Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Яшь гаиләләр өчен республикада торак алу буенча яңалыклар бар

2024-2025 елларда республикада һәр кешегә кимендә 30 квадрат метр мәйданлы торак туры килергә тиеш. Бу алга киткән илләрнең торак шартлары белән якынлашу дияргә була. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Татарстан җитәкчелегенең шундый бурычлар кую хакында әйтте.

Саннар

 

– Торак төзелеше һәм проблема сүзе янәшә тормасын иде. Безнең чишеләсе мәсьәләләр булачак, әлбәттә. Бездә гасырлар буена килгән гореф гадәтләр бар. Яшь гаилә һәрвакытта да үз куышын булдырырга омтылган. Бездә хәзер тормышка ашырырга мөмкин булган бик күп программалар гамәлдә, - ди министр.

Тармак җитәкчесе сүзләренчә, 2000 елларда Татарстанда ел саен 1,5 млн квадрат метр торак файдаланышка тапшырыла торган булган. 2010 елда бу сан 2 млн квадрат метрдан артып киткән.

- Ун ел эчендә 500 мең квадрат метрга арттырганбыз дигән сүз. Ә соңгы ун елда исә 1 млн квадрат метрга арттыруга ирештек. Артка карамыйча гына алда зур бурычлар куеп булмый. Хәзер бит торак алып, аның өчен акрын гына түләргә мөмкин. Безнең әти-әниләрнең андый мөмкинлеге булмаган. Алар башта яшәгән, ахырдан гына фатир алган. Хәзер исә без киресенчә, башта тормышыбызны көйләргә мөмкинлегебез бар, – ди Фәрит Хәнифов. Фәрит әфәнде билгеләп үткәнчә, Татарстандагы төзелеш заводлары һәм сәнәгать оешмалары республикада төзелеш өлкәсе өчен чималны җитәрлек күләмдә җитештерә һәм моңа ихтыяҗ юк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда торак алу өчен атна саен 220-260 кредит бирелә икән. Аена якынча 1 мең тирәсенә җыела. Ай саен бер торак пункт хасил итәрлек торак сатыла дигән сүз.

 

Яңа гаиләгә – яңа йорт

 

Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак. Тиешле карар Республика Президенты кушуы буенча Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды.

- Бу күптән көтелгән карар. Без бу программаны 2018 елда ук эшли башлаган идек. Яшьләр белән очрашкан саен торак шартларын яхшыртуны сорап мөрәҗәгатьләр булды. Авыр икътисади шартларда бик зур ярдәм, - диде Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Аның сүзләренчә, торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ булган яшьләрнең бер өлеше фатир алу өчен мөрәҗәгатьләрен җиткергән дә инде. Республикада 24 яшьтән зуррак булган яшьләрнең 53 проценты үзе омтыла торган өстенлекле өлкә дип торак шартларын яхшыртуны атаган. Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты үзләренә шәхси торак кирәклеген искәрткән.

Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, сораштыруда катнашкан 19 процент яшь пар гына туганнарыннан башка яисә әти-әниләреннән башка яши. Анкеталарны Казанда яшәүче яшьләр генә түгел, республиканың башка районнары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр дә тутырган. Шуңа да программаны әзерләгәндә республиканың барлык районнарында яшәүче яшьләрнең фикере исәпкә алынган дияргә мөмкин.

- Бу программага республика районнарында ихтыяҗ зур булыр дип өметләнәм. Яшьләр камилләшсен, үссен, гаилә корып, балалар тәрбияләсен өчен без аларга шартлар тудырырга тиеш. Программада 18 яшьтән алып, Татарстанда яшәүче, эш урыны булган кеше катнаша ала. Федераль программада 35 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша алмый, ә республика программасында гаилә әгъзасының берсенең яше 36дан артса да рөхсәт ителә. Шул исәптән, үзмәшгульләр дә әлеге программа кысаларында фатир алырга хокуклы. Моннан тыш, кешенең торакка мохтаҗ булуы, ягъни гаиләдә һәр кешегә 18 квадрат метрдан азрак торак туры килү шарт. Шулай ук программа тулы булмаган, ягъни ялгызы гына бала тәрбиялүче гаиләләргә дә кагыла, – дип аңлатты Дамир Фәттахов яңа программада катнашу шартларын.
Фатир алырга теләүче торак бәясенең якынча 10 процентын беренчел кертем итәргә тиеш. Сентябрьгә кадәр бу кертем 5 процентка кадәр киметелде дип белдерде яшьләр министры.

– Программада катнашу өчен ана капиталын файдаланырга мөмкин. Ә яңа туган һәр бала өчен дәүләт 200әр мең сум күләмендә бурычны чигерәчәк. Республикада яшьләр өчен берничә программа эшли. Шуларның берсе торак өчен субсидия алу. Соңгы 16 елда бу мөмкинлектән 8 меңләп гаилә файдаланган. Мисалга өч кешедән торган гаилә 1 млн, ә биш кешедән торган гаилә 1,6 млн сум күләмендә субсидия алуга хокуклы. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен 4 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән, – диде Дамир Фәттахов.

Авыл җирлекләрендә яшәүче яшь гаиләләр өчен нинди мөмкинлекләр булуын ишетеп-беләсездер инде. Дәүләт саладагы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен процентсыз акча биреп тора. Ул фатир да, шәхси йортта булырга мөмкин. Программа кысаларында, торак бәясенең 60 процентка кадәр суммасын дәүләттән бурычка алып, 15 ел эчендә түләргә мөмкин. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен 1 млрд сум диярлек акча бүлеп бирелгән.

Мондый ярдәм алу өчен гаилә әгъзасының берсенең яше 29дан артмаган булырга тиеш. Гаиләнең бурычны кайтарып бирергә мөмкинлеге дә мөһим, әлбәттә.

 

Ятимнәргә дә шатлык

 

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Марат Зарипов билгеләп үткәнчә, ул җитәкләгән фонд оешуга 25 ел тулган. Шул дәвер эчендә республиканың 177 мең гаилә торак белән тәэмин ителгән.

- Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Торак фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүне тәмамлады. Бу программада соңгы катнашучы Җиңү көне алдыннан фатирлы булды. Гомумән алганда, фатирлар 6 меңнән артык ветеранга тапшырылды, - диде Марат Зарипов.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасында да үзгәрешләр бар. Быелдан алып, Президент карары нигезендә, ятимнәр һәм караучысыз калганнарга бирелә торган торак фондын ике тапкырга арттырачаклар. Бу фатирга булган чиратларны 3-4 елда бетерер дип өметләнә җитәкчеләр. Моңа кадәр ел саен фатир 300 кешегә бирелә торган булган.

Сүз уңаеннан, пандемия сәбәпле, күп кенә гаиләләр икътисади кыенлыклар белән очрашты һәм Татарстанда 350 гаилә өчен социаль ипотека буенча акча түләү кичектерелгән.

- Түләүне кичектерүне сорап, 350ләп гаилә мөрәҗәгать итте. Без аларга гариза буенча мондый мөмкинлекне бирдек, – диде Марат Зарипов.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

Шәһри Казан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев