, – дип җавап кайтарды. Илдар Гыйльмуллин: “Өйдә күп торганнан җылылыкка бәя артмый. Каникулда электр энергиясе һәм су күбрәк кулланыла, әлбәттә. Шунлыктан, түләү дә күбрәк тәшкил итәчәк”, – дип өстәде.

Социаль яклау министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары Алсу Закирова сугыш ветераннарының, сугышта катнашучыларның тол хатыннарының, Чернобыль һәм “Маяк” станцияләрендәге техноген бәла-казаларны бетерүдә катнашканнарның, инвалидларның һәм инвалид бала тәрбияләүчеләрнең, шулай ук күп балалы гаиләләрнең ташламалардан файдалануларын искәртте.
 – Гаиләдә акча кеременең 21 проценттан күбрәге торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә китә икән, андый гаиләләргә – ташламалы категорияләргә карамасалар да, субсидия билгеләнә. Ташламалар турында Социаль яклау министрлыгы сайтына тулы мәгълүмат урнаштырылган, – диде Алсу Закирова.



Фото архивтан

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев