Мәдәни җомга

ЫШАНЫЧЛЫ ЮЛДАШ

Язучы Нәкыйп Каштанга 75 яшь Китапны, әдәби әсәрләрне без рухи юлдаш дип санарга күнеккән. Табиб һәм язучы Нәкыйп Каштан хикәяләре мондый югары таләпләргә тулы җавап бирә. - "Мин дә аякка бастым әле, улым. - Миңлебанатның суырылып калган йөзе яктырып киткән иде. - Күпме ятарга була инде? Менә, Алланың рәхмәте, хәзер...

Язучы Нәкыйп Каштанга 75 яшь


Китапны, әдәби әсәрләрне без рухи юлдаш дип санарга күнеккән. Табиб һәм язучы Нәкыйп Каштан хикәяләре мондый югары таләпләргә тулы җавап бирә.

- "Мин дә аякка бастым әле, улым. - Миңлебанатның суырылып калган йөзе яктырып киткән иде. - Күпме ятарга була инде? Менә, Алланың рәхмәте, хәзер йөреп тә карыйм. Күгәрченгә ярма сибәм. Әтиеңнең күгәрчене килгән бит..."

Моннан күп еллар элек сугышта үлеп калган ирен әнә шулай итеп терелтә Миңлебанат. Язучы Нәкыйп Каштан үзенең "Күгәрчен сәламе" дигән кечерәк кенә күләмле хикәясендә тугры йөрәкле татар апасын үзәккә куеп укучыга да әхлакый сабак бирә.

Язучы Нәкыйп Каштан әсәрләренең исемнәре дә бик үзенчәлекле. Әле генә танышкан "Күгәрчен сәламе"ннән соң башкаларын саныйк. "Кеше нидән яралган?", "Өч колаклы кояш", "Бөркеткә сәлам әйтегез", "Әти нинди була ул?" Болар барысы да исемнәре белән үк үзләренә тартып, укырга ымсындыра.

Язучының китаплары шактый күп. "Шәһәргә килгән аю", "Төлке операциясе", "Ак күгәрчен күктә уйный", "Тылсымлы курай", "Канатлы чәчәкләр", "Күкләргә кунмый тузан", "Читекле алмагач", "Бөркеткә сәлам әйтегез" һ.б. Тынгысыз табиб хезмәтен башкара-башкара, шуның кадәр әдәби әсәр иҗат итү үзе үк зур батырлык түгелме соң? Әйе, сугыш чорында туып-үскән кеше мондый адымнарны гадәти эш кебек башкара.

"Бөркеткә сәлам әйтегез" хикәясенә аерым тукталыйк. Хикәя герое биек тауга менмәкче була. "Биштәремдә күркә түшкәсе ята. Учак ягып пешереп ашарсың дип абый биреп җибәргән иде..." Ул учакка утын эзләп йөргәндә әллә каян гына бөркет килеп чыга! Биштәрдәге күркәгә кызыга ул һәм тиз арада биштәрне эләктереп тә ала. Күркәсе ние белән! Ләкин безнең героебыз да югалып калмый - үзенең биштәренә барып ябыша! Өскә күтәрелеп тә китә бит болар! Хикәядә менә шундый бер мог­җиза сурәтләнә. Ышаныргамы, ышанмаскамы бу хәлгә?

Менә шушындый күренеш­ләрдә безнең әдәбиятыбызның фәлсәфи көче чагыла түгелме соң? Кеше гади яшәештән аерылып, югарыга күтәрелә. Тормышка, яшәешкә гомумиләштеребрәк карау мөмкинлеге ала. Һәм менә шушындый бәхетле мизгелләр бик озакка аның хәтеренә сеңеп кала.

Язучы үзенең әсәрләре белән безнең рухи дөньябызны баета, анда якты маяклар кабыза, безгә яшәү юлында ярдәм итәрдәй рухи ориентирлар булдыра. Ул әсәрләр безгә ышанычлы юлдаш булып тора.

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: