Мәдәни җомга

ЯЗУЧЫЛАР КОРЫЛТАЕ

Ниһаять, айдан-айга күчерә-күчерә сузу уеннарыннан соң, 16 июньдә Казанның милли-мәдәни үзәгендә Татарстан язучыларының чираттагы XVIII корылтае булып узды. Бүген берлектә 336 әгъза исәпләнсә дә, аларның 81 е корылтай эшенә килә алмаган. Шулай да, 255 әгъза корылтайны ачып җибәрергә җитә иде, алар арасында Кырым һәм Үзбәкстанда, Мәскәү, Ижау, Мәләкәс калаларында гомер...

Ниһаять, айдан-айга күчерә-күчерә сузу уеннарыннан соң, 16 июньдә Казанның милли-мәдәни үзәгендә Татарстан язучыларының чираттагы XVIII корылтае булып узды.
Бүген берлектә 336 әгъза исәпләнсә дә, аларның 81 е корылтай эшенә килә алмаган. Шулай да, 255 әгъза корылтайны ачып җибәрергә җитә иде, алар арасында Кырым һәм Үзбәкстанда, Мәскәү, Ижау, Мәләкәс калаларында гомер итүче каләмдәшләребезне дә күрү, әлбәттә, шатлык булды.
Ни кызганыч, Петербург каласында узучы икътисади форумга чакырылу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе язучылар корылтаена килә алмады. Әмма язучылар форумы да игътибардан читтә калмаган, аңа Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Татмедиа" агентлыгының генераль директоры Айрат Зарипов, милли әдәбиятыбыз өчен янып-көюче дистәләгән галимнәребез, журналистлар рәхим иткән иде. Шунысы сәер вә үкенечле: Татарстан язучыларының корылтаеннан гомер-гомергә безнең белән дус булып, иңгә-иң торып хезмәт иткән башкорт, чуаш, удмурт иҗатчыларының рәисләре яки Мәскәүдәге күренекле талант ияләре читтә калган.
Инде гадәткә кергән йола буенча, корылтайны аксакалларыбызның берсе - Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ ачты. Корылтай эшчәнлеген дә халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев һәм Зиннур Мансуров алып барды. Билгеле ки, корылтай Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбановның һәм ревизия комиссиясе рәисе Фарсель Зыятдиновның соңгы 4 ел эчендә идарә уздырган эшләргә, казна чыгымнарына исәп-хисап нотыгын тыңлаудан башланды. Докладта Татарстан язучыларының төрки дөнья әдипләре белән тыгыз элемтәләр урнаштыруы, бөек Тукаебыз яки каһарман Җәлил шигырьләренең төрек, чуаш, тыва, балкар, кырымтатар, казах телләренә тәрҗемә ителүе, Язучылар берлеге бинасындагы Тукай клубында атна саен диярлек кичәләр уздырылу эшчәнлеге югары бәяләнде. Соңгы 4 елда рус теленә тәрҗемә өлкәсендә дә берникадәр омтылышлар булган, ләкин, ни үкенеч, бу татар әсәрләрен Россия дә таный дигән сүз түгел, безнең корылтай эшчәнлегенә Мәскәү әһелләренең дөм-сукыр вә битараф калуы - шуның чагылышыдыр.
Докладтан соң сораулар барышында Р.Корбановка финанс эшчәнлеге буенча байтак дәгъва һәм ризасызлык аһәңе яңгырады. Асылда да, рәис хөкүмәт тарафыннан бүленгән чыгымнарның бер өлешен якташлары һәм үз тирәсенә елышкан тар даирә язучыларның китапларын "Тандем" атлы үтә дә серле чуаш нәшриятында калыплау өчен идарә рөхсәтеннән башка, үзбелдеге белән сарыф итүен инкарь итә алмады. Гаҗәпкә калырлык өстәмә бер сәбәп: күренекле әдип Айдар Хәлим белдергәнчә, дөнья күргән ул куен продукциясе арасында китап­лар бар, тик чын әсәр дигәннәре генә бөтенләй дә юк шул.
Докладтан соң фикер алышуларга дистәләгән язучы катнашырга теләк белдерсә дә, гадәт буенча, күпчелеге моңа өлгермәде. Шулай да, әдипләр арасыннан Факил Сафин, Рәфкать Шаһиев, Рифә Рахман, Айдар Хәлим, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Бәйрәмова, Равил Рахмани, Вахит Имамов, Тәлгат Галиуллин, Кырымнан һәм Мәскәүдән килеп җиткән Диләвер Госман белән Әхмәт Саттар һ.б. чыгыш ясады. Әлбәттә, язучыларыбыз Мәскәү тарафыннан коточкыч кысуга карата да, татар мәктәпләренең һәм милли матбугатның юкка чыгуына, татар эстрадасын өч тиенгә дә ярамаслык үзешчән бушбугазлар басып алуына, театрларда татар драматурглары иҗат иткән спектакльләр юкка чыгуга, радио һәм телевидениеләрнең татар әдәбиятыннан йөз чөерүенә, иҗат ителгән әсәрләр өчен хөкүмәт тарафыннан тиешле күләмдә каләм хакы түләнмәүгә дә үз мөнәсәбәтен ярып салды, рәнҗешен ирештерде. Матбугат битләрендә һәм биек мөнбәрләрдән Вахит Имамов тәкрарлаганча, Хисам Камалов кебек бердәнбер сугыш ветеранының һәм Фоат Садриев, Рәдиф Гаташ, Фоат Галимуллин кебек күренекле әдипләрнең 90 яки 75 яшьлек гомер бәйрәмнәрендә хөкүмәт тарафыннан җиде тәңкәлек бүләксез дә калуы гаделлек һәм шатлык түгел. Шулай ук, "Татмедиа" җәмгыяте яртыеллык бәясен 530 сум дип билгеләгән "Мәдәни җомга" газетасына Россия почтасының бер районда - 722, икенчесендә хәтта 781 сум хак белән әбүнә үткәрүе дә - ул татар матбугатына балта чабу, башбаштаклык, болай да очын-очка ялгап гомер кичерергә мәҗбүр ителгән зыялыларыбызны акыртып талау...
Корылтай барышында язучылар берлек уставына төзәтмәләр кертте. Берлектә исәпләнгән 336 язучының 227 се пенсия яшендә булганга һәм бик күпләре авыру сәбәпле, алдагы корылтайларга аларның өчтән ике өлешен һичбер шиксез җыеп алу мөмкинлеге бик икеле. Шуңа күрә, кертелгән яңа төзәтмәләр буенча, корылтайны уздыру һәм сайлауларны уңышлы дип санау өчен моннан ары форумнарга һәр ике язучының берсе катнашу һәм яртысының уңай тавыш бирүе дә җитә.
Берлекнең яңа рәисен сайлау­ларга күчкәч, язучыларның кайберләре янәдән дә Р.Корбанны тәкъдим иткән иде, ул үзенең кандидатурасын кире алды. Һәртөрле "иләк" кичү һәм үз программаларын бәян итүдән соң Язучылар берлеге рәисенең элекке урынбасары, драматург Данил Салихов, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, инде элек тә ике срок буе рәис булып торган Илфак Ибраһимов, шагыйрьләрдән Ркаил Зәйдулла белән Рифат Сәлах кандидат булып теркәлде. Сайлауларда катнашкан 231 язучының 132 се Данил Салиховны берлекнең яңа рәисе итеп сайлады. И.Ибраһимов кандидатурасы - 63, Р.Зәйдулла - 22, Р.Сәлах нибары 7 генә тавыш җыйды.
Яңа рәис Д.Салихов тәкъдиме буенча, берлекнең идарә составы 27 кеше итеп үзгәртелде. Яңартылган идарәгә Данил Салихов, Рамис Аймәт, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Рифә Рахман, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Вахит Имамов, Фәүзия Бәйрәмова, Рифат Җамал, Нәҗибә Сафина, Рәфкать Шаһиев, Факил Сафин, Әхәт Мушинский, Булат Хәмидуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Хәнәфи Бәдигый, Рәдиф Сәгъ­ди, Наил Касыймов, Рөстәм Галиуллин, Тәлгат Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рәдиф Гаташ, Фирдәвес Зариф, Луиза Янсуар сайланды.
Корылтай барышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Сәфәров һәм мәдәният министры А.Сибагатуллин милли әдәбиятны үстерүдә куйган хезмәтләре өчен бер дистәгә якын язучыга бүләкләр һәм премияләр тапшырды, аларның һәр икесе һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова чыгыш ясады.
Язучылар корылтай билгеләгән бурычлар буенча резолюция кабул итте. Корылтайда яңгыраган вәгъдә буенча, яңа идарә әгъзалары белән якын арада Татарстан Президенты Р.Миңнеханов та очрашыр дип көтелә.
И.БАЙСАРОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: