Мәдәни җомга

Язучылар берлеге хакында: «Бина үзен чын хуҗа итеп санаган кеше кулында булырга тиеш»

Язучылар берлеге бинасы профсоюз гына түгел, ә әдәби процессларның аккумуляторы булса дөресрәк булыр иде, ди язучылар.

Алдагы көннәрдә татар әдәбияты темасы «тар киңлекләрдә» шактый популяр булырга охшап тора. Сәбәбе җитди — быел Татарстан Язучылар берлеге рәис сайлый. Интрига шунда — элеккеге рәиснең тагын бер срок утырырга хокукы бар. Тотынып кала алырмы кәнәфиенә, әллә…

Дәүләттән түләнгән хезмәт хакына иҗтимагый профессиональ оешма рәисе булып эшләү — уникаль очрак. Татарстандагы башка иҗат берлекләрендә мондый хәл юк, башка рәисләрнең бердәнбер эш урыны һәм төп кереме — рәислек хезмәт хакы түгел.

«Татар-информ» Татарстан язучылар берлегендәге вазгыятьне һәрвакыт күзәтеп һәм анализлап килде.

Бүген Язучылар берлеге белән генә чикләнмичә, Татарстанда әдәби процесслар һәм татар әдәбиятын оештыру мәсьәләләре турында экспертлар белән сөйләшербез.

 

 

«Биш том әсәрем өстәл тартмасында, басылмыйча ята»

 

 

 

Халык шагыйре Ренат Харис: «Язучылар берлеге ул профсоюз кебек. Язучының тормыш шартлары һәм сәламәтлеге белән шөгыльләнергә тиеш. Берлек язучының иҗатын пропагандалауда да катнаша: кичәсен оештыра, мәктәпләрдә очрашулар үткәрә, секцияләрендә әдәби әсәрләрне тикшерә.

Ә әдәби процессны әдәби газета-журналлар һәм Татарстан китап нәшрияты оештыра. Алар бастырып чыгарса, әдәбият бар, бастырып чыгармаса — әдәбият өстәл тартмасында кала, халыкка барып җитми. Әдәби процессларның торышы турында уйланганым юк. Миңа язучы буларак шартлар тудырылган. Әмма әдәби процесс беркемне дә тулаем канәгатьләндерә алмый. Минем биш том әзер әсәрләрем бар. Аларны беркем дә бастырып чыгармый, алар минем өстәл тартмасында ята, халыкка барып җитмәгән. Димәк, алар әдәби процесска кермәгән. Быел социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегендә дә минем китаплар юк.

Вак-төяк әйберләр яза торган язучылар һәм капиталь әйберләр яза торганнары бар. Халык җен-пәриләр турында укый, гайбәт укый — кемнәрдер әдәби процессны шул юнәлештә алып бара. Мондый әсәрләр татар халкының менталитетын да, рухи үсешен дә күрсәтми».

 

«Мин үз эшемнән канәгать түгел»

 

 

 

Халык язучысы Рабит Батулла: «Ил яки милләт чери башлаган икән, бәла бер яктан гына килми. ЖКХларны кара, эстраданы… Рәссамнарның да артык бүрттерә алганы юк, композиторлар да артык күренми. Хәзер татарлар яшәгән чит төбәкләрдән әдәбиятка кеше килми башлады. Болар — кара болыт булып умырылып килгән бәла. Шуңа күрә мин әдәбияттан дә канәгать була алмыйм, үз эшемнән дә канәгать түгел. Нәкый Исәнбәт, Аяз Гыйләҗевлар буыныннан соң сирәгәйдек. Язучылар да вагайды, кантарлы язучылар калмады.

Язучылар берлегендә дә кантарлы җитәкче юк. Өстән ярдәм булмаса, ул берни эшли алмый. Байлар ярдәм итсә, Хөкүмәт ярдәме дә кирәкмәс иде бит… Без байлар белән эшли белмәдек, аларны зәкят бирергә өйрәтә алмадык. Дәрдемәнд заманы байлары юк инде, хәзергеләр зәкятне бөтенләй аңламый. Ә ул 40 сумыңнан 1 сумны мәчет һәм милләт файдасына бирү дигән сүз.

Язучылар берлегендә 400ләп язучы бар. Минем санавым буенча, шуның унбишләбе — әдип. Әдип — ул милләт кайгысын кайгырта торган олпат шәхес. Ул — милләт каһарманы булырга, көрәшче буларак танылырга тиеш».

 

«Язучыларны таныту өчен продюсерлык үзәге җитми»

 

 

 

Язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Әдәби процесс ул язучы һәм укучы арасында бара. Китап-журналлар барлыкка килгәч, алар ике араны тоташтырып торган күпергә әйләнгән. Интернет пәйда булгач, электрон китаплар, социаль челтәрләр, язучыларның сайтлары да әдәби процессның мөһим бер өлешенә әверелде.

Әдәби процессны җанландыруда редакцияләрнең матди базасын ныгыту бик ярдәм итәр иде. Беренчедән, без талантлы язучыларга заказлар бирә, аларны татарлар яшәгән төрле ил-төбәкләргә командировкаларга җибәрә алыр идек. Икенчедән, татар әдәбиятын һәм аның күренекле язучыларын таныту өчен продюсерлык үзәге җитми. Ул үзәк татар әдәбиятының төрле чорындагы күренекле әсәрләрен дөньяның төрле илләрендә, төбәкләрендә, шәһәр-авылларында яшәгән татарларга илтеп җиткерергә, татар язучылары белән очрашуларны оештырырга тиеш. Өченчедән, шушы күренекле әсәрләрне дөнья телләренә тәрҗемә итеп, татар әдәбиятын һәм аның язучыларын дөнья аренасына чыгарырга тиеш. Татар әдәбияты татар милләтен һәм Татарстанны таныта торган брендка әверелсен иде!»

 

«Тәрҗемә эше аксый»

 

 

 

Драматург, «ТАИС» оешмасы җитәкчесе Хәбир Ибраһим: «Без язабыз, көн-төн эшлибез. Китап нәшрияты да эшли. Ел саен ук булмаса да, китапларым чыга тора. Татар язучысы өчен иң җитешмәгәне — дөнья күләменә чыгу. Гастрольләрдә йөргәндә урыс авылындагы китапханәгә кергәнем булды. Киштәләрдә татар язучыларының совет заманында русчага тәрҗемә ителгән китаплары тора. Шаккаттым. Укылганлыгы күренә — ертылып беткән. Хәзер бит татарча укый алмаган татарларыбыз да күп. Безгә тәрҗемә эшен дәүләт программасы итеп куярга кирәк. Югыйсә, без дөнья күләменә чыга алмыйча, үз казаныбызда кайнап ятабыз. Дөнья күләмендә укыла алырлыкларын аерып алырга кирәк, юк кына әйберләр тәрҗемә ителмәсен. Безнең китаплар рус телендә Мәскәүдә сатылырга тиеш.

Ни өчен Гүзәл Яхинаны укыйлар? Русча булганга. Без дә аннан ким язмыйбыз, аренага гына чыгып булмый. Шул эшне башкарырга алынса, Язучылар берлегенең рейтингы артыр иде. Чыңгыз Айтматов һәр язганын шунда ук русчага тәрҗемә итеп бара иде, шулай зур дөньяга чыкты. Кыргыз язучысы гына булып калса, белмәгән дә булыр идек. Безнең дөньяга чыгарырлык шедеврлар бар. Флүс Латыйфиның «Хыянәт» әсәре, мәсәлән, тәрҗемә ителдеме? Юк!»

 

«Очрашулар ашап-эчүгә генә кайтып калырга тиеш түгел»

 

 

 

Балалар язучысы Алмаз Гыймадиев (интервьюдан юллар): «Гөрләп эшләгән Берлек Татарстанда гына калды, диләр. Гөрләп эшләгәне дә шундый булгач, башкалары ничек икән соң аның?! Файдасы дип… Файдасы — каләмдәшләр белән аралашу инде. Минем фикер — системалы рәвештә пропаганда белән шөгыльләнергә кирәк. Нәтиҗәсе булырлык итеп. Кайбер зур оешмалар, берлек җитәкчеләре „фәлән хәтле җирдә булдык, фәлән кешеләр, фәлән бала белән очраштык, шундый-шундый кичәләр үткәрдек“ дип күкрәк кагарга ярата. Әмма андый чаралар ашап-эчеп, кәеф-сафа корып йөрүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Андый сәфәрләрдә милли-мәдәни идеологияне халыкка, бигрәк тә балаларга җиткерү максатында төгәл, конкрет эш эшләнергә тиеш».

 

«Китап бастыру бизнесы кирәк»

 

 

 

Драматург, режиссер Илгиз Зәйниев (интервьюдан юллар): «Язучылар берлеге киләчәктә продюсерлык функциясен үзенә алса, бәлки, дөресрәк булыр иде дип саныйм. Бүгенге берлекләр Совет заманы калдыгы кебек кенә кабул ителә. Безнең Язучылар берлегенең Россиянекеннән аерылуының бер начар ягы бар — без конкурент мохитен кечерәйткәнбез һәм үзара гына көрәшәбез. Башка көчле авторлар белән көрәшү юк. Ул ялкауландыра. Бездә бит хәтта китап бастыру мәсьәләсендә конкуренция юк. Татарстан китап нәшрияты — монополист. Элеккеге заманнардагы кебек автор өчен сугышу юк. Ул ике яклыдыр инде: бәлки, без — авторлар, сугышырлык әсәр иҗат итә алмыйбыздыр. Китап бастыру бездә бизнеска корылмаган. Ә бит Достоевскийларны, безнең Тукайларны да, алдан гонорар биреп куеп, язарга этәргәннәр. Китап бастыру бизнесы булырга тиеш».

 

«Без — инфантиль буын»

 

 

 

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина (интервьюдан юллар): »Белмим, без ничектер инфантиль буын булдыкмы соң, әти-әнисе белән яши торган буйдак малайлар кебек… Диванга ята да ул: «Менә безнең әти кадак та какмый хәзер», — дип аптырап ята. Сине әтиең өйрәткән бит инде кадак кагарга! Бар да как, әйеме?! Ә без ничектер һаман абыйлардан көтәбез кебек, алар нәрсәдер әйтсен, менә шуннан соң бар да булыр кебек. Һәркем үз өлкәсендә әкрен-әкрен генә нәрсәдер эшләсә, әйтик, театр өлкәсендә, бию сәнгатендә, әдәбиятта, музыкада — тулысы белән караганда ниндидер күтәрелеш булырга мөмкин».

 

«Әдәбиятны чит халыкка күрсәтү — дәүләт эше»

 

 

 

Халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла (интервьюдан юллар): »Әдәбиятны аны күрсәтә белергә кирәк. Без булганын да күрсәтә белмибез, пиарлый белмибез. Өйрәнмәгәнбез. Беренче чиратта, татар әдәбиятын үзебезнең халык арасында популярлаштырырга кирәк, әлбәттә. Татар китабын татарлар укырга тиеш! Икенчедән, тәрҗемә эшен җайга салырга кирәк. Бездә тәрҗемә эше бик начар тора бит. Язучының үзе акча табып, тәрҗемә иттерсә — була, булмаса — юк. Әнә, Рәмис Аймәт шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иттереп чыгарган иде. Күптән түгел генә Ләбиб Лерон чыгарды. Тәрҗемәчегә түләргә каяндыр акча тапса, чыгара инде язучы. Әмма кешенен энтузиазмы белән ерак барып булмый. Әдәбиятыңны чит халыкларга күрсәтү — ул дәүләт сәясәте булырга тиеш. Шуңа да безгә Әдәби тәрҗемә мәркәзе оештырырга кирәк».

 

«Язучылар берлеге — совет чорыннан калган архаизм»

 

 

 

Яшь драматург Артур Шәйдулла (интервьюдан юллар): «Берлек яшьләр өчен платформа вазыйфасын үтәп, әдәби агентлык булып, берләштерү чаралары уздырса, аларның кирәклеге күренер, авторитеты үсәр иде. Мин, мәсәлән, Алабугага татар язучылары килгәнне белмим, ә рус язучылары һәм актерлары иҗади очрашулар уздырырга гел килеп тора. Язучы булу өчен укучыларың булу кирәк. Иҗатыңны популярлаштыруда, китабыңны чыгаруда булышмаса — ул оешманың кирәге юк. Минемчә, хәзерге Язучылар берлеге совет чорыннан калган архаизм кебек. Иҗат кешесе өчен оешмага керү максат булырга тиеш түгел. Иҗади үсеш, бер урында тормау — беренче максат шул булырга тиеш».

Бары тик фактлар

ТР Мәдәният министрлыгының 2019 ел йомгаклары хисабыннан: «2014-2020 елларда ТР икътисади үсеш һәм инновацион икътисад» дәүләт программасының «2014-2020 елларда ТР социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм» подпрограммасы буенча республиканың иҗат берлекләре эшчәнлегенә булышу өчен субсидияләр бирү каралган.

Автор шәрехләве: Бу программа буенча барлык 20 миллионга якын акчаның иң күп өлеше — 10 251 900 сумы — Татарстан Язучылар берлегенә күчерелә.

ТР Мәдәният министрлыгының 2019 ел йомгаклары хисабыннан: Татарстан китапханәләренә 3,5 миллион сумга Татарстанда яшәүче халыкларның телләрендә басылган 12755 данә китап таратылган. Социаль әһәмияткә ия китаплар 81 исемдә 100 725 данә таратылган.

Татарстанда ел саен социаль әһәмияткә ия китаплар басыла. Аларның 85 проценты (2017 елгы мәгълүмат) китапханәләргә таратылган.

Автор шәрехләве: Әгәр китап 2 мең данә тираж белән чыга икән, аның нибары 300е сатуга чыга.

ТР мәдәният министры сүзләреннән: «Сәйдәш музее белән Тинчурин театры базасында Татар драматургиясе үзәге ачылачак. Сәйдәш музее быел ремонттан соң ачылачак».

Автор нәтиҗәсе. Татарстан язучылар берлегенә 10 миллион сум субсидия бирү һәм 58 миллион сумга (2017 елгы мәгълүмат) бушлай китапларын чыгарып китапханәләргә тарату — татар әдәбияты үсеше өчен бик аз ярдәм. Бу — җимерелеп торган йортка косметик ремонт ясап кыяфәт тудырырга маташу.

Хөкүмәт Татарстан язучылар берлеге бинасына реставрация ясады, ә әдәбиятны оештыру процессына — юк. Биредә дә капиталь ремонт, реставрация, ребрендинг сорала. Татарстан Язучылар берлегенең уставы буенча Идарә рәисе дүрт ел саен сайлана һәм нибары ике срокка сайлана ала. Бу дөрестер. Ләкин мәдәни мирас объекты булган затлы бина дүрт яки сигез ел саен хуҗа алыштыра торган йорт булырга тиеш түгел. Бина үзен чын хуҗа итеп санаган кеше кулында булырга тиеш.

Әлеге бина профсоюз гына түгел, ә әдәби процессларның аккумуляторы булса дөресрәк булыр иде. Ул продюсерлык һәм тәрҗемә үзәкләрен, шулай ук Язучылар берлеген дә үз эченә алган Әдәбият йорты булырга тиеш.

 

 Рузилә Мөхәммәтова

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: