Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Язучы Йолдыз Шәрәпова: Балаларда милли горурлык тәрбияләргә кирәк

«Һәр әби кеше оныгын алдына утыртып, төртеп-төртеп татар телен өйрәтергә тиештер», — ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова фикеренчә, балалар бакчаларында милли горурлык турында сөйләргә кирәк.

«Без — зур, көчле милләт. Шуны балалар бакчасыннан башлап, сабыйларга җиткерергә кирәк. Ул: „Мин — татар баласы бит, шушы зур милләт баласы“, — диеп сөенеп яшәргә тиеш», — диде Йолдыз Шәрәпова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә өлкәннәрнең балалар белән шөгыльләнергә вакытлары аз кала.

«Милли горурлык тәрбияләүдә һәркем катнашырга тиеш. Әти-әни, әби-бабай, башкалар. Милләт, тел шулай саклана инде. Дәү әни оныгын алдына утыртып, төртеп-төртеп татар телен өйрәтергә тиештер. Моның бер авырлыгы да юк. Татарча белгән һәр дәү әнинең кулыннан килә торган эш бу. Ләкин без чит ил сериалларына, интернетка өстенлек бирәбез. Балаларга игътибар әз кала. Бәла менә шушында, миңа калса», — диде ул. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев